Татарстан Республикасы
Түбән Кама муниципаль районы
“19 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган
конкурс “Мин яратам сине, Татарстан”
Сочинение “Туган телем – татар теле”
Автор: Валеев Булат
6А сыйныф укучысы
Җитәкчесе:
Куряева Л.П.
югары квалификацион
категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Түбән
Кама, 2021 ел
Туган телем – татар теле.
Газиз телем
гасыр диңгезләрен
Кичә-кичә
килгән ерактан.
Йөрәк
каным белән ил бирдем дә,
Күкрәк сөтем белән
Тел бирдем.
Саклый алсаң – мәңгелек фатихам.
Җуйсаң, сатсаң – күкрәк сөтем хәрәм!
(С. Сөләйманова).
Һәр милләт кешесе
өчен иң моңлы көй – үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел – үзеңнең туган
телең... Минем өчен дә татар теле - әнә шундый. Туган телебез татар теле –
борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган телләрнең берсе. Ул – мул сүзлек хәзинәсе, бай
тел. Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып
биргән. "Туган тел" шигыре кешене тормышының бөтен чорларына алып
кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша, син дөньяны таныгансың.
Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук бүтән. Ул сиңа
үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә. Туган телең аша җирдәге,
кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Җырларыбызга моңлылык хас
булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә
туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул − халык рухының ышанычлы сакчысы.
Шуны онытмасак,телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.
Туган тел
һәр кеше өчен кадерле һәм газиз була. Ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без
− татар балалары. Татарча безнең телебез ачылган, без татарча бишек көйләре,
әкиятләр тыңлап үскәнбез. Шуның өчен дә ул безгә бик якын. Ана телем-туган телем! Татар
теле − татар халкы өчен уртак милли тел. Бу телдә дөньядагы дистә миллионга
якын татар халкы үзара аңлаша, аралаша. Туган телен кадерләгән халык кына
кадерле, абруйлы, дәрәҗәле халык була! Тел һәм моң – күңелебезнең көзгесе ул. Үз
телеңне белмәү, аны санламау – зур кимчелек дип уйлыйм мин. Күз алдына китерик:
үзеңнең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой–шагыйрь Муса Җәлил
әсәрләрен уку бәхетеннән мәхрүм. Татар халкының әдәп–кагыйдәләрен,
гореф–гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын, биюләрен миңа әнием белән әтием
өйрәтте. Әнием миңа туган телебездә белем һәм тәрбия бирә. Мин яратам туган татар
телемне. Татар җырларын бик яратып тыңлыйм һәм җырлыйм. Татар биюләрен яратып
биим. "Мин – татар!” – дип горурланып әйтә алам. Мин урамда да, транспортта да татарча
сөйләшеп йөргән кешеләрне күреп шатланам. Күңелем рәхәтләнеп китә. Ничектер алар миңа бик якын булып,
туган кебек тоелалар. Ә мәктәптә татар теле дәресләре миңа бик ошый, аларга чын күңелемнән
теләп йөрим.
Татар телен өйрәнү безгә рус һәм инглиз телләрен өйрәнергә һич тә комачауламый.
Авылга кайткач, әбием, башымны сыйпап: "Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне
онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!" − ди. Мин, әлбәттә, гомер
буе үземнең туган телемне саклармын!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.