Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Сообщение и презентация на тему "Технология развития критического мышления на уроках татарского языка"

Сообщение и презентация на тему "Технология развития критического мышления на уроках татарского языка"


  • Начальные классы

Документы в архиве:

Название документа Б

Поделитесь материалом с коллегами:

З. А. Аниварова

Пермь крае, Лысьва районы, Канабек авылы

Татар теле һәм уку дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану.

Аннотация.

В данной работе рассматривается одна из новых технологий, которая актуальна в практике педагогов – технология критического мышления. Цель данной образовательной технологии - развитие мыслительных навыков учащихся, необходимых не только в учебе, но и обычной жизни (умение принимать взвешенные решения, работать с информацией, анализировать различные стороны явлений и др., т. е. коммуникативные и рефлексивные умения и действия учащихся). Также приводятся примеры использования некоторых приемов,   в частности: «Кластер», «Инсерт», «Корзина идей» и другие.

Белемле булу гына җитми,

аны куллана белергә дә кирәк.

(Цицерон)

Һәр укытучы өчен дәрестә төп бурыч булып укучыларга билгеле бер суммада белем бирү генә түгел, аларда укуга кызыксыну уяту, мөстәкыйль белем табарга, укырга өйрәтү тора. Баланы татар теле дәресе белән ничек кызыксындырырга, ничек итеп яраткан фән ясарга?
Бу бурычлар заманча белем технологияләрен киң файдаланганда уңышлы хәл ителә. Технология - ( грек теленнән "техно" - осталык, сәнгать, "логос" - төшенчә, уку). Безнең телгә тәрҗемә итсәк,”яңарту,яңалык,үзгәртү” дигәнне аңлата. Педагогик инновация- ул укучыны укыту һәм тәрбияләү эшен яхшыртуга юнәлдерелгән үзгәрешләр.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән кеше тәрбияләү.

Инновацион технологияләр термины чагыштырмача яңа әле. Аларның саны шактый күп – 100 гә якын. Мәсәлән: проблемалы укыту, сәламәтлек саклау технологиясе, ТРИЗ технология, проект технологиясе, уен технологиясе, тәнкыйди фикерләү технологиясе, , инновацион бәяләү системасы технологиясе “портфолио”, модульле укыту технологиясе һ.б.

Шуларның арасыннан мин үз эшемдә еш кулланылганнардан берсе – тәнкыйди фикерләү технологиясен аерып алдым. Ул өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту → төшенү(аңлау) → рефлексия.

1этап. Кызыксындыру – булган белемнәрне искә төшерү; яңа темага кызыксыну уяту; укучыларда максат булдыру. Алымнар: идеяләр “кәрзине”, кластер, буталган логик чылбыр, “Ышанасызмы, ...”, “Дөрес һәм дөрес булмаган раслау”.

2 этап. Аңлау, мәгънәсенә төшенү – яңа мәгълүмат белән танышу. Алымнар: “Инсерт”, “Ми һөҗүме” алымы, кластер, “Фишбоун”, “Сорбонка”, таблицалар тутыру (беләм, белергә телим, белдем; нәрсә? кайда, кайчан? ни өчен?), җыелма таблица, калын һәм нечкә сораулар, “Блум” ромашкасы.

3 этап. Рефлексия – өйрәнелгән мәгълүматны иҗади анализлау, бәяләү. Алымнар: синквейн, “Алты эшләпә”, “Эссе”, кластер, сораулар ромашкасы, “Диаманта”.

Бу алымнарның берничәсенә тукталып үтәм.

1. “Идеяләр кәрзине” алымы.

Үтәлү адымнары:

А.Укучылар тема буенча белгәннәрен дәфтәргә язалар. Һәр укучы 1-2 минут үзе эшли.

Ә. Парлап яки төркемнәрдә фикер алышу үткәрелә (3 минуттан артырга тиеш түгел).  

Б. Һәр төркем чират буенча темага караган бер факт яки мәгълүмат әйтә.

В.Укытучы һәр идеяне, атаманы, проблеманы, фикерне, хәтта дөрес булмаганын да, "кәрзингә”  тезис формасында "сала” бара.

Г. Дәрес барышында хаталар төзәтелә, идеяләр логик чылбырга тезелә.  

Монда иң мөһиме:бирелгән темага күбрәк  сүзләр, ассоциатив фикерләр язу.

Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: дәрес вакытында битараф укучылар булмый, чөнки һәр укучыга үз фикерен яклап чыгыш ясарга туры килә.

Мәсәлән: “Ялгыз һәм уртаклык исемнәр”темасы.

Бу кечкенә Л(л)андыш искиткеч матур иде.

-Кайсы хәрефне сайлыйсыз? Түбәндәге “идеяләр” булырга мөмкин:

Кыз исеме булса, зур хәрефтән.

Чәчәк исеме булса, кечкенә хәрефтән.

Кушамат икән, зур хәрефтән.

2. “Инсерт” алымы (“текстны тамгалау”)

Бу ысулны куллануның уңышлы ягы шунда, укучы текстны пассив укымый, ә белергә, аңларга теләп, игътибар белән кат-кат укый.

+ (плюс) тамгасын укучы үзенә таныш булмаган яңа мәгълүматны очратканда куеп бара.

(минус) тамгасын укучы текстта очраган мәгълүматның үзе моңарчы беләм дип йөргән фикер белән туры килмәвен күргәч куя.

? (сорау) тамгасы белән укучы таныш булмаган мәгълүматны билгели. Ул моны белергә теләвен күрсәтә.

3. Синквейн.

1 юл – тема. 2 юл - ике сыйфат. 3 юл – өч фигыль. 4 юл – теманың төп мәгънәсен ачыклаучы фраза. 5 юл – темага синоним.

Мәсәлән: Н. Думави “Беренче кар”, 4 нче класста уку дәресе.

Кар.

Ап-ак, йомшак.

Ява, уйный, каплый.

Яз килгәч ул эрер.

Аклык.

4. «Кластер» сүзе бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата. Бу алымның асылы – булган белемнәрне системага салу.

Мәсәлән: 4 класс, татар теле, “Исем” темасын ныгыту.














Бу алымнарны укучылар теләп кулланалар, дәрестә актив катнашалар, укуга мөнәсәбәтләрен үзгәртәләр. Әлеге технологияләрне файдалану эшне системага салырга, югары нәтиҗәләргә ирешергә булыша. Укучыларның да, укытучыларның да иҗади мөмкинлекләре кинәя.


Файдаланылган әдәбият

1. Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр. http://nsportal.ru/shkola/rodnoy-yazyk-i-literatura/library/2013/02/13/tatar-telen-ukytuda-yana-pedagogik

2. Меркулова Г. Н. Использование технологии развития критического мышления для формирования мыслительной деятельности младших школьников. http://www.uchportal.ru/publ/15-1-0-304



Название документа Т

Поделитесь материалом с коллегами:

Татар теле һәм уку дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану. Анив...
 Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. (Цицерон)
Белем бирүнең төп максаты – укучыга белемнәр, күнекмәләр суммасын җиткерү ге...
Технология - ( грек теленнән "техно" - осталык, сәнгать, "логос" - төшенчә,...
укучыга нәрсә бирә: мәгълүматның кабул итү тәэсирен көчәйтә, кызыксыну уята,...
Бу стадиядә мәгълүмат кабатлана, системага кертелә. Эш төрләре индивидуаль, п...
Бу стадиядә яңа материал үзләштерелә (текст, фильм, лекция, парарграф). Эш тө...
Материалны анализлау, иҗади эшкәртү, интерпретацияләү. Эш төре - индивидаль,...
“Кәрзин” ысулы. 1.Укучылар тема буенча белгәннәрен дәфтәргә язалар. 2. Фикер...
Дәрес башында укучылар дәреснең максаты белән танышканнан соң белгәннәрен таб...
«Борт журналы» Темабуенчанәрсә беләм Темабуенчанәрсә белдем Мәсәлән,татар тел...
Блум ромашкасы алымы Таныш булмаган текст алына, алдан тукталышлар билгеләнә....
Сорау –төпченү – «мин ничек аңладыммы?….», «мин сезне дөрес аңладыммы?…» Сор...
Синквейн. 1 юл – тема. 2 юл - ике сыйфат. 3 юл – өч фигыль. 4 юл – теманың т...
Кластер Cluster (англ.) – тәлгәш. Бу алымның асылы – булган белемнәрне систе...
Ак эшләпә. Укучы бары тик фактлар белән генә эшли. Сары эшләпә. Бары тик уңа...
“Гади һәм катлаулы сораулар” (Толстые и тонкие вопросы) ысулы Гади Катлаулы...
Инсерт ысулы.   ˅ (галочка) тамгасын укучы тексттагы мәгълүмат белән күптәннә...
Эссе алымы. Тема үтелгәннән үз фикереңне кыска вакыт эчендә формалаштырып яз...
 Л. Ихсанова «Җир астында Җиде көн». Бу хикәядә Нәрсә Турында сүз Барыр?
Критик фикерләү технологиясе элементларын куллану укучыда түбәндәге сыйфатлар...
 Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
1 из 22

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Татар теле һәм уку дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану. Анив
Описание слайда:

Татар теле һәм уку дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану. Аниварова З. А. Канабек мәктәбе Лысьва районы 2016

№ слайда 2  Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. (Цицерон)
Описание слайда:

Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. (Цицерон)

№ слайда 3 Белем бирүнең төп максаты – укучыга белемнәр, күнекмәләр суммасын җиткерү ге
Описание слайда:

Белем бирүнең төп максаты – укучыга белемнәр, күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү.

№ слайда 4 Технология - ( грек теленнән "техно" - осталык, сәнгать, "логос" - төшенчә,
Описание слайда:

Технология - ( грек теленнән "техно" - осталык, сәнгать, "логос" - төшенчә, уку). Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән кеше тәрбияләү.

№ слайда 5 укучыга нәрсә бирә: мәгълүматның кабул итү тәэсирен көчәйтә, кызыксыну уята,
Описание слайда:

укучыга нәрсә бирә: мәгълүматның кабул итү тәэсирен көчәйтә, кызыксыну уята, критик фикерләргә этәрә, җаваплылык, үзаң формалаштыра, белем алуның сыйфатын күтәрә, бергәләп эшләтә, үзеңне замана белән бергә атлаучы шәхес итеп итоярга мөмкинлек бирә. укытучыга нинди мөмкинлекләр ача: сыйныфта ачык һәм эшлекле мөнәсәбәт булдыра, сыналган уку-укыту модельләрен, нәтиҗәле методларны файдаланырга этәрә, үз эшчәнлеген анализлый белүне таләп итә, һөнәри осталыкны ачарга ярдәм итә. Тәнкыйди фикерләү технологиясе

№ слайда 6 Бу стадиядә мәгълүмат кабатлана, системага кертелә. Эш төрләре индивидуаль, п
Описание слайда:

Бу стадиядә мәгълүмат кабатлана, системага кертелә. Эш төрләре индивидуаль, парлы, төркемдә башкарыла. Этаплар Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Кулланыла торган алымнар 1этап –Кызыксындыру Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, -кызыксыну уяту, -үзмаксат кую алган белем һәм күнекмәләргә таянып, яңаларын кабул итәргә җирлек әзерли искә төшерә, мәгълүматны бер җепкә тезә, сораулар куя • кластер •Идеяләр " кәрзине •график системалаштыру •дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар •гади һәм катлаулы сораулар таблицасы.

№ слайда 7 Бу стадиядә яңа материал үзләштерелә (текст, фильм, лекция, парарграф). Эш тө
Описание слайда:

Бу стадиядә яңа материал үзләштерелә (текст, фильм, лекция, парарграф). Эш төрләре - индивидуаль яки парлы. Парлап эшләгәндә шәхси күзәтү һәм фикер алмашу тәртибе сакланырга тиеш. Этаплар Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Кулланыла торган метод һәм алымнар 2нчеэтап – Төшенү - яңа материал кабул ителә кызыксындыра белем һәм күнекмәләргә таянып, яңаларын формалаштыра Текстны тыңлый, укытучы тарафыннан кулланылган метод һәм алымнарга таянып, текстны үзләштерә (тыңлый, кабул итә, кирәк моментларны билгели) •Инсерт •Фишбоун ●Борт журналы ●Икеяклы көндәлек ●”кубик” ●"Ми һөҗүме” алымы ●“Гади һәм катлаулы сораулар”

№ слайда 8 Материалны анализлау, иҗади эшкәртү, интерпретацияләү. Эш төре - индивидаль,
Описание слайда:

Материалны анализлау, иҗади эшкәртү, интерпретацияләү. Эш төре - индивидаль, парлы, төркемдә. Этаплар Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Кулланыла торган алымнар Знчеэтап - Рефлексия Уйлану, Фикер туу, Яңа максат һәм бурычлар кую Укытучы беренчел фикер һәм ниятләргә кайта; кирәк дип тапса, үзгәреш кертә; яңа үтелгән материал буенча иҗади һәм тикшеренү, гамәли биремнәр бирә Укучы ике мәгълүматны (“иске” белән “яңа”) чагыштыра ●кластерлар ●эссе ●синквейн ●”РАФТ” ●диаманта ●түгәрәк өстәл ●алты эшләпә

№ слайда 9 “Кәрзин” ысулы. 1.Укучылар тема буенча белгәннәрен дәфтәргә язалар. 2. Фикер
Описание слайда:

“Кәрзин” ысулы. 1.Укучылар тема буенча белгәннәрен дәфтәргә язалар. 2. Фикер алышу үткәрелә .  3.Һәр төркем чират буенча темага караган бер факт яки мәгълүмат әйтә. 4.Укытучы һәр идеяне, фикерне, хәтта дөрес булмаганын да, "кәрзингә”  тезис формасында "сала” бара. 5. Дәрес барышында хаталар төзәтелә, идеяләр логик чылбырга тезелә.  Идеяләр "кәрзине” алымы дәреснең беренче этабында кулланыла. Тактага кәрзин рәсеме эленә, бу кәрзингә шартлы рәвештә укучыларның белемнәре җыела.

№ слайда 10 Дәрес башында укучылар дәреснең максаты белән танышканнан соң белгәннәрен таб
Описание слайда:

Дәрес башында укучылар дәреснең максаты белән танышканнан соң белгәннәрен таблицага язалар. Дәрес ахырында материал белән танышканнан соң тулысынча тутырыла.   “Беләм, белдем, беләчәкмен” алымы Б – миннәрсә беләм Б – нәрсә беләчәкмен Б – нәрсә белдем

№ слайда 11 «Борт журналы» Темабуенчанәрсә беләм Темабуенчанәрсә белдем Мәсәлән,татар тел
Описание слайда:

«Борт журналы» Темабуенчанәрсә беләм Темабуенчанәрсә белдем Мәсәлән,татар теле, «Сыйфат»темасы: Сүз төркеме Предметның билгесе Сораулары -Дүрт дәрәҗәсебар:төп, чагыштыру,артыклык,кимлек

№ слайда 12 Блум ромашкасы алымы Таныш булмаган текст алына, алдан тукталышлар билгеләнә.
Описание слайда:

Блум ромашкасы алымы Таныш булмаган текст алына, алдан тукталышлар билгеләнә. Вакыйгалар үстерелеше, сюжет, көтелмәгән финал туктап уку алымын мәгънәле итә. Укытучы алдан ук сораулар әзерләп куя. Сораулар түбәндәгечә төзелә:

№ слайда 13 Сорау –төпченү – «мин ничек аңладыммы?….», «мин сезне дөрес аңладыммы?…» Сор
Описание слайда:

Сорау –төпченү – «мин ничек аңладыммы?….», «мин сезне дөрес аңладыммы?…» Сорау –интерпретация (аңлатучы) – теге яки бу күренешләрнең асылына төшендерү (ни өчен?) Сорау –чагыштыру – укучыларның үзара әңгәмәсендәге каршылыклар Иҗади сорау (прогноз) – «Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз…?» Практик сорау – «Без нәрсә эшли алабыз…?» «Сез ничек эшләр идегез…?».

№ слайда 14 Синквейн. 1 юл – тема. 2 юл - ике сыйфат. 3 юл – өч фигыль. 4 юл – теманың т
Описание слайда:

Синквейн. 1 юл – тема. 2 юл - ике сыйфат. 3 юл – өч фигыль. 4 юл – теманың төп мәгънәсен ачыклаучы фраза. 5 юл – темага синоним. Мәсәлән: Н. Думави “Беренче кар”, 4 нче класста уку дәресе. Кар. Ап-ак, йомшак. Ява, уйный, каплый. Яз килгәч ул эрер. Аклык.

№ слайда 15 Кластер Cluster (англ.) – тәлгәш. Бу алымның асылы – булган белемнәрне систе
Описание слайда:

Кластер Cluster (англ.) – тәлгәш. Бу алымның асылы – булган белемнәрне системага салу. Мәсәлән: 4 класс, татар теле, “Сүз төркемнәре” темасын ныгыту.   Сүз төркемнәре фигыль Зат алмаш-лыгы исем сыйфат сан кисәкчә рәвеш

№ слайда 16 Ак эшләпә. Укучы бары тик фактлар белән генә эшли. Сары эшләпә. Бары тик уңа
Описание слайда:

Ак эшләпә. Укучы бары тик фактлар белән генә эшли. Сары эшләпә. Бары тик уңай фикерләр генә әйтелә. Һәр вакыйганың, образның позитив яклары турында сөйләнә. Ни өчен шулай уйлаулары турында аңлаталар. Кызыл эшләпә. Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә. Кара эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем нәкъ киресен, ягъни вакыйгаларның тискәре якларын гына сөйлиләр. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирәләр. Яшел эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш. Зәңгәр эшләпә. Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора: “Алты эшләпә” ысулы.

№ слайда 17 “Гади һәм катлаулы сораулар” (Толстые и тонкие вопросы) ысулы Гади Катлаулы
Описание слайда:

“Гади һәм катлаулы сораулар” (Толстые и тонкие вопросы) ысулы Гади Катлаулы Кем... Ни өчен... аңлатыгыз Нәрсә... Ни өчен сез... дип уйлыйсыз Кайчан... Аерма нәрсәдә...

№ слайда 18 Инсерт ысулы.   ˅ (галочка) тамгасын укучы тексттагы мәгълүмат белән күптәннә
Описание слайда:

Инсерт ысулы.   ˅ (галочка) тамгасын укучы тексттагы мәгълүмат белән күптәннән таныш булган очракта куя. Ул моны белә. + (плюс) тамгасын укучы үзенә таныш булмаган яңа мәгълүматны очратканда куеп бара. ‒ (минус) тамгасын укучы текстта очраган мәгълүматның үзе моңарчы беләм дип йөргән фикер белән туры килмәвен күргәч куя. ? (сорау) тамгасы белән укучы таныш булмаган мәгълүматны билгели. Ул моны белергә теләвен күрсәтә. Ул катлаулы түгел. Бу ысулны икенче төрле “текстны тамгалау” дип атыйлар. Укучыларны тамга кую билгеләре белән таныштырып чыгарга кирәк, чөнки текстның кырыена тамгалар куеп барырга туры киләчәк.

№ слайда 19 Эссе алымы. Тема үтелгәннән үз фикереңне кыска вакыт эчендә формалаштырып яз
Описание слайда:

Эссе алымы. Тема үтелгәннән үз фикереңне кыска вакыт эчендә формалаштырып язу югары дәрәҗдәдә әзерлек таләп итә. Бу алымны дәрес ахырында куллану уңышлы. Эсседә иң мөһиме – шәхси күзәтү, бәхәсне чишү юлын күрсәтү, дәлилләр китерү.

№ слайда 20  Л. Ихсанова «Җир астында Җиде көн». Бу хикәядә Нәрсә Турында сүз Барыр?
Описание слайда:

Л. Ихсанова «Җир астында Җиде көн». Бу хикәядә Нәрсә Турында сүз Барыр?

№ слайда 21 Критик фикерләү технологиясе элементларын куллану укучыда түбәндәге сыйфатлар
Описание слайда:

Критик фикерләү технологиясе элементларын куллану укучыда түбәндәге сыйфатларны булдыра:   төркемдә эшли белү, текстны үзләштереп, төп моментларны схемада чагылдыру, иҗади фикер йөртү, мәгълүматның яңалыгын, әһәмиятен билгеләү, сөйләм телен баету, телне шомарту; мәгълүматны мөстәкыйль үзләштереп, иҗади фикерләп, нәтиҗәләр ясау.

№ слайда 22  Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


Автор
Дата добавления 25.10.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров49
Номер материала ДБ-290177
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх