Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Сочинение на тему "«Живи, святая дата!»"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Сочинение на тему "«Живи, святая дата!»"

библиотека
материалов

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Х. В. Вагапова села Березняк» Кукморского муниципального района Республики Татарстан

















Работа Курбановой Ильфиры Ракиповны, учителя начальных классов второй квалификационной категории, рекомендованная на конкурс сочинений по теме

«Живи, святая дата!»






















Мин атлаган саен әле һаман

сугыш ярасына орынам...


Бер шырпысыз түзгән, керосинсыз,чәй-шикәрсез түзгән авыл ул. Сыер боты кадәр малайларга Туйдыруы илне авыр ул. К. Сибгатуллин

Салмак кына авыл урамы буйлап атлыйм. Гармун тавышы килгән капканы ачып керәм. Өй эченә узам. Түр башында чәчләренә чал кергән, түбәтәй кигән бер бабай гармун уйнап утыра. Ул шундый бирелеп уйный, минем кергәнне күрми дә. Бераздан ул башын күтәреп миңа карады. Кулындагы гармунын куеп, ике куллап исәнләште. Хәл-әхвәл сорашкач, мин аңа йомышымны әйттем. Без сөйләшеп киттек. Минем әңгәмәдәшем балачагы авыр сугыш елларына туры килгән, хезмәт ветераны, сиксән алты яшьлек – Абдуллин Мөшәрәф Сибгат улы. Безнең сүзебез ике планкалы гармуннан башланып китте. Бу гармунны аңа апасы 1942 нче елда бер буханка ипигә алыштырып, вокзалдан алып кайткан икән. Сөйләшә торгач, әңгәмәбез сугыш елларына барып тоташты. Мөшәрәф бабай минем сугыш чоры турында язарга килгәнемне белгәч, бераз уйга калды. Үткән көннәрне хәтеренә туплап, ул миңа түбәндәге хәтирәләрен сөйләде.

1941нче елның кара көз ае. Коеп яңгыр ява, - дип башлады сүзен йорт хуҗасы Мөшәрәф абый. 15 ат белән Кукмара станциясеннән Мәскәүдән эвакуацияләнеп кайткан егермеләп семьяны безнең авылга алып кайттылар. Аларны Монголиягә, Финляндиягә күчеп киткән кешеләрнең өйләренә, ялгыз әбиләргә урнаштырдылар. Безгә дә өч хуҗалыкны керттеләр. Бер генә татар сүзе дә белмәгән әлеге кешеләр тиз арада авылга җайлашып та өлгерделәр. Моңа кадәр шәһәрдә яшәп, авыр, физик эш эшләп күнекмәгән булсалар да, авыл кешеләре белән беррәттән ындыр суктылар, урак урдылар, урман кистеләр. Барысы да ачык, изге күңелле кешеләр иде алар. Бәлки, нәкъ менә шул сыйфатлары аларга авыл халкы белән уртак тел табарга ярдәм иткәндер дә инде. Безнең урысчага өйрәнүебездә дә аларның өлеше зур. Алар Мәскәүдә калган якыннары белән дә араларын өзмичә, хатлар язышып тордылар.

Күршеләребезгә дә бер гаиләне урнаштырдылар. Малайлары Хорошин Анотолий Яковлевич белән без тиз арада дуслашып киттек, яшьтәшләр идек. Мин Толяны татарча, ә ул мине урысча сөйләшергә өйрәтте. Толя көне буе ат белән тракторларның суыту җайланмасына салыр өчен су ташый иде. Төнлә исә бу эшне хатын-кызлар башкарды. Алар биек таулар аша, чокыр-чакырлы җрләрдән, иңнәренә чиләк-көянтә асып, басудагы җир сөрүче тракторларга су ташыдылар. Толя белән без Иштуган урманына утын чыгарырга да йөрдек. Бер атна эшләгәч, бер көн ял бирәләр иде. Бервакыт, ялга кайткач, Толя атын арканларга алып төшә һәм яр кырыена гына арканлап куя. Бичара ат ярдан төшеп китә дә, асылынып үлә. Ул вакытта закон бик каты. Моның өен Толяны утырткан да булырлар иде. Ул бары тик яше тулмаган һәм эвакуацияләнеп килгәне өчен генә хөкемгә тартылмый калды.

Мәскәүдән күчеп килгә апалар яшелчә үстерергә бик осталар иде. Үзләренең әлеге осталыкларына безнең әниләрне дә бик теләп өйрәттеләр. Толяның әнисе Наташа апа да яшелчәләр үстерүгә хәвәс иде. Толя исә, әнисе күрмәгәндә генә, безне яшелчәләр белән сыйлый торган иде.

Сугыш елларында өскә кияргә киемнәр дә булмады. Киндер капчыкларны күлмәк –ыштан тегәр өчен урлый башладылар. Элеватордан ашлык төяп кайтканда, Толяның да капчыкларын урлыйлар. Кайтканда, ул йоклап китә. уянса , унбер капчыгы юк. Толяны җәзага да тарткан булырлар иде, ләкин әлеге дә баягы яше тулмаганлгы аны бу юлы да коткарып калды. Шулай итеп, авыл Мәскәү малаен рухи һәм физик яктан чыныктырды.

Мәскәү кешеләре авылда 1946 нчы елга, Мәскәүгә кайтырга приказ булганчы яшиләр. Приказ килгән көнне бөтен авыл мунчалар ягып, камыр ашлары пешереп аларны озата. Биш ел буе бергә яшәп, бер-берсенә күнегеп беткәч кенә аерылышу аларга, әлбәттә, бик авыр була. Мөшәрәф абый белән Толяның юллары да шуның белән аерыла. Мөшәрәф абый балачак дустын табу өчен, “Жди меня” тапшыруына да хат юллый. Бәлки, Толя инде исән дә түгелдер. Ләкин Мөшәрәф абый өметен өзми. Кем белгән; якты киләчәктә аларга очрашып сөйләшү, балачакның күңелле мизгелләрен искә төшерү бәхете дә елмаер.

Безнең сүзебезгә сугыш чоры баласы булган Әминә апа да кушылды. Ул елларда Кукмарада итек фабрикасы эшләп килә иде. Авыл кешеләре, шул исәптән Мәскәү марҗалары да (авылда аларны шулай дип атыйлар) фабрикада эшлиләр. Эш тәртипләре каты булган. Эшкә биш кенә минутка соңга калсаң да, биш-алты ай мәҗбүри эш эшләргә тиеш буласың. Ә инде соңга калулар ешайса, төрмәгә дә утыртканнар. Хәер, ул елларда мондый хәл бер итек фабрикасында гына күзәтелми, бөтен җирдә шундый тәртип. Ашлык урлап тотылган кешеләргә иң каты җәза бирелгән. Баласының ачлыктан сулган йөзенә карап кайсы гына ананың йөрәге түзсен. Билгеле, алар гөмерләрен куркыныч астына куеп булса да, ашлык урларга мәҗбүр булалар. Гөлҗиһан апа бу кешеләрне нинди язмыш көткәнен бик яхшы аңлый. Ләкин авыр тормыш, ачлык газабы аны әлеге адымга барырга мәҗбүр итә. Бер уч ашлык алып кайтканда тотыла ул. Югыйсә,аның ашлык диярлеге дә булмый инде, чүп кенә була. Ләкин аның чүп кенә булуына карап тормыйлар шул . Гөлҗиһан апан өч елга хөкем итәләр. Аның ике бәләкәй баласы кала.Ярый әле ул вакытта изге күңелле кешеләр табыла. Күршеләре әлеге ике нарасыйны үз канатлары астына алалар. Изге күңелле кешеләр дим, моның белән мин башкаларны начар яктан күрсәтергә теләмим, юк. Бары тик үзләре дә ач утырган килеш, тәрбиягә ике бала алу- бары тик батыр йөрәкле кешеләрнең кулларыннан гына килә.

Күңелемнән суышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган, көчле рухлы, тырыш, итәгатьле һәм инсафлы булып кала алган авылдашларыма рәхмәтләр укыйм.


Чабатадан.

Тездән суга батып.

Язгы чәчү җитәр алдыннан

Чыгып киткән икән симәнәгә

Хатын-кызлар безнең авылдан

Сыерлары юлда ятып калган,

Җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда сөйләгәндә, әле

Әни һаман елап җибәрә.



Күз алдыма завод цехларында көнне-төнгә ялгап эшләгән апалар, сыер җигеп сука сукалаган, карлы-бозлы юллардан җилкәсенә капчык асып, чана тартып, чәчүлек орлык ташыган әниләр, киленнәр, үсмер кызлар, малайлар килеп баса.

Мин Мөшәрәф абыйлардан чыкканда, эңгер-меңгер тошкән иде инде .Салмак кына урам буйлап атлыйм. Мине “Сарман” көе озата бара. Күңелемнән Марсель Галиевның “Безнең буын” шигырен укыйм:


Яраланган илләр байрак үпкән чакта, Фанфаралар кояшкача сузылганда, Җырлаганда җиңү җырын бер сулыштан, Без туганбыз-сугыш тынган Сугыш тынган. Әтиләрнең сафларына соңарганбыз. Ләкин яңа көрәшләргә үз вакытында туганбыз.



Безнең буын сугышның ни икәнен белми. Сугыш... Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китергәнсең син авыл халкына. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс улларыбыз, кызларыбыз, батыр йөрәкле, бөек аналарыбыз бар. Аларга туган илне ярату төшенчәсе туганда ук, ана сөте белән керә, әнә шул хис аларга бетмәс- төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә, әнә шул көч җиңүгә алып килә.

Авыл тын. Һәйкәл янында басып торам. Тирә-юньдә биек булып үскән юкә һәм каен агачлары. Алар, биредәге тынлыкны бер кем дә бозмасын өчен, иң изге сакта торалар. Түбәләрдә күгәрченнәр гөрли. Алар тынычлык символын гәүдәләндерә. Илем күге һәрчак аяз, илебез тыныч булсын, сугышның хәсрәтле шәүләсе башка беркайчан да аналарыбызның нурлы йөзләрен томаламасын иде дип телим мин Ходайдан.



Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров171
Номер материала ДВ-044382
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх