Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Статьи / Сочинение на тему"Әтнә авылы тарихы".

Сочинение на тему"Әтнә авылы тарихы".

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Район территориясе 1920 елга кадәр Казан һәм Царевококшайск өязләренә, 1920-1930 елларда Арча кантонына кергән. 1930 елның 10 августында  Тукай районы буларак оешкан, ә 1938 елда Әтнә районы итеп үзгәртелгән. 1959 елның 12 октябрендә  бетерелеп, территориясе Арча районы составына тапшырылган.

1990 елның 25 октябрендә Арча районыннан аерылып чыгып, кабат торгызыла. Район бер милләтле. Район территориясе 46 торак пунктны берләштергән 12  авыл җирлегенә бүленгән.

Әтнәдә колхоз 1930нчы елда оешкан. Ул “Кызыл маяк” исемле булган. 2000нче елда Пыжмара белән кушыла һәм “Кама” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы дип йөртелә башлый.

Бөек Ватан сугышына Әтнәдән 208 ир-егет алына. Аларның 130га якыны сугыш кырында һәлак була. Калганнары орден-медальләр тагып, җан һәм тән яралары алып туган якларына кайталар. Шушы сугыш батырлары һәм үзләрен аямыйча, ач- ялангач килеш көнне төнгә ялгап хезмәт түккән тыл батырлары хөрмәтенә, аларның хезмәтләрен мәңгеләштереп, 1991нче елда авыл уртасында һәйкәл-обелиск ачыла.

1958нче елда электр, 1959нчы елда радио кертелә. 1998 нче елдан Әтнә авылының хәр йортына табигый газ китерелә. Авылда суүткәргеч эшли, йортларның күпчелегендә су кертелгән.

1996нчы елда Әтнәгә асфальт юл салына һәм авылдан район үзәгенә маршрут афтобус йөри башлый. Хәзерге көндә авылыбызның асфальт юл узмаган бер генә урамы да юк.

Хәзерге көндә Әтнә авылында башлангыч, урта мәктәп, балалар бакчалары, зур шифаханә, клуб, театр бинасы, спорт комплексы, пекарнялар, китапханәләр, мәчет һәм бик күп шәхси кибетләр бар.

Әтнә җирлеге бөек мәгърифәтче, галим Шиһабетдин Мәрҗани, күренекле  лингвист галим, Стамбул университеты профессоры Рәшит Рәхмәт-Арат, танылган татар шагыйре Сибгат Хәким, СССРның элеккеге оборона министры урынбасары, генерал-полковник Ачалов В.А., Татарстан Республикасы премьер-министр  урынбасары Сәфәров Ә.Ә.,  шагыйрьләр Самат Шакир,  Хәкимҗан Халиков, Нәҗип Мадьяров, Фирая Зыятдинова, режиссерлар һәм артистлар Хәким Сәлимҗанов, Рәфкать Бикчәнтаев, Зөлфирә Зарипова, Марсель Җаббаров һәм башкаларны биргән.

...Менә шул кечкенә генә баскычлар аша үргә атлый районыбыз. Быел аның Әтнә районы булып оешуына 25 ел булды. Кечкенә генә юбилей димәс идем мин аны. Бүгенге көндәге күрсәткечләре, югары уңышлары янында олы юл ул. Мин аның киләчәктә дә абруйлы, өметле, матур, бай киләчәкле район булып яшәвен телим.



Автор
Дата добавления 08.10.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Статьи
Просмотров16
Номер материала ДБ-244659
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх