Инфоурок Другое Другие методич. материалыСочинение-рассуждение по татарскому языку на тему: "Мин- укытучы"

Сочинение-рассуждение по татарскому языку на тему: "Мин- укытучы"

Скачать материал

                                                                  Йөрәгемне балаларга бирәм,

                                                                  Чын күңелем биреп укытам.

                                                                   Күрсәм әгәр Сезнең уңышларны

                                                                   Сөенәм мин олы шатлыктан.

Укытучы! Нинди горур яңгырый бу исем.Тирә- ягыбызга бер күз салыйк әле, нинди гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод-фабрикалар! Һәрберсендә укытучының хезмәте бар, чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән.

Укытучы-зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә , ил башлыклары да ирешкән уңышлары  өчен, иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы.

Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

Менә мин дә ничә ел укытучы булып эшлим. Бу хезмәткә килүемә иң беренче әнием этәргеч ясаган кеше - газиз әнкәем минем.Ул, халыкның шигъри җанлы баласы буларак, һәр нәрсәгә игътибарлы, һәр һөнәр иясенә хөрмәт белән караучы кеше. Дөньяның , табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине.Ул нәни кызы- мине бәрәңге бакчасына алып чыга да, дөньяны күрсәтеп йөри, кайткан яки киткән киек казлар, торналар белән генә түгел, куаклар, таллар, җилләр, йолдызлар белән сөйләшә башлый.Йолдызларны танырга, табарга өйрәтә, аларның исемнәрен әкиятләргә кушып сөйли иде. Мин әниемне сабый чагымның укытучысы итеп кабул итәм.

Мин Тукай моңнарын ишетеп, әнием , әбием әкиятләрен тыңлап, уенчыклар белән уйнап утырган сабый мәктәптән кайткан абыем белән апамның мәктәптәге хис –кичерешләрен, фикерләрен әнием белән уртаклашуларын тыңлыйм. Апам : “Әйбәт тә сөйләдем инде, барыбер укытучым “4”ле куйды,”-ди .Әни тыңлап торды да : “И балам, укытучы бервакытта да ялган билге куймый, әзерләнүең җитмәгәндер, ныклап өйрәнсәң, “5” ле алырсың,-” ди. Бу сүзләре  дә әниемнең күңел кылларыма кагылды. Димәк, нинди  бар яктан да үрнәк, гадел кеше дә икән ул укытучы.

Сабый чагым әнә шулай укытучы һөнәренә хөрмәт, мәхәббәт хисләре салынып үтеп китте.Минем дә беренче тапкыр мәктәп сукмагына аяк басар чагым җитте.

Бугенгедәй хәтеремдә, ак алъяпкычлар, ак бантлар тагып, тәүге тапкыр мәктәп сукмагына аяк баскан көндә “балам ” дип  эндәшеп, нәни кулымнан җитәкләп, ачык йөз белән беренче укытучым каршы алды.Беренче  укытучымның сәнгатьле итеп шигырь укулары, туган авыл, туган йорт, ата-анага мәхәббәт  уятырлык гыйбрәтле хикәяләр сөйләве дә хәтердә. Шәфкатьлелек , миһербанлыкка өндәп әйткән сүзләре колагымда яңгырый .

Бүген мин остазларымның ышанычын акларга тырышып.... мәктәбендә  укытучы булып эшлим.20 елдан артык эшләү дәверендә миңа педагогика өлкәсендә күпне белергә, яңа программаларны , төрле технологияләрне өйрәнергә, энциклопедияләр, белешмәләр укырга, укучы аңына тәэсир итәрлек ысулларны  эзләргә туры килде .

Укытучы булып эшләвемнең беренче көненнән үк, дәрескә кергәч балалар белән аралашам, аларга үземнең әйләнә - тирәгә мөнәсәбәтемне белдерәм. Чын күңелдән алар белән аралашам, тугры, эчкерсез, намуслы булырга тырышам, чөнки бала күңеле бик сизгер бит ул. Дәресне кызыклы мавыктыргыч итеп уздырам. Әгәр дәрестә моңсуланып утырган йөзне күрсәм , мин дә борчылам; мавыгып эшләсәләр, зур канәгатьләнү хисе  тоям. Мин укытучы буларак, укучыма теге яки бу ситуациядә дөрес чишелешне такмыйм, үзләренә чишү юлын табарга ирек бирәм. Укучы белән укытучы арасында  ара булырга тиеш, диләр. Әйе, сүз дә юк. Ә ләкин ул дивар  да, барьер да түгел, ә биек баскыч булырга тиеш , минемчә. Менә шул биеклектән мин үз артымнан баручыларга белем баскычына менәргә ярдәм  кулымны сузам. Ярату- кеше күңелен яктыртып торучы кояш шул ул. Кояш җылысыннан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. Әгәр укытучыда чын кешелеклелек сыйфатлары бөркелеп тормаса, балада шәфкатьлелек тәрбияләп булмас иде. Яратуны сизүгә, риясыз бала үзен бәхетле хис итә. Ярату- бала күңелен җайга салучы бердәнбер игелекле көч ул!

Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым.

Минем фикеремчә, яхшы укытучы булу өчен белем генә аз, ә   тәнеңдәге бөтен күзәнәгең аша син үзеңне укытучы итеп тоя белергә дә тиеш. Һәр иҗатка тартылган, ачылган таҗ бөресе – үзе бер могҗиза  бит ул.Табигатьнең шушы гап-гади тылсымын күзәткән һәр күңел сөенә, шатлана.Укучыларның шигырьләрен укыганда көтелмәгән чагыштырулар, уңышлар уңышлы табылган гыйбарәләр, гади генә тормыш күренешләреннән  олыларча җитди итеп ясалган нәтиҗәләрне күреп куанам да, алар киләчәге өчен борчылып та куям.Чәчәк  бөресе кебек иҗатка тартылган керсез күңелле укучыларыбыз  тормышның салкын кырауларыннан  куырылып калмасыннар иде. Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, укучыларымның иҗади , шигъри җимешләрен сөенепһәм хуплап каршылыйм һәм аларга хәерле юл ак бәхетләр телим.

Мин укучыларым өчен укытучы апа гына түгел, мин –киңәшче, ярдәмче. Бурычым -ата-аналар белән берлектә һәр баланы бәхетле итү. Бәхет күпкырлы. Ул кешенең  үз сәләтен  ача белүендә дә, хезмәтне башкаруында да, дөньяның матурлыгы белән хозурлануында да, баланы чын кеше итеп тәрбияләүдә  дә чагылыш таба.

Замана гел үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артта калмас өчен, компьютер дигән фән - техникасын өйрәнергә туры килде. “Миңа татар теле нәрсәгә” дип утырган  үзебезнең үк  татар баласын кызыксындырыр өчен проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам.Укучыларым презентация ясый беләләр, бергә-бергә эшләгәндә, компьютер өлкәсендәге яңалыклар белән  дә алышабыз.

Без болгавыр заманда  яшибез.Укучыларыбызның кулында айфон, кәрәзле телефоннар.Укучыны берни белән дә кызыксындыру  мөмкин түгел. Ә без , укытучылар,  әллә нинди авыр хәлләрдән дә чыгу юлын табабыз.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, туган телгә мәхәббәт тә , әдәби әсәрләр укуга омтылыш   та булдыру кирәк. Андый чакларда артист та, мең төрле укучының холкын белүче , күз карашыннан аңлаучы ана да, кирәк чакта психолог та, күңеле яраланганда йөрәк җылың , тәмле сүзең белән  дәвалаучы табиб та булырга туры килә. Укытучы , минемчә, күпкырлы талант иясе дә ул.

Хезмәтем минем-мәңге картаймас шатлыгым чыганагы.Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин -укытучы.әлбәттә замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәрем җиңел түгел, ләкин үзэшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә  килсәң, балаларның сиңа зур ышаныч белән төбәлгән күзләрен күрсәң, барлык арулар да югала, хезмәтеңнән  канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын,  үзе зур бәхет бит ул. Бу тарафтан үземне бәхетле дип саныйм. Вакыт...Вакыт галиҗәнәпләре аяусыз. Күз ачып йомганчы  үзенең борчулары, кайгылары,  шатлыклары белән үтә дә китә. Артта  калган гомергә  күз салсаң, горурлык хисләре шатлык белән үрелеп күз алдына килеп баса.

Мәктәптә эшләү дәверендә үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәр санап бетергесез күп була. Бу вакытта  укучыларым миңа  яшәргә, яңа үрләр яуларга көч бирә. Аларның шат йөзләре, самими елмаюлары, нур сибелгән күзләре эшләргә дәрт уята.

Олы бәхет-бөтен гомереңне

Яшь буынга бирү, багышлау;

Илең-халкың белән бергә атлау,

Тормыш агышыннан калышмау.

Җиргә лаек итеп уллар, кызлар

Тәрбияләү нинди куаныч!

Укытучы өчен моңардан да

Бармы икән олы юаныч?

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сочинение-рассуждение по татарскому языку на тему: "Мин- укытучы""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ученый секретарь

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Сочинение-рассуждение по татарскому языку на тему: "Мин- укытучы".

Йөрәгемне балаларга бирәм,

Чын күңелем биреп укытам.

Күрсәм әгәр Сезнең уңышларны

Сөенәм мин олы шатлыктан.

Укытучы! Нинди горур яңгырый бу исем.Тирә- ягыбызга бер күз салыйк әле, нинди гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод-фабрикалар! Һәрберсендә укытучының хезмәте бар, чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән.


Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 291 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.09.2019 485
    • DOCX 19.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Нургалиева Резида Абдулрашитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 556
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Практические аспекты работы логопеда: методы и приемы в логоритмике

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Инвестиционные проекты: оценка, эффективность и стратегии

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология развития личности: от мотивации к самопониманию

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 84 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 34 человека