Инфоурок Родной язык Другие методич. материалыСочинение на тему: "Туган ягым - яшел бишек"

Сочинение на тему: "Туган ягым - яшел бишек"

Скачать материал

Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы

“19 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 

 

 

 

 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган конкурс “Мин яратам сине, Татарстан”

 

 

 

 

 

 

 

Сочинение “Туган ягым – яшел бишек”

 

                                                  Автор: Валеев Булат

                                                  7Б сыйныф укучысы

 

                                     Җитәкчесе: Куряева Л.П.

                                                  югары квалификацион категорияле

                                                  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

                         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Түбән Кама, 2021 ел

Туган ягым.

 

Кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрдән, минем фикеремчә, туган якны, ата-ананы, балачак хатирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була. Болар турындагы истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы була, бу якты хатирәләрне уйлап, кайчандыр кичергән вакыйгаларга яңадан әйләнеп кайтырга мөмкин.

 Нинди генә кеше булмасын, аның тормышын туган илсез күз алдына да китереп булмый торгандыр. Кайда гына тумасын, нинди илдә генә балачагын үткәрмәсен, барыбер үз Ватанын ул кеше өчен берни дә алыштыра алмый. Башка җиргә чыгып китсәң, сиңа хәтта туган як әрәмәлеге, кайчандыр син яратмаган гап-гади нәрсәләр дә кадерле була башлый. Мондый хисне, минемчә, бөтен кеше дә кичерәдер.

 Ләкин туган як дип, кешенең беренче тапкыр аваз салган җирен генә түгел, ә тормышның күп өлешен шунда үткәргән урынны әйтсәң дә була. Мин моны кайбер шәхесләр мисалында исбатлый алам. 

Шагыйрьләр, язучылар иҗатында да мөһим урынны туган ил темасы алып тора. Г.Бәширов, Г.Ибраһимов, Ә.Фәйзи һәм башка күп кенә күренекле язучылар тарафыннан бу теманы яктырткан бихисап әсәрләр күпләргә таныш. Әдипләр кеше һәм туган җир арасындагы элемтәнең мөһимлеген аңлап, бу элемтәне тагын да көчәйтүне һәм туган якка карата булган битарафлыкны булдырмый калуны күздә тоталар. Язучылар, билгеле бер төбәкне һәрьяклап тасвирлап, укучыларны үзләренең шунда яшәгән вакытта кичергән хисләре белән генә түгел, ә табигатьне һәм тирә-юньне сурәтләп, яңа авыллар, шәһәрләр белән таныштыралар. Мондый әсәрләрне укыган кеше берничек тә тыныч күңел белән кала алмый. Әйтик, Н.Думави үзенең шигырендә туган яктан аерылып киткән кешеләр һәм аларның нинди кичерешләр кичерүен яза.

 

Ерак, ерак якта ниләр бар?

Бакчалар бар анда, гөлләр бар.

Талга кунган сандугач та бар.

Анда юк минем телем, сүзләрем,

Мин сагышымны кемгә сөйләрмен?

Ерак, ерак якта ниләр бар?

Гашыйкларга гашыйк тиңнәр бар.

Ә мин кемгә гашыйк булырмын?

Син дә юк анда, мин дә юк анда,

Безнең бәхетләр – туган Ватанда.

 

Язмыш җилләре кайчакта бик усал булып, кешеләрне үз төбәкләреннән аерылып китеп, чит җирләрдә яшәргә мәҗбүр итә. Мәсәлән, танылган язучы Гаяз Исхакыйга нахак ялалар ягыла, һәм ул туган җиреннән, туган туфрагыннан читтә яшәргә мәҗбүр була. Шундый авыр язмышка дучар булган әдипкә күп кенә чит җирләрдә яшәргә, үзенең милләтеннән булмаган кешеләр белән аралашырга туры килә. Мин үз тормышымда мондый катлаулы сынаулар булуын теләмәс идем. Чөнки мин туган ягымнан берничә генә көнгә аерылсам да, сагыну хисе белән яна башлыйм.

 Туган як турында сүз барганда, һичшиксез, тел турында да онытмаска кирәк. “Иле барның – теле бар” дигән халык мәкале моңа ачык мисал булып тора. Бу мәсьәлә үз туган телләрен онытучылар бигрәк тә күбәйгән вакытта, ягъни хәзерге көндә бик тормышчан. Кайсы гына шәһәргә барып кермә, анда туган телләрендә сөйләшергә оялган, күпчелек халык сөйләшә торган телдә аралашкан кешеләрне бик еш очратырга була. Туган телеңә карата мондый салкын караш озак дәвам итсә, минемчә, телнең бөтенләй юкка чыгуы да ихтимал.

 Кеше тормышында иң ачы кайгыларның берсе – туган ягыңнан аерылу. Мондый язмышны хәтта дошманыңа да теләп булмас иде, шуңа күрә, минем уйлавымча, туган якны хөрмәт итү һәм саклау – һәр кешенең изге бурычы.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сочинение на тему: "Туган ягым - яшел бишек""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Кризисный психолог

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 540 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.09.2022 2629
    • DOCX 16.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Куряева Людмила Петровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Куряева Людмила Петровна
    Куряева Людмила Петровна
    • На сайте: 1 год и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6965
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Родной (русский) язык и родная литература: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель родного языка (русского языка) и родной литературы

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 87 человек

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ОГЭ по русскому языку в условиях реализации ФГОС ООО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 338 человек из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 708 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по русскому языку у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 482 человека

Мини-курс

Эффективное продвижение и организация проектов в сфере искусства

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы дизайна в Figma

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 83 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Нейропсихология в школе: путь к успеху и благополучию детей

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 78 человек из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 56 человек