Инфоурок Другое Другие методич. материалыСочинение о маме на конкурс

Сочинение о маме на конкурс

Скачать материал

                                               Кайгыртучан әни

                                                                                 “Яратам мин сине, әнием,

                                                                                  Башыңа ак карлар кунса да,

                                                                                 Битеңдә җыерчык булса да,

                                                                                Минем якын кешем бары син!”

                                                                               Л. Аланлы.

          Минем сезгә үземнең сөекле әнием турында сөйлисем килә.

          Әнием Марина исемле. Тумышы белән Сахалин якларыннан. 22 ел элек Ерак Көнчыгыштан гүзәл Татарстаныбызга әти белән күченеп кайтканнар. Әнием 4 балага гомер биргән! Олы абыем Сергей Мәскәү шәһәрендә И. М. Губкин исемендәге РДУ да югары белем алып, “Везерфорд” америка фирмасында инженер булып эшли. Тиздән Американың үзенә стажировка үтәргә китәчәк. Апам Юлия дә шулай ук Мәскәүдә хисапчы һөнәренә укып, башкалада урнашты. Энем Георгий әле кечкенә: балалар бакчасына йөри. Икенче елга мәктәпкә укырга керәчәк, Алла боерса. Мин әлегә мәктәптә генә укысам да, алдагы тормышыма планнарым зур. Шуңа “5”ле билгеләренә генә укыйм. Ни өчен боларны яза бу дип, аптырамагыз: минем сезгә үзебезнең уңышларыбыз турында сөйлисем килә. Чөнки безнең уңыш-казанышларыбыз - нәкъ  менә әниебез тырышлыгы, әниебез тәрбиясе “җимеш”ләре.

          Тегүче һөнәренә укыган булса да, авылда иң авыр эшләрнең берсен үти – күмәк хуҗалыкта сыер савучы булып эшли. Алай да җылы оек, бияләйләр, матур кофталар бәйләргә, модалы күлмәкләр тегәргә вакытын жәлләми, чөнки кул эшен ярата. Ул өйдә дә күп эшләр башкара: авыз сулары килерлек итеп ашарга әзерли, чиста итеп кер юа, өй җыештыра, киемнәр үтүкли, бакчада бәрәңге үстерә... 44 яшь дип тормый, кызлар кебек йөгерә. Авыл хатын – кызының тормышы авыр, чөнки эше күп. Шуңа мин аңа, йортта калган иң зур малай буларак, көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам: мал – туар карашам, кош – кортлар ашатам, җәй көннәрендә бакчада чүп утыйм, печән алып кайтам, су сибәм.

          Хуҗабикә вазыйфаларыннан тыш, әни үз балаларын яратырга һәм кайгыртырга да өлгерә. “Минем төп бурычым – сезне тәрбияләү”,- ди ул. Әни минем укуым белән кызыксынып, гел тикшереп кенә тора. Мин аның йөзенә кызыллык китермәс өчен, яхшы укырга тырышам.

Минем әнием беренче карашка кырыс табигатьле булып күренсә дә, чынлыкта исә эчкерсез, ягымлы, нәзакәтле, төпле акыллы, шат күңелле, кайгыртучан, җор телле, өстәвенә гүзәл дә. Ярдәм сорап, киңәш сорап килгән кешеләрне ярдәмсез җибәргәне юк. Әнием минем өчен ул – әниләр идеалы!

          Әниемнең күптәнге хыялы бар – ул туган якларын бер тапкыр булса да күреп кайту. Үскәч, әнинең хыялын тормышка ашырасым килә. Сахалин якларында йорт сатып алып, шунда әниемне ял итәргә алып барырга телим. Мин аны бәхетле итеп күрер өчен кулымнан килгәннәрнең барысын да эшләргә тырышачакмын. Чөнки мин әниемне яратам!

                                                                          Зайцев Александр Владимир улы,

                                                                          8 нче сыйныф укучысы.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сочинение о маме на конкурс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Педагог-психолог

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Предлагаю вашему вниманию вариант сочинения 8-классника о матери на татарском языке на конкурс. Называется "Заботливая мама".

Кайгыртучан әни

Яратам мин сине, әнием,

Башыңа ак карлар кунса да,

Битеңдә җыерчык булса да,

Минем якын кешем бары син!”

Людмила Аланлы.

Минем сезгә үземнең сөекле әнием турында сөйлисем килә.

Әнием Марина исемле. Тумышы белән Сахалин якларыннан. 22 ел элек Ерак Көнчыгыштан гүзәл Татарстаныбызга әти белән күченеп кайтканнар. Әнием 4 балага гомер биргән! Олы абыем Сергей Мәскәү шәһәрендә И. М. Губкин исемендәге РДУ да югары белем алып, “Везерфорд” америка фирмасында инженер булып эшли. Тиздән Американың үзенә стажировка үтәргә китәчәк. Апам Юлия дә шулай ук Мәскәүдә хисапчы һөнәренә укып, башкалада урнашты. Энем Георгий әле кечкенә: балалар бакчасына йөри. Икенче елга мәктәпкә укырга керәчәк, Алла боерса. Мин әлегә мәктәптә генә укысам да, алдагы тормышыма планнарым зур. Шуңа “5”ле билгеләренә генә укыйм. Ни өчен боларны яза бу дип, аптырамагыз: минем сезгә үзебезнең уңышларыбыз турында сөйлисем килә. Чөнки безнең уңыш-казанышларыбыз - нәкъ менә әниебез тырышлыгы, әниебез тәрбиясе “җимеш”ләре.

Тегүче һөнәренә укыган булса да, авылда иң авыр эшләрнең берсен үти – күмәк хуҗалыкта сыер савучы булып эшли. Алай да җылы оек, бияләйләр, матур кофталар бәйләргә, модалы күлмәкләр тегәргә вакытын жәлләми, чөнки кул эшен ярата. Ул өйдә дә күп эшләр башкара: авыз сулары килерлек итеп ашарга әзерли, чиста итеп кер юа, өй җыештыра, киемнәр үтүкли, бакчада бәрәңге үстерә... 44 яшь дип тормый, кызлар кебек йөгерә. Авыл хатын – кызының тормышы авыр, чөнки эше күп. Шуңа мин аңа, йортта калган иң зур малай буларак, көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам: мал – туар карашам, кош – кортлар ашатам, җәй көннәрендә бакчада чүп утыйм, печән алып кайтам, су сибәм.

Хуҗабикә вазыйфаларыннан тыш, әни үз балаларын яратырга һәм кайгыртырга да өлгерә. “Минем төп бурычым – сезне тәрбияләү”,- ди ул. Әни минем укуым белән кызыксынып, гел тикшереп кенә тора. Мин аның йөзенә кызыллык китермәс өчен, яхшы укырга тырышам.

Минем әнием беренче карашка кырыс табигатьле булып күренсә дә, чынлыкта исә эчкерсез, ягымлы, нәзакәтле, төпле акыллы, шат күңелле, кайгыртучан, җор телле, өстәвенә гүзәл дә. Ярдәм сорап, киңәш сорап килгән кешеләрне ярдәмсез җибәргәне юк. Әнием минем өчен ул – әниләр идеалы!

Әниемнең күптәнге хыялы бар – ул туган якларын бер тапкыр булса да күреп кайту. Үскәч, әнинең хыялын тормышка ашырасым килә. Сахалин якларында йорт сатып алып, шунда әниемне ял итәргә алып барырга телим. Мин аны бәхетле итеп күрер өчен кулымнан килгәннәрнең барысын да эшләргә тырышачакмын. Чөнки мин әниемне яратам!

Зайцев Александр Владимир улы,

8 нче сыйныф укучысы.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 205 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.03.2015 889
    • DOCX 16.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Степанова Маргарита Николаевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 78319
    • Всего материалов: 30

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Мини-курс

Психологическое благополучие и успех в учебе: методы помощи детям на разных этапах развития

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 202 человека из 52 регионов
  • Этот курс уже прошли 122 человека

Мини-курс

Основы русского языка: морфология, синтаксис, лексика

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Психология учебной среды и развития детей: от диагностики к коррекции

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 25 человек