Сочинение о маме на конкурс

Предпросмотр материала:

                                               Юксынам сине, әнием!

          Минем әнием Любовь исемле. Аңа хәзер 42 яшь булыр иде. Безнең арабыздан киткәненә инде 2 ел үтте ...

          Әни безне (абыем белән мине) бик ярата иде, тигез күрә иде. Миңа аның ягымлы итеп “кызым” дип дәшүе җитми. 14 яшьтә булсам да, мин аны бик юксынам. Еласам, мине юата, йомшак куллары белән аркамнан сөя, “5” ле алсам, мине кочаклый, “молодец!” дия, мактый, тәртипсезләнсәм, ачулана иде. Ә хәзер аның матур йөзләрен күрмим, йомшак сүзләрен ишеталмыйм, чөнки ул юк. Менә ишек ачылыр да, өйгә әни кайтып керер сыман. Еш кына абыем белән каберенә барып, чәчәкләр куябыз, ә аннары мин аңа серләремне сөйлим.

          Тик мин ул мине күрәдер, минем фәрештәм булып, мине гел күзлидер, саклыйдыр дип уйлыйм, ышанам. Һәм әнием, күктә булса да, минем өчен шатлансын өчен, яхшы билгеләргә укырга, үземне әйбәт тотарга, ул әйткәнчә акыллы, тәртипле булырга тырышам.

           Хәзер инде мин зур кыз. 8 нче сыйныфта укыйм. Әниемә охшарга теләп, чәчемә аныкы кебек причёскалар ясыйм, әнием яраткан ризыкларны пешерергә өйрәнәм. Башка балалар сыман, әнием мине тәмле өчпочмаклар пешереп каршы алмый, керләремне юмый, киемнәремне үтүкләми, киендереп, матур теләкләр теләп, мәктәпкә озатмый, өй эшләрен башкарырга булышмый. Бу эшләрнең барысы да минем өстә.

          Сагыну хисләремне кәгазь битенә сыйдырып булмый. Дусларыма әйтәсе килгән сүзем шул: әниләрнең  кадерен исән чакта белергә кирәк! Сыйныфташларым әниле булулары белән ничек бәхетле икәнен белмиләр шул! Аларны сакларга, йорт эшләрендә хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә, ягымлы сөйләшергә, начар билгеләр алып, кайгыртмаска тырышырга кирәк.

                                                              Диана Семёнова, 8 нче сыйныф укучысы 

Краткое описание материала

Сочинение о маме на конкурс

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Степанова Маргарита Николаевна

учитель татарского языка и литературы

  • На сайте: 11 лет и 2 месяца
  • Всего просмотров: 101647
  • Подписчики: 3
  • Всего материалов: 30
  • 101647
    просмотров
  • 30
    материалов
  • 3
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Степанова Маргарита Николаевна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~100

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: