Сочинение о маме на конкурс

Предпросмотр материала:

                                             Әнием һөнәре

          Табиб – иң игелекле һөнәрләрнең берсе, чөнки аларның кулында кеше гомере. Элек – электән үк бу һөнәр ияләре хөрмәткә лаеклы, культуралы, укымышлы кешеләр булган. Аларны халык та ихтирам иткән.

          Минем әнием дә Григорьева Ирина Степан кызы һөнәре буенча –акушер. Мин аңардан үзенең эше хакында сөйләвен сорадым. Бик кызык нәрсәләр турында сөйләде ул.

          Әнием тумышы белән Иске Куак авылы кызы. Мәктәпне тәмамлап, медицина училищесында укый. Әтигә кияүгә чыгып, безнең авылга эшкә урнаша. Әнием 23 елдан артык гомерен Федотовка авылы халкын дәвалауга багышлый. 23 ел эчендә төрле хәлләр, катлаулы ситуацияләр еш була. Дипломы акушерлыкка бирелсә дә, белгечлек буенча гына эшләргә туры килми әниемә. Шулай да, авылда елына дүртәр – бишәр тапкыр яңа туган бала тавышын ишетергә туры килә. Бер көн эчендә икешәр гаиләдә бала туган чаклар да булгалаган. Әниемә өйдәге шартларда да бәби тудырырга булышырга туры килгән. Ул оста итеп баланың кендеген кисә, аннан соң ашыгыч ярдәм машинасын чакыртып, бәбине дә, әнисен дә бала тудыру йортына озата.

          Ярый әле әниемнең машина йөртү таныклыгы бар. Югыйсә, күп кенә чакыру - вызовларга бик тиз барып җитәргә кирәк. Кеше гомерен саклап калуда бер минуты да хәл итәргә мөмкин. Андый авыр вакытларда ул югалып калмый, һәр кыен очракта да чыгу юлын таба. Даруларны  Иске Куак участок хастаханәсенә барып алып кайту өчен дә әниемнең машина йөртә белүенең файдасы тия. Кайвакыт авыл халкы әниемне хөрмәт итеп, яратып “доктор апа” дип эндәшә.

          “Шушы профессияне сайлаганыңа үкенмисеңме?” дигән соравыма әни болай дип җавап бирде:

-Нинди генә авырлыкларга очрасам да, үкенмәдем. Ул минем эш, минем бурыч. Авыл халкыннан да начар сүз ишеткәнем юк. Моңа кадәр минем ярдәм белән дөньяга килгән балаларның әти – әниләреннән дә бүгенге көндә рәхмәт сүзләре ишетәм. Минем өчен бу бик зур куаныч.

                  Әнием өйдә дә – оста хуҗабикә. Ул бакчада төрледән -  төрле яшелчә – җимешләр, чәчәкләр үстерә, улларын да тәрбияләргә, чиста һәм пөхтә итеп йөртергә, тәмле – тәмле аш – сулар белән куандырырга өлгерә. Тагын авыл мәдәният йортында үткән чараларда катнаша, әтием белән бергәләп керәшен ансамблендә җырлый. Әти дә, абый да, мин дә аны бик яратабыз.

     Әниемнең һөнәре бик авыр һәм җаваплы эш икәнен мин беләм. Мин әниемә эшендә зур уңышлар, күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге һәм бәхет телим.

                                                            Антон Григорьев, 8 нче сыйныф укучысы

 

Краткое описание материала

Сочинение о маме на конкурс

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Степанова Маргарита Николаевна

учитель татарского языка и литературы

  • На сайте: 11 лет и 2 месяца
  • Всего просмотров: 101239
  • Подписчики: 3
  • Всего материалов: 30
  • 101239
    просмотров
  • 30
    материалов
  • 3
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Степанова Маргарита Николаевна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~110

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: