Инфоурок Другое Конспекты"Соңгы кыңгырау" 11 сыйныф укучылары белән үткәрелгән бәйрәм сценарие.

"Соңгы кыңгырау" 11 сыйныф укучылары белән үткәрелгән бәйрәм сценарие.

Скачать материал

 

 

 

Татарстан Республикасы Азнакай  муниципаль районы

Чубар – Абдул авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ 2014

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төзеде: Фәтхетдинова Альбина Фирдәвес кызы,

Чубар – Абдул гомуми урта белем бирү

мәктәбенең 11 сыйныф җитәкчесе.

 

 

 

 

2014 ел

 

 

 

СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ 2014

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.Чөнки бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Димәк , “Соңгы звонок” бәйрәменә багышланган тантаналы  линейканы  ачык дип белдерәм.

Гимн РТ

(Элеккеге елларда мәктәпне тәмамлап чыккан 2 укучы алып баручы ролендә сәхнәгә чыга)

 

Илнур:Тәмамлагач озын мәктәп елын,
Күңелләрдә була күп сыкрау.
Өч ел элек безнең өчен дә бит
Яңгырады соңгы кыңгырау.

Килә кабат ишек ачып кереп,
Гүзәллеккә аяк басасы.
Тик бер генә мәктәп елларына,
Эх кайтасы иде, кайтасы.

Гөлчәчәк: Уйларымда соңгы кыңгырауның,
Мизгелләре һаман саклана.
Бу көн үзе моңсу хәтирә дә,
Үзе чиксез матур тантана.

Сәхнәләрдә шигырь сөйләгәндә
Яшь тамчысы тула күзләргә.
Тузан күмгән мәктәп сукмакларын,
Кайсы юлдан икән эзләргә?

Илнур: Бу елны да мәктәп тәмамлауны,
Кыңгыраулар хәбәр итәчәк.
Озатканда чыңлап моңы белән
Теләп сезгә якты киләчәк.

Мәктәп, Мәктәп, синнән аерылсам да,
Сагыну хисе эчтә туп-тулы.
Истә калдың, минем тормышымның,
Булып сүнмәс кайнар символы!

 

Гөлчәчәк : Туктале , Илнур , үткәннәрне искә төшереп , хискә бирелеп китмәдекме соң без.

Илнур : Чыннан да , без бит монда чакырылган кунак кына. 2003  елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Ул көннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән. Шушы кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме!  Әйдәгез, алкышлар белән аларның үзләрен чакырыйк!

11 класс укучылары һәм класс җитәкчесе  Альбина Фирдависовна! Тантанага рәхим итегез.

 

(«Музыка фанфар - Торжественная» көе  яңгырый. Чыгарылыш класс укучылары линейкага уза.)

 

Гөлчәчәк :Менә алар, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары! Бүген аларның бәйрәме. Иң изге, иң матур теләкләр телик без аларга.

 

Илнур : Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юл алган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч та һәм шул ук вакытта авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы. Иң беренче котлау өчен сүзне мәктәп директоры Илдус Җәүдәт улына бирәбез.

Гөлчәчәк : Ә хәзер 9 һәм 11 класс укучыларының дәүләт имтиханнарына керетелүләре турындагы приказны уку өчен сүзне мәктәпнең директор  урынбасары Зөлфия Роберт кызына бирәбез.

 

Илнур : Бүгенге шатлыклы көн белән уртаклашырга муниципаль район администрациясеннән Мустакимов Хәлил Салих улы да   килгән. Котлау өчен сүзне аңа бирәбез

 

Гөлчәчәк :    Чираттагы котлау сүзен Чубар – Абдул  авыл советы башлыгы  Фәтхетдинов Нияз Әзһәт улына  бирик.

 

Илнур : Ә хәзер “Тукай ” исемендәге авыл хуҗалыгы җитәкчесе Рафиков Габделәхәт Гатуф улы сүз ала.

 

Гөлчәчәк : Гомер дигәнең бик тиз үтә дә китә икән.  Юкка гына җырда “ Узган гомер кире кайтмый , сулар үргә акса да ”- дип җырланмыйдыр шул. Ни арада 11 ел узып та киткән. Югыйсә , туган авыл урамнарында , яңгыр суларын чәпелдәтеп , аяк – куллар “чебиләгәнче” , балчык – комнан машина гаражлары, өйләр ясап уйнаган вакытлар әле генә кебек иде бит. Кай арада шау – шулы уеннары белән яланаяклы балачак үтеп тә киткән .

 

Илнур :Балачактан , мәктәптән аерылу авыр микән ,әйдә үзләренә сүз бирик

 

(Сәхнә экранында укучыларның  кечкенә вакыттан алып мәктәпкә кадәр төшкән

фотолары күрсәтелә бара)

 

Гүзәл Сентябрьнең җылы иртәсе.

Чәчәк бәйләмнәре кулымда-

Бересе бит бүген , бересе !

Белем баскычлары юлымда.

 

Румия : Яңа форма , яңа туфлиләр,

Ап – ак алъяпкычым өстемдә.

Ап – ак тасма минем чәчемдә,

Чәчәкләрем нәни учымда.

 

Инзилә : Җитәкләдем кысып әнине,

Каушау хисе били күңелне.

Нәрсә көтә белем юлында ?

Билгесезлек әле уемда .

 

Ильяс : Салават күпере сыман

Калса да балачагым .

Гомерем буена тоям

Озатып барачагын.

 

Карина Әй татлы да , канатлы да

Балачак хыяллары.

Балачакның хыяллары

Канатлар куяр әле.

 

Илнур : Балачактан аерылуы бик дулкынландыргыч һәм моңсу. Ә 1 класс  укучылары бу апа-абыйларга карап ни уйлый икән!!! Сүзне алар дәвам итәләр.

 

Данил : Мәктәптә күп укыгансыз !

Ләйсән : Күпме китап актаргансыз !

Камил : Ә безгәме ? Ә безгә ?

Күпме гомер итәргә!

Сезнең кебек булганчы,

Белем юлын үтәргә !

Данил : Сезне бк тә яраттык без

Үрнәк безгә һәммәгез.

Ак бәхетләр , зур шатлыклар

Тели сезгә һәммәбез.

Ләйсән : Кайда гына булсагыз да

Дуслык хисен югалтмагыз.

Сезгә тырышып белем биргән,

Укытучыларны онытмагыз.

 Камил : Гел уңышлар гына юлдаш булсын

Сынатмагыз , һәрчак түзегез.

Мәрхәмәтле , намуслы булыгыз

Якты булсын һәрчак йөзегез .

 

 

Гөлчәчәк : Ә хәзер сүзне җавап итеп чыгарылыш класс укучыларына бирәбез.

Гүзәл : 1 класс укучылары!   Безнең дә сезгә әйтер сүзләребез бар. Мәктәп еллары буенча дәвам итә торган кыңгырау чыңнары безнең өчен соңгысы, ә сезнең өчен ул чың тагын 10 ел сезне дәрескә чакырып чыңлар.Сезгә теләкләрнең иң изгеләрен юллыйбыз. Класс җитәкчегез Зөлфия  апа белән белемнәрнең үрләренә менегез,тырышып укыгыз,тәртипле булыгыз. Сизелми дә үтеп китәр, сез дә безнең кебек мәктәпкә, укытучыларга хушлашу сүзе җиткерерсез. 

(1 сыйныфлар чыгып китә)

Ильяс : Узып китте мәктәп елларыбыз,

Ямансу да бүген, читен дә.

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек

Ватылган да төсле, бөтен дә.

 

Карина:   11 ел гомер сизелмәгән, үтеп киткән

Бу мәктәптә без хуҗалар түгел бүтән..

Мәктәптә без булырбыз тик кунак кына

Шаярмабыз элеккечә, утырырбыз тыйнак кына.

 

Румия  :    Вакыт-елга бик тиз агып беткән

          Сабый чакларны да алып киткән

          Балачакның татлы хыялларын,

          Тормышка ашырыр вакыт җиткән

( Тимербаев Илнур башкаруында “Балачагым” җыры )

 

 Гөлчәчәк : Чыннан да , балачакның иң гүзәл мизгеле булып 1 нче сыйныфка аяк баскан көннәр хәтергә төшә. 1 нче сыйныфка кабул итеп алган Рушания апа , Алсу апа , Гөлсем апаларны   бирегә чакырыйк әле.

Инзилә : Безнең  беренче укытучыларыбыз Рушания апа , Алсу апа , Гөлсем! Сез хәреф таныткан малайлар, кызлар бүген мәктәпкә соңгы дәрескә җыелдылар.Сез җитәкләп алып кергән балалар бүген үзләре нинди зурлар! Мәктәпнең соңгы баскычында басып торучы барлык классташларым исеменнән баш иеп рәхмәт белдерәм сезгә.

 

Илгиз :Ишек төбендә елмаеп

Каршы алдың укытучым.

Куркып кына килгән идем

Сөенеп Сезгә чәчәк суздым.

Борчуда да , шатлыкта да

Безнең хәлгә сез кердегез.

Яшәргә дәрт ,укуга көч,

Белем ачкыч бирдегез .

(Беренче укытучыларга сүз бирелә

9 нчы сыйныфлар чыгып китә)

 

Карина : 11 классны без тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы икенче әниебез-класс җитәкчебез Альбина Фирдависовна  җитәкчелегендә тәмамлыйбыз . Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз. Сабый күңелебезгә ачкыч таба белдегез. Кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттегез. Һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булдыгыз. Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак, ә кирәк икән, кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, безне үз балагыздай якын күреп ярдәм кулы суздыгыз. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

 

(Альбина апа сүз әйтә )

(11 сыйныф укучылары “Укытучым” җырын башкара)

Гөлчәчәк : 9 нчы сыйныф укучыларының  сыйныф җитәкчесе Рушания Мухамматханифовнаның да әйтер сүзләре бардыр. Рәхим итегез !

(Рушания Мухамматханифовна сөйли)

Илназ : Хөрмәтле Рушания апа ! Сез   һәрвакыт безнең янәшәдә булып , безнең шатлыкларга сөенеп , кайгыларыбызга көенеп яшисез һәм калган уку елларыбызда да шундый булырсыз дип ышанып калабыз.

Гөлназ : Сезгә булган матур теләкләр

Шытып чыкты йөрәк түрендә.

Сәламәтлек, озын гомер , бәхет,

Без телибез алгы көнегездә.

( 9 сыйныфлар җыр башкара)

(Уйчан кыяфәт чыгарып 11, 9 сыйныф укучылары килеп керә)

Карина : Менә шулай , иптәшләр , соңгы кыңгырау бәйрәмендә без үзебезне укыткан хөрмәтле укытучыларны котлаусыз калдыра алмыйбыз ! Нидер уйларга кирәк ? Кемдә нинди тәкъдимнәр бар ....

Гүзәл : Әйдәгез җыр җырлыйбыз яки берәр төрле бию биибез....

Карина : Ы-ы , әйлән – бәйлән  дә уйныйкмы ?

Румия : Ә бәлки берәр китап бирербез. Китап – иң яхшы бүләк.

Карина :Эт – кешенең дусты икәнең истә тотып , тагын көчек тә бүләк итмикме ?

Илназ : Бик андый акыллы булсан , үзең әйтеп кара ?

Карина  : Бүләк сайлар алдыннан без бүләкләнүче турында барлык мәгълүматны җыярга тиеш : мавыгуын , гадәтен, хәтта җитешсезлеген.... Аңладыгызмы ? Алайса киттек ! Хәзерге заман укучысын

  колагында  наушниктан башка күреп булмый торгандыр .Һәрбер җыр нинди дә булса укытучы яки ситуация белән ассоциацияләнә. Шул темага фантазияне күрсәтеп китик....

(плакатлар күтәреп  чыгалар . ахырда җыр  “Укытучым сезгә карап” ,

җыр уртасында 3, 4 ыйныф укучылары чыгып 11 , 9 чәчкә тапшыра.

Җыр беткәч барлык укытучылар , килгән кунаклар чәчәкләр белән бүләкләнә )

 

Гөлчәчәк : Бүгенге бәйрәмнең сәбәпчеләре 11,9 сыйныф укучылары.Ә һәрбер кешенең , төн йокыларын калдырып , баласы еласа  елап , баласы көлсә көлеп , чын йөрәктән “балам” диеп кадерләүче , назлаучы әнисе була  .

 

Румия : (тын мелодия астында шигырь сөйли)

Мамочка, школа окончена,

И уроков учить не надо.

Сколько ж нервов было испорчено!

Как я рада, мамочка! А ты рада?

Что ты плачешь, моя родная?

Закусила губы упрямо.

Улыбнись же, ведь школа окончена,

Ну засмейся же милая мама!

Одиннадцать лет – не одно мгновенье,

Шли и криво они, и прямо.

Одиннадцать лет твоего терпения,

Страха, слез и сомнений, мама.

Я же знаю, ты счастлива очень

И любуешься милой дочкой.

Отчего же в глазах твоих осень,

Закрываешь лицо ты платочком?

Может, вспомнила меня маленькой,

Ощутила в руке ладошку?

Как шептала: «Цветочек аленький,

Не шали на уроках, крошка.

Слушай, детка, учителя строгого,

Не рисуй на своих тетрадках»!

И встречала меня у порога,

Содержала портфель в порядке.

А теперь твоя выросла дочка,

Но бегут слезинки упрямо

Что же, школа окончена, точка.

Поздравляю тебя моя мама!

 

 Гүзәл : Хөрмәтле әти – әниләр ! Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез .Армый – талмый тәрбияләвегез , бәла – казалардан саклап үстерүегез , тырышлыкларыгыз өчен  бүген сезнең алдыгызда баш иябез .Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә , һәрвакыт күңел түрендә булырсыз.

 

 Илнур  : Сүзне әти – әниләргә бирәбез.

(Әниләр һәм 11 сыйныф укучылары җыр башкара “Балалык рәхмәтләре” )

 

 

Гөлчәчәк : Алда юллар, алда еллар,

Зур сынаулар көтәләр.

Кыңгырау хыялларың

Киләчәккә илтәләр .

Илнур : Уф , нинди  сынаулар турында сөйлисең инде син ?!

Гөлчәчәк : 11нче сыйныф укучылары өчен гаять җаваплы чор башлана. Уку елы башыннан ук алар ЕГЭны ничек бирергә? Нинди һөнәр үзләштерергә? Кайсы уку йортын сайларга?  дигән сорауларга җавап эзлиләр. Бу сораулар барлык 11нче сыйныф укучыларын да борчый,минемчә.

Илнур : ЕГЭ темасына багышлап 11 ләр скетч та әзерләгәннәр иде .Әйдәгез карап китик

 

(Гөлгенә җырлый )

Бөтенесе чыга

Инзилә : Вакыт килеп җиткән түгелме соң

                 Ялгыз калып уйга калырга?

                 Киләчәктә мине ниләр көтә?

                 Кем булырга? Кая барырга?

 Ильяс :Балачактан ничек аерылырга?

                 Юллар кая алып китәрләр?

                 Язмыш ишекләре ачылырмы?

                 Анда мине кемнәр көтәрләр?

 Гүзәл : Дуслар  белән ничек саубуллашыйм?

                 Күкрәгемдә яна мең сорау.

                 Сөенермен, әллә көенермен

                 Яңгыраганда соңгы кыңгырау?

  Румия : Сорауларга җавап табармынмы?

                 Тормыш мең сорамас, бер сорар.

                 Балачактан моңсу аваз булып,

                 Чыңлар инде, чыңлар кыңгырау.

 

(Гөлгенә  һәм Карина башкаруында “Соңгы кыңгырау ” җыры)

 

Гөлчәчәк : Ашыгабыз, һаман ашыгабыз

          Ни көткәнен белми беркем дә-

          Сезнең юллар вакыт кулында гел,

          Сезнең юллар язмыш иркендә.

          Хәерле юл!

          Хәерле юл, сезгә укучылар!

          Максатларга барып җитегез.

          Ашкынганнан гомер юлларыннан

          Язмышны да узып китегез!

          Хәерле юл сезгә, хәерле юл!

( 11 ,9 сыйныфлар төрле музыка фрагмеентларыннан төзелгән флешмоб бииләр.Ахырда талгын мелодия астында Карина ,Ильяс Ләйсәнне җитәкләп алып чыгалар.Түгәрәк уртасында Ильяс Ләйсәнне күтәреп ала һәм әйләнеп китә.Шул вакытта Гөлчәчәк шигырь сөйли )

Гөлчәчәк :

«Балачак тәмамланды», — дип,

Хәбәр итә кыңгырау.

Гомер буе озатып барыр

Бу тылсымлы яңгырау.

 

Бүген бит ул сезнең өчен

Яңгырый соңгы кабат.

Әнкәй фатихасы төсле,

Иңнәргә куеп канат.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 095 512 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.02.2017 4527
    • DOCX 83 кбайт
    • 45 скачиваний
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фатхетдинова Альбина Фирдависовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 22308
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой