Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Сочинение по татарскому языку на тему : " Военные годы "

Сочинение по татарскому языку на тему : " Военные годы "



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:

70 яз,70 кыш.Бу матур,якты тормышны безгә кем бүләк иткән соң? Әлбәттә, тарих дәресләреннән , китаплардан , кинофильмнардан без Бөек Ватан сугышы турында күп беләбез. Ләкин аерым бер мисалга тукталганда кем генә гади бер солдатны искә төшерер соң?

Мин бу язмамны бабамның якты истәлегенә дога булып ирешсен дип язам.Чөнки тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Ә мин бу ядкарьне балаларымның-балаларына да тапшырасым килә.

Безнең гаиләбез Бөек җиңүгә үзенчә өлешен кертүе белән , мин үзем чиксез бәхетле , чөнки безнең нәсел хәзерге көндә дә бабаемның йөзенә кызыллык китереп яшәми. Минем аны күргәнем булмаса да,бабам сөйләуләре буенча ,ул бик яхшы кеше булган һәм шуңа курә дә мин аның белән бик горурланам.

Сүзем Татарстанның иң матур авылларының берсе булган,Юраш авылында туып-үскән Сафин Сахап Сафа улы турында.

Язгы ташулар китүгә , барлык җиһан яшелгә төренә. Май ае җитә.Дөнья тагын яшәрә. Никтер, бабам бу көннәрдә моңсуланып йөри.’’Аның сәбәбе бик зур, ’’-ди ул һәм сөйләп китә:

‘’Минем әтием, Сафин Сахап Сафа улы 1906 елда Алабуга районы Иске Юраш авылында дөняьга килә. Ул мәктәптә бары тик җиде ел гына белем ала. Ул чорларда колхозлашу еллары башлана. Әтием беренчеләрдән булып колхоз сафларына керә. Юраш,Атау,Шүрнәк авылларында колхоз җитәкчесе булып эшли.’’

Мин дәү әтиемә сорау бирәм:

-Ни өчен аның авыл саен күчерәләр соң?

Сезнең дәү бабагыз ,куйган максатына ирешә торган, тырыш кеше булган.Бер-бер артлы күрше колхозларны аякка бастыру өчен ,бик зур көч куярга туры килгән аңа. Аның оештыру сәләте дә бик көчле була. Җитәкче булып эшләгән вакытта авылдагы ике зиратны коймалар белән әйләндереп алдырта, чишмәләрне чистарта, төзекләндерә. Бу эше аның изге күңеле кеше булуы турында сөйли.

Тормыш иптәше Зәйнәп ,сугыш башлануга ,ирен Сахапны беренчеләрдән булып фронтка озата. Ә инде күп тә үтми, дүрт нарасые белән тол кала. Бирсә дә,бирә икән язмыш сынауны...”

1948 елда үзе дә вафат була. Ә дүрт ятим Нурзидә, дәү бабамның апасы карамагында кала. Ул хатын-кыз буларак көчле, ихтиярлы кеше була. Әти-әнисез калган ятимнәрне язмыш дулкынына ташламыйча үстерә.

Дүрт ятимнең берсе Габделнур бабам да бик тырыш кеше. Ул тормыш иптәше Раузалия белән 7 бала тәрбияләп үстергән. Үз гомерендә ике йорт җиткереп кергән ир заты ул. Хәзерге көндә дә тик тормый ул, улына оныкларын тәрбияләргә булыша.

Сугыш...Шушы кыска гына сүз эченә күпме нәфрәт, күпме каргыш сыйган. Ул күпме балаларны газиз ата-аналарыннан аерган ,аларның чәчәк кебек гомерләрен аяк астына салып таптаган. Әлеге сүзне ишетүгә , бабамның күзләре яшь белән тула! 70 ел вакыт үтсә дә, яралар һаман сызлана, без берни булмагандай ,”Ура!” кычкырып бәйрәм иткәндә,меңләгән ирен,әтисен югалтканнар өчен бу көн сызлануларның кабат яңаруы ,яралардан кабат кан саркып чыгу көне булып тора.

Әйе,Габделнур бабамның әтисе-дәһшәтле сугыш корбаны.

Кулымда-Хәтер китабы.Бу кара төстәге калын китапның эчендә язма бар:

Сафин Сахап Сафа улы 1941 елның декабрь аенда Сталинград янындагы сугышта батырларча һәлак була.” Кызганыч, Юраш авылында сугыш ветераннары юк инде,хәзер. Авыр туфраклары җиңел булсын.

Авылның иң матур җирендә батырларга куелган һәйкәл бар.Аның стеналарында яу кырында ятып калганнарның исемнәре уеп язылган.Җиңү көнендә бөтен авыл халкы шунда җыелып, аларны искә алалар.Бәйрәмгә җыелган өлкән буын вәкилләре аларга да рәхмәтләрен җиткерәләр. Һәйкәл тирәсе тәртиптә тоту өчен укучылар бик тырыша: һәйкәл тирәсен чистарталар,чәчәк үсентеләрен ел әйләнәсе чәчәкле булырлык итеп сайлап утырталар.Шуңа күрә дә һәйкәл тирәсе гел аллы-гөлле чәчәклеккә күмелеп утыра.

Хәтер...Бары тик кешеләргә генә хас изге хис.Ул безнең аңда мәңге яши.Яшәп кенә калмый, ә яңадан яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди,хәзерге гамәлләрен элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакыра. Бүгенге көндә дә илебезнең төрле почмакларында сугышлар бара. Шагыйрь Муса Җәлил әйткәнчә:

Кешеләр сугыша,кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Күпме аналар балаларын югалта. Геройлар үлми,геройлар безнең күңелләрдә яши.Хәзерге тыныч тормышта да армия сафларында батырларча һәлак булучылар күп. Мондый батырларыбызны санап бетерерлек түгел.Алар белән горурланырга кирәк. Җәмгыятебез үткәннәрдән сабак алсын иде.

Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белик,” – дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.Мин бу ядкарьне балаларыма җиткерә алсам бәхетле булыр идем.



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 07.10.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров189
Номер материала ДВ-039445
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх