Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Статьи / Сочинение на тему "Әтнә авылы тарихы"

Сочинение на тему "Әтнә авылы тарихы"

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Әтнә авылы тарихы

Хәтерләүдән курыкма син! 
Үткәннәрне онытма син.
 
Бел син ерак бабайларның
 
Ничек итеп көн иткәнен.
 
Нинди уйлар, нинди моңнар
 
Безгә калдырып киткәнен.
 
Р.Фәйзуллин
 



Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.  Мин республикабызның иң матур районнарыннан берсе булган, минем туган ягым – Әтнә районы тарихын барлап китмәкче булам.
Әтнә районы Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан, Татарстан  Республикасының Арча, Биектау районнары, Мари Эл Республикасының  Морки районы белән чиктәш. Территориянең мәйданы 681,4 км.ны тәшкил итә. 

Әтнә авылын 1782 елда Олы Әтнә авылыннан (хәзерге Әтнә районы үзәге) күчеп килгән 12 хуҗалык нигезли. Әлеге гаиләләрнең бу төбәккә килеп чыгуының да үз сере бар. Шушы тирәдәге Әрдәял(татарлар аны Бакшай дип тә атаганнар) исемле мари авылының җирләре бик күп була, халыкның җирне эшкәртеп файдаланырга көче җитми һәм алар артык җирләрен сатарга булалар. Шушы чорда авылның өлкәннәре Чепья базарында Олы Әтнә кешеләрен очраталар. Болар әрдәяллыларның артык җирләрен сатып алырга килешәләр. Нәтиҗәдә Әрдәял авылы янында Әтнә авылы барлыкка килә.

1884 елда Әтнә авылы 84 йорттан торган зур гына авыл була, халкы да 237 ир-ат һәм 231 хатын-кыз тәшкил итә. Авыл чишмәле инеш буйлап иркенләп урнаша – ул 28 дисәтинә җирне били.чәчүлек җирләр 689 дисәтинә, печәнлекләр 57 дисәтинә, иркен көтүлекләр була. Хуҗалыкларда 91 баш ат, 131 баш мөгезле эре терлек(86 сы сыерлар), 256 баш сарык- кәҗә асрала.

1926 елда 150 хуҗалыкта 879 кеше яши. Бу авылның иң зур булып, ныгып җиткән чагы. Моннан соңгы тормыш зилзиләләре аны инде төрле якларга тарата –талкый.

Авылда беренче мәчет 1830 елда салына. Авылның нигезләнүенә бу вакытта 48 ел була, 1834 елда 180 кеше яши. Бу вакытта, билгеле, зур затлы мәчет төзү турында уйларга мөмкин түгел, көндәлек намаз уку урыны кирәк булган, мәчетнең беренче имамы Хәмит хәзрәт, аның авылга нигез салучыларның берсе Хәмит Гомәров булуы бик ихтимал. Ничек кенә булмасын, ул инде мәчет салынганчы ук авыл халкының гыйбәдәтләрен оештырган. 1858 елның маеннан авылның имамы булып Хәмит хәзрәтнең улы Мөхәммәтзакир Хәмитов эшли башлый, ул имамлыкка указны 1858 елның 21 апрелендә алган. Имамлык өчен авыл общинасы аңа елга 100 сум түләгән. Малмыж өязе мәктәп – мәдрәсәләре турындагы ведомостьта мәчет каршында 29 ир бала һәм мулла өендә 19 кыз бала укытылуы теркәлгән.

1890нчы елда яңа мәчет төзелә. Аның манарасы 1929нчы елда киселә. 1930нчы елдан анда башлангыч мәктәп эшли башлый. 1990 еллардан бирле аның бер бүлмәсе авылның гыйбадәтханәсе булып тора. Иске мәчетнең исә манарасын кисеп клуб итәләр. 2006нчы елның 11 нояберендә заманча, яңа мәчет ачыла.

1918нче елда Әтнә авылында Әтнә авыл советы оешкан. Аңа Әтнә, Ю.Сәрдек,Зирекле, Кабык күпере авыллары кергән. 1959нчы елда Әтнә авыл советы бетә. Ул Пыжмарага кушыла, әле дә Пыжмара авыл советына керә.



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 08.10.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Статьи
Просмотров45
Номер материала ДБ-244658
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх