Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Сочинение на военную тему. "Әфган - йөрәк ярасы"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Сочинение на военную тему. "Әфган - йөрәк ярасы"

библиотека
материалов

Яр Чаллы шәһәренең

58 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе





hello_html_573b01a0.jpg

Сочинение

Әфган – йөрәк ярасы







Башкаручы: Захарова Александра, 5 Д сыйныфы

укучысы

Җитәкчесе: Шаһиева Венера Хәлим кызы

2014 нче уку елы

Эчтәлек:

1. Кереш өлеш.

Әфган сугышы. Бу коточкыч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң?

2. Төп өлеш.

Әфган сугышында катнашканнар арасында минем дә танышларым бар.

3. Йомгаклау өлеше.

Әфган сугышы хатирәләре күпләрнең тормышында авыр хатирәләр булып калыр.



Әфган сугышы ... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 28 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шушы көндә минем күңелгә әллә нинди каршылыклы уйлар килә. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң?..

Тарих дәресләрендә укып, фильмнар карап, бу сугыш турында мин шуларны аңладым: 1978 нче елда Әфганстанда хакимият бәреп төшерелгәч, фетнәчеләр төркемен җитәкләгән Хафизулла Әмин президент кәнәфиенә утыра һәм АКШ белән хезмәттәшлек итә башлый. Бу хәл СССР җитәкчеләрен хафага салмый кала алмый. Чөнки Әфганстан – чиктәш дәүләт. Әгәр бөтен планетаны үз кубызына биетергә теләгән Америка Кушма Штатлары, Әфганстанна яулап алып, илебезгә үз ракеталарын төбәп, куркыту позициясен алса, бик куркыныч булачагын аңлыйлар, һәм совет гаскәрләре 1979 нчы елның 27 нче декабрендә Әфганстан җиренә кертелә. Алар, үз чиратында, куелган бурычны төгәл үти. Хафизулла Әмин яшеренгән сарай штурмлана, ул үтерелә. Илнең яңа башлыгы дип Бабрак Кармаль игълан ителә. Шушы каршылыклар килеп чыккан Әфган сугышына бик күп солдатлар китә.

Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә. Саннар уйларга мәҗбүр итә... Халкыбызга кайткан 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат язмышы һәркемне борчый. Дөрес, гадел, кирәкле сугыш булган диярлек түгел инде аны!..

М. Горбачев хакимияткә килгәч, сәясәттә яңача фикерләү рәвеше барлыкка килә. СССР халык депутатларының ll съезды күрше илдә алып барылган сугышны сәяси хата дип саный һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солданы Әфганстаннан чыгарыла. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Шушы сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышчы һәлак була, 233 е инвалид, 546 сы яралана, контузия ала. Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш без.

Әфган сугышында катнашканнар арасында минем дә танышларым бар. Минем әниемнең туган ягы – Мамадыш районының ямьле Катмыш авылы. Әниемнең туган авылыннан да бу тәмугъны күргән кешеләр бар. Шуларның берсе – Гарипов Рифат абый. Ул бар көчен биреп сугышкан. Бәхете ташламаган: исән-имин авылга кайткан, өйләнгән. Тормыш иптәше Гөлләрия апа белән ике бала үстерделәр: Динә һәм Дилүс. Инде Динә кияүгә чыкты, хәзер үз гаиләсе белән тора. Ә Дилүс... Рифат абый гаиләсенә 2014 нче елның 31 нче гыйнвары Ерак Көнчыгыштан кайгылы хәбәр китерде. Хабаровск краенда хәрби полигонда төнге өйрәтүләр вакытында танк шартлый. Анда хәлак булган өч хәрби хезмәткәрнең берсе – Катмыш авылы егете, Рифат абыйның улы, офицер Дилюс Гарипов була.

Әтисенең патриотик тәрбиясе йогынтысыдыр - Дилүс Казан танк училищасын тәмамлый, Хабаровск краендагы хәрби частька билгелиләр үзен. Киләчәккә планнары зурдан була офицер егетнең. Тик гомере генә кыска була шул. Мәңге онытылмаслык кайгы ата-ана йөрәгенә...

Минем өчен Рифат абый һәрвакыт үрнәк алырдай кеше һәм физкультура укытучысы булып калачак”, дип искә ала әни. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән әйтем аңа бик тә туры килә. Җырга, кул эшенә дисеңме, хуҗалыктагы бетмәс-төкәнмәс йорт мәшакатьләренә дисеңме – барысына да өлгерә ул. Үзе бик матур җырлый, гармунда уйный. Бер генә бәйрәм дә аның матур җырларыннан, моңлы тавышыннан башка үтми. Әфган ачысын күп татыса да, күңеле тупасланмаган аның, ул бик шаян, шук, Рифат абый – төгәл, үз максатына ирешүчән һәм бик тырыш кеше. Инде күптән күргәнем булмаса да, мәктәптә төшкән фотоларны кулга алгач, карап искә төшерәм. Тик улыннан килгән кайгы гына бетермәсә ярар иде үзен...”, дип тәмамлый сүзен әни.

Минем әти Тукай районының Биклән авылыннан. Бикләннән дә 15 кеше Әфган сугышында катнашкан. Барысы да исән- сау әйләнеп кайтканнар. Шуларның берсе – Фәхретдинов Рамил абый. Бүгенге көндә ул “Бигеш”аэропортында эшли. Тормыш иптәше Лилия апа белән бер ул тәрбияләп үстерәләр. Рамил абый сугышта ике ел шофер булып хезмәт иткән. Алар солдатларга кораллар һәм ашарга ташыганнар. Рамил абый госпитальдә яткан вакытта яралы солдатларга булышкан: уколлар кадаган, яраларын бәйләгән. Бу сугыш турында бик сөйләргә яратмый, исән-сау әйләнеп кайтуына сөенеп, күтәренке күңел белән яшәргә тырыша.

Рифат абый белән Рамил абый бәхетлеләр, дип исәплим мин. Чөнки алар туган якларына кайтканнар, гаилә корып, балалар, оныклар үстерәләр. Әти кеше булу бәхетен татыган алар. Ә бит сугышта яп-яшь гомерләре өзелеп, гәүдәләре генә кайтканнар да бар. Шуларның берсе – Иван Данилов. Аның да гомере 20 яшендә өзелә. Ул Мамадыш районы егете. Аның турында да миңа әнием сөйләде. Балачактан шук, тапкыр телле була ул, матур җырлый, гармунда уйный; чын дуслары күп була аның. И. Данилов байтак вакыт өйдәгеләреннән Әфганга эләгүен яшерә. Киткәненә 11 ай тулгач, Иван авылга кыска вакытлы ялга кайта. Үзе ябыккан, йөзе саргайган, җитдиләнгән кебек күренә ул туганнарына. Сорашсаң: “Бар да әйбәт, борчылырга урын юк”, дип кенә җавап бирә. Абыйсы яшереп кенә энесенең документларын тикшерә. Шул ачыклана: Иван инде яраланып, госпитальгә эләгергә өлгергән, озак кына дәваланып чыкканнан соң, сәламәтлеген ныгытырга дип, 45 тәүлеккә отпускка җибәргәннәр икән үзен. Абыйсының дөресен белгәнен тыңлагач: “Бер кешегә дә әйтәсе булма!” – дип ант иттергән. Ә абыйсы, энесе әйләнеп кайтканчы, беркемгә дә әйтмәскә сүз биреп калган. Отпускта вакытта Казанга хәрби комиссариатка барып кайта ул. Кәефе күтәрелеп кайткандай була. “Сөенеч”ен тагын абыйсы белән уртаклаша: “Хезмәттәшләре янына кабат барырга рөхсәт алдым. Тәки үземнекен иттем”, - ди ул.

И. Данилов – илнең патриоты, өстән бирелгән боерыкның , һичшиксез, үтәлергә тиешлеген аңлап үскән көчле буын вәкиле ул. Аның сугыштан язган хатларында әнисенә булган тирән мәхәббәте бик ачык чагыла. “Безнең Әфганга чыгаралар. Бу турыда әнигә әйтә күрмә, кайгырмасын”, ди ул абыйсына язган хатында. Әнисенә дә җылы хатлар гына килә, сугышта икәнен язмый.

Әни, хәлләрең ничек? Печәннәр әзерли алдыгызмы? Саулыгың ничек? Үзеңне сакларга тырыш. Минем белән бернәрсә дә булмас, хәсрәтләнеп торма”.

Әни 45 яшь тулган көнең белән чын күңелдән котлыйм сине. Мин сиңа сәламәтлек кенә телим. Сау булсак, бар да булыр”.

Әни, күчтәнәчләрне алып килеп җиткердем. Малайлар бик тәмле дип ашады. Чәкчәкләрне әни пешерде, дигәч, ышанмыйлар. Синең шулай оста икәнне белми шул алар”.

Приказга 43 көн калды. Сәламәтлегем яхшы, Ашаганыбыз бал да, май, һич тә булмаса кәбестә шулпасы. Әнигә борчылырга ирек бирмәгез. Күпкә түзгәнне, әзгә генә түзсен инде”.

Әнисен шушылай зурлаган кеше генә Ватан-ананы зурлый ала.

Чуваш шагыйре Анатолый Хмытның И. Даниловка атап язган балладасы гомерләре өзелгән барлык солдатларга да истәлек кебек:

Чит – ят җирдә киләчәкне раслап,

Башын салды яп–яшь кыю солдат.

Халык хәтереннән һич беркем дә

Юа алмас аны, юа алмас.

Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти–әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән–сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар.

Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!







Әдәбият:

1. Мамадыш районы Катмыш урта гомуми белем бирү мәктәбе музее материаллары.

2. В. Имамов “Әфган кызалаклары”.

3. Ә. Гаффар “771 аршин җир”.

4. Әфган сугышының хәтер китаплары.

5. Википедия интернет – сайты материаллары.






Краткое описание документа:

Эчтәлек:

1. Кереш өлеш.

Әфган сугышы. Бу коточкыч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң?

2. Төп өлеш.

Әфган сугышында катнашканнар арасында минем дә танышларым бар.

3. Йомгаклау өлеше.

Әфган сугышы хатирәләре күпләрнең тормышында авыр хатирәләр булып калыр.

Әфган сугышы ... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 28 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шушы көндә минем күңелгә әллә нинди каршылыклы уйлар килә. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң?..

Тарих дәресләрендә укып, фильмнар карап, бу сугыш турында мин шуларны аңладым: 1978 нче елда Әфганстанда хакимият бәреп төшерелгәч, фетнәчеләр төркемен җитәкләгән Хафизулла Әмин президент кәнәфиенә утыра һәм АКШ белән хезмәттәшлек итә башлый. Бу хәл СССР җитәкчеләрен хафага салмый кала алмый. Чөнки Әфганстан – чиктәш дәүләт. Әгәр бөтен планетаны үз кубызына биетергә теләгән Америка Кушма Штатлары, Әфганстанна яулап алып, илебезгә үз ракеталарын төбәп, куркыту позициясен алса, бик куркыныч булачагын аңлыйлар, һәм совет гаскәрләре 1979 нчы елның 27 нче декабрендә Әфганстан җиренә кертелә. Алар, үз чиратында, куелган бурычны төгәл үти. Хафизулла Әмин яшеренгән сарай штурмлана, ул үтерелә. Илнең яңа башлыгы дип Бабрак Кармаль игълан ителә. Шушы каршылыклар килеп чыккан Әфган сугышына бик күп солдатлар китә.

Автор
Дата добавления 14.05.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров284
Номер материала 280647
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх