Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыСочинение "Табигать - туган йортыбыз"

Сочинение "Табигать - туган йортыбыз"

Скачать материал

Бәйгедә катнашу өчен гариза

 

Укучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме

Акбашева Рүзилә Рәүшәт кызы

Уку урыны, сыйныфы

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе 4 нче санлы урта мәктәп, 6 нчы сыйныф

Туган көне, елы

21.07.2000

Укытучысының исем-фамилиясе, әтисенең исеме

Акбашева Резидә Хәйдәр кызы

Укытучысының эш урыны, вазифасы

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе 4 нче санлы урта мәктәп, башлангыч сыйныф укытучысы

 

Табигать – туган йортыбыз

 

Безнең районыбыз урман-күлләре, басу-кырлары, челтерәп аккан чишмәләре белән дан тота. Мин үземә иң якын булган, дәү әнием белән дәү әтием яши торган якның табигатен бик яратам, чөнки анда һәр тарафта хозурлык, гүзәллек.

Әнә,  җәйге йомшак җилдә яфраклар лепердәшә, әйтерсең лә  алар кошларның дәртле җырларына тыйнак кына кул чабалар. Ямь-яшел үлән арасында сикереп йөргән чикерткәләрнең үзләренә генә хас булган тавыш белән кубыз чиерткәннәрен тыңлавы җанга рәхәтлек бирә. Чебен-черкиләр, кигәвен-божаннар, чәчәктән чәчәккә кунып, үз биләмәләрен тикшереп йөри сыман.  Ә бал кортлары иртә яздан көзгә кадәр, нәни генә тәпиләренә урап, күпме бал җыялар!

Урман эченә керсәң,  иң беренче, кырмыскалар оясына күз саласың. Бу кечкенә затлар беркайчан да тик ятмыйлар, йөгерә-йөгерә нидер эшлиләр. Тирә-юньнәрен чистарталар. Юкка гына аларны урман санитарлары димиләр бит!

Елга буйларына төшеп, тын суда үз матурлыкларына сокланып утыручы төнбоекларга карап, үзеңә күпме рәхәтлек аласың! Әкрен искән җилгә назланып, челтерәп  аккан чишмәләрнең шаян җырын тыңлап, хәтфәдәй чирәмнәр өстеннән яланаяк атлыйм. Туган ягым табигатенә карап сокланам!

Бу авылда чишмә-елгалар да бик күп. Һәр чишмәнең үз атамасы, үз тарихы бар. Менә  Мәхәббәт чишмәсе, Гаскәр чишмәсе, Суыксу чишмәсе. Бу чишмәләр мул сулары, тәме, сафлыгы белән берсеннән-берсе аерылып та торалар. Ни хикмәттер, табигать  биргән бу хәзинәләрне тиешенчә чистартып, карап тормыйбыз шул... Чишмә буйларына чүп-чар түгәбез, кычыткан, чүп үләннәре үстерәбез. Югыйсә, чишмәләр - табигатьнең хикмәтле һәм могҗизалы бүләге, яшәешнең саф нигезе бит ул. Чишмә кешеләргә сихәт һәм илһам бирә.

Кошлар исә - иксез-чиксез зәңгәр күкләрнең хуҗасы. Әнә, яз җитүгә, җылы яктан  кара каргалар, сыерчыклар, тургайлар, моңлы тавышлы сандугачлар туган ояларын сагынып кайталар. Алардан  кыр казлары, торналар, үрдәкләр дә калышмый.  Боларның барысы да -  табигать-ана яратып тудырган җаннар! Үзебездә кышлап калучы чыпчыкларны гына алыйк. Алар суык кыш димиләр, агачларда калган миләш-баланнар белән сыйланып, без ясаган җимлекләрдән ярма чүпләп, кыш чыгарга тырышалар.

Урман-әрәмәләр  җиләк-җимешләргә, гөмбәләргә, чикләвекләргә бай. Сугыш вакытында ачлыктан күп халыкны нәкъ менә урман хәзинәләре, табигать муллыгы саклап калган. Болар турында миңа дәү әнием сөйли.

Әйе, табигатьнең нигъмәте һәм файдасы бик күп. Нурлы кояш астында шаулап үскән урманнар, әби-бабаларыбыз печән чапкан аланнар, аланчыкларда үскән умырзаялар, челтерәп аккан саф сулы чишмәләр, тургай җырына күмелгән басу-кырлар, яңа мичтән чыккан икмәкнең хуш исләре – болар барысы да безнең бәхет өчен яратылган. Алар һәммәсе дә - туган йортыбыз хәзинәсе.

Без әти-әнием белән  табигать кочагында бик еш булабыз. Ни хикмәттер, еш кына искитәрлек  күренешләргә тап булабыз. Төптән кисеп ташланган  яшь чыршылар, ботарланып беткән каеннар, балан куаклары, күңел ачканнан соң калган  чүп-чарларны күреп йөрәк әрни. Беркем дә күрми әле дип, нигә шундый ямьсез гамәлләр кылырга? Рәнҗетмәскә иде табигатьне! Ә бит һәркайсыбыз чиста урыннан җиләк, гөмбә, дару үләннәре җыярга яратабыз.

Күбрәк агачлар утыртырга кирәк, утырткан агачларны корытмаска, киресенчә сакларга өндәр идем мин! Табигать биргән гүзәллекне нигә сакламаска?

Табигатьне саклау – ул безнең изге бурычыбыз. Өлкәннәр, әйдәгез, бүгенге көн белән генә чикләнмичә, киләчәк буынга  үрнәк күрсәтеп, күмәк эшкә тотыныйк! Безнең төп бурыч - экологияне яхшырту! Табигать–Анага зыян китермәскә иде, Кешеләр! Без бит - табигать балалары!

 

Табигатьнең яшел бишегендә

Елап-көлеп үскән кызчык мин.

Туган йортым булган табигатьне

Саклау – минем изге бурычым!

     

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сочинение "Табигать - туган йортыбыз""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор риск-менеджмента

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 765 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.10.2015 15346
    • DOCX 16.6 кбайт
    • 11 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Акбашева Резида Хайдаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Акбашева Резида Хайдаровна
    Акбашева Резида Хайдаровна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 72718
    • Всего материалов: 21

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 130 человек из 45 регионов

Курс повышения квалификации

Инклюзивное и интегративное образование детей с ОВЗ в условиях введения и реализации ФГОС НОО ОВЗ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 305 человек из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 1 199 человек

Курс повышения квалификации

Активизация познавательной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) как стратегия повышения успешной учебной деятельности

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 125 человек из 47 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 523 человека

Курс повышения квалификации

Возрастные особенности детей младшего школьного возраста

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 128 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 2 092 человека

Мини-курс

Судебные процессы и их особенности

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 37 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Техническое обслуживание и диагностика сельскохозяйственной техники

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Расстройства пищевого поведения: обзор и основы психологической работы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 21 человек