Башкортостан!
Туган җир! Нинди олы мәгънәгә ия шушы сүзләр.
Минем өчен туган ил аңлатып бетерә алмаслык хисләр уята торган
төшенчә.
“Кайда гына йөрсәм
дә,
Гел хәтердә, гел
генә:
Дөньяда бит ана
кебек,
Туган җирдә бер
генә” (Абдулхак Игебаев)
Әйе, нинди
дөрес әйтелгән шигырь юллары. Тик чит җирләрдә генә аңлыйсың шул туып үскән
җирләрнең кадерләрен. Мондый кичерешне мин үткән җәйне генә үзем үткәрдем.
Синең бу мизгелдә инде туган җирнең һәрнәрсәсе исеңә төшеп сагындыра, хәтта
агачтагы һәрбер яфрак та анда сине сагынып көтәдер кебек.
Башкортостан!
Шул тиклем матур табигатьле шул безнең яклар. Аның биек таулары, куе урманнары,
тирән елга – күлләре, саф чишмәләре.
Ә мин шушы
гүзәллекне саклап калыр өчен, тагын да күркәмләндерер өчен нәрсәләр эшли алам
соң? Башкортостаныбызны тагын да баетыр өчен нәрсәләр эшләп була?
Монда уйланырлык
урын бар. Мин бүгенге көндә мәктәп укучысы. Иң беренче чиратта мин яхшы укырга
тиешмен, күп нәрсәне танып белергә. Икенчедән дәрестән соң төрле түгәрәкләргә
йөреп, төрле һөнәрләргә өйрәнергә тиешмендер дип уйлыйм. Чөнки хәзерге төрле
технологияләр заманында син белемеңне камилләштермәсәң, доньядан артта каласың.
Кеше һәряклап үсеш алырга тиеш: үзеңне җырга да , биюгә дә, хәтта үзеңне поэзия
өлкәсендә дә сынап карарга кирәк. Ә калган буш вакытларымда мин табигать кочагында
булырга яратам. Әйтеп китүемчә, безнең яклар бигрәк матур табигатьле.Шушы
табигатькә сокланып мин үземә рухи байлык алам. Елга буйларында булганда мин яр
читләрен чүпләрдән тазартырга тырышам, урмандагы җәнлекләргә ризыклар алып
барам.
Без гаилә белән
Шәрдәк авылы янындагы урманда еш булабыз, анда бик матур, саф сулы чишмә бар,
аны “Алтын чишмә” дип йөртәләр. Бервакыт шулай су эчәргә барсак, аннан үтәкүренмәле
су урынына әллә нинди ак төстәге су ага. Моңа мин бик гаҗәпләндем: бик күп
кешеләрдән сораштым, тик берсе дә анык кына җавап бирә алмады. Берәүләр моны
нефтьчеләр гаебе дисә, икенчеләре халык ырымнарына юрады: имеш тә кара уй –
ниятле кешеләр су алса, алар артыннан шундый су ага икән. Төгәл генә җавап
бирүче булмады. Бу күренеш минем өчен ачык сорау булып калды. Моны мин алда ачыклармын
дип уйлыйм, чөнки безнең экологиябезгә куркыныч янавы мөмкин.
Безнең
Башкортостан үзенең балы белән дан яулаган төбәк. Безнең авылда да умартачылык
белән шөгыльләнүчеләр бик күп. Бал кортлары бал гына түгел, ә сәламәтлеккә дә
файдалы.Мин умартачылык продукциясенең дәвалау үзенчәлекләре белән кызыксынам,
аларда натураль мәтдаләр генә бит, ә икенче яктан керем кертә, чөнки хәзерге җәмгыять
шәхси эшмәкәрлек белән эшләүне таләп итә. Шулай ук экологик яктан карасаң,
умартачылар әйтүенчә, бал кортлары елдан ел юкка чыга бара. Бу ни өчен шулай?
Минем уйлавымча, һаваның зарарлануыннан килеп чыгадыр.Чөнки яңа технологияләр
кулланудан көчле электромагнит һәм микродулкыннар барлыкка килә. Алардан бал
кортларына зыян киләдер дип уйлыйм. Минем шуны да ачыклыйсым килә.
Йомгаклап шуны
әйтәсем килә, дөньяда һәрбер кеше үз урынын табып, яраткан һөнәрен сайлап,
гаилә корып, туган илендә хезмәт итәргә тиеш. Мин дә алдагы тормышымда үз
юлымны табып, файдалы шәхес булырмын. Башкортостаныбызны алдагы үсешендә үз
өлешемне кертермен дип ышанам.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.