Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Другие методич. материалы / Сочинение по теме "Сугыш һәм безнең нәсел"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • История

Сочинение по теме "Сугыш һәм безнең нәсел"

библиотека
материалов

КЕЧЕ КИРМӘН төп белем бирү мәктәбе

Бөек Ватан сугышының

Җиңү көненең 70 еллыгына багышлап

Сугыш

һәм

безнең нәсел”



6 нчы класс укучысы

Фархуллина Гөлинә эше

2014



1.Имамиев Кыям Имамиевич – Мөршидә әбинең әнисенең абыйсы

2- Имамиева Мәрфуга Имамиевна – Мөршидә әбинең әнисенең апасы

3-4-Имамиева Нурлы Имамиевна һәм Хайруллин Минегол Хайруллович – Мөршидә әбинең әти-әнисе



5 - Саетгалиев Сөнгатулла Саетгалиевич – Тәхиятулла бабайның әтисе



6-Фархуллин Сөнгатулла Әһлиуллович - әтием Раифның әтисе

7-Шакиров Гаяз Шакирович – Равия әбинең әтисе



8-Гасимова Камилә Гасимовна – Равия әбинең икенче буын туганы



1)Имаметдинов Кыям әтисе Имами һәм әнисе Мәүлиханың беренче баласы булып Кече Кирмән авылында 1905 нче елны туа. Аннан сон тагын 6 бала туа: Миннур, Нурлы, Мәрфүга, Кафия, Хәдичә, Рәхимҗан. Ул вакытларда малай туса гына имана җире бүлеп бирелә торган була. Калган балалары күпчелек кызлар булгач, имана җире икәү генә була. Балаларны ашатырга, киендерергә җитми. Әтисе 15 яшьлек Кыямны алып Биклән дигән җиргә барып агач төплиләр. Анда юнәткән акчаларны алып кайтып, өйдә калган гайлә кешеләренең тамагын туйдыралар. Кыямга 25 яшь тулгач, 1931-1932 елларда аны Урта Азиягә басмачлар белән сугышка җибәрәләр. Кыям анда Норма авылы кешесе Зиннәт белән бара. Исән-сау гына әйләнеп кайталар. Аннан кайткач, 1934 чне елны Кыям өйләнә. Аның ике баласы туа. Аны авыл советы председателе итеп куялар. 1941 нче елны аны да сугышка алалар. 1942 нче елны Кыям яраланып авылга кайтарыла. Ул кладовщик булып эшли башлый. Кыям Имамиевич 1982 нче елда вафат була.

2)Имаметдинова Мәрфуга 1913 нче елны дүртенче бала булып туа. Ул абыйсы Кыям кебек үк бик батыр, тәвәккәл кыз була. Сугыш вакытында кырда һәм сугыштан соңгы елларда Мәрфуга иң оста тракторчы булып эшли. Аны Югары Ушма авылында тракторчыларның бригадиры булып та эшли.

3)Имамиева Нурлы 1915 нче елгы. Ул минем әнинең әбисе, 1941-1945 нче елларда оста уракчы буларак билгеле була. Аңа һәм башка хатын-кызларга басу урырга норма бүлеп бирелә. Нурлы әби ул норманы купкә арттырып үти, шуңа аны уракчылар бригадиры итеп куялар. Һәр көнне 25 әр сутый җир ура. Ире сугышка 1941 дә китә, ләкин 1942 нче елны ире Минголның сугышта үлгән хәбәре килә. Иренең абыйсы, Кукмарадан эштән бик тамагы ачып кайтып керә һәм баздан салкын катык алып эчеп, 1941 нче елны үпкәсе шешеп үлә. Шулай итеп, иренең абыйсы сугышка кадәр үлә. Ә менә шул иренең абыйсының хатыны, ире үлгәч, 6 яшьлек Гариф исемле баласын тәрбиягә Нурлы әбигә калдырып үзенең авылына Түбән Якегә кайтып китә. Анда ул яңадан бер кешегә кияүгә чыга һәм яшәргә Себер ягына чыгып китә. Шулай итеп Нурлы әби, үзенең һәм килендәшенең баласы, кайнанасы белән торып кала. Аларның сыерлары була. Шул сыерга ашатырга дип, урактан кайткач, кайдан үлән тапса, шуны алып кайтып ашата.Сыерның сөтен аерткач, язган майның хөкүмәткә тапшырганнан соң, бик әз генә өлеше кала торган була. Шулай итеп, Нурлы әби үзенең кызы Мөршидәне һәм килендәшенең малаен – Гарифны - исән-сау гына үстерә. Ул малай армиядән кайткач, үзенең сугыш вакытында ташлап киткән, үз анасын эзләп китә, кабат әнисенең яңа гайләсе янында төпләнә. Ләкин, сугыш вакытында, ничә кешене тәбияләп яшәгән һәм үзен үстергән “ана” - Нурлы апасын онытмый, аңа посылкалар җибәреп тора. Нурлы әби сугыш вакытында да, сугыштан соңгы елларда да бик тырышып колхозда эшләгәне өчен, аны Мәскәү шәһәренә алдынгы эшләүчеләр слётына да җибәрәләр. Нурлы әби 1982 нче елны вафат.

4)Хайруллин Миңгол Хайруллович, 1910 нчы елны Хайрулла һәм Гыйззебикә гайләсендә 2 нче малай. Аның Фархулла исемле абыйсы, Хаҗәр исемле сеңлесе була. Фархулла исемле абыйсы Түбән Яке авылы кызына өйләнә. Авылга 1935 нче елны Газ АА – полуторка дип аталучы беренче машина кайта. Минголны шул машинаны йөртүче шофер итеп куялар. Хаҗәр исемле сеңлесе авылдашы Сафага кияүгә чыга. 1938 нче елны Мингол авылдаш кызы Нурлыга өйләнә. 1939 нчы елны кызлары Мөршидә туа. 1941 нче елны Минголның абыйсы Фархулла Кукмарадан кайтып кергәч, салкын катык алып ашый, 3 көн эчендэ үпкәсе шешеп, үлеп китә. 1941 нче елнын 22 июнь көнне Мамадыш военкоматыннан сугышка китәсе дигән хәбәр килгәч, Мингол авылдагы балаларны үзе йөртә торган Газ АА дигән машинага утыртып Кече Кирмән урамнарын әйләндереп кайта. Кабат 23 июнь авылдан сугышка китүче ирләрне төяп, Мамадышка военкоматка дип, машинасы белән Казган тау юлы буйлап китәләр. Мингол бабай, 12 апрельдә 1942 нче елны Калуга өлкәсе Барятино районы Фомино авыл җирлеге кырыенда барган сугышта һәлак булган. перв маш.jpg

1935 нче ел Газ АА – полуторка машинасы.

5)Саетгалиев Сөнгатулла Саетгалиевич – әнинең әтисе Тәхиятулла бабайның әтисе, 1911 нче елгы. 1934 нче елны авылдаш кызы Шәмсенахар белән өйләнешә. Алар Мәскәү шәһәренә китәләр һәм метро төзелешенә эшкә урнашалар. Ләкин, төпле тору урыны булмау, балалары туарга торуны уйлап, Шәмсенахар кире Кече Кирмәнгә кайтып китәргә була. Юлда поездда кайтканда бәбәйли. Тәхиятулла бабай пездда туа. Ире Саетгали Мәскәү метросын төзүдә эшләп кала. 1941 нче елны Мәскәү военкоматы аркылы, сугышка китә. 1941 нчы елны ук Мәскәү кырыенда баручы сугышта һәлак була.

сонгатулла 001.jpg

6)Фәрхуллин Сөнгатулла 1932 нче елның 1 нче сентябрендә гайләдә дүртенче-бишенче игезәк сыңары булып дөньга килә. Алдан өч апасы була. Ләкин ике апасы кызамык белән авырып үлә. Игезәкләр ике ай чамасы матур гына үскәндә берсе кисәк кенә үлеп китә. Шулай итеп Фәрхуллина Шәмсурыйның ике баласы гына торып кала. Әтиләре, Себергә шахтага эшкә киткән була, ләкин шахта җимерелеп төшә. Әтиләре шунда һәлак була. Бу балаларына ул шахтадан әле күпмедер сумма рәвешендә пенсия килә башлый. Әниләре ике баланы үзе генә үстерергә тиеш була. Дөрес, Шәмсурыйны кияүгә сорап килүчеләр булгалый, ул каршы килә. Бу гайлә башкалардан аермалы буларак, әтисез булсалар да, сыер һәм башка маллар асрап, бакчада төрле яшелчәләр үстереп, каралты кураны, хуҗалыкны үз көчләре белән төзәтеп яшиләр. Кече Кирмән мәктәбенә 1941 нче елны 9 яше тулгач, 1933 нче елгы балалар белән Сөнгатулла 1 нче класска укырга керә. Сугыш башлангач, әтиләре өчен шахтадан килә торган пенсия акчасы килүдән туктый. Сугыш вакыты булу сәбәпле, уку елы 1нче сентябрьдә башланса да, укулар 1нче октябрьдә генә башлана. Күбесенчә аларны авылга килгән урыс укытучылары укыта. Класслар саны җиде була. 1 ай - сентябрь буена укучылар колхоздагы төрле эшләрдә катнашалар. Олы класслар укучылары, хатын-кызлар урак белән урган икмәк көлтәләрен, ике таякны куеп, ике укучы ике башыннан тота, шуңа көлтәләрне салалар һәм ындырга ташыйлар, аларны берничә-берничә итеп тезеп янәшә куйганнар. Бу эшне алар “лачинкә белән көлтә ташу һәм сосланга кую” – дип атаганнар. Кечкенә класс укучылары чиләккә, урак урганнан соң, көлтә җыйганнан соң коелып калган, башакларны җыеп бара һәм капчыкка тутыра торган булганнар. Ул вакытта басуда җитен чәчү белән дә шөгылләнәләр. Ул җитенне дә укучылар кул белән йолкыган. Басудан эшләп кайткач, әле үзләренең хуҗалыгындагы эшләрен дә эшләргә кирәк була. Чөнки хатын-кызларга бирелә торган көнлек заданиене үтәп бетерер өчен 16 сәгатьтән дә ким вакыт китмәгән. Ул вакытта авылда ирләр сугышка киткән, басуда эшләргә бары тик хатын-кызлар һәм балалар гына калган. Көз көне басуны сукалап калдырыла торган була. Өсте ачык ФЗО дип аталган тракторларда хатын-кызлар эшләгән. Авылда атлар юк. Бары тик авылдагы кайбер кешеләр сыер тоткан.Яз көне басуны тырмалар өчен сыеры булган кешеләрнең сыерларына тырма тагып, басу сукаларга чиратлап йөргәннәр. Сөнгатулла өйдә бердәнбер ир-ат кисәге булгач, сыерлары да булгач, сыерга тырма тагып үзләренең чираты өчен, басу тырмаларга йөргән. Балалары булмаган, ләкин сыеры булган кешеләр сыерны үзләре йөрткән. Я сыерга менеп атланып, я инде башына бау тагып сыерны әйдәкләп, бауны алдан тотып йөрергә туры килгән. Шуннан соң, өлкәннәр җиргә чәчәсе орлыкны тубалга салып, шуннан кул белән сибә-сибә барганнар. Инде үсә төшкәч, җәй көннәрендә укулар туктаган арада, Сөнгатулла авылның ике үгезенең берсен җигеп аңа арба тагып колхоздагы төрле эшләрдә катнашкан. 1945 нче елны сугыш беткәч, авылга исән калганнар кайта. 7 нче классны бетергәч, 1948 нче елны Сөнгатулланы колхозга учетчик итеп алалар. Бригадир эшкә чыккан кешеләрнең списогын аңа бирә, һәм аларга акча түгел, ә 1 хезмәт көне билгеләнә торган була. Менә шул хезмәт көннәрен билгеләүче булып ике ел эшли. Түбән Ушма урта мәктәбендә ике ел укый, аны гел бишле билгесенә бетерә. 1952-1954 нче елларда армия сафларында - Мәскәү шәһәрендәге ракетные войскада хезмәт итә. 1954 нче елны Кече Кирмән авылына кайта. 1959 нчы елны Шакирова Равия белән тормыш кора. Аларның алты малайлары туа. Бүгенге көндә Фәрхуллин Сөнгатуллага 82 яшь.

7)Шакиров Гаяз Шакирович, 1910 нчы елны дүртенче малай булып Таипов Шакир гайләсендә туа. 1934 нче елны Хәдичәгә өйләнә. Аларның өч балалары туа. 1939 нчы елны егерме тугыз яшьлек Гаязны Финнар белән сугышка җибәрәләр. Ул фин сугышы алты ай дәвам итә. Гаяз авылга кайта. 1940 нчы елны авылдан ун кешене Казанга сугыш өйрәнүләренә алып китәләр. Ул аннан ике айдан кайта. 1941 нче елның 24 нче июнендә хатыны Хәдичә дүртенче бала бәбәйләгән көнне, Гаязга “Иртәгә сине сугышка җибәрәләр” – дип председатель кереп әйтә. Хатыны бик аз гына булган оннан күмәчләр пешерә. Икенче көнне шул пешкән күмәчләрен ире Гаязга сугышка китү өчен аның янчыгына тутыра. Ләкин Гаяз 3-4 күмәч алып калганнарын кире өстәлгә куя “Мин сугышта ачка үлмәм, Хәдичә син дүрт бала белән ничекләр яшәрсең, бигрәк берсеннән-берсе бәләкәй бит болар” – ди. Ул вакытта олы кызына алты яшь була, дүртенче бала туганга бер көн генә була. Ул урамга чыгып киткәч, хатыны Хәдичә дә, балалары белән урамга чыгып озатып баралар. Хәдичә яңа туган бала белән урамнан озата бара. Шунда аны колхоз председателе Вагиз абый күреп ала да, “Әле син бала тапкан гына идең диделәр, чирләп үләсең, киләме, балаларыңны кем карар, бар хәзер үк өеңә кереп кит, синнән башка да озатабыз иреңне, башкалар белән китә инде ул” – дип Хәдичәне кертеп җибәрә. Хәдичәгә бик авыр кала. Хәдичәнең үз әнисе аларның өе каршысында гына яшәсә дә, аның шул минутта авылда түгел, ә Казанда яшәүче улына дип киткән вакыты була шул. Шулай итеп, ул көнне Шакир һәм аның авылдагы тагын ике абыйсы сугышка китә. (Хәдичәнең бер абыйсы берничә бармагын югалтып булса да,авылга исән кайта, ләкин бер елдан үлә.) Ә үз әнисе аларны күрми кала. Ләкин ирләрне башта Казанга җибәрәләр. Әнисе Казанда яшәүче улы белән сугыш башланганны ишеткәч, “безнең кияүне дә беренче итеп алып җибәрәләрдер, чөнки ул Фин сугышында булды, Казанга военный учениега барды, әйдә поезд станциясенә төшеп карап калыйк, бәлки күреп калырбыз” – дип станциягә төшәләр. Анда поезд кузгалып китәргә тора. Вагоннар сугышка китүче ирләр белән шыплап тулган була. Шул вагоннарның берсендә Гаяз үзе караштырып торган була “Мине Казандагы туганнарым, дусларым һәм кунакка гына килгән хатынының әнисе мине китүемне белеп озатырга килмиләр микән” – дип тәрәзәдән башын тыгып карап торган була. Поезд кузгалып китәм генә дигәндә, Гаязның янәшәсендә әле тагын хатынының бер абыйсы да була, ул хатынының әнисе белән хатынының Казанда торучы абыйсын күреп ала “Әби, Хасанша абый сау булып торыгыз, балаларны карарга булышыгыз инде Хәдичәгә” – дип кычкырырга өлгереп кала, поезд кузгалып китә.

Гаяз утырган поезд тулы сугышчылар Белоруссиядә баручы сугышларга җибәрелә. Ул сугышка барып җитеп 2 ай да үтми, аларны фашистлар пленга алалар. Ул пленга төшкәч тә, качу уе башына килә. Аның корган планы бунча, ул әсирлектән кача. Урманга барып җитә. Һәм шактый көннәр урман буйлап йөри. Һәм бер көнне аны белоруссия кешесе күреп ала, аңа курыкмаска куша. Үзенең өенә алып кайта. Анда Гаяз ул кешенең тире иләүче булып эшләвен белә. Ул белорусс кешесе аны качырып, үзендә эшләтеп, берничә ай тота. Шуннан Гаяз аннан китә һәм яңадан сугышка, безнең гаскәрләргә кушылып китә. Гаяз Белоруссиядән гаскәрләр белән Венгриягдәге шәһәрләрне азат итүдә катнаша. Будапешт шәһәрен алган өчен аларга “За взятие Будапешта” дигән медаль бирелә. Гаяз торган белорусс кешесе Яков исемле була. Яков Гаяз аннан киткәч, ул биргән адрес белән авылга Хәдичәгә хат язып сала. “Сезнең ирегез Гаяз пленнан качкач, мин аны урманда таптым, берничә ай ул миндә эшләп яшәде, кабат ул яңадан сугышка китте” – дигән юллар була ул хатта.

шакиров гаяз2 001.jpg

1945 нче елны Гаяз үз авылына яңадан әйләнеп кайта. Ул чакта аны өйдә аның дүрт баласы һәм хатыны каршы ала. Ул сугышка киткәндә туып калган дүртенче баласына дүрт яшь була. Балалары һәм хатыны сугыш елларында ачка үлмәс өчен малларын асрыйлар, әле ул маллары булган өчен алар налог тапшыралар. Бакчаларында төрле яшелчәләр үстерәләр. Урамдагы, тау буйларындагы төрле үләннәрне җыеп пешереп ашыйлар. Урманга утынга, басуга, елгага үләннәр җыярга, малларына һәм үзләренә ашарга ризык әзерләргә йөриләр. Гаяз кайткач, аларга яшәве әз булса да җиңеләя төшә. 1955 нче һәм 1959 нчы елларны Гаязның тагын ике баласы туа. 1975 нче елны 65 яшендә ул үлә.

C:\Users\User\Desktop\фото скан\гасимова камиля 002.jpg

8) Гасимова Камилә Кече Кирмән авылында 1922 нче елда Таипов Гасим гаиләсендә икенче бала булып туа, әниләре өченче бала тапканда үлеп китә. Әтиләре ике баланы үстерә, кабат өйләнми. Камиләләрдә бер урыс укытучысы торып мәктәптә эшли. Камилә менә шул укытучыдан урысчага яхшы гына сөйләшергә өйрәнә. Авыл советына телефон янында утырып эшләүче кирәк булгач, Камиләне яхшы итеп русча да сөйләшә белә дип, шунда эшкә алалар. Безнең Мамадыш районыннан 1943 нче елны чакырылышларның берсендә 17 кызны авыллардан җыярга дигән боерык килә. Военкоматтан авыл советына килгән боерыкны авыл советы председателе үзгәртеп куя. Безнең Кече Кирмәннән Сабирҗанова Ямал исемле кыз урынына Гасимова Камилә дигән кызга барырга чакыру килде дип әйтелә, чөнки Ямал үзе шулвакытны авыл советы педседателе була.Менә Гасимова Камилә исемле кызны озатырга күрше-күлән урамга чыга. Ул вакытта Мамадышка бару өчен авылның чыккач Кирмән елгасы күпере аша үтәсең, кабат басу аша узгач, Казган тау (Екатерина II - нче вакытында ук көрәкләр белән тауны казып ясалган юл) аша биеккә күтәрелеп китә торган булалар. (Кабат күп еллар үткәч, авылга кунакка кайткач, шушы вакытны искә төшереп, шушы Казган тау юлыннан ничек итеп сугышка киткәннәрен искә төшереп гел-гел карап йөри.) Гасимова Камилә Кече Кирмән авылыннан Бөек Ватан сугышына китүче бердәнбер хатын-кыз була. Военкоматка килгәч, аның шикеллерәк тагын 16 кыз белән военкомның килгәнен көтә башлыйлар. Аның еллар узгач бу вакыт турында әйткән сүзләре “Кызлар белән җыелдык җылыйбыз-җылыйбыз да, җырлап алабыз, кабат тагын еларга тотынабыз” дип искә ала ул. Мамадышның Военкоматына килеп җиткәч анда аны һәм башка килгән кызларны военком чакырып ала. Аларның һәрберсенең исемнәрен әйтеп чыга. Ләкин иң соңыннан списокта Сабирҗанова Ямал исемле кеше чыкмагач, военком Гасимова Камиләгә таба борылып әйтә: “Син Сабирҗанова Ямал түгелмени? Сине шул Сабирҗанова Ямал урынына сугышка җибәргәннәр инде сезнең сельсоветтан. Хәзер инде артка юл юк, кире авылга кайтармыйбыз, сезне сугышка җибәрәбез. Менә сина үзеңнең исемең белән военный билет ясап җибәрәбез. Кем булып эшләгән идең, ә телефонда телефонистка булдыңмыни?” – дип башка кызлар белән сугышка озаталар. Арадан Арташ авылы кызы Җүәрия белән гел бергә аерылмыйча сугышка җибәреләләр. Ленинградка керә торган күперне төзәтү өчен алар һәр көнне 22 шәр агач кисеп аударырга, аны әрчергә тиеш булалар. Ленинград блокадасы вакытында Камиләгә һәр көнне 600 грамм ипи бирелә. “Шул ипине ашау белән үк агачларны кисә һәм күпер янына ташый башламасаң кабат хәлең бетә һәм кисәрлек хәл калмый иде” – лип искә ала Гасимова Камилә Гасимовна. Шул күперләр янына агач ташыганда Арташ авылы кызы Җүәрия мина шартлаганда кыйпылчыгы эләгеп, яралана, ә икенче бер кыз шартлап үлә. Өченче кызның шартлап үлгәнен күрү, ә Җүәриянең яраланса да исән калуын күрү, үзенең дә исән калуы, Камиләгә бик авыр минутлар була бу. Җүәриягә Ленинградта ярдәм күрсәтелә, ул инде элеккечә Камилә кебек эшли алмый, ашау да бик әз генә бирелә, ансы да эшләгән өчен бирелә, кире туган ягына да кайта алмый, Ленинградтан чыга торган юлларны, күперне гел бомбага тотып, шартлатып торгач, Җүәрия Камиләгә әйтә:” Бергә киттек сугышка, яралансам да үлмәдем, мин синнән беркая да аерылмыйм, сугыш бетсә һәм безгә бергә исән кайтырга язган булса, бергә кайтырбыз” – дип авырткан килеш Камилә белән кала. “Шул мизгелне бер дә онытасым юк” – дип сөйли күп еллар үткәч Фархуллин Сөнгатулага,Хөснурыйга һәм Равияләргә Башкириядән ире Әгъзам белән Кече Кирмәнгә Фархуллинарга кунакка кайткан вакытларында. 1945 нче елны сугыш беткәч, шул Арташ авылы кызы белән алар яңадан Мамадышка, авылларына кайту бәхетенә ирешәләр. Ул кайтканда, аның өстендә солдат киеме, күкрәгенә медальләр таккан, башында пилотка, аягында ялтырап торган кара төстәге кирза итекләре була. Ә авылда ул вакытта кешеләрнең аягында чабата була. Камиләнең күршесе Фархуллин Сөнгатуллалар һәм Хөснурыйлар була. Ләкин Камиләнең өендә бер әйбер дә булмау сәбәпле, ул үзенең күршеләренә Фархуллиннарга кереп йөри. Шул ук вакытта Камиләгә, хатыны һәм баласы белән аерылган, бер тракторчы ирнең күзе төшә. Камилә, өйләнгән һәм баласы да булган кеше белән үзенең яман атын чыгармасыннар дип уйлап йөри. Ләкин кеше авызын томалап булмый. Камиләнең атасы ягыннан тиешле туганнары авылга кайткан була. Шул вакытта шул турыда туган абыйларына сөйли. Камилә шушы туганнарына ияреп, Тула шәһәренә китеп бара һәм шунда яши башлый, эшкә урнаша. Ул Тула шәһәрендә саф татарча сөйләшә торган бер егет Кутуев Әгъзам белән таныша. Авылда булганны, аерылган ирне аңа димләүләрен искә төшереп ул үзенең сугышта булуын беркемгә дә сөйләмәскә кирәк дип уйлап куя. Чыннан да ул Тулада беркемгә дә,хәтта Әгзамгә дә үзенең сугышта булганын сөйләми, ә Әгзам үзе бик матур итеп саф татарча сөйләшсә дә, үзенең башкорт икәнен әйтми. Татарстаннан ерагая. Камилә авыл кибетендә кибетче булып эшли. Ләкин анда кайткач та сугышта булганын беркемгә дә сөйләми. Сугышта булган кешеләргә аерым медальләр һәм өстәмә бүләкләр бирелә башлагач кына Камилә Гасимовнага якын булган ире киңәш итә: “Сөйлә, яз военкоматка үзеңнең кайсы частьтә, нинди кешеләр белән, Ленинградның кайсы урынында сугышта булганнарыңны” – ди. Шуннан соң военкоматтан килеп, авылда 9 май көнне Камиләгә бик зур игътибар күрсәтәләр. Бу авылда аны “Камилә Гасимовна – безнең авылдан сугышта катнашкан бердәнбер хатын-кыз” дип олылап йөртә башлыйлар. Аларга кунакка Татарстаннан туганнары һәм күршеләре булган Фархуллиннар килгәч, авылдашлары әйтә торган була: “Сугышта булган Камилә Гасимовнаның авылдашларын үзебездә кунак итмичә җибәрмибез” – дип, һәрберсесе үзендә кунак итәсе килгән. Кайткан саен ул сугышка киткән Казган тау – юлын һәм 1943-1945 нче елларда сугышта вакытта бергә йөргән башка авыл кызларын онытмый. 1992нче елны Башкортостанда 70 яшендә вафат була. Арташ авыл кызы Җүәрия аннан берничә елга алданрак вафат була.



Краткое описание документа:

КЕЧЕ КИРМӘН төп белем бирү мәктәбе Бөек Ватан сугышының Җиңү көненең 70 еллыгына багышлап

                              

“ Сугыш

һәм

безнең нәсел”

 

6 нчы класс укучысы

Фархуллина Гөлинә эше

2014

 

1.Имамиев Кыям Имамиевич – Мөршидә  әбинең әнисенең абыйсы

2- Имамиева Мәрфуга Имамиевна – Мөршидә әбинең әнисенең апасы

3-4-Имамиева Нурлы Имамиевна һәм Хайруллин Минегол Хайруллович  – Мөршидә әбинең әти-әнисе

 

5 - Саетгалиев Сөнгатулла Саетгалиевич – Тәхиятулла бабайның әтисе

 

6-Фархуллин Сөнгатулла Әһлиуллович - әтием Раифның әтисе

7-Шакиров Гаяз Шакирович – Равия әбинең әтисе

 

8-Гасимова Камилә Гасимовна – Равия әбинең икенче буын туганы

 

1)Имаметдинов Кыям  әтисе Имами һәм әнисе Мәүлиханың беренче баласы булып Кече Кирмән авылында 1905 нче елны туа.  Аннан сон тагын 6 бала туа: Миннур, Нурлы, Мәрфүга, Кафия, Хәдичә, Рәхимҗан. Ул вакытларда малай туса гына имана җире  бүлеп бирелә торган була. Калган балалары  күпчелек кызлар булгач,  имана җире икәү генә була. Балаларны  ашатырга, киендерергә җитми. Әтисе 15 яшьлек Кыямны алып  Биклән дигән җиргә барып  агач  төплиләр. Анда юнәткән акчаларны алып кайтып, өйдә калган гайлә кешеләренең тамагын туйдыралар. Кыямга 25 яшь тулгач, 1931-1932 елларда  аны Урта Азиягә басмачлар белән сугышка җибәрәләр.  Кыям анда Норма авылы кешесе  Зиннәт белән бара. Исән-сау гына әйләнеп кайталар. Аннан кайткач, 1934 чне елны Кыям өйләнә. Аның ике баласы туа. Аны авыл советы председателе итеп куялар. 1941 нче елны аны да сугышка алалар. 1942 нче елны Кыям яраланып авылга кайтарыла.  Ул кладовщик булып эшли башлый.  Кыям Имамиевич 1982 нче елда вафат була.

2)Имаметдинова Мәрфуга 1913 нче елны дүртенче бала булып туа. Ул абыйсы Кыям кебек үк бик батыр,  тәвәккәл кыз була. Сугыш вакытында кырда һәм сугыштан соңгы елларда Мәрфуга  иң оста тракторчы булып эшли. Аны Югары Ушма авылында тракторчыларның бригадиры булып та эшли.

3)Имамиева Нурлы 1915 нче елгы. Ул минем әнинең әбисе, 1941-1945 нче елларда оста уракчы буларак билгеле була. Аңа һәм башка хатын-кызларга басу урырга норма бүлеп бирелә. Нурлы әби ул норманы купкә арттырып үти, шуңа аны уракчылар бригадиры итеп куялар. Һәр көнне 25 әр сутый җир ура. Ире сугышка 1941 дә китә, ләкин 1942 нче елны ире Минголның сугышта үлгән хәбәре килә. Иренең абыйсы, Кукмарадан эштән бик тамагы ачып кайтып керә һәм баздан салкын катык алып эчеп, 1941 нче елны үпкәсе шешеп үлә. Шулай итеп, иренең абыйсы сугышка кадәр үлә. Ә менә шул иренең абыйсының хатыны, ире үлгәч, 6 яшьлек Гариф исемле баласын тәрбиягә Нурлы әбигә калдырып үзенең авылына Түбән Якегә кайтып китә. Анда ул яңадан  бер кешегә кияүгә чыга һәм яшәргә Себер ягына чыгып китә. Шулай итеп Нурлы әби, үзенең һәм килендәшенең баласы, кайнанасы белән торып кала. Аларның сыерлары була. Шул сыерга ашатырга дип, урактан кайткач, кайдан үлән тапса, шуны алып кайтып ашата.Сыерның сөтен аерткач, язган майның хөкүмәткә тапшырганнан соң, бик әз генә өлеше кала торган була.  Шулай итеп, Нурлы әби үзенең кызы Мөршидәне һәм килендәшенең малаен – Гарифны - исән-сау гына үстерә. Ул малай армиядән кайткач, үзенең сугыш вакытында ташлап киткән, үз анасын эзләп китә, кабат әнисенең яңа гайләсе янында төпләнә. Ләкин, сугыш вакытында, ничә кешене тәбияләп яшәгән һәм  үзен үстергән  “ана” - Нурлы апасын онытмый, аңа посылкалар җибәреп тора. Нурлы әби сугыш вакытында да, сугыштан соңгы елларда да бик тырышып колхозда эшләгәне өчен, аны Мәскәү шәһәренә алдынгы эшләүчеләр слётына да җибәрәләр. Нурлы әби 1982 нче елны вафат.

4)Хайруллин Миңгол Хайруллович, 1910 нчы елны Хайрулла һәм Гыйззебикә гайләсендә 2 нче малай. Аның Фархулла исемле абыйсы, Хаҗәр исемле сеңлесе була.  Фархулла исемле абыйсы Түбән Яке авылы  кызына өйләнә. Авылга 1935 нче елны Газ АА – полуторка дип аталучы беренче машина кайта. Минголны шул машинаны йөртүче  шофер итеп куялар. Хаҗәр исемле сеңлесе авылдашы Сафага кияүгә чыга. 1938 нче елны Мингол авылдаш кызы Нурлыга өйләнә. 1939 нчы елны кызлары Мөршидә туа.  1941 нче елны Минголның абыйсы Фархулла Кукмарадан кайтып кергәч, салкын катык алып ашый, 3 көн эчендэ үпкәсе шешеп, үлеп китә. 1941 нче елнын 22 июнь көнне Мамадыш военкоматыннан  сугышка китәсе дигән хәбәр килгәч, Мингол авылдагы балаларны  үзе йөртә торган Газ АА дигән машинага утыртып Кече Кирмән урамнарын әйләндереп кайта. Кабат 23 июнь авылдан сугышка китүче ирләрне төяп, Мамадышка военкоматка дип,  машинасы белән Казган тау юлы буйлап китәләр.  Мингол бабай, 12 апрельдә 1942 нче елны Калуга өлкәсе Барятино районы Фомино авыл җирлеге кырыенда барган сугышта һәлак булган.

1935 нче ел  Газ АА – полуторка машинасы.

5)Саетгалиев Сөнгатулла Саетгалиевич – әнинең әтисе Тәхиятулла бабайның әтисе, 1911 нче елгы. 1934 нче елны авылдаш кызы Шәмсенахар белән өйләнешә. Алар  Мәскәү шәһәренә китәләр һәм метро төзелешенә эшкә урнашалар. Ләкин, төпле тору урыны булмау, балалары туарга торуны уйлап, Шәмсенахар кире Кече Кирмәнгә кайтып китәргә була. Юлда поездда кайтканда бәбәйли.  Тәхиятулла бабай пездда туа. Ире Саетгали Мәскәү метросын төзүдә эшләп кала. 1941 нче елны Мәскәү военкоматы аркылы, сугышка китә. 1941 нчы елны ук Мәскәү кырыенда баручы сугышта һәлак була.

6)Фәрхуллин Сөнгатулла 1932 нче елның 1 нче сентябрендә гайләдә дүртенче-бишенче игезәк сыңары булып дөньга килә. Алдан өч апасы була. Ләкин ике апасы кызамык белән авырып үлә. Игезәкләр ике ай чамасы матур гына үскәндә берсе кисәк кенә үлеп китә. Шулай итеп Фәрхуллина  Шәмсурыйның ике баласы гына торып кала. Әтиләре, Себергә шахтага эшкә киткән була, ләкин шахта җимерелеп төшә. Әтиләре шунда һәлак була.  Бу балаларына ул шахтадан әле күпмедер сумма рәвешендә пенсия килә башлый. Әниләре ике баланы үзе генә үстерергә тиеш була. Дөрес, Шәмсурыйны кияүгә сорап килүчеләр булгалый, ул каршы килә. Бу гайлә башкалардан аермалы буларак, әтисез булсалар да, сыер һәм башка маллар асрап, бакчада төрле яшелчәләр үстереп, каралты кураны, хуҗалыкны үз көчләре белән төзәтеп яшиләр. Кече Кирмән мәктәбенә 1941 нче елны 9 яше тулгач, 1933 нче елгы балалар белән Сөнгатулла  1 нче класска укырга керә. Сугыш башлангач, әтиләре өчен шахтадан килә торган пенсия акчасы килүдән туктый.  Сугыш вакыты булу сәбәпле, уку елы 1нче сентябрьдә башланса да, укулар 1нче октябрьдә генә башлана. Күбесенчә аларны авылга килгән урыс укытучылары укыта.  Класслар саны җиде була. 1 ай - сентябрь буена укучылар колхоздагы төрле эшләрдә катнашалар. Олы класслар укучылары, хатын-кызлар урак белән урган  икмәк көлтәләрен, ике таякны куеп, ике укучы ике башыннан тота, шуңа көлтәләрне салалар һәм ындырга ташыйлар, аларны берничә-берничә итеп тезеп янәшә куйганнар. Бу  эшне алар “лачинкә белән көлтә ташу һәм сосланга кую” – дип атаганнар. Кечкенә класс укучылары чиләккә, урак урганнан соң, көлтә җыйганнан соң коелып калган, башакларны җыеп бара һәм капчыкка тутыра торган булганнар. Ул вакытта басуда җитен чәчү белән дә шөгылләнәләр. Ул җитенне дә укучылар  кул  белән йолкыган. Басудан эшләп кайткач, әле үзләренең хуҗалыгындагы эшләрен дә эшләргә кирәк була. Чөнки хатын-кызларга бирелә торган көнлек заданиене үтәп бетерер өчен 16 сәгатьтән дә ким вакыт китмәгән.   Ул вакытта авылда ирләр сугышка киткән, басуда эшләргә бары тик хатын-кызлар һәм балалар гына калган. Көз көне басуны сукалап калдырыла торган була. Өсте ачык ФЗО дип аталган тракторларда хатын-кызлар эшләгән. Авылда атлар юк. Бары тик авылдагы кайбер кешеләр сыер тоткан.Яз көне басуны тырмалар өчен сыеры булган кешеләрнең сыерларына тырма тагып, басу сукаларга чиратлап йөргәннәр. Сөнгатулла өйдә бердәнбер ир-ат кисәге булгач,  сыерлары да булгач, сыерга тырма тагып үзләренең чираты өчен, басу тырмаларга йөргән. Балалары булмаган, ләкин сыеры булган кешеләр сыерны үзләре йөрткән. Я сыерга менеп атланып, я инде башына бау тагып  сыерны  әйдәкләп, бауны алдан тотып  йөрергә туры килгән. Шуннан соң, өлкәннәр җиргә чәчәсе орлыкны тубалга салып, шуннан кул белән сибә-сибә барганнар. Инде үсә төшкәч, җәй көннәрендә укулар туктаган арада, Сөнгатулла авылның ике үгезенең берсен җигеп аңа арба тагып  колхоздагы төрле эшләрдә катнашкан. 1945 нче елны сугыш беткәч, авылга исән калганнар кайта. 7 нче классны бетергәч, 1948 нче елны Сөнгатулланы колхозга учетчик итеп алалар. Бригадир эшкә чыккан кешеләрнең списогын аңа бирә, һәм аларга акча түгел, ә 1 хезмәт көне билгеләнә торган була. Менә шул хезмәт көннәрен билгеләүче булып ике ел эшли. Түбән Ушма урта мәктәбендә ике ел укый, аны гел бишле билгесенә бетерә. 1952-1954 нче елларда армия сафларында - Мәскәү шәһәрендәге  ракетные войскада  хезмәт итә. 1954 нче елны Кече Кирмән авылына кайта. 1959 нчы елны Шакирова Равия белән тормыш кора. Аларның алты малайлары туа. Бүгенге көндә Фәрхуллин Сөнгатуллага 82 яшь.

7)Шакиров Гаяз Шакирович, 1910 нчы елны дүртенче  малай булып  Таипов Шакир гайләсендә туа.  1934 нче елны Хәдичәгә өйләнә. Аларның өч балалары туа. 1939 нчы елны егерме тугыз яшьлек Гаязны Финнар белән сугышка җибәрәләр.  Ул фин сугышы алты ай дәвам итә. Гаяз авылга кайта. 1940 нчы елны авылдан ун кешене Казанга сугыш өйрәнүләренә алып китәләр. Ул аннан ике айдан кайта. 1941 нче елның 24 нче июнендә хатыны Хәдичә дүртенче бала бәбәйләгән көнне, Гаязга “Иртәгә сине сугышка җибәрәләр” – дип председатель кереп әйтә. Хатыны бик аз гына булган оннан күмәчләр пешерә. Икенче көнне шул пешкән күмәчләрен ире Гаязга сугышка китү өчен аның янчыгына тутыра. Ләкин Гаяз 3-4 күмәч алып калганнарын кире өстәлгә куя “Мин сугышта ачка үлмәм, Хәдичә син дүрт бала белән ничекләр яшәрсең, бигрәк  берсеннән-берсе бәләкәй бит болар” –  ди. Ул вакытта олы кызына алты яшь була, дүртенче бала туганга бер көн генә була. Ул урамга чыгып киткәч, хатыны Хәдичә дә, балалары белән урамга чыгып озатып баралар. Хәдичә яңа туган бала белән урамнан озата бара. Шунда аны колхоз председателе Вагиз абый күреп ала да, “Әле син бала тапкан гына идең диделәр, чирләп үләсең, киләме, балаларыңны кем карар, бар хәзер үк өеңә кереп кит, синнән башка да озатабыз иреңне, башкалар белән китә инде ул” – дип Хәдичәне кертеп җибәрә. Хәдичәгә бик авыр кала.  Хәдичәнең үз әнисе аларның өе каршысында гына яшәсә дә, аның шул минутта  авылда түгел, ә Казанда яшәүче улына дип  киткән вакыты була шул. Шулай итеп, ул көнне Шакир һәм аның авылдагы тагын ике абыйсы сугышка китә. (Хәдичәнең бер абыйсы берничә бармагын югалтып булса да,авылга исән кайта, ләкин бер елдан үлә.)  Ә үз әнисе аларны күрми кала. Ләкин ирләрне башта Казанга җибәрәләр. Әнисе  Казанда яшәүче улы белән сугыш башланганны ишеткәч, “безнең кияүне дә беренче итеп алып җибәрәләрдер, чөнки ул Фин сугышында булды, Казанга военный учениега барды, әйдә поезд станциясенә төшеп карап калыйк, бәлки күреп калырбыз” – дип станциягә төшәләр. Анда поезд кузгалып китәргә тора. Вагоннар сугышка китүче ирләр белән шыплап тулган була. Шул вагоннарның берсендә Гаяз үзе караштырып торган була “Мине Казандагы туганнарым, дусларым һәм кунакка гына килгән хатынының  әнисе мине китүемне белеп озатырга килмиләр микән” – дип тәрәзәдән башын тыгып  карап торган була. Поезд кузгалып китәм генә дигәндә, Гаязның янәшәсендә әле тагын  хатынының бер абыйсы да була, ул хатынының әнисе белән хатынының Казанда торучы абыйсын күреп ала  “Әби, Хасанша абый сау булып торыгыз, балаларны карарга булышыгыз инде Хәдичәгә” – дип кычкырырга өлгереп кала, поезд кузгалып китә.

Гаяз утырган поезд тулы сугышчылар Белоруссиядә баручы сугышларга җибәрелә. Ул сугышка барып җитеп 2 ай да үтми, аларны фашистлар пленга алалар. Ул пленга төшкәч тә, качу уе башына килә. Аның корган планы бунча, ул әсирлектән кача. Урманга барып җитә. Һәм шактый көннәр урман буйлап йөри. Һәм бер көнне аны белоруссия кешесе күреп ала, аңа курыкмаска куша. Үзенең өенә алып кайта. Анда Гаяз ул кешенең тире иләүче булып эшләвен белә. Ул белорусс кешесе аны качырып, үзендә эшләтеп, берничә ай тота. Шуннан Гаяз аннан китә һәм яңадан сугышка, безнең гаскәрләргә кушылып китә. Гаяз Белоруссиядән гаскәрләр белән Венгриягдәге шәһәрләрне азат итүдә катнаша. Будапешт шәһәрен алган өчен аларга “За взятие Будапешта” дигән медаль бирелә. Гаяз торган белорусс кешесе Яков исемле була. Яков Гаяз аннан киткәч, ул биргән адрес белән авылга Хәдичәгә хат язып сала. “Сезнең ирегез Гаяз пленнан качкач, мин аны урманда таптым, берничә ай ул миндә эшләп яшәде, кабат ул яңадан сугышка китте” – дигән юллар була ул хатта.

1945 нче елны Гаяз үз авылына яңадан әйләнеп кайта. Ул чакта аны өйдә аның дүрт баласы һәм хатыны каршы ала.  Ул сугышка киткәндә туып калган дүртенче баласына дүрт яшь була. Балалары һәм хатыны сугыш елларында ачка үлмәс өчен малларын асрыйлар, әле ул маллары булган өчен алар налог тапшыралар. Бакчаларында төрле яшелчәләр үстерәләр.  Урамдагы, тау буйларындагы төрле үләннәрне җыеп пешереп ашыйлар.  Урманга утынга,  басуга, елгага үләннәр җыярга, малларына һәм үзләренә ашарга ризык әзерләргә йөриләр.  Гаяз  кайткач, аларга яшәве әз булса да җиңеләя төшә.  1955 нче һәм 1959 нчы елларны Гаязның тагын ике баласы туа. 1975 нче елны 65 яшендә ул үлә.

8) Гасимова Камилә Кече Кирмән авылында 1922 нче елда Таипов Гасим гаиләсендә икенче бала булып туа, әниләре өченче бала тапканда үлеп китә. Әтиләре ике баланы үстерә, кабат өйләнми. Камиләләрдә бер урыс укытучысы торып мәктәптә эшли. Камилә менә шул укытучыдан урысчага яхшы гына сөйләшергә өйрәнә. Авыл советына телефон янында утырып эшләүче кирәк булгач, Камиләне яхшы итеп русча да сөйләшә белә дип, шунда эшкә алалар. Безнең Мамадыш районыннан  1943 нче елны  чакырылышларның берсендә 17 кызны авыллардан җыярга дигән боерык килә. Военкоматтан авыл советына килгән боерыкны авыл советы председателе үзгәртеп куя. Безнең Кече Кирмәннән Сабирҗанова Ямал исемле  кыз урынына Гасимова Камилә дигән кызга барырга чакыру килде дип әйтелә, чөнки Ямал үзе шулвакытны авыл советы педседателе була.Менә Гасимова Камилә исемле кызны озатырга күрше-күлән урамга чыга. Ул вакытта Мамадышка бару өчен авылның  чыккач Кирмән елгасы күпере аша үтәсең, кабат басу аша узгач, Казган тау (Екатерина II - нче вакытында ук көрәкләр белән  тауны казып ясалган юл) аша биеккә күтәрелеп китә торган булалар. (Кабат күп еллар үткәч, авылга кунакка кайткач, шушы вакытны искә төшереп, шушы Казган тау юлыннан ничек итеп сугышка киткәннәрен искә төшереп гел-гел карап йөри.) Гасимова Камилә Кече Кирмән авылыннан Бөек Ватан сугышына китүче бердәнбер хатын-кыз була. Военкоматка килгәч, аның шикеллерәк тагын 16 кыз белән военкомның килгәнен көтә башлыйлар. Аның еллар узгач бу вакыт турында әйткән сүзләре “Кызлар белән җыелдык җылыйбыз-җылыйбыз да, җырлап алабыз, кабат тагын еларга тотынабыз” дип искә ала ул. Мамадышның Военкоматына килеп җиткәч анда аны һәм башка килгән кызларны военком чакырып ала. Аларның һәрберсенең исемнәрен әйтеп чыга. Ләкин иң соңыннан списокта Сабирҗанова Ямал исемле кеше чыкмагач, военком Гасимова Камиләгә таба борылып әйтә: “Син Сабирҗанова Ямал түгелмени? Сине шул Сабирҗанова Ямал урынына сугышка җибәргәннәр инде сезнең сельсоветтан. Хәзер инде артка юл юк, кире авылга кайтармыйбыз, сезне сугышка җибәрәбез. Менә сина үзеңнең исемең белән военный билет ясап җибәрәбез. Кем булып эшләгән идең, ә телефонда телефонистка булдыңмыни?” – дип башка кызлар белән сугышка озаталар. Арадан Арташ авылы кызы Җүәрия белән гел бергә аерылмыйча сугышка җибәреләләр. Ленинградка керә торган күперне төзәтү өчен алар һәр көнне 22 шәр агач кисеп аударырга, аны әрчергә тиеш булалар. Ленинград блокадасы вакытында Камиләгә һәр көнне 600 грамм ипи бирелә. “Шул ипине ашау белән үк агачларны кисә һәм күпер янына ташый  башламасаң кабат хәлең бетә һәм кисәрлек хәл калмый иде” – лип искә ала Гасимова Камилә Гасимовна. Шул күперләр янына агач ташыганда Арташ авылы кызы Җүәрия мина шартлаганда кыйпылчыгы эләгеп, яралана, ә икенче бер кыз шартлап үлә. Өченче кызның шартлап үлгәнен күрү, ә Җүәриянең яраланса да исән калуын күрү, үзенең дә исән калуы, Камиләгә бик авыр минутлар була бу. Җүәриягә Ленинградта ярдәм күрсәтелә,  ул инде элеккечә Камилә кебек эшли алмый, ашау да бик әз генә бирелә, ансы да эшләгән өчен бирелә, кире туган ягына да кайта алмый, Ленинградтан чыга торган юлларны, күперне гел бомбага тотып, шартлатып торгач, Җүәрия Камиләгә әйтә:” Бергә киттек сугышка, яралансам да үлмәдем, мин синнән беркая да аерылмыйм, сугыш бетсә һәм безгә бергә исән кайтырга язган булса, бергә кайтырбыз” – дип авырткан килеш Камилә белән кала. “Шул мизгелне бер дә онытасым юк” – дип сөйли күп еллар үткәч Фархуллин Сөнгатулага,Хөснурыйга һәм Равияләргә Башкириядән ире Әгъзам белән Кече Кирмәнгә  Фархуллинарга кунакка кайткан вакытларында. 1945 нче елны сугыш беткәч, шул Арташ авылы кызы белән алар яңадан Мамадышка, авылларына кайту бәхетенә ирешәләр. Ул кайтканда, аның өстендә солдат киеме, күкрәгенә медальләр таккан, башында пилотка, аягында ялтырап торган кара төстәге кирза итекләре була. Ә авылда ул вакытта кешеләрнең аягында чабата була. Камиләнең күршесе Фархуллин Сөнгатуллалар  һәм Хөснурыйлар була. Ләкин Камиләнең өендә бер әйбер дә булмау сәбәпле, ул үзенең күршеләренә Фархуллиннарга кереп йөри. Шул ук вакытта Камиләгә, хатыны һәм баласы белән аерылган, бер тракторчы ирнең күзе төшә. Камилә, өйләнгән һәм баласы да булган кеше белән үзенең яман атын чыгармасыннар дип уйлап йөри. Ләкин кеше авызын томалап булмый. Камиләнең атасы ягыннан тиешле туганнары авылга кайткан була.  Шул вакытта шул турыда туган абыйларына сөйли. Камилә шушы туганнарына ияреп, Тула шәһәренә китеп бара һәм шунда яши башлый, эшкә урнаша.  Ул Тула шәһәрендә саф татарча сөйләшә торган бер егет Кутуев Әгъзам белән таныша. Авылда булганны, аерылган ирне аңа димләүләрен искә төшереп ул үзенең сугышта булуын беркемгә дә сөйләмәскә кирәк дип уйлап куя. Чыннан да ул Тулада беркемгә дә,хәтта Әгзамгә дә үзенең сугышта булганын сөйләми, ә Әгзам үзе бик матур итеп саф татарча сөйләшсә дә, үзенең башкорт икәнен әйтми. Татарстаннан ерагая. Камилә авыл кибетендә кибетче булып эшли. Ләкин анда кайткач та сугышта булганын беркемгә дә сөйләми. Сугышта булган кешеләргә аерым медальләр һәм өстәмә бүләкләр бирелә башлагач кына Камилә Гасимовнага якын булган ире киңәш итә: “Сөйлә, яз военкоматка үзеңнең кайсы частьтә, нинди кешеләр белән, Ленинградның кайсы урынында  сугышта булганнарыңны” – ди. Шуннан соң военкоматтан килеп, авылда 9 май көнне Камиләгә бик зур игътибар күрсәтәләр. Бу авылда аны “Камилә Гасимовна – безнең авылдан сугышта катнашкан бердәнбер хатын-кыз” дип олылап йөртә башлыйлар. Аларга кунакка Татарстаннан туганнары һәм күршеләре булган Фархуллиннар килгәч, авылдашлары әйтә торган була: “Сугышта булган Камилә Гасимовнаның авылдашларын үзебездә кунак итмичә җибәрмибез” – дип, һәрберсесе үзендә кунак итәсе килгән. Кайткан саен ул сугышка киткән Казган тау – юлын  һәм 1943-1945 нче елларда  сугышта  вакытта бергә йөргән башка авыл кызларын онытмый.  1992нче елны Башкортостанда 70 яшендә вафат  була.  Арташ авыл кызы Җүәрия аннан  берничә елга алданрак вафат була.

 

 

 

Автор
Дата добавления 27.11.2014
Раздел История
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1476
Номер материала 159338
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх