Сочинение " Әфган сугышы хатирәләре..."

Предпросмотр материала:


Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге

Валерий Павлович Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе”

бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе





Муниципаль конкурс «Һәрбер солдат Ватан хәтерендә»


Әфган сугышы хатирәләре...

(иҗади эш номинациясе)






Эшне язды: В.П.Чкалов исемендәге Шөгер

урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф

укучысы Гаделшин Рәхим Рафис улы

Җитәкче: В.П.Чкалов исемендәге Шөгер

урта мәктәбенең татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Низамова Гөлнара Равил кызы





2014 ел

Әфган сугышы хатирәләре...

1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Безнең районыбыздан әлеге сугышта 250, Шөгер авылыннан 11 кеше катнашкан. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган баһадирлар.

Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлек рнәкләре күрсәттеләр. Шуларның берсе- әтием Гаделшин Рафис улы турында язып үтәсем килә.

Әтием Лениногорск төбәгенең иң гүзәл, урман-суларга бай булган, табигате белән таң калдырган Шөгер авылында туа. Укып-белем алып, киләчәккә планнар кора. 1987 елда армия хезмәтенә алына.Үзенең интернациональ бурычын аңа Әфганистан республикасының Талукан шәһәре Тахор провинциясендә,Кундуз шәһәре Кундуз провинциясендә үтәргә туры килә.Ул КГБ(илнең иминлеген саклау комитеты) частьларының мото-моневрчылар группасында хезмәт итә. 1989 елда запаска чыгарыла. Әтием ил сакчысы булган. Хезмәтен җиренә җиткереп үтәгән өчен “За отличие в охране государственной границы СССР” медале белән бүләкләнгән.Әфган халкы да, аларның тынычлыгын саклаган совет солдатларын игътибарсыз калдырмый. “Медаль Воину интернационалисту от благодарного Афганского народа” бүләге әтиемнең күкрәген бизи.

Ачлык, антисанитария, үзәкләргә үтә торган ачы коры җилләр, аунап яткан мәетләр, упкынга төшеп очкан машиналар, мөлдерәмә тулы күзләрен багып, бәхетле гомер өмет итүче бичара кышлак халкы һәм “интернациональ бурыч” тәрбиясе алган, , кан-яшь, яшәү өчен көрәшкән кораллы 19 яшьлек Совет солдатлары. Болар барысы да кешелек фаҗигасе. Сугышта булган мондый куркыныч эпизодларны без кинолардан гына карап беләбез. Ә кыю йөрәкле, илебез өчен көрәшкән батыр егетләребез бу вакытта нинди кичерешләр кичергәннәрдер, билгесез.

Сугыш турында әтием сөйләргә яратмый, аз-азлап сөйләгән вакытларында да күзләре яшьләр белән каплана. Беләм, сугышта күргәннәре, снарядлар-бомбалар шартлавы, бергаепсез гаиләләрнең(бала-чагасы, хатын-кызларының) “мине үтермәсә ярар иде” дип ялварулы карашлары, кан исе, исәпсез-хисапсыз кеше мәетләре... болар барысы да бүгенгедәй күз алдында торадыр, мөгаен. Ләкин, үзеңне-үзең кулда тотып, исән-имин кайтуыңа сөенеп яшәргә кирәк.

Мин бәхетле, чөнки минем әтием исән-имин әйләнеп кайткан, сау-сәламәт. Ә бит кире туган ягына, гаиләләренә әйләнеп кайта алмаучы Әфган сугышы корбаннары да бар әле арабызда. Әйе, аларның әти-әниләренә, якыннарына Ходай Тәгалә сабырлыклар бирсен.

Хәзер ул сугышны ничек кенә бәяләмәсеннәр, якташларыбыз, шул исәптән әтием дә зур батырлык күрсәттеләр.Әтием белән мин чиксез горурланам. Бүгенге көндә әтием әниебез Гүзәлия белән өч бала үстерәләр. Абыем Газинур Самарада медицина институтында белем ала,табип булырга җыена.Сеңелем Фаизә балалар бакчасына йөри.

Киләчәктә дә аларга, районыбыз батырларына, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим. Мондый мәгънәсез сугышларны бүтән күрергә язмасын, балалар тулы гаиләдә үсеп, аналарга газиз балалары янәшәсендә булырга язсын иде.


Краткое описание материала

Сочинение " Әфган сугышы хатирәләре..."

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Низамова Гульнара Равиловна

учитель

  • На сайте: 11 лет и 2 месяца
  • Всего просмотров: 8838
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 6
  • 8838
    просмотров
  • 6
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Низамова Гульнара Равиловна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~100

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: