Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Сочинение "Бөек җиңү безнең хәтердә"(4 класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Сочинение "Бөек җиңү безнең хәтердә"(4 класс)

библиотека
материалов

Бөек җиңү безнең хәтердә


Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.

Әхмәт Исхак


Халыкта “Үз язмышың үз кулыңда ” дигән әйтем бар. Әйе, күп очракта бу шулай. Үз язмышыңны үзең төзисең, ләкин шул ук вакытта якыннарың, дусларың, җәмгыять синең язмышыңа тәэсир итә. Язмышны бөтенләй башка якка үзгәрткән зур тарихи вакыйгалар да булырга мөмкин. Безнең ил тарихында шундый зур фаҗигаләрнең берсе Бөек Ватан сугышы.

1941 елның тыныч җәйге иртәсе. Әле яшь балалар матур төшләр күреп йоклаган чакта, офыктан яктылык күренеп китә һәм каты гөрелтәгән тавыш ишетелә. Безнең туган җиребез өстендә фашистлар бомбасының беренче кат шартлавы иде ул. Шул көннән Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның ачы хәсрәте бер генә гаиләгә дә кагылмый узмаган. Бабайлар, әтиләр, егетләр туган илләрен дошманнан сакларга дип изге көрәшкә күтәрелгәннәр.

Сугыш хәсрәте безнең гаиләгә дә килеп сарылган. Минем карт бабаем сөйләгәннәрне дәү әнием хәзердә елый-елый искә ала. Бабай сугышта күргәннәрен фашистларга нәфрәт уты белән яна-яна, ачынып-ачынып сөйли торган булган. “Без теләмәсәк тә үтерергә тиеш идек. Югыйсә, безнең үзебезне үтерәчәкләр иде... Чолганышта калгач, бөтен яктан да аталар. Кая үзебезнекеләр, кая фашистлар икәнен дә белеп булмый. Бик күп югалтулар кичереп, чолганыштан чыккач, Бөек Җиңү көне җитсен дип, гомеребезне дә кызганмыйча сугыштык.” Яшәргә, тырышырга, фашизмны җиңәргә кирәк! Җиңү киләчәгенә өмет, сугышның кырыс юлларын үтеп чыгарга ярдәм иткән. Ләкин бабам бик каты яралана һәм бу озак көтелгән Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Исән-сау үзенең туган ягына-Арчага әйләнеп кайта. Ә бабамның бертуган энесе Хәйретдин улы Мөхәммәтдин сугыштан кайтмый, ул хәбәрсез югала. Сугыш бетеп, кырык еллдан артык вакыт узгач, эзтабарлар, эзләнү вакытында, минем бу туганымның документларын табалар. Аның кем икәнен, кайда яшәгәнен белеп, бабаем өенә килеп, энесенең кайда күмелгәне әйтәләр. Бу безнең гаилә өчен икенче Җиңү көне булды. Халыкта “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән мәкаль бар. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргәнче, аның каберенең кайда икәнен белү, безнең өчен зур шатлык булды. Ләкин бу хәбәрне бабам гына ишетә алмады. Ул бу вакытта исән түгел иде инде, чөнки сугыш яралары аңа озак яшәргә ирек бирми. Хәзерге вакытта карт бабамның кадерле истәлекләре булып, шкафта орден-медальләре генә калды. Аларның һәрберсендә сагыш, ачы күз яшьләре. Ә Мөхәммәтдин абыйның исеме “Хәтер китабы”на да кертелгән. Бу китап буыннан-буынга күчеп сугыш батырларының исемен беркайчан да онытмаска, һәрвакыт хәтердә сакларга икәнен кисәтеп торучы изге китапларның берсе.

9 май илебезгә шатлык алып килгән көн. Һәр кешенең йөзендә елмаю, күзләрендә яшь булган. Бу яшьләр-шатлык һәм кайгы яшьләре. Кайгы яшьләре, чөнки миллионлаган кеше бу сугышта һәлак булган, якыннарын югалткан. Шатлык яшьләре, чөнки бу бит яшәргә тырышып-тырмашып, озак көттереп килгән Җиңү көне. Быел без Җинүнең 70еллыгын билгеләп үтәбез.

Кешелек дөньясы сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш. Сугышлар беркайчанда булмасын иде. Бомба утлары иген-кырларны, урманнарны шәһәрләрне, мәктәпләрне яндырмасын! Безгә тынычлык кирәк!

Краткое описание документа:

 День победы в наших сердцах-навечно. День победы - день СССР над  нацистской Германией Великой Отечественной войное 1941-1945 годах.  В мае 2015 году будет отмечаться со дня победы Великой отечественной войне. Уже с 1913-14 учебном году началась подготовка к проведению праздника 70 летия победы. Ученики начальных классов пишут сочинения, рисуют рисунки и делают поделки своими руками.  Проводят конкурсы.  Посещают инвалидов войны  и пожилых людей, оказывают помощь, изучають их жизнь и пишут сочинения на тему  войны. 

Автор
Дата добавления 27.11.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1146
Номер материала 159377
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх