Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / ОБЖ / Презентации / Советлар Союзы Герое исеменә 80 ел
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • ОБЖ

Советлар Союзы Герое исеменә 80 ел

библиотека
материалов
«Советлар Союзы герое» исеменә 80 ел
Ленин ордены тарихы 1943-1991 еллар 1936-1943 еллар 1934-1936 еллар 1930-1934...
Тарихы 1934 ел 16 апрель – 1936 ел 29 июль - грамота 1936 ел 29 июль- 1939 ел...
Бу исемне 2 нче тапкыр алучыга туган ягында бронзадан бюст кую; 3 нче тапкыр...
 1973 нче елның 13 маенда чыккан СССРның Верховный Советы Президиумы карарынн...
Батыршин Гыйлфан Әбүбәкер улына 100 яшь
Советлар Союзы герое исемен алучылар Русслар - 7998 кыргызлар 12 украиннар 2...
Немцы-герои СССР. Венцель Вальдемар Карлович - лейтенант, командир взвода, в...
Булдырылган 20 март 1992 ел, Беренче бүләкләү 11 апрель 1992 ел Россия Федера...
10 1

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 «Советлар Союзы герое» исеменә 80 ел
Описание слайда:

«Советлар Союзы герое» исеменә 80 ел

№ слайда 2 Ленин ордены тарихы 1943-1991 еллар 1936-1943 еллар 1934-1936 еллар 1930-1934
Описание слайда:

Ленин ордены тарихы 1943-1991 еллар 1936-1943 еллар 1934-1936 еллар 1930-1934 еллар

№ слайда 3 Тарихы 1934 ел 16 апрель – 1936 ел 29 июль - грамота 1936 ел 29 июль- 1939 ел
Описание слайда:

Тарихы 1934 ел 16 апрель – 1936 ел 29 июль - грамота 1936 ел 29 июль- 1939 ел 1 август - «Советлар Союзы герое» медале 1939 ел 16 октябреннән башлап «Алтын йолдыз» медале

№ слайда 4 Бу исемне 2 нче тапкыр алучыга туган ягында бронзадан бюст кую; 3 нче тапкыр
Описание слайда:

Бу исемне 2 нче тапкыр алучыга туган ягында бронзадан бюст кую; 3 нче тапкыр алучыга Мәскәүдә Дворец Советов бинасы каршында бронзадан бюст кую каралган булган. 104 кеше 2 тапкыр алган, 3 кеше 3 тапкыр алган (Жуков, Кожедуб, Покрышкин)

№ слайда 5  1973 нче елның 13 маенда чыккан СССРның Верховный Советы Президиумы карарынн
Описание слайда:

 1973 нче елның 13 маенда чыккан СССРның Верховный Советы Президиумы карарыннан өземтә 1. Советлар Союзы героена тапшырыла: -Ленин ордены  -«Алтын йолдыз» медале -СССР Верховный Советы Президиумы грамотасы

№ слайда 6 Батыршин Гыйлфан Әбүбәкер улына 100 яшь
Описание слайда:

Батыршин Гыйлфан Әбүбәкер улына 100 яшь

№ слайда 7 Советлар Союзы герое исемен алучылар Русслар - 7998 кыргызлар 12 украиннар 2
Описание слайда:

Советлар Союзы герое исемен алучылар Русслар - 7998 кыргызлар 12 украиннар 2021 коми 10 белоруслар - 299, удмурт 10 татар - 161, эстон 10 еврей - 107, карел 8 казах - 96, бурят һәм монгол 8 грузин - 90, калмык 8 армян - 89, кабардин 8 узбек - 67, адыгей 6 мордвин - 63, абхаз 4 чуваш - 45, якут 2 азербайджаннар - 43, молдаван 2 башкорт - 38, тувалы 1 осетин - 33, кырым татары 6 мари- 18, чечен 5 төркмән - 16, Франция гражданнары 5 литвалы - 15, немецлар 9 таджик - 15, латыш - 12,

№ слайда 8 Немцы-герои СССР. Венцель Вальдемар Карлович - лейтенант, командир взвода, в
Описание слайда:

Немцы-герои СССР. Венцель Вальдемар Карлович - лейтенант, командир взвода, воевавший под именем Венцов Владимир Кириллович, Волкенштейн Сергей Сергеевич - командир 17-й артиллерийской дивизии, генерал-майор артиллерии, Гаккель Михаил Адельбертович - командир отделения разведки, Герман Александр Викторович - майор, командир партизанской бригады, Герман Александр Миронович - лейтенант, командир взвода, Зорге Рихард - разведчик, Клейн Роберт Александрович - помощник начальника штаба 1-й Украинской партизанской дивизии, Миллер Пётр Климентьевич - командир взвода, Охман Николай Петрович - полковник.

№ слайда 9 Булдырылган 20 март 1992 ел, Беренче бүләкләү 11 апрель 1992 ел Россия Федера
Описание слайда:

Булдырылган 20 март 1992 ел, Беренче бүләкләү 11 апрель 1992 ел Россия Федерациясе герое исеме

№ слайда 10
Описание слайда:


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:



«Советлар Союзы герое» исеменә 80 ел.

           1928 елда  зур батырлыклар  ясаган кешеләрне бүләкләү турында карар чыгарыла. 4 тапкыр “Кызыл байрак” ордены алган кешеләргә  хөкүмәтнең иң зур бүләген тапшырырга уйлыйлар. Ләкин бүләкнең  нинди булачагын 1930 елда гына тәгаен ачыклыйлар. Башта “Ильич ордены» дип аталса да,  соңыннан  исемен үзгәртәләр. Бу - “Ленин ордены” . Бу орден берничә тапкыр үзгәртүгә дучар була. 1930 елда беренче тапкыр чыкканы көмештән була. Бодай башаклары белән әйләндереп алган түгәрәк эчендә Ленин рәсеме. Арткы планда индустрия, алгы планда трактор сүрәтләнгән. Түгәрәкнең өсте кырыенда эшчеләр һәм пролетариатның символы- урак һәм чүкеч, ә аста СССР дип язылган була. 1934 нче елда орденны үзгәртәләр. Ленин сүрәте көмештән булып кала, ә орденның кырыйлары 650 нче пробалы алтыннан була (65 % алтын, калганы бронза һәм бакыр). Урак һәм чүкеч аскы кырыйга күчә, Ленин дип язылган байрак сүрәте өстәлә, сул ягына кызыл йолдыз сүрәтләнә.  1936 елда орден кабат үзгәртелә. Монда инде алтын өлеше 950 нче пробадан эшләнә(95 % алтын, 3% бронза, 2 % бакыр). Башка үзгәрешләре юк.  1943 елда кабат , соңгы тапкыр үзгәртелә. Монда инде ул асылмалы кыяфәттә эшләнә, башка үзгәрешләре булмый. Советлар Союзы таркалканга кадәр шул орден белән бүләклиләр. Ә СССР таркалгач бу орден да бирелми башлый. Баштагы 3 төрен алган кешеләргә бу орденнарын алыштырып, ленталысын биргәннәр. 

   1934 ның 16 апрелендә зур батырлыклар эшләгән кешеләргә Советлар Союзы герое дигән мактаулы исем бирү турында карар чыга. Баштагы 2 елда бары тик грамота гына биргәннәр. 1936 елда бу исемне алучыга “Советлар Союзы герое” медале һәм Ленин ордены да  өстәп бирә башлаганнар. 1939 елда аның исеме үзгәртелә. “Алтын йолдыз” медале дип атала башлый. Ленин орденыннан аермалы буларак, ул бер тапкыр да үзгәртелми. Һәм шулай ук СССР таркалгач бирелми башлый. Соңгы тапкыр СССР таркалырга берничә көн калганда бер хәрби корабта озак вакыт су астында булып, авария очрагын бетергән өчен водолаз лейтенантка бирелә. Медале СССР таркалгач кына бирелә.

 

.Батырларны  һәрчак  олылаганнар. Ватаны өчен, үз халкы өчен кайчак  гомерен дә аямыйча көрәшкән улларын һәм кызларын һәр илдә хөрмәт итеп, аларга бүләкләр тапшырганнар.  Халык аларны белгән, алар белән горурланган. Илебез тарихына күз салсак,  1934 елның 16 апрелендә СССР Верховный Советы Президиумы тарафыннан зур батырлыклар эшләгән кешеләргә “Советлар Союзы герое” дигән мактаулы исем бирү турында карар чыгарыла. Баштагы 2 елда бу исемне алучыларга бары тик грамота гына биргәннәр. Ә 1936 елдан “Советлар Союзы герое” медале һәм Ленин ордены да өстәп бирә башлаганнар. 1939 елда бу медальнең исемен “Алтын йолдыз” медале дип үзгәртәләр. Башта «Ильич ордены» дип аталган һәм 1930-1943 елларда 4 тапкыр үзгәртүгә дучар булган Ленин орденыннан аермалы буларак, “Алтын йолдыз” медале бер тапкыр да үзгәртелми. 1991 елда СССР таркалгач, бу медаль дә бирелүдән туктый. Ләкин Россия хөкүмәте аның урынына “Россия Федерациясе герое» дигән мактаулы исем  бирә башлый. 100 дән артык кеше инде бу исемгә лаек булган.

       Бу ел  татарлар арасында беренче булып Советлар Союзы герое исеменә лаек булган Батыршин Гыйлфан Әбүбәкер улына 100 яшь тулу белән дә истәлекле. Безнең районнан бу исемгә лаек булучы 5 герой арасында-ул бердәнбер татар. Аның батырлыгын барыбыз да белә. Бу турыда газетабызның гыйнвар санында Ямаширмә мәктәбендә аңа багышлап уздырылган чара хакында газета укучыларыбыз хәбәрдәрдер. Татарстаннан бу исемгә беренче булып лаек булган кеше турында да әйтеп мөмкин түгел. Ул -Чирмешән районының Мордва Афонькәсе авылы егете Павел Цаплин. Бу мәртәбәле исемгә ул танк ротасы командиры сыйфатында Испаниягә Республикачыларга франкочы гаскәрләренең хөҗүмен туктатырга булышырга җибәрелгәч лаек була. Капитан  Цаплинга бу исем  1937 елның 27 июнь карара нигезендә үлгәннән соң бирелә.

        1982, 1984 һәм 1985 елларда Татарстан китап нәшрияты 211 батыр якташыбыз турында рус телендә ”Герои Советского Союза-наши земляки” дигән 3 томлыкны халык игътибарына җиткерә. 1990 елда исә әлеге томнар татарчага тәрҗемә ителеп, “Советлар Союзы Геройлары-якташларыбыз” дигән исем астында 680 битле саллы гына китап булып дөнья күрә. Аңа 211 каһарман турында очерк-зарисовкалардан тыш, Татарстаннан читтә яшәүче  милләттәшләребездән 91 кеше турында кыскача мәгълүмат кертелә, фотосүрәтләре дә урнаштырыла. 1999 елда Татарстанда туган, эшләгән яисә укыган кешеләрдән 378 кеше турында энциклопедик характерда «Батырлар китабы” бастырыла.

            Оборона-спорт айлыгы кысаларында укучыларны бу исемнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдык. Якташ геройлар турында якыннанрак таныштык, бу исемгә берничә тапкыр лаек булучы легендар очучы Покрышкин турында кинофильм карадык.  Халык үзенең геройларын белергә тиеш. Мәктәп бусагасыннан ук батырлык эшләргә өйрәнеп үскән балалар-илебезнең  киләчәген төзүчеләр. Геройларга тиңләшү аларга үскәч Ватан сакчылары булырга ярдәм итәчәк. Ә батырлыкларны сугыш кырларында түгел, тыныч тормышта хезмәт белән, фән өлкәсендә зур ачышлар белән, спортта яңа рекордлар белән ясарга насыйп булсын иде. Күгебез һәрчак аяз булсын, сугышлар булмасын иде.

 

 

Казаклар төп гомуми белем мәктәбенең

ТИН укытучы-оештыручысы

Зөфәр Исхаков.

Автор
Дата добавления 19.01.2015
Раздел ОБЖ
Подраздел Презентации
Просмотров415
Номер материала 316994
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх