Инфоурок Классному руководителю Конспекты"Соңгы кыңгырау бәйрәме" 11 нче сыйныфлар өчен монтаж

"Соңгы кыңгырау бәйрәме" 11 нче сыйныфлар өчен монтаж

Скачать материал

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме.

     

     Кичә мәктәп коридорындагы залда уза. Кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлә.Анда “Хуш, мәктәбем!”, “Сау бул, Балачак иле!”дип язылган плакатлар эленә.

   

  Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар! Бездә зур бәйрәм! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә, аеруча минем үзем өчен дә тантаналы, бераз моңсу, шул ук вакытта шатлыклы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

       Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы.да.

(                                                                                                                   )

 

Алып баручы кыз. Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – “Соңгы кыңгырау “ бәйрәмен башлыйбыз.

 

Алып баручы егет.

Тәүге кыңгырау белем ачкычларын

Балаларның бирә кулына.

Соңгы кыңгырау алып чыга

Һәр яшьлекне тормыш юлына.

Уй-хыялларыбыз канатлы,

Кулыбызда – чәчәк бәйләме.

Еларгамы, көләргәме бүген –

Күңелләрнең иләс бер мәле.

 

Ләйсән.

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар -  безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар безнең балачак.

 

Лиана

.Шул кызчыктай уйнап болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый миңа бер сабый чак.

 

Румия.

Йөгерек дулкыннардан ашыгасың,

Туктамыйсың хәтта беразга...

Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

Калчы әле, тагын бер язга!

 

Рәмзил.

Эх, балачак!  Үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

 

Надя.

11 лет промчались быстро,

11 лет – немалый срок.

А сегодня собрались мы

На последний свой звонок.

 

Севада.

Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракка калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп җитәрлек.

 

Лиана.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам.

Алар бармас микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?

 

Алып баручы кыз. Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка әйләнеп кайтыйк әле.Сүзне мәктәп дип аталган “Балачак иле”патшасына-хөрмәтле директорыбыз Хайбуллина Гөлшат Әсхәт кызына бирәбез. Рәхим итегез!

(Мәктәп директоры чыгышы).

 

Алып баручы егет. Хөрмәтле Гөлшат Әсхәтовна! Белем диңгезе буйлап кораб йөзә, ә Сез капитан күперчегендә утырасыз.Корабльның командасын белеп, ышаныч белән кыю алып барасыз.Оста җитәкче булуыгыз өчен Сезгә хөрмәт белән баш иябез.

 

 Алып баручы кыз. Безне 11 ел буе җылы классларына сыендырган, зур белем үрләрен яуларга мөмкинлек биргән, дөньяның серләренә тәшенергә өйрәткән туган мәктәбебезгә зур рәхмәтебезне әйтәсебез килә.

 

Алып баручы егет. Әле кайчан гына без 1 сыйныфка укырга кергән идек. Әйе, ул вакытта барысы да безнең өчен беренче иде: беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче хәрефләр, беренче “5”леләр. Белем иленә сәяхәтне без Сезнең белән башладык.

 

Алып баручы кыз.

Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Гаделлеккә өйрәтүче,

Рәхмәт сиңа, Укытучым!

 

(Сүз башлангыч сыйныф укытучылары Раушания Яндусовна һәм Әнисә апага бирелә).

 

Алып баручы егет. Бик зур рәхмәт Сезгә беренче укытучыларыбыз! Сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз!

 

( Җыр башкарыла. “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”)

 

 

 

 

Алып баручы кыз.

Шулай итеп, 11 ел гомер узып киткән. Без бүген чын күңелебездән мәктәбебезнең директорына, директор урынбасарларына, барлык фән укытучыларына, барча хезмәткәрләргә чын күңелебездән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

(Шигырьләр сөйләп укытучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшырыла)

 

Ләйсән.

Әлифбаның хәрефләре аша

Сукмак салдыгыз яшәү серенә.

Әнкәемдәй иң кадерле кеше –

Укытучым – күңел түрендә.

 

Лиана.

Рус телен без өйрәнәбез-

ЕГЭ мәҗбүри, чөнки

Тормыш итә башлагач та

Кирәк булырга мөмкин.

 

Гөлнар.

Әдәбиятка керәбез дә,

Әсәр-шигырь укыйбыз.

Моны ничек сөйләрбез, дип,

Уйлыйбыз да, уйлыйбыз.

 

Румия.

Чит илгә чыгып китсәк тә

Без югалып калмыйбыз.

Инглиз телен өйрәнәбез,

Бик тырышып укыйбыз.

 

Надя.

Об алгебре не думай свысока,

Наступит время – сам поймешь, наверное,

Свистят они как пули у виска

Задачи, теоремы, уравнения.

 

Рәмзил.

Без интернет челтәрендә

Балык кебек йөзәбез.

Бөтен җиргә керәбез дә,

Чыгалмый интегәбез.

 

Ләйсән.

Тарих, җәмгыять белеме-

Калдырма бу дәресне.

Бар үткәнне белеп торсаң,

Булырсың киләчәкле.

 

Илназ.

Химияне укыганда

Реакцияне аңлыйбыз.

Практик эштә ни булса да

Шартлатмыйча калмыйбыз.

 

Лиана.

Дөнья картасына карап

Без Күкшелне табабыз

Географияне белгәч,

Бер җирдә югалмыйбыз.

 

Севада.

Спортзалга йөгереп без керәбез,

Йөгереп чыгабыз чыкканда.

Физкультура фәне дә кирәк бит

Олы юлга аяк басканда.

 

Ашот.

Кисәбез дә, кагабыз да,

Ни дә булса төзибез.

Хезмәт дәресе үткәнен

Беркайчан да сизмибез.

 

Ләйсән.

Ньтонның өч законын да,

Архимед сүзләрен дә-

Барысын да өйрәтәләр

Физика дәресендә.

 

Илназ.

ОБЖ фәнен укыгач,

Юлда дөрес йөрибез.

Урманда да югалмыйбыз-

Солдат кебек үзебез.

 

Алып баручы кыз.

Хөрмәтле укытучыларыбыз, барча хезмәткәрләр! Сезгә барчагызга да олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә! Сезнең сабыврлыгыгыз, тырышлыгыгыз, белем тупларга омтылуыгыз өчен Сезгә мең рәхмәт!

 

Алып баручы егет.

Тәмле ашлары белән безне сөендергән Әминә апа, мәктәп чисталыгын даими кайгыртып торучы Гөлнара апа, Разыя апа, Тәслия апа,Зөлфия апа, завхозыбыз Илмира апа, без Сезгә үзебезнең зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

(Җыр башкарыла “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”)

 

(Алып баручы кыз шигырь укый, 1 укучы җилкәсенә 1 нче класс укучысын күтәреп алып чыга, кыңгырау чыңлатып залны бер әйләнәләр.)

Кыңгыраулар чыңы

Бу хушлашу җыры,

Тик китәсе килми тиз генә

Шатлыклы да үзе, сагышлы да үзе.

Кыңгыраулар чыңлау мизгеле.

 

Ләйсән.

Дәшә серле юллар,

Башта төрле уйлар,

Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

 

Лиана.

Ямансу да кебек,

Аерылуны белеп,

Урамнарны җырлап бер урау.

Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау

 

Алып баручы егет.  (Кыңгырау яңгыраганнан соң)

Яңгырады кыңгыраулар соңгы,-

Мәктәбемнең яшьлек чыңы.

Артта хәзер, артта инде бары...

Мәктәп еллары арттан елап калды.

Артта калды дәрес калдырулар,

Шактый-шактый шуклык шаярулар,

Гашыйк булып яшерен янулар,

Укып килми оятка калулар...

Артта калды бар да инде болар.

 

 

Ләйсән.

Онытмабыз сезне апабыз,

Зур тормышка инде китәбез

Биргән белемең һәм тәрбияң өчен

Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәбез.

 

Румия.

Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда ак юл күрсәтүче

Күңел күзе – ул Сез икәнсез!

 

Алып баручы кыз.

Бу залда безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез  Лилия Фердәвесовна! Без Сезгә чын күңелдән чыккан рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез нәкъ тә менә Сез булдыгыз.Сез кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дә, белем бирүче дә була белдегез.Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсихәтләрегезне беркайчан да исебездән чыгармабыз.Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә!

 

Надя.

Вы стали нам второй мамой,

И с Вами вместе много лет.

Дорогой знаний мы упрямо

Шагали, ведь учение – свет.

За вашу дружбу, за работу,

За вашу преданность друзьям

Завечную души работу

За все, за все спасибо Вам!

(Сыйныф җитәкчесе сөйли)

 

Кайчан гына әле күбәләктәй

Ашкынып килдегез мәктәпкә.

Җиз кыңгырау дәште сезне һәр көн

Яңалыклар тулы дәрескә.

Үтте бик күп айлар, үтте еллар,

Күз алдында үсеп җиттегез.

Белем үрләренә омтылдыгыз,

Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.

Башлангычта сез канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык,куаныч,изге күңел белән

Каршылагыз һәр көн иртәсен.

Эшләрегез һәрчак уңай булсын,

Изге хисләр минем йөрәктә.

Хәерле юл сезгә, укучыларым –

Каламын мин шушы теләктә.

 

(Җыр башкарыла: “Иң гүзәл кеше икәнсез”)

 

Алып баручы егет. 

Кадерле әтиләр, әниләр!

Йөрәгегездән чыккан яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Якты таңнар алып килсен сезгә

Сәламәтлек,бәхет,шатлыклар.

 

Алып баручы кыз.

Әткәй-әнкәй, безнең пар канатларыбыз,

Сез булганга дөнья түгәрәк.

Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп.

 

Ләйсән.

Кысып җитәкләдем дә мин әни кулын,

Мәктәп бусагасын атладым....

Шушы адым мөһим булганлыгын

Үсеп җиткәч кенә аңладым.

 

Лиана.

Авыр минутларда җиңел булып калды,

Җил-давылдан әни каплады.

Кеше булыр өчен әти-әни кирәклеген

Үсеп җиткәч кенә аңладым.

 

Севада.

Мин күп белдем хәзер, күп аңладым

Әти-әни сүзен тыңлармын...

Ләкин әти булу зур эш икәнлеген

Әти булгач кына аңлармын.

 

 

Ашот.

 “Тырыш, укы!” – дип өндәде әни,

“Тырышам”,- дип кемне алдадым???

Үз-үземне алдап йөргәнемне

Үсеп җиткәч кенә аңладым.

 

Румия.

Галим булсын, дип, тырышты укытучым,

Әни исә янда атлады.

Бөтен авырлыкны әни күтәргәнен

Үсеп җиткәч кеә аңладым.

 

Алып баручы егет.

Әнкәй кулларына сыенып үстем,

Күңеленең тоеп аклыгын.

Васыятҗ итеп алдым юлларыма

Сабырлыгын аның сафлыгын.

 

Алып баручы кыз.

Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрвакыт сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бүген сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөгезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә!

 

( Җыр башкарыла “Минем кадерлеләрем” Аннан сүз әти-әниләргә бирелә).

 

Алып баручы егет.

Сагынып кына сөйләргә калдылар,

Сыйныфташлар, сезне сагынулар.

Төштә генә булган бары болар

Яңгырады соңгы кыңгырау.

 

Алып баручы кыз.

Хуш, мәктәбем, дуслар, остазларым

Балачагым, яшьлек, мәхәббәт.

Барлык хисләр монда ихлас һәм чын

Бөтенесе өчен зур рәхмәт.

 

Алып баручы егет.

Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми беркем дә.

Безнең юллар бәхет кулында гел,

Безнең юллар язмыш иркендә.

 

Алып баручы кыз.

Хәерле юл теләгез сез безгә

Максатларга барып җитәргә,

Ашкынганда гомер юлларыннан

Язмышны да узып китәргә.

 

Барысы бергә.

Сау бул, мәктәп,

Безне юл көтә.

Канат үстергән бөркетләр

Оядан китә.

 

(Җыр башкарыла                                                                                            )

 

Укытучы.

Бүген мәктәптә соңгы кыңгырау, ләкин ул тормышыгызда соңгысы булмасын. Алган белемнәрегез сезне һәрчак әйдәп торсын. Хәерле юл сезгә балалар!

 

(Музыка астында кулга кул тотынышып 11 класс укучылары Вальс бииләр)

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Соңгы кыңгырау бәйрәме" 11 нче сыйныфлар өчен монтаж"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист сварочного производства

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 644 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.10.2015 1339
    • DOCX 58.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Рахмаева Лилия Фердавесовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Рахмаева Лилия Фердавесовна
    Рахмаева Лилия Фердавесовна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 5984
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 812 человек из 74 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 767 человек из 71 региона

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 211 человек из 51 региона

Мини-курс

Эффективная корпоративная коммуникация

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Готовимся к ЕГЭ по литературе

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология учебной среды и развития детей: от диагностики к коррекции

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе