Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Создание условий для одарённых детей на уроках татарского языка

Создание условий для одарённых детей на уроках татарского языка


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ УФА ШӘҺӘРЕ КАЛА ОКРУГЫ ЛЕНИН РАЙОНЫНЫҢ 4 НЧЕ УРТА МӘКТӘБЕ МУНИЦИПАЛЬ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ







Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә

укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары.




Башкарды:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кәримова Лилия Галинуровна

Фәнни җитәкче:

педагогия фәннәре кандидаты,

доцент Сәгыйдуллина Л.Р.





Уфа - 2011


Эчтәлек

Кереш.

Төп өлеш.

I бүлек. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив компетенция формалаштыруның психологик, педагогик нигезләре.

I.1.1.Коммуникатив технология турында төшенчә.

I.1.2.Коммуникатив методның психологик һәм педагогик нигезләре.

I.1.3.Коммуникатив компетенция формалаштыру төшенчәсе.

I.2.1.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары.

I.2.2. Коммуникатив юнәлешнең һәм традицион укытуның аермасы.

II бүлек. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын куллану һәм нәтиҗәлелеген дәлилләү буенча тәҗрибәи эш.

II.1.Тәҗрибәи эшнең максаты, бурычлары һәм этаплары.

II.2.Тәҗрибәи эшнең I этабы.

Йомгаклау

Кулланылган әдәбият.













Кереш.

Укучы алган белемнәрнең иң мөһиме һәм

тормыш өчен иң кирәклесе – аның үз телендә

ачык, аңлаешлы итеп аралаша белүе…”

В.И. Чернышев.


Бүген мәгариф системасының яңа үсеш этабының башланган чоры. Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплары белән формалашуы мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Россия педагоглары тарафыннан, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесе үсешен – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты, ә аларның активлыгын стимуллаштыруны мәгариф сәясәтенең стратегик бурычы дигән фикергә киленде.

Яңа стандарттагы иң мәһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, “укучы үз алдында максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.

Туган тел укытучыларының төп максаты – белем сыйфаты белән идарә итү өчен төрле юллар һәм алымнар кулланып, киләчәктә илнең чын хуҗалары була алырлык белемле, акыллы, сау-сәламәт шәхес тәрбияләү.

Һәр укытучы үзенең дәресләрен яхшы сыйфатлы, нәтиҗәле итеп үткәрергә, төрле методик алымнарны файдаланырга, укучыларга төпле белем бирергә тырыша.

Белем бирүнең федераль дәүләт стандартларына күчкәндә безнең алда сораулар туа. Хөкүмәтнең безнең алга куйган бурычын үти алырбызмы? Идеал укучы моделен ясый алырбызмы? Татар телен һәм әдәбиятын укытуның методик базасын ничек киңәйтергә? Телгә балаларның кызыксынуын ничек булдырырга? Үзен тормышта иркен тота алырлык, әхлаклы, конкурентлыкка сәләтле иҗади шәхесләрне ничек тәрбияләргә? Укучыларның берсе генә түгел, барысы да шушы сыйфатларга ия булырга тиеш. Шушы сораулар иҗади эшләүче укытучыларны бик тә борчый.

Бүгенге көн таләпләреннән чыгып караганда, укучының дәреслектәге кагыйдәләрне ятлап, дөрес итеп сөйләп бирү кебек формаль эшләр хәзер канәгатьләндерә алмый. Алган белемне киләчәктә кулланырга өйрәтү, укучының үзаллылыгын һәм иҗади фикерләвен активлаштыру, сөйләм культурасын тәрбияләү – тел укытуга куелган төп таләпләр.

Туган тел дәресләренең иң мөһим бурычлары:

  • укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

  • укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык иҗади шәхесләр итеп тәрбияләү, дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

  • телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Тел - халыкның рухи байлыгы, моңы, аның үзенчәлекле мәдәнияте турында мәгълүмат бирүче чыганак. “Кешенең бөтен “аңлы” тормышы аның туган теле аша уза” , - дигән Д.С. Лихачев.

Үзара аралашуда рус теленең мөһим роле бәхәссез. Татар теле дә дөньяда киң таралган телләрнең берсе – аны белү башка төрки халыклар белән аңлашырга да мөмкинлек тудыра. Димәк, татар телен белү кешенең аралашу даирәсен киңәйтә.

Ике телне белгән кеше интеллектуаль яктан көчле. Ул бер чит тел дә өйрәнсә, әхлаклы шәхес булса, җәмгыятькә күп файда китерә.

Әмма, шәһәр мәктәпләрендә татар булганнарының да ана телен белү дәрәҗәсе бик чамалы. Шуңа күрә, кечкенәдән ана теленә ихтирам тәрбияләү, кызыксыну уяту, һәм балаларны үз телендә сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү –укытучылар алдында иң мөһим бурычларның берсе булып тора.

Мин Затон бистәсенең 4 нче мәктәбендә унбиш ел буена рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Үземнең укыту тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтер идем, шәһәр күләмендә үткәрелгән олимпиадалардагы һәм кече фәннәр академиясендә яулаган урыннарыбыз, төрле конкурсларда ирешкән матур нәтиҗәләребез булса да, мине борчыган проблемаларның берсе – ул укучыларның татарча сөйләшмәүләре һәм аралашмаулары. Бу күңелне борчыган проблеманы хәл итү максатыннан, мин коммуникатив метод ысулын тирәнрәк өйрәнеп, аның теоретик: психологик, педагогик һәм методик нигезләрен үзләштереп, башка укытучыларның эш тәҗрибәсе белән танышып һәм шәхсән үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтер идем, миндә тикшеренү эше алып бару һәм тәҗрибәи эш үткәрү теләге туды.

Укучының үсеше бары тик аралашу нәтиҗәсендә генә була ала”, - дип яза үзенең фәнни хезмәтләрендә В. Давыдов. Һәрвакытта укытучының педагогик эшчәнлегенең максаты булып бөтен яклап та үсешкән шәхес тәрбияләү тора. Бу максатка ирешергә бүгенге көндә нәрсә комачаулый соң?

Без дәрес һәм дәрестән тыш эшләр барышында каршылыкларга китерүче түбәндәге кимчелекләрне ачыкладык:

Беренчедән, социаль-психологик киртә: шәһәрдә үскән, рус мөхитендә тәрбияләнгән балаларның туган телне белмәве.

Икенчедән, традицион калыплашкан укыту системасында укучыны индивидуаль шәхес буларак тәрбияләү хыял гына булып калуы.

Өченчедән, балаларның милли йолаларны, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрен югалтуы.

Дүртенчедән, коммуникатив метод нигезендә төзелгән татар теле дәреслекләренең һәм ярдәмлекләренең безгә килеп җитмәве бу мәсьәләне тагын да катлауландыра.

Бишенчедән, татар теле укытучысы кулланырдай теоретик чыганакларның җитешмәве.

Алтынчыдан, коммуникатив методның теоретик нигезләрен белү дәрәҗәсенең түбән булуы.

Бары тик укытучы гына, дәрестән һәм сыйныфтан тыш чараларда, тарихи-мәдәни мөхит тудырып, балаларның үзара аралашуына этәргеч ясаган ысуллар кулланып, буыннардан калган гореф-гадәтләребезгә, туган телебезгә ихтирам уята ала. Туган тел дәресендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерүгә шартлар тудырып, укытучы аларның танып белүен, кызыксынуын арттыра, иҗади фикерләвен һәм укуга омтылышын үстерә, телне өйрәнүгә дәртләндерә.

Югарыда күрсәтелгән проблемалардан чыгып, тикшеренү эшенең темасы билгеләнә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары”.

Танылган методистлар В. Костомаров һәм О. Митрофанова фикеренчә, чит телгә өйрәтү методикасын коммуникативлыктан башка күзаллау мөмкин түгел. Коммуникатив метод кулланылганда, укучылар “коры” кагыйдәләрне истә калдыру белән генә шөгыльләнмиләр, алар җанлы аралашу аша тел берәмлекләрен сөйләмдә кулланырга күнегәләр. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә укучыларны алган белемнәрен гамәли кулланырга өйрәтү зур әһәмияткә ия булган мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.

Рус телле балаларның татар сөйләмен нәтиҗәле үзләштерүен тәэмин итә торган, бүгенге көндә бигрәк тә актуальләшкән методларның берсе – ул коммуникатив метод.

Яңа дәүләт стандартларында дүрт эшчәнлеккә өстенлек бирелә: шәхси, регулятив, танып-белү эшчәнлегенә һәм коммуникатив эшчәнлеккә. “Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала”, – дип ассызыклана яңа дәүләт стандартларында һәм укучыларның уку эшчәнлеген үстерүдә төп ысулларның берсе булып тора. Димәк, федераль дәүләт стандартларына ярашлы рәвештә татар теле укытучысының төп максаты – укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру.

Югарыда китерелгән фикерләр бу тикшеренү эше темасының актуальлеген дәлилли.

Тикшеренү эшенең объекты – укыту эшчәнлегендә коммуникатив метод һәм аңа хас үзенчәлекләр.

Тикшеренү предметы – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив компетенция формалаштыру мөмкинлекләре.

Тикшеренү эше түбәндәге фараз итүгә нигезләнә: әгәр дә без дәрестә һәм дәрестән тыш эшләрдә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын дөрес оештырып куллансак, ул вакытта җанлы аралашуга ихтыяҗ булдырырбыз, тирән белемле, мөстәкыйль, иҗади эзләнүчән, җәмгыятьтә үз урынын таба алырлык шәхес тәрбияләүгә ирешербез.

Тикшеренү эшенең максаты – коммуникатив методның теоретик нигезләрен ачыклау ярдәмендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын ачыклау һәм дәлилләү.

Фараз итү һәм максат тикшеренү эшенең бурычларын билгеләде:

1.Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларының теоретик нигезләрен (психологик, педагогик, методик) өйрәнү; коммуникатив метод төшенчәсен өйрәнү, ачыклау һәм сыйфатларын тикшерү.

2.Дәрес һәм дәрестән тыш эшләрдә укучыларның коммуникатив компетенция формалаштыру юлларының мөмкинлекләрен ачыклау һәм дәлилләү.

3.Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларының мәктәп тәҗрибәсендә чагылышын өйрәнү.

4.Уку процессын мөмкин кадәр чынбарлыкка якынайтып, балаларда аралашу ихтыяҗын тудыру, иҗади фикерләүләрен үстерү.

5.Тикшеренү эшенең нәтиҗәләрен күләм һәм сыйфат ягыннан анализлау.

6.Коммуникатив компетенция формалаштыру нигезендә дәрес эшкәртмәләре төзү һәм эш тәҗрибәсендә куллану, тәҗрибә тарату.

Куелган бурычларны үтәү өчен түбәндәге тикшерү методлары кулланылды.

1.Теоретик: психологик, педагогик һәм методик әдәбиятны өйрәнү.

2.Диагностик: укучыларның коммуникатив компетенциясенең формалашуын пассив һәм актив күзәтү; әңгәмә, анкета тутыру.

3.Эксперименталь: констатацияләүче, өйрәтүче экспериментлар.

4.Аналитик: эш нәтиҗәләрен күләм һәм сыйфат ягыннан тикшерү. Тикшеренү эшенең методологик һәм теоретик нигезе:

1.Уку эшчәнлеге теориясе (Л.С. Выготский, А.Н. Леонтьев, Л.В.Занков).

2.Диалог культурасы теориясе (М.М. Бахтин, В.С. Библер, С.Ю. Курганов)

3.Үстерелеш теориясе (Д.Б. Эльконин, Л.С. Выготский, В.В. Давыдов).

4.Коммуникация теориясе һәм методы (Е.И. Пассов, Н.А. Бердяев,

К.Ф. Фәтхуллова, Р.Р. Нигъмәтуллина).

5.Татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы (Ф.С. Вәлиева, М.З. Зәкиев, Ф.С. Сафиуллина, Ф.Ф. Харисов, Ә.М. Закирҗанов, Н.В. Максимов,

Д.Ф. Заһидуллина, Ә.З. Нигъмәтуллин).

Тикшеренү эшенең фәнни әһәмияте – Башкортстан Республикасының икетеллелек шартларында рус, татар икетеллелеген формалаштыру барышында укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру мөмкинлекләрен өйрәнү һәм аның әһәмиятен дәлилләү.

Тикшеренү эшенең практик әһәмияте – эш нәтиҗәләрен педагогик практика үтүче студентларга, туган тел укытучыларына тәкъдим итәргә.

Тикшеренү эше 3 этаптан тора:

I – хәзерлек-оештыру этабы:

2010 ел (сентябрь) – 2011 ел (август).

Эш юнәлешләре:

  • тикшерү өлкәсен билгеләү;

  • теманы ачыклау;

  • психологик, педагогик һәм методик әдәбиятны барлау;

  • укытучылар тәҗрибәсен өйрәнү;

  • тикшеренү эшенең максатын һәм бурычларын ачыклау, фараз итүне билгеләү;

  • констатацияләүче эксперимент үткәрү;

  • тәҗрибәи эшнең төп юнәлешләрен билгеләү.

II – тәҗрибәи эш этабы.

2011 ел (сентябрь) – 2012 ел (декабрь).

Эш юнәлешләре:

  • өйрәтү эксперименты үткәрү;

  • нәтиҗәләрне туплау.

III – аналитик этап. 2013 ел.

  • эш нәтиҗәләрен күләм һәм сыйфат ягыннан тикшерү;

  • нәтиҗәләрне гомумиләштерү;

  • эш тәҗрибәсе белән уртаклашу (татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышларында чыгыш ясау, ачык дәресләр күрсәтү, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, методик журналларда бастырып чыгару).

Көтелгән нәтиҗәләр:

1.Укучыларның белемгә, иҗади активлыкка булган омтылышларының үсүе.

2.Укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләренең уңай якка үзгәрүе.

3.Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларын эзлекле һәм системалы рәвештә куллану укучыларның татар теленнән белемнәрен тагы да камилләштерүне тәэмин итә.

4.Иң мөһиме: һәр укытучы дәресләрдә методик осталыгын һәм иҗади активлыгын арттыруга омтылса, коммуникатив биремнәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдаланса, татар телен аралашу чарасы буларак өйрәтүдә үңышка ирешә алабыз.

Тикшеренү эше барышында туган каршылыклар:

Коммуникатив методның уңай яклары белән беррәттән каршылыклы моментларына да игътибар итәргә кирәк:

1.Уку-укыту комплектларының һәм дәреслекләрнең җитешмәве. Булган дәреслекләрдә коммуникатив методның тулы күләмдә яктыртылмавы.

2.Теоретик планда коммуникатив методны тирәнрәк өйрәнү проблемасы барлыкка килүе.

3.Дәреслекләрдә һәм ярдәмлекләрдә каралган биремнәрнең, алымнарның укучыларга авыррак булулары һәм аларның белем дәрәҗәсенә җайлашмаганлыгы.

Тикшеренү эше барышында туган каршылыкларны бетерү юллары:

1.Коммуникатив методны тирәнтен үзләштерү, укытучының теоретик һәм практик яктан әзер булуы.

2.Дәреслекләрдә каралган биремнәрне укучыларның белем дәрәҗәсенә карап җайлаштыру мөмкинлеген булдыру.

3.Укытучыларны һәм укучыларны заманча яңа татар теле әсбаплары, методик кулланмалар, рекомендацияләр белән тәэмин итү – коммуникатив методны уңышлы куллануның мөһим бер шарты булып тора.














I.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив компетенция формалаштыруның психологик, педагогик нигезләре.

I.1.1.Коммуникатив технология турында төшенчә.

Күпмилләтле социолингвистик тормыш шартларында нинди дә булса тел саклансын һәм аның кулланыш даирәсе тараймасын өчен, бу телне шул телдә аралашучыларның һәркайсы аңлавы мәҗбүри,” – ди Америка галиме Фишман.

Мәктәп елларында баланың икенче телне өйрәнү мөмкинлеге гаять зур. Рус телле балаларны татар сөйләменә нәтиҗәле педагогик технологияләр аша өйрәтү – кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләрнең берсе.

Укыту барышын технологияләштерү бүген әһәмиятле бурычлардан санала. Инде 30 нчы елларда ук А.С. Макаренко: “Барлык җитештерү тармаклары технологик фикер йөртүгә корылган, бары педагогика өлкәсе генә әхлакый фикерләүгә нигезләнә,” – дигән иде.

Рус телле балаларның татар сөйләмен нәтиҗәле үзләштерүен тәэмин итә торган технологияләрнең берсе – чит тел укыту методикасында бүген стандарт буларак кабул ителгән коммуникатив технология. Коммуникатив технологиянең гомуми нигезләре А.С. Пушкин исемендәге Мәскәү лингвистика институты (А.А. Леонтьев, В.Г. Костомаров, О.Д. Митрофанова һ.б.), Липецкидагы чит ил культурасына коммуникатив методика нигезендә укыту үзәге (Е.И. Пассов, В.П. Кузовлев, В.Б. Царькова) хезмәтләреннән гыйбәрәт.

Рус телле балаларга татар телен өйрәнү чит телне өйрәнү кебек үк. Ә чит телгә өйрәтү тарихы 100 еллар белән исәпләнә. Шул исәптән укыту методикасы да күп тапкырлар алышынды: басым әле укуга, әле тәрҗемә итүгә, әле аудированиегә, әле бөтенесен бергә кушуга ясалды. Бөтен методлар арасында үзенең гадилеге һәм эффектив булуы белән игътибарны җәлеп итеп торганы “гувернантка методы”, ягъни шул телдә шәхсән аралашу методы. Фәнни телдә әйтсәк, коммуникатив укыту технологиясе.

Коммуникатив укыту технологиясенең нигезен аралашу тәшкил итә. Аралашу – чит телгә өйрәтүче бөтен интенсив курсларының асылында ята. Интенсив технологияне болгар галиме Г. Лозанов эшли. Шуның нигезендә күп кенә гамәли вариантлар барлыкка килә.

Ә коммуникатив укытуның теориясен һәм практикасын Г.А. Китайгородская эшли. Бу технология:

Шәхескә юнәлеше ягыннан: мәгълүмати.

Эчтәлек характеры һәм төзелеше буенча: өйрәтүче, гомумбелем бирүче, гуманлы.

Идарә итү тибы буенча: заманча традицион укыту.

Оештыру формалары: бөтен төр форма булырга мөмкин.

Балага якын килү: хезмәттәшлек.

Өстенлекле метод: диалогик+уен.

Модернизацияләү юнәлеше буенча: укучылар эшчәнлеген активлаштыру.

Максатчан юнәлеш:

- аралашу ярдәмендә икенче бер чит телдә аралашырга өйрәтү.

I.1.2.Коммуникатив методның психологик һәм педагогик нигезләре.

Татар теленә өйрәтү өлкәсендә фәнни-методик эзләнүләр һәм тикшеренүләр бүген дә дәвам итә, яңадан-яңа уку-укыту әсбаплары тәкъдим ителә, алдынгы тәҗрибә өйрәнелә һәм гамәлгә кертелә, шулай ук укыту системасының уңышлы һәм җитешсез яклары даими күзәтелеп барыла. Татар теленә өйрәтүдә төрле юнәлешләрдән һәм алымнардан файдалану методика фәнен тагын да баета һәм тирәнәйтә. Билгеле, метод – укыту максатларына җавап бирә торган һәм укучы белән укытучы арасындагы эшчәнлекне тәэмин итә торган ысул ул. Лингводидактикада метод төшенчәсе ике мәгънәдә кулланыла: укыту юнәлеше (киң мәгънәсе); укыту алымы (тар мәгънәсе). XX гасырның 70 нче елларында галимнәр тарафыннан тәкъдим ителгән һәм гамәлгә кертелгән коммуникатив метод икенче телгә өйрәтүне реаль тормыштагы аралашуның моделе буларак оештыруны таләп итә. Машина йөртергә өйрәнү өчен, кагыйдәләр генә җитмәгән кебек, икенче бер телне гамәли үзләштерү өчен дә аерым сүзләрне яки грамматик формаларны гына белү җитми, шушы телдә сөйләшә алу мөһим. Коммуникатив метод кулланылганда, укучылар “коры” кагыйдәләрне истә калдыру белән генә шөгыльләнмиләр, алар җанлы аралашу аша тел берәмлекләрен сөйләмдә кулланырга күнегәләр. Танылган методистлар В. Костомаров һәм

О. Митрофанова фикеренчә, чит телгә өйрәтү методикасын коммуникативлыктан башка күзаллау мөмкин түгел. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә укучыларны алган белемнәрен гамәли кулланырга өйрәтү зур әһәмияткә ия булган мәсьәләләрнең берсе булып кала.

Рус мәктәпләрендә татар телен без чит тел буларак укытырга мәҗбүрбез, шуңа күрә чит телләрне укыту методикасына мөрәҗәгать итү аңлашыладыр.

Коммуникатив метод – аралашуга, җанлы сөйләмгә таянучы методик алымнар комплексы. Бу метод беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтүне куя, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш, чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә. Коммуникатив методның төп максаты – сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә, сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела.

Һәр методның нигезен аерым бер принциплар тәшкил итә, һәм алар шушы юнәлешнең асылын, төп эчтәлеген билгелиләр. Коммуникатив метод исә, беренче чиратта, түбәндәге принципларны үз эченә ала: 1) тел һәм сөйләм материалын сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү; 2) тел һәм сөйләм материалын концентрик рәвештә урнаштыру һәм этаплап өйрәтү; 3) лексик-грамматик материалны ситуатив-тематик нигездә өйрәтү; 4) лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә өйрәтү.

Йомгаклап әйткәндә, рус мәктәпләрендә укучы балаларга татар телен укытуда коммуникатив методны төп юнәлеш итеп алсак, уңышка ирешергә мөмкин, дип уйлыйбыз.Үзебезнең тәҗрибәдән чыгып әйтә алабыз: балалар дәрестә грамматик күнегүләрне, язма эшләрне бик яратып бетермиләр. Нинди булса да мәсьәлә буенча сөйләшү, төрле һөнәр кешеләре белән очрашу, экскурсияләр, уеннар алар өчен күпкә кызыклырак һәм бу эшләрнең нәтиҗәсе зур.

I.1.3.Коммуникатив компетенция формалаштыру төшенчәсе.

Рус телле мәктәпләрдә туган телне укытуның максаты: беренчедән, укучыларның лингвистик белемгә ия булуын тәэмин итү, ягъни татар теленең фонетик, лексик, грамматик күренешләрен практик үзләштерүгә ирешү, икенчедән, аларда коммуникатив компетенция (фикерне төпле, нигезле итеп белдерү осталыгы) формалаштыру, ягъни туган телдә аралашу, сөйләшү-аңлашу чарасы буларак өйрәтү.

Компетенция сүзе нәрсәне аңлата? С.И. Ожеговның рус теленең аңлатмалы сүзлегендә компетенция сүзенең аңлатмасы мондый: “компетенция – круг вопросов, в которых кто-нибудь хорошо осведомлен”.

Компетенция – латин теленнән, “уңышка ирешәм” дигәнне аңлата.

А.В. Хуторской компетенцияләрне дүрт төркемгә бүлеп өйрәнгән:

1)мөһим мәгънәле компетенция;

2)шәхси үзаллы үсеш компетенциясе;

3)уртак мәдәни;

4)танып белү – мәгълүмати – социаль хезмәт – коммуникатив.

Нәрсә ул коммуникатив компетенция? С.Н. Ожеговның рус теленең аңлатмалы сүзлегендә, коммуникация – сообщение, общение” дип аңлатыла.

Латин телендә “коммуникация” – аралашу, ә “компетенция” сүзе сәләт дигәнне аңлата.

Димәк, әлеге төшенчәне латин теленнән “аралашу сәләте” дип аңларга була.

Компетенция – укыту, белем һәм ситуацияләр арасында бәйләнеш булдыру, аларны тормышка ашыру сәләте.

Коммуникатив компетенция – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы, хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү, телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Формалаштыру сүзе русча-татарча сүзлектә (авторлары: Ф.Ә. Ганиев, Ф.Ф. Гаффарова) “(придавать чему-либо, какую либо форму) формалаштырырга, форма бирергә, формага китерергә” дип тәрҗемә ителә, ягъни бер рәвешкә кертү, оештыру дигәнне аңлата.

Л.Н. Леонтьев коммуникатив компетенция формалаштыру терминын түбәндәгечә аңлата.

В общении люди раскрывают свои личностные качества. В процессе общения важным является не только проявление личностных качеств субьекта, но и их развитие и формирование в процессе общения. Это объясняется тем, что во время коммуникации человек усваивает общечеловеческий опыт, ценности, знания и способы деятельности. Таким образом”, - отмечает автор. “Человек формируется как личность и субьект деятельности. В этом смысле общение становится важнейшим фактором развития личности”.

I.2.1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары.

Укытуның эчтәлеген, укучылар эшчәнлеген оештыруның оптималь формаларын куллану , дөрес алымнар сайлау көткән нәтиҗәгә ирешүгә юнәлтелгән. Болар – аралашуга, җанлы сөйләмгә таянучы методик алымнар комплексы.

1)Бернече планга укучыларны сөйләшергә өйрәтү чыга, ә теоретик материал, белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла.

2)Аралашуга өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп бара, чөнки фикер йөртү аралашуга ихтыяҗ тудыра.

3) Аралашуга мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда танып белүгә омтылыш уятуны нигез итеп ала.

4) Сөйләм эшчәнлеге төрләренә бер-бер артлы түгел, ә параллель рәвештә өйрәтү: һәр дәрестә сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре дә катнаша. Дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм дозасы сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре аша да үтеп чыга. Алар:

1. тыңлап аңлау (аудирование);

2. сөйләү ( диалог, монолог)-(говорение);

3. уку;

4. язу.

Тыңлап аңлау.Сөйләм эшчәнлегенең дүрт төркеменнән шәһәр шартларында туган тел өйрәнүчеләр өчен иң мөһиме - туган телдәге сөйләмне тыңларга һәм аңларга өйрәнү. Тыңлау- “фикерләүнең бер формасы” (Л.С.Выготский). Балаларны сөйләргә, укырга, язырга өйрәтү тыңлаудан, дөрес итеп ишетүдән һәм аңлаудан башлана. Тыңлау- хәтерне ныгыту чарасы да, туган телнең байлыгын, аһәңен, матурлыгы ачу, гаҗәпләнү хисе уяту юлы да. Сөйләм культурасын үзләштерү – шулай ук тыңлаудан башлана. Моңардан тыш, тыңларга өйрәтү-эффектив укыту чарасы да.

Тыңлау “пассив” тыңлауга әйләнмәсен өчен күрсәтмә кую таләп ителә. Күрсәтмәләрне 3 төргә бүлеп карарга мөмкин: 1) танып белүне тирәнәйтүгә юнәлдерелгәннәре (“таны һәм аңла”), 2) хәтердә калдыруга бәйле күрсәтмәләр; 3) коммуникатив күрсәтмәләр (“хәбәрне кабул итеп ал һәм башкага тапшыр”). Дәрес вакытында бу күрсәтмәләр төрле формада тәкъдим ителергә мөмкин һәм алар төрлечә хәл ителә. Мәсәлән, “Башкага тапшыру” процессы сөйләү рәвешендә генә түгел, ә укучыларның сыйныфташларын өйрәтү, укыту, дөресләү һ.б. буларак та кулланыла.

Тыңлау-шактый катлаулы эшчәнлек. Шуңа күрә төрле алымнар куллану, балаларның игътибарын җәлеп итү, укучыларда тыңлауга ихтыяҗ тудыруның бер юлы.

Тыңлау балаларның сүзлек байлыгын, хәтерне үстерү, дөрес әйтү кагыйдәләрен үзләштерү чарасы буларак кулланыла. Тыңланмаган тексттан бер темага караган сүзләрне аерып күрсәтү, әйтелгән сүзләрнең темасын билгеләү, текстны тыңлау нәтиҗәсендә терәк-ярдәмче сүзләрне билгеләү кебек күнегүләр яхшы нәтиҗә бирә.

Сүзләр ярдәмендә тестлар үткәрү-укучыларның тыңлау мөмкинлеген тикшерү чарасы буларак та кулланыла. Тест өчен сүзләрне бер темага бәйле рәвештә, төрле тема, сүз төркемнәрен дә алу мөмкин.

Тыңлау өчен текст тәкъдим иткәндә традицион алымнардан тыш текстка укучыларның үзеннән сорау куйдыру, исем уйлап табу, текстны дәвам итү файдалы.

Сөйләм телендә вербаль чаралардан тыш вербаль булмаган чаралар да кулланыла (күрсәтмәлелек, хәрәкәт, мимика, ишарә, пауза һ.б.) Психологларның әйтүенә караганда, телдән аралашу бары тик 35 % гына сүз, җөмләләр ярдәмендә башкарыла. Шуңа күрә укучыларга тыңлар өчен тәкъдим ителгән текстларда, аларның кабул ителешендә вербаль булмаган чараларга игътибарны көчәйтү кирәк.

Нәтиҗә ясап әйткәндә шуны әйтергә кирәк, татар теле дәресендә укытучының татарча сөйләве - баланың зиһененә сеңә торган беренче өлге. Бу өлге тел атмосферасы тудыра, шуннан чыгып, баланың татарча сөйләмне ишетеп аңлау күнекмәләре формалаша.

Сөйләү. Бу үз эченә диалог һәм монологны ала. Диалог ул коммуникатив чара (фикерләүне тапшыру чарасы). Шуңа да аны, мөмкин кадәр, реаль сөйләшү шартларына якынайтырга кирәк.

Диалогик сөйләмне өйрәнгәндә укучылар түбәндәге коммуникатив эш алымнарын үти:

    • әңгәмәне башлап җибәрү һәм тәмамлау;

    • укытучының яки классташының сөйләмен игътибар белән тыңлау һәм әңгәмәгә кушылу;

    • дөрес сорау төзү һәм аңа тулы җыйнак җавап бирү;

    • нәрсә дә булса эшләргә ризалашу яки риза булмауны белдерү;

    • шатлыкны һәм канәгатьсезлекне белдерү;

    • аралашуда әдәп кагыйдәләрен саклау, ягъни әңгәмәчене бүлдермәү.

Диалогларны төзегәндә укучылар ике яклы әңгәмә алып барырга тиешләр. Әзер диалогларны өйрәнгәндә кечкенә диалог текстларны укучыларга тарату, диалогларны укучылар парлашып өйрәнәләр һәм дәрес башында яттан сөйлиләр. Конвертлы текстлар даими алышынып тора, шулай итеп бар парлар да диалогларны өйрәнеп бетерә.

Димәк, диалогларны өйрәнгәндә түбәндәге эш типлары өйрәтелә:

    • диалогтагы сүзләрне, конструкцияләрне алдан аңлату;

    • диалог үрнәген уку, рольләргә бүлеп уку;

    • диалог үрнәген үзгәртеп кабатлау, катлауландыру;

    • кабатлау, ятлау;

    • диалог төзү.

Шулай итеп, белем алу һәм аны сөйләмдә куллана белү күнекмәләре укучыларның сөйләмен үстерү процессында барлыкка килә: укучылар диалог төзегәндә алган белемнәрен ныгыта, мәгълүматлар туплый, иң кирәклесен сайлый, иң мөһимнәрен билгели, гомумиләштерә, нәтиҗәләр ясый, аларның интеллектуаль фикерләү коммуникатив сәләте үсә.

Татар телен өйрәнгәндә тагын бер зур адым - ул монологик сөйләмгә өйрәтү, яки фикерне логик-эзлекле итеп әйтү, бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү.

Монологик сөйләмгә өйрәтү күнегүләре авторның тема буенча белемен, шулай ук текстны мөстәкыйль төзүен таләп итә. Бу эштә укучыларның төрле сүзлекләрдән һәм башка чыганаклардан файдалана белүе сорала.

Рус мәктәпләрендә монологик сөйләмгә өйрәтүне беренче этапта бирелгән темага яисә предметка карата фикер әйтә белүләрен үстерү, рәсем буенча җөмләләр төзүдән, диалогларны хикәягә әйләндерүдән башларга кирәк.

Аннары кечкенә хикәяләр төзү, эчтәлеген сөйләү, рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү тора. Укучы татарча сөйләүгә акрынлап җавап бирү аша монологик сөйләмгә чыгу юлы үтелә.

Шулай итеп, монологик сөйләм аша укучылар татар теле дәресләрендә :

    • образлы итеп сөйләргә;

    • хәл-вакыйгаларны хикәяләргә, аларга карата үз фикерен белдерергә;

    • сүз һәм фразаларны урынсызга кабатламаска;

    • төрле төзелешле җөмләләр кулланырга;

    • чагыштыру һәм сынландыру кебек сүрәтләү чараларын урынлы файдаланырга өйрәнәләр.

Татар теле дәресләрендә укучыларны язма сөйләмгә өйрәтүнең максаты булып:

    • җанлы сөйләмдә кулланылган сүзләрне орфографик дөрес язу;

    • тыңлаган яки укыган текстның эчтәлеген язмача аңлатып бирү;

    • үзләштерелгән аралашу ситуацияләре буенча бәйләнешле текст төзеп язу;

    • автобиография, конверт тышына адрес, игълан, котлау яки чакыру открыткасы язарга өйрәтү тора.

Уку. Уку – мәгълүмат алу чыганагы булырга тиеш. Укырга өйрәтүнең беренче адымнарыннан ук башта җөмләне аңларга һәм эчтәлеген ачыкларга һәм шуннан соң гына, әгәр аңлашылмаса, авыр сүзләрне аерып алырга өйрәтергә кирәк. Дөрес уку өчен уку техникасы өстендә эш алып барыла. Бу фонетик күнегүләр, махсус аерып алган сүзләрне иҗекләп уку, бер хәрефе белән аерылып торган сүзләрне уку, иҗекләрне уңай һәм кире уку.

Текстны аңлау дәрәҗәсе түбән булганда уку күңелсез шөгыльгә әверелә. Укуга кызыксыну, укырга өйрәтүнең техник ягын яхшырту өчен кызыклы алымнар кулланыла: җөмләнең ахырын укып бетерү, рәсемнәрне сүзләр белән алыштыру, текстны үзгәртү; шигырьләр укыганда кызлар/малайлар юлларны чиратлап уку, хор белән уку, көйләп уку, пышылдап уку, авыз эченнән уку, иреннәр белән уку һ.б.

Уку этабында тагын бер зур бурыч - укыганны аңларга өйрәтү. Эчтәлеген аңлауга укучылар телдән сөйләм вакытында яхшы үзләштергән материал аша гына ирешә. Шуңа күрә текстлар яхшы төзелгән булырга тиеш. Укыла торган текстны аңларга нинди шартларда ирешергә соң? Беренче, укый башлаганда текстка “керү” моменты, яки текста нәрсә турында сүз барганын ачыклау. Икенче, сүзлек өстендә эш.

Укучыларның сөйләм телен үстерүдә бик зур рольне халык авыз иҗаты җәүһәрләре башкара. Бу тизәйткечләр, мәкальләр, әйтемнәр, такмаклар, шарада-табышмаклар, әкиятләр. Алар укучыларда кешелек сыйфатларын үстерү, мәхәббәт тәрбияләү генә түгел, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтү, дөрес дикция белән сөйләү өчен артикуляция һәм тел гимнастикалары булып та торалар.

Дәресләрдә үзләштерүгә читен булган материалларны уеннар белән бәйләп аңлатканда кызыксыну уяна. Шуңа да дәрестә мөмкин кадәр төрле фонетик, лексик, грамматик уеннарны кулланырга була. Уен барышында оялчан балалар да активлаша төшә. Шулай ук системалы рәвештә грамотага өйрәтү дәресләре сөйләм үстерү белән бергә алып барыла.

Рус мәктәпләрендә телне белү дәрәҗәсе укучыларда төрлечә. Шуңа укытуны дифференцияләштерү зарур. Индивидуаль, дифферецияле укытканда, һәр укучы үз мөмкинлегенә, сәләтенә туры килердәй эшне башкара.

Санап киткән ысулларны дәреснең кайсы урынында файдалану, күпме вакыт дәвам итү, кайсыларының үзара ничек чиратлануы дәреснең темасына, уку материалына, укучының татарча белү дәрәҗәсенә бәйле.

I.2.2. Коммуникатив юнәлеш буенча белем бирүнең һәм традицион укытуның аермасы.

Коммуникатив юнәлеш буенча белем бирү традицион белем бирүдән нәрсә белән аерыла?

Традицион укытуда укытучы белемнәрне үзе бирә, ә коммуникатив юнәлеш белән укыту процессында укучыларга белем әзер килеш бирелми, ә бәлки аны мөстәкыйль танып-белү эшчәнлеге вакытында, коммуникатив компетенция формалаштыру шартларында туплыйлар.

Аңлатмалы-иллюстратив укытуда уку материалы укытучының сөйләп аңлатуы рәвешендә оештырыла. Бу очракта информацион бәян итү өстенлек итә. Укучылар тыңлыйлар, күзәтәләр, истә калдыралар. Уку материалы катлаулы булган саен, укытучы җентекләбрәк аңлата.

Коммуникатив юнәлеш буенча укыту прцессында укытучы уңышка китерәчәк ситуация тудыра, дәрестәге аралашу, фикер алышуны балада шатлык хисе уятырлык итеп оештыра. Болар барысы да уңай нәтиҗәләргә китерә, укыту эшенең сыйфатын яхшырта.

Традицион укытуның кимчелекләреннән берсе – белемнәрнең практикада кулланылмавы. Укучылар кагыйдәләрне, законнарны беләләр, әмма еш кына аны исбатларга кыенсыналар; фактларны истә калдыралар, әмма аларны гомумиләштерергә яки конкретлаштырырга читенсенәләр.

Коммуникатив юнәлеш буенча укыту процессында укытучы укучыларның танып- белү эшчәнлеген оештыра, фактларны анализлау нигезендә укучылар мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр һәм гомумиләштерүләр ясыйлар, кагыйдә, законнар формалаштыралар яки билгеле белемнәрне яңа шартларда кулланалар. Коммуникатив юнәлеш буенча укытуда белемнәрне камилләштерү, укучыларның танып-белү осталыгын һәм күнекмәләрен ныгыту буенча мөстәкыйль эшләр оештырыла. Укучылар тынычсызлану, курку кебек хисләрне кичерми, чөнки фикерең дөрес булмаган очракта да моның өчен берәү дә шелтәләми, бүлдерми, ә киресенчә, һәрбер алга куелган мәсьәлә баланың уку теләген көчәйтә, кызыксындыра гына.



II. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын куллану һәм нәтиҗәлелеген дәлилләү буенча тәҗрибәи эш.

II.1. Тәҗрибәи эшнең максаты, бурычлары һәм этаплары.

Теоретик әдәбиятны, дәреслекләрне тикшерү, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү һәм үзаллы күзәтүләр тәҗрибәи эшнең максатын билгеләделәр: татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын куллану һәм нәтиҗәлелеген дәлилләү.

Эш барышында түбәндәге бурычлар куелды:

1.Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын ачыклау, эш юнәлешләрен билгеләү.

2.Билгеләнгән юнәлешләр буенча тәҗрибәи эш үткәрү.

3.Тәҗрибәи эш Уфа шәһәренең 4 нче урта мәктәбендә үткәрелде. Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларын ачыклау һәм дәлилләү өчен тәҗрибәи эшебезне 6 “а” классының татар төркемендә оештырдык.

Тәҗрибәи эш 3 этаптан тора:

I этап – констатацияләүче эксперимент үткәрү;

II этап - өйрәтү эксперименты үткәрү (коммуникатив методны кулланып дәресләр оештыру);

III этап – эш нәтиҗәләрен күләм һәм сыйфат ягыннан тикшерү; нәтиҗәләрне гомумиләштерү.

II.2. Тәҗрибәи эшнең I этабы.

I этапта түбәндәге юнәлешләр буенча эш оештырылды:

  • балаларның укуга карата мөнәсәбәтләрен ачыклау максатыннан анкета үткәрү;(I кушымта).

  • уку процессында укучыларның танып-белү активлыгын күзәтү.(II кушымта).



Йомгаклау.

Куелган проблемага карата психологик, педагогик һәм методик әдәбиятны өйрәнү, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен күзәтү нәтиҗәсендә түбәндәге фикерләргә килергә була:

  • Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары күп галимнәрне җәлеп иткән актуаль проблемаларның берсе. Балада укуга, уку эшчәнлегенә ихтыяҗ, кызыксыну тудыручы эчке бер этәргеч булырга тиеш. Бу этәргеч “мотив” төшенчәсе белән билгеләнә. Мотив көчле булганда гына укучы активлык күрсәтә, ягъни уку эшчәнлегенә ихтыяҗ туа.

  • Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларнның коммуникатив компетенциясен формалаштыру түбәндәге дидактик принципларга таянып эшләүне таләп итә: күрсәтмәлелек, аңлылык, активлык, үти алу һәм көч җитү, фәннилек, яшь һәм шәхси үзенчәлекләрне исәпкә алу, эзлеклелек һәм системалылык, тормыш белән бәйлелек, ныклы үзләштерү.

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын хәл итүдә укытуның актив метод, форма һәм чаралары ярдәмгә килә. Методик әдәбиятта укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары укыту барышында әһәмиятле урын алып тора. Е.И Пассов, К.Ф. Фәтхуллова, Р.Р. Нигъмәтуллина)

  • Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру процессында укучыларга белем әзер килеш бирелми, ә бәлки алар аны мөстәкыйль танып-белү вакытында, ягъни төп игътибар укучының мөстәкыйль танып-белү эшчәнлегенә юнәлтелә.

  • Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларын дөрес оештырганда, ул укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләрен уңай якка үзгәртә, белемнәрнең аңлылыгына этәрә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, иҗади фикерләүне үстерә.

  • Кызганычка каршы, гамәлдәге дәреслекләрдә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларының санап үтелгән көчле якларын тормышка ашыру максатында бирелгән күнегүләр, биремнәр юк дәрәҗәсендә. Коммуникатив компетенцияне формалаштыруга караган материаллар журналларда (“Башкортстан укытучысы”, “Мәгариф”) аз яктыртыла.

























Кулланылган әдәбият:

  1. Актуальные проблемы современного образования. Под ред. Махмутова М.И.- Казань, 2001.

  2. Выготский Л.С. Мышление и речь. Собрание сочинений в 6 томах; Т.2.- М., Педагогика, 1982.

  3. Вәлиева Ф.С. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан, 2000.

  4. Вагыйзов С.Г. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы. – Казан, 2003.

  5. Костомаров В.Г., Митрофанова О.Д. Методическое руководство для преподавателей русского языка иностранцам.- М., Русский язык, 1988.

  6. Леонтьев А.Н. Деятельность, сознание, личность. – М., 1977.

  7. Мифтахова Б.И. Методы и приемы преподавания татарского языка. – Казань, 20003.

  8. Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел. Контроль тестлар һәм текстлар.- Казан, 2009.

  9. Пассов Е.А. Коммуникативный метод обучения иноязычному говорению- М., Просвещение, 1991.

  10. Примерная основная образовательная программа образовательного учреждения. Начальная школа. – М, Просвещение, 2010.

  11. Сахипова З.Г. Речевое общение в многоязычной семье. – Уфа, “Китап”, 1998.

  12. Татарча-русча сүзлек. – Казан, 2004.

  13. Фәтхуллова К.Ф. Тел аралашу чарасы булсын. - //Мәгариф, №10, 2009.

  14. Хәйдәрова Р.З. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. – Казан, 1999.

  15. Хәйдәрова Р.З. Икетеллелек – заман таләбе.- // Мәгариф, №10, 2007.




26



Краткое описание документа:

Кереш.

“Укучы алган белемнәрнең иң мөһиме һәм

тормыш өчен иң кирәклесе – аның үз телендә

ачык, аңлаешлы итеп аралаша белүе…”

В.И. Чернышев.

Бүген мәгариф системасының яңа үсеш этабының башланган чоры. Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплары белән формалашуы мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Россия педагоглары тарафыннан, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесе үсешен – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты, ә аларның активлыгын стимуллаштыруны мәгариф сәясәтенең стратегик бурычы дигән фикергә киленде.

Яңа стандарттагы иң мәһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, “укучы үз алдында максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.

Туган тел укытучыларының төп максаты – белем сыйфаты белән идарә итү өчен төрле юллар һәм алымнар кулланып, киләчәктә илнең чын хуҗалары була алырлык белемле, акыллы, сау-сәламәт шәхес тәрбияләү.

Һәр укытучы үзенең дәресләрен яхшы сыйфатлы, нәтиҗәле итеп үткәрергә, төрле методик алымнарны файдаланырга, укучыларга төпле белем бирергә тырыша.

Белем бирүнең федераль дәүләт стандартларына күчкәндә безнең алда сораулар туа. Хөкүмәтнең безнең алга куйган бурычын үти алырбызмы? Идеал укучы моделен ясый алырбызмы? Татар телен һәм әдәбиятын укытуның методик базасын ничек киңәйтергә? Телгә балаларның кызыксынуын ничек булдырырга? Үзен тормышта иркен тота алырлык, әхлаклы, конкурентлыкка сәләтле иҗади шәхесләрне ничек тәрбияләргә? Укучыларның берсе генә түгел, барысы да шушы сыйфатларга ия булырга тиеш. Шушы сораулар иҗади эшләүче укытучыларны бик тә борчый.

Бүгенге көн таләпләреннән чыгып караганда, укучының дәреслектәге кагыйдәләрне ятлап, дөрес итеп сөйләп бирү кебек формаль эшләр хәзер канәгатьләндерә алмый. Алган белемне киләчәктә кулланырга өйрәтү, укучының үзаллылыгын һәм иҗади фикерләвен активлаштыру, сөйләм культурасын тәрбияләү – тел укытуга куелган төп таләпләр.

Туган тел дәресләренең иң мөһим бурычлары:

укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык иҗади шәхесләр итеп тәрбияләү, дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Тел - халыкның рухи байлыгы, моңы, аның үзенчәлекле мәдәнияте турында мәгълүмат бирүче чыганак. “Кешенең бөтен “аңлы” тормышы аның туган теле аша уза” , - дигән Д.С. Лихачев.

Үзара аралашуда рус теленең мөһим роле бәхәссез. Татар теле дә дөньяда киң таралган телләрнең берсе – аны белү башка төрки халыклар белән аңлашырга да мөмкинлек тудыра. Димәк, татар телен белү кешенең аралашу даирәсен киңәйтә.

Ике телне белгән кеше интеллектуаль яктан көчле. Ул бер чит тел дә өйрәнсә, әхлаклы шәхес булса, җәмгыятькә күп файда китерә.

Әмма, шәһәр мәктәпләрендә татар булганнарының да ана телен белү дәрәҗәсе бик чамалы. Шуңа күрә, кечкенәдән ана теленә ихтирам тәрбияләү, кызыксыну уяту, һәм балаларны үз телендә сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү –укытучылар алдында иң мөһим бурычларның берсе булып тора.

Мин Затон бистәсенең 4 нче мәктәбендә унбиш ел буена рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Үземнең укыту тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтер идем, шәһәр күләмендә үткәрелгән олимпиадалардагы һәм кече фәннәр академиясендә яулаган урыннарыбыз, төрле конкурсларда ирешкән матур нәтиҗәләребез булса да, мине борчыган проблемаларның берсе – ул укучыларның татарча сөйләшмәүләре һәм аралашмаулары. Бу күңелне борчыган проблеманы хәл итү максатыннан, мин коммуникатив метод ысулын тирәнрәк өйрәнеп, аның теоретик: психологик, педагогик һәм методик нигезләрен үзләштереп, башка укытучыларның эш тәҗрибәсе белән танышып һәм шәхсән үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтер идем, миндә тикшеренү эше алып бару һәм тәҗрибәи эш үткәрү теләге туды.

“Укучының үсеше бары тик аралашу нәтиҗәсендә генә була ала”, - дип яза үзенең фәнни хезмәтләрендә В. Давыдов. Һәрвакытта укытучының педагогик эшчәнлегенең максаты булып бөтен яклап та үсешкән шәхес тәрбияләү тора. Бу максатка ирешергә бүгенге көндә нәрсә комачаулый соң?

Без дәрес һәм дәрестән тыш эшләр барышында каршылыкларга китерүче түбәндәге кимчелекләрне ачыкладык:

Беренчедән, социаль-психологик киртә: шәһәрдә үскән, рус мөхитендә тәрбияләнгән балаларның туган телне белмәве.

Икенчедән, традицион калыплашкан укыту системасында укучыны индивидуаль шәхес буларак тәрбияләү хыял гына булып калуы.

Өченчедән, балаларның милли йолаларны, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрен югалтуы.

Дүртенчедән, коммуникатив метод нигезендә төзелгән татар теле дәреслекләренең һәм ярдәмлекләренең безгә килеп җитмәве бу мәсьәләне тагын да катлауландыра.

Бишенчедән, татар теле укытучысы кулланырдай теоретик чыганакларның җитешмәве.

Алтынчыдан, коммуникатив методның теоретик нигезләрен белү дәрәҗәсенең түбән булуы.

Бары тик укытучы гына, дәрестән һәм сыйныфтан тыш чараларда, тарихи-мәдәни мөхит тудырып, балаларның үзара аралашуына этәргеч ясаган ысуллар кулланып, буыннардан калган гореф-гадәтләребезгә, туган телебезгә ихтирам уята ала. Туган тел дәресендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерүгә шартлар тудырып, укытучы аларның танып белүен, кызыксынуын арттыра, иҗади фикерләвен һәм укуга омтылышын үстерә, телне өйрәнүгә дәртләндерә.

Югарыда күрсәтелгән проблемалардан чыгып, тикшеренү эшенең темасы билгеләнә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары”.

Танылган методистлар В. Костомаров һәм О. Митрофанова фикеренчә, чит телгә өйрәтү методикасын коммуникативлыктан башка күзаллау мөмкин түгел. Коммуникатив метод кулланылганда, укучылар “коры” кагыйдәләрне истә калдыру белән генә шөгыльләнмиләр, алар җанлы аралашу аша тел берәмлекләрен сөйләмдә кулланырга күнегәләр. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә укучыларны алган белемнәрен гамәли кулланырга өйрәтү зур әһәмияткә ия булган мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.

Рус телле балаларның татар сөйләмен нәтиҗәле үзләштерүен тәэмин итә торган, бүгенге көндә бигрәк тә актуальләшкән методларның берсе – ул коммуникатив метод.

Яңа дәүләт стандартларында дүрт эшчәнлеккә өстенлек бирелә: шәхси, регулятив, танып-белү эшчәнлегенә һәм коммуникатив эшчәнлеккә. “Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала”, – дип ассызыклана яңа дәүләт стандартларында һәм укучыларның уку эшчәнлеген үстерүдә төп ысулларның берсе булып тора. Димәк, федераль дәүләт стандартларына ярашлы рәвештә татар теле укытучысының төп максаты – укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру.

Югарыда китерелгән фикерләр бу тикшеренү эше темасының актуальлеген дәлилли.

Тикшеренү эшенең объекты – укыту эшчәнлегендә коммуникатив метод һәм аңа хас үзенчәлекләр.

Тикшеренү предметы – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив компетенция формалаштыру мөмкинлекләре.

Тикшеренү эше түбәндәге фараз итүгә нигезләнә: әгәр дә без дәрестә һәм дәрестән тыш эшләрдә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын дөрес оештырып куллансак, ул вакытта җанлы аралашуга ихтыяҗ булдырырбыз, тирән белемле, мөстәкыйль, иҗади эзләнүчән, җәмгыятьтә үз урынын таба алырлык шәхес тәрбияләүгә ирешербез.

Тикшеренү эшенең максаты – коммуникатив методның теоретик нигезләрен ачыклау ярдәмендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын ачыклау һәм дәлилләү.

Фараз итү һәм максат тикшеренү эшенең бурычларын билгеләде:

1.Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларының теоретик нигезләрен (психологик, педагогик, методик) өйрәнү; коммуникатив метод төшенчәсен өйрәнү, ачыклау һәм сыйфатларын тикшерү.

2.Дәрес һәм дәрестән тыш эшләрдә укучыларның коммуникатив компетенция формалаштыру юлларының мөмкинлекләрен ачыклау һәм дәлилләү.

3.Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларының мәктәп тәҗрибәсендә чагылышын өйрәнү.

4.Уку процессын мөмкин кадәр чынбарлыкка якынайтып, балаларда аралашу ихтыяҗын тудыру, иҗади фикерләүләрен үстерү.

5.Тикшеренү эшенең нәтиҗәләрен күләм һәм сыйфат ягыннан анализлау.

6.Коммуникатив компетенция формалаштыру нигезендә дәрес эшкәртмәләре төзү һәм эш тәҗрибәсендә куллану, тәҗрибә тарату.

Куелган бурычларны үтәү өчен түбәндәге тикшерү методлары кулланылды.

1.Теоретик: психологик, педагогик һәм методик әдәбиятны өйрәнү.

2.Диагностик: укучыларның коммуникатив компетенциясенең формалашуын пассив һәм актив күзәтү; әңгәмә, анкета тутыру.

3.Эксперименталь: констатацияләүче, өйрәтүче экспериментлар.

4.Аналитик: эш нәтиҗәләрен күләм һәм сыйфат ягыннан тикшерү. Тикшеренү эшенең методологик һәм теоретик нигезе:

1.Уку эшчәнлеге теориясе (Л.С. Выготский, А.Н. Леонтьев, Л.В.Занков).

2.Диалог культурасы теориясе (М.М. Бахтин, В.С. Библер, С.Ю. Курганов)

3.Үстерелеш теориясе (Д.Б. Эльконин, Л.С. Выготский, В.В. Давыдов).

4.Коммуникация теориясе һәм методы (Е.И. Пассов, Н.А. Бердяев,

К.Ф. Фәтхуллова, Р.Р. Нигъмәтуллина).

5.Татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы (Ф.С. Вәлиева, М.З. Зәкиев, Ф.С. Сафиуллина, Ф.Ф. Харисов, Ә.М. Закирҗанов, Н.В. Максимов,

Д.Ф. Заһидуллина, Ә.З. Нигъмәтуллин).

Тикшеренү эшенең фәнни әһәмияте – Башкортстан Республикасының икетеллелек шартларында рус, татар икетеллелеген формалаштыру барышында укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру мөмкинлекләрен өйрәнү һәм аның әһәмиятен дәлилләү.

Тикшеренү эшенең практик әһәмияте – эш нәтиҗәләрен педагогик практика үтүче студентларга, туган тел укытучыларына тәкъдим итәргә.

Тикшеренү эше 3 этаптан тора:

I – хәзерлек-оештыру этабы:

2010 ел (сентябрь) – 2011 ел (август).

Эш юнәлешләре:

тикшерү өлкәсен билгеләү;

теманы ачыклау;

психологик, педагогик һәм методик әдәбиятны барлау;

укытучылар тәҗрибәсен өйрәнү;

тикшеренү эшенең максатын һәм бурычларын ачыклау, фараз итүне билгеләү;

констатацияләүче эксперимент үткәрү;

тәҗрибәи эшнең төп юнәлешләрен билгеләү.

II – тәҗрибәи эш этабы.

2011 ел (сентябрь) – 2012 ел (декабрь).

Эш юнәлешләре:

өйрәтү эксперименты үткәрү;

нәтиҗәләрне туплау.

III – аналитик этап. 2013 ел.

эш нәтиҗәләрен күләм һәм сыйфат ягыннан тикшерү;

нәтиҗәләрне гомумиләштерү;

эш тәҗрибәсе белән уртаклашу (татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышларында чыгыш ясау, ачык дәресләр күрсәтү, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, методик журналларда бастырып чыгару).

Көтелгән нәтиҗәләр:

1.Укучыларның белемгә, иҗади активлыкка булган омтылышларының үсүе.

2.Укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләренең уңай якка үзгәрүе.

3.Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларын эзлекле һәм системалы рәвештә куллану укучыларның татар теленнән белемнәрен тагы да камилләштерүне тәэмин итә.

4.Иң мөһиме: һәр укытучы дәресләрдә методик осталыгын һәм иҗади активлыгын арттыруга омтылса, коммуникатив биремнәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдаланса, татар телен аралашу чарасы буларак өйрәтүдә үңышка ирешә алабыз.

Тикшеренү эше барышында туган каршылыклар:

Коммуникатив методның уңай яклары белән беррәттән каршылыклы моментларына да игътибар итәргә кирәк:

1.Уку-укыту комплектларының һәм дәреслекләрнең җитешмәве. Булган дәреслекләрдә коммуникатив методның тулы күләмдә яктыртылмавы.

2.Теоретик планда коммуникатив методны тирәнрәк өйрәнү проблемасы барлыкка килүе.

3.Дәреслекләрдә һәм ярдәмлекләрдә каралган биремнәрнең, алымнарның укучыларга авыррак булулары һәм аларның белем дәрәҗәсенә җайлашмаганлыгы.

Тикшеренү эше барышында туган каршылыкларны бетерү юллары:

1.Коммуникатив методны тирәнтен үзләштерү, укытучының теоретик һәм практик яктан әзер булуы.

2.Дәреслекләрдә каралган биремнәрне укучыларның белем дәрәҗәсенә карап җайлаштыру мөмкинлеген булдыру.

3.Укытучыларны һәм укучыларны заманча яңа татар теле әсбаплары, методик кулланмалар, рекомендацияләр белән тәэмин итү – коммуникатив методны уңышлы куллануның мөһим бер шарты булып тора.

I.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив компетенция формалаштыруның психологик, педагогик нигезләре.

I.1.1.Коммуникатив технология турында төшенчә.

“Күпмилләтле социолингвистик тормыш шартларында нинди дә булса тел саклансын һәм аның кулланыш даирәсе тараймасын өчен, бу телне шул телдә аралашучыларның һәркайсы аңлавы мәҗбүри,” – ди Америка галиме Фишман.

Мәктәп елларында баланың икенче телне өйрәнү мөмкинлеге гаять зур. Рус телле балаларны татар сөйләменә нәтиҗәле педагогик технологияләр аша өйрәтү – кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләрнең берсе.

Укыту барышын технологияләштерү бүген әһәмиятле бурычлардан санала. Инде 30 нчы елларда ук А.С. Макаренко: “Барлык җитештерү тармаклары технологик фикер йөртүгә корылган, бары педагогика өлкәсе генә әхлакый фикерләүгә нигезләнә,” – дигән иде.

Рус телле балаларның татар сөйләмен нәтиҗәле үзләштерүен тәэмин итә торган технологияләрнең берсе – чит тел укыту методикасында бүген стандарт буларак кабул ителгән коммуникатив технология. Коммуникатив технологиянең гомуми нигезләре А.С. Пушкин исемендәге Мәскәү лингвистика институты (А.А. Леонтьев, В.Г. Костомаров, О.Д. Митрофанова һ.б.), Липецкидагы чит ил культурасына коммуникатив методика нигезендә укыту үзәге (Е.И. Пассов, В.П. Кузовлев, В.Б. Царькова) хезмәтләреннән гыйбәрәт.

Рус телле балаларга татар телен өйрәнү чит телне өйрәнү кебек үк. Ә чит телгә өйрәтү тарихы 100 еллар белән исәпләнә. Шул исәптән укыту методикасы да күп тапкырлар алышынды: басым әле укуга, әле тәрҗемә итүгә, әле аудированиегә, әле бөтенесен бергә кушуга ясалды. Бөтен методлар арасында үзенең гадилеге һәм эффектив булуы белән игътибарны җәлеп итеп торганы “гувернантка методы”, ягъни шул телдә шәхсән аралашу методы. Фәнни телдә әйтсәк, коммуникатив укыту технологиясе.

Коммуникатив укыту технологиясенең нигезен аралашу тәшкил итә. Аралашу – чит телгә өйрәтүче бөтен интенсив курсларының асылында ята. Интенсив технологияне болгар галиме Г. Лозанов эшли. Шуның нигезендә күп кенә гамәли вариантлар барлыкка килә.

Ә коммуникатив укытуның теориясен һәм практикасын Г.А. Китайгородская эшли. Бу технология:

Шәхескә юнәлеше ягыннан: мәгълүмати.

Эчтәлек характеры һәм төзелеше буенча: өйрәтүче, гомумбелем бирүче, гуманлы.

Идарә итү тибы буенча: заманча традицион укыту.

Оештыру формалары: бөтен төр форма булырга мөмкин.

Балага якын килү: хезмәттәшлек.

Өстенлекле метод: диалогик+уен.

Модернизацияләү юнәлеше буенча: укучылар эшчәнлеген активлаштыру.

Максатчан юнәлеш:

- аралашу ярдәмендә икенче бер чит телдә аралашырга өйрәтү.

I.1.2.Коммуникатив методның психологик һәм педагогик нигезләре.

Татар теленә өйрәтү өлкәсендә фәнни-методик эзләнүләр һәм тикшеренүләр бүген дә дәвам итә, яңадан-яңа уку-укыту әсбаплары тәкъдим ителә, алдынгы тәҗрибә өйрәнелә һәм гамәлгә кертелә, шулай ук укыту системасының уңышлы һәм җитешсез яклары даими күзәтелеп барыла. Татар теленә өйрәтүдә төрле юнәлешләрдән һәм алымнардан файдалану методика фәнен тагын да баета һәм тирәнәйтә. Билгеле, метод – укыту максатларына җавап бирә торган һәм укучы белән укытучы арасындагы эшчәнлекне тәэмин итә торган ысул ул. Лингводидактикада метод төшенчәсе ике мәгънәдә кулланыла: укыту юнәлеше (киң мәгънәсе); укыту алымы (тар мәгънәсе). XX гасырның 70 нче елларында галимнәр тарафыннан тәкъдим ителгән һәм гамәлгә кертелгән коммуникатив метод икенче телгә өйрәтүне реаль тормыштагы аралашуның моделе буларак оештыруны таләп итә. Машина йөртергә өйрәнү өчен, кагыйдәләр генә җитмәгән кебек, икенче бер телне гамәли үзләштерү өчен дә аерым сүзләрне яки грамматик формаларны гына белү җитми, шушы телдә сөйләшә алу мөһим. Коммуникатив метод кулланылганда, укучылар “коры” кагыйдәләрне истә калдыру белән генә шөгыльләнмиләр, алар җанлы аралашу аша тел берәмлекләрен сөйләмдә кулланырга күнегәләр. Танылган методистлар В. Костомаров һәм

О. Митрофанова фикеренчә, чит телгә өйрәтү методикасын коммуникативлыктан башка күзаллау мөмкин түгел. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә укучыларны алган белемнәрен гамәли кулланырга өйрәтү зур әһәмияткә ия булган мәсьәләләрнең берсе булып кала.

Рус мәктәпләрендә татар телен без чит тел буларак укытырга мәҗбүрбез, шуңа күрә чит телләрне укыту методикасына мөрәҗәгать итү аңлашыладыр.

Коммуникатив метод – аралашуга, җанлы сөйләмгә таянучы методик алымнар комплексы. Бу метод беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтүне куя, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш, чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә. Коммуникатив методның төп максаты – сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә, сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела.

Һәр методның нигезен аерым бер принциплар тәшкил итә, һәм алар шушы юнәлешнең асылын, төп эчтәлеген билгелиләр. Коммуникатив метод исә, беренче чиратта, түбәндәге принципларны үз эченә ала: 1) тел һәм сөйләм материалын сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү; 2) тел һәм сөйләм материалын концентрик рәвештә урнаштыру һәм этаплап өйрәтү; 3) лексик-грамматик материалны ситуатив-тематик нигездә өйрәтү; 4) лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә өйрәтү.

Йомгаклап әйткәндә, рус мәктәпләрендә укучы балаларга татар телен укытуда коммуникатив методны төп юнәлеш итеп алсак, уңышка ирешергә мөмкин, дип уйлыйбыз.Үзебезнең тәҗрибәдән чыгып әйтә алабыз: балалар дәрестә грамматик күнегүләрне, язма эшләрне бик яратып бетермиләр. Нинди булса да мәсьәлә буенча сөйләшү, төрле һөнәр кешеләре белән очрашу, экскурсияләр, уеннар алар өчен күпкә кызыклырак һәм бу эшләрнең нәтиҗәсе зур.

I.1.3.Коммуникатив компетенция формалаштыру төшенчәсе.

Рус телле мәктәпләрдә туган телне укытуның максаты: беренчедән, укучыларның лингвистик белемгә ия булуын тәэмин итү, ягъни татар теленең фонетик, лексик, грамматик күренешләрен практик үзләштерүгә ирешү, икенчедән, аларда коммуникатив компетенция (фикерне төпле, нигезле итеп белдерү осталыгы) формалаштыру, ягъни туган телдә аралашу, сөйләшү-аңлашу чарасы буларак өйрәтү.

Компетенция сүзе нәрсәне аңлата? С.И. Ожеговның рус теленең аңлатмалы сүзлегендә компетенция сүзенең аңлатмасы мондый: “компетенция – круг вопросов, в которых кто-нибудь хорошо осведомлен”.

Компетенция – латин теленнән, “уңышка ирешәм” дигәнне аңлата.

А.В. Хуторской компетенцияләрне дүрт төркемгә бүлеп өйрәнгән:

1)мөһим мәгънәле компетенция;

2)шәхси үзаллы үсеш компетенциясе;

3)уртак мәдәни;

4)танып белү – мәгълүмати – социаль хезмәт – коммуникатив.

Нәрсә ул коммуникатив компетенция? С.Н. Ожеговның рус теленең аңлатмалы сүзлегендә, коммуникация – сообщение, общение” дип аңлатыла.

Латин телендә “коммуникация” – аралашу, ә “компетенция” сүзе сәләт дигәнне аңлата.

Димәк, әлеге төшенчәне латин теленнән “аралашу сәләте” дип аңларга була.

Компетенция – укыту, белем һәм ситуацияләр арасында бәйләнеш булдыру, аларны тормышка ашыру сәләте.

Коммуникатив компетенция – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы, хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү, телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Формалаштыру сүзе русча-татарча сүзлектә (авторлары: Ф.Ә. Ганиев, Ф.Ф. Гаффарова) “(придавать чему-либо, какую либо форму) формалаштырырга, форма бирергә, формага китерергә” дип тәрҗемә ителә, ягъни бер рәвешкә кертү, оештыру дигәнне аңлата.

Л.Н. Леонтьев коммуникатив компетенция формалаштыру терминын түбәндәгечә аңлата.

“В общении люди раскрывают свои личностные качества. В процессе общения важным является не только проявление личностных качеств субьекта, но и их развитие и формирование в процессе общения. Это объясняется тем, что во время коммуникации человек усваивает общечеловеческий опыт, ценности, знания и способы деятельности. Таким образом”, - отмечает автор. “Человек формируется как личность и субьект деятельности. В этом смысле общение становится важнейшим фактором развития личности”.

I.2.1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары.

Укытуның эчтәлеген, укучылар эшчәнлеген оештыруның оптималь формаларын куллану , дөрес алымнар сайлау көткән нәтиҗәгә ирешүгә юнәлтелгән. Болар – аралашуга, җанлы сөйләмгә таянучы методик алымнар комплексы.

1)Бернече планга укучыларны сөйләшергә өйрәтү чыга, ә теоретик материал, белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла.

2)Аралашуга өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп бара, чөнки фикер йөртү аралашуга ихтыяҗ тудыра.

3) Аралашуга мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда танып белүгә омтылыш уятуны нигез итеп ала.

4) Сөйләм эшчәнлеге төрләренә бер-бер артлы түгел, ә параллель рәвештә өйрәтү: һәр дәрестә сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре дә катнаша. Дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм дозасы сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре аша да үтеп чыга. Алар:

1. тыңлап аңлау (аудирование);

2. сөйләү ( диалог, монолог)-(говорение);

3. уку;

4. язу.

Тыңлап аңлау.Сөйләм эшчәнлегенең дүрт төркеменнән шәһәр шартларында туган тел өйрәнүчеләр өчен иң мөһиме - туган телдәге сөйләмне тыңларга һәм аңларга өйрәнү. Тыңлау- “фикерләүнең бер формасы” (Л.С.Выготский). Балаларны сөйләргә, укырга, язырга өйрәтү тыңлаудан, дөрес итеп ишетүдән һәм аңлаудан башлана. Тыңлау- хәтерне ныгыту чарасы да, туган телнең байлыгын, аһәңен, матурлыгы ачу, гаҗәпләнү хисе уяту юлы да. Сөйләм культурасын үзләштерү – шулай ук тыңлаудан башлана. Моңардан тыш, тыңларга өйрәтү-эффектив укыту чарасы да.

Тыңлау “пассив” тыңлауга әйләнмәсен өчен күрсәтмә кую таләп ителә. Күрсәтмәләрне 3 төргә бүлеп карарга мөмкин: 1) танып белүне тирәнәйтүгә юнәлдерелгәннәре (“таны һәм аңла”), 2) хәтердә калдыруга бәйле күрсәтмәләр; 3) коммуникатив күрсәтмәләр (“хәбәрне кабул итеп ал һәм башкага тапшыр”). Дәрес вакытында бу күрсәтмәләр төрле формада тәкъдим ителергә мөмкин һәм алар төрлечә хәл ителә. Мәсәлән, “Башкага тапшыру” процессы сөйләү рәвешендә генә түгел, ә укучыларның сыйныфташларын өйрәтү, укыту, дөресләү һ.б. буларак та кулланыла.

Тыңлау-шактый катлаулы эшчәнлек. Шуңа күрә төрле алымнар куллану, балаларның игътибарын җәлеп итү, укучыларда тыңлауга ихтыяҗ тудыруның бер юлы.

Тыңлау балаларның сүзлек байлыгын, хәтерне үстерү, дөрес әйтү кагыйдәләрен үзләштерү чарасы буларак кулланыла. Тыңланмаган тексттан бер темага караган сүзләрне аерып күрсәтү, әйтелгән сүзләрнең темасын билгеләү, текстны тыңлау нәтиҗәсендә терәк-ярдәмче сүзләрне билгеләү кебек күнегүләр яхшы нәтиҗә бирә.

Сүзләр ярдәмендә тестлар үткәрү-укучыларның тыңлау мөмкинлеген тикшерү чарасы буларак та кулланыла. Тест өчен сүзләрне бер темага бәйле рәвештә, төрле тема, сүз төркемнәрен дә алу мөмкин.

Тыңлау өчен текст тәкъдим иткәндә традицион алымнардан тыш текстка укучыларның үзеннән сорау куйдыру, исем уйлап табу, текстны дәвам итү файдалы.

Сөйләм телендә вербаль чаралардан тыш вербаль булмаган чаралар да кулланыла (күрсәтмәлелек, хәрәкәт, мимика, ишарә, пауза һ.б.) Психологларның әйтүенә караганда, телдән аралашу бары тик 35 % гына сүз, җөмләләр ярдәмендә башкарыла. Шуңа күрә укучыларга тыңлар өчен тәкъдим ителгән текстларда, аларның кабул ителешендә вербаль булмаган чараларга игътибарны көчәйтү кирәк.

Нәтиҗә ясап әйткәндә шуны әйтергә кирәк, татар теле дәресендә укытучының татарча сөйләве - баланың зиһененә сеңә торган беренче өлге. Бу өлге тел атмосферасы тудыра, шуннан чыгып, баланың татарча сөйләмне ишетеп аңлау күнекмәләре формалаша.

Сөйләү. Бу үз эченә диалог һәм монологны ала. Диалог ул коммуникатив чара (фикерләүне тапшыру чарасы). Шуңа да аны, мөмкин кадәр, реаль сөйләшү шартларына якынайтырга кирәк.

Диалогик сөйләмне өйрәнгәндә укучылар түбәндәге коммуникатив эш алымнарын үти:

-әңгәмәне башлап җибәрү һәм тәмамлау;

-укытучының яки классташының сөйләмен игътибар белән тыңлау һәм әңгәмәгә кушылу;

-дөрес сорау төзү һәм аңа тулы җыйнак җавап бирү;

- нәрсә дә булса эшләргә ризалашу яки риза булмауны белдерү;

-шатлыкны һәм канәгатьсезлекне белдерү;

-аралашуда әдәп кагыйдәләрен саклау, ягъни әңгәмәчене бүлдермәү.

Диалогларны төзегәндә укучылар ике яклы әңгәмә алып барырга тиешләр. Әзер диалогларны өйрәнгәндә кечкенә диалог текстларны укучыларга тарату, диалогларны укучылар парлашып өйрәнәләр һәм дәрес башында яттан сөйлиләр. Конвертлы текстлар даими алышынып тора, шулай итеп бар парлар да диалогларны өйрәнеп бетерә.

Димәк, диалогларны өйрәнгәндә түбәндәге эш типлары өйрәтелә:

-диалогтагы сүзләрне, конструкцияләрне алдан аңлату;

-диалог үрнәген уку, рольләргә бүлеп уку;

-диалог үрнәген үзгәртеп кабатлау, катлауландыру;

-кабатлау, ятлау;

-диалог төзү.

Шулай итеп, белем алу һәм аны сөйләмдә куллана белү күнекмәләре укучыларның сөйләмен үстерү процессында барлыкка килә: укучылар диалог төзегәндә алган белемнәрен ныгыта, мәгълүматлар туплый, иң кирәклесен сайлый, иң мөһимнәрен билгели, гомумиләштерә, нәтиҗәләр ясый, аларның интеллектуаль фикерләү коммуникатив сәләте үсә.

Татар телен өйрәнгәндә тагын бер зур адым - ул монологик сөйләмгә өйрәтү, яки фикерне логик-эзлекле итеп әйтү, бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү.

Монологик сөйләмгә өйрәтү күнегүләре авторның тема буенча белемен, шулай ук текстны мөстәкыйль төзүен таләп итә. Бу эштә укучыларның төрле сүзлекләрдән һәм башка чыганаклардан файдалана белүе сорала.

Рус мәктәпләрендә монологик сөйләмгә өйрәтүне беренче этапта бирелгән темага яисә предметка карата фикер әйтә белүләрен үстерү, рәсем буенча җөмләләр төзүдән, диалогларны хикәягә әйләндерүдән башларга кирәк.

Аннары кечкенә хикәяләр төзү, эчтәлеген сөйләү, рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү тора. Укучы татарча сөйләүгә акрынлап җавап бирү аша монологик сөйләмгә чыгу юлы үтелә.

Шулай итеп, монологик сөйләм аша укучылар татар теле дәресләрендә :

-образлы итеп сөйләргә;

-хәл-вакыйгаларны хикәяләргә, аларга карата үз фикерен белдерергә;

-сүз һәм фразаларны урынсызга кабатламаска;

-төрле төзелешле җөмләләр кулланырга;

-чагыштыру һәм сынландыру кебек сүрәтләү чараларын урынлы файдаланырга өйрәнәләр.

Татар теле дәресләрендә укучыларны язма сөйләмгә өйрәтүнең максаты булып:

-җанлы сөйләмдә кулланылган сүзләрне орфографик дөрес язу;

-тыңлаган яки укыган текстның эчтәлеген язмача аңлатып бирү;

-үзләштерелгән аралашу ситуацияләре буенча бәйләнешле текст төзеп язу;

-автобиография, конверт тышына адрес, игълан, котлау яки чакыру открыткасы язарга өйрәтү тора.

Уку. Уку – мәгълүмат алу чыганагы булырга тиеш. Укырга өйрәтүнең беренче адымнарыннан ук башта җөмләне аңларга һәм эчтәлеген ачыкларга һәм шуннан соң гына, әгәр аңлашылмаса, авыр сүзләрне аерып алырга өйрәтергә кирәк. Дөрес уку өчен уку техникасы өстендә эш алып барыла. Бу фонетик күнегүләр, махсус аерып алган сүзләрне иҗекләп уку, бер хәрефе белән аерылып торган сүзләрне уку, иҗекләрне уңай һәм кире уку.

Текстны аңлау дәрәҗәсе түбән булганда уку күңелсез шөгыльгә әверелә. Укуга кызыксыну, укырга өйрәтүнең техник ягын яхшырту өчен кызыклы алымнар кулланыла: җөмләнең ахырын укып бетерү, рәсемнәрне сүзләр белән алыштыру, текстны үзгәртү; шигырьләр укыганда кызлар/малайлар юлларны чиратлап уку, хор белән уку, көйләп уку, пышылдап уку, авыз эченнән уку, иреннәр белән уку һ.б.

Уку этабында тагын бер зур бурыч - укыганны аңларга өйрәтү. Эчтәлеген аңлауга укучылар телдән сөйләм вакытында яхшы үзләштергән материал аша гына ирешә. Шуңа күрә текстлар яхшы төзелгән булырга тиеш. Укыла торган текстны аңларга нинди шартларда ирешергә соң? Беренче, укый башлаганда текстка “керү” моменты, яки текста нәрсә турында сүз барганын ачыклау. Икенче, сүзлек өстендә эш.

Укучыларның сөйләм телен үстерүдә бик зур рольне халык авыз иҗаты җәүһәрләре башкара. Бу тизәйткечләр, мәкальләр, әйтемнәр, такмаклар, шарада-табышмаклар, әкиятләр. Алар укучыларда кешелек сыйфатларын үстерү, мәхәббәт тәрбияләү генә түгел, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтү, дөрес дикция белән сөйләү өчен артикуляция һәм тел гимнастикалары булып та торалар.

Дәресләрдә үзләштерүгә читен булган материалларны уеннар белән бәйләп аңлатканда кызыксыну уяна. Шуңа да дәрестә мөмкин кадәр төрле фонетик, лексик, грамматик уеннарны кулланырга була. Уен барышында оялчан балалар да активлаша төшә. Шулай ук системалы рәвештә грамотага өйрәтү дәресләре сөйләм үстерү белән бергә алып барыла.

Рус мәктәпләрендә телне белү дәрәҗәсе укучыларда төрлечә. Шуңа укытуны дифференцияләштерү зарур. Индивидуаль, дифферецияле укытканда, һәр укучы үз мөмкинлегенә, сәләтенә туры килердәй эшне башкара.

Санап киткән ысулларны дәреснең кайсы урынында файдалану, күпме вакыт дәвам итү, кайсыларының үзара ничек чиратлануы дәреснең темасына, уку материалына, укучының татарча белү дәрәҗәсенә бәйле.

I.2.2. Коммуникатив юнәлеш буенча белем бирүнең һәм традицион укытуның аермасы.

Коммуникатив юнәлеш буенча белем бирү традицион белем бирүдән нәрсә белән аерыла?

Традицион укытуда укытучы белемнәрне үзе бирә, ә коммуникатив юнәлеш белән укыту процессында укучыларга белем әзер килеш бирелми, ә бәлки аны мөстәкыйль танып-белү эшчәнлеге вакытында, коммуникатив компетенция формалаштыру шартларында туплыйлар.

Аңлатмалы-иллюстратив укытуда уку материалы укытучының сөйләп аңлатуы рәвешендә оештырыла. Бу очракта информацион бәян итү өстенлек итә. Укучылар тыңлыйлар, күзәтәләр, истә калдыралар. Уку материалы катлаулы булган саен, укытучы җентекләбрәк аңлата.

Коммуникатив юнәлеш буенча укыту прцессында укытучы уңышка китерәчәк ситуация тудыра, дәрестәге аралашу, фикер алышуны балада шатлык хисе уятырлык итеп оештыра. Болар барысы да уңай нәтиҗәләргә китерә, укыту эшенең сыйфатын яхшырта.

Традицион укытуның кимчелекләреннән берсе – белемнәрнең практикада кулланылмавы. Укучылар кагыйдәләрне, законнарны беләләр, әмма еш кына аны исбатларга кыенсыналар; фактларны истә калдыралар, әмма аларны гомумиләштерергә яки конкретлаштырырга читенсенәләр.

Коммуникатив юнәлеш буенча укыту процессында укытучы укучыларның танып- белү эшчәнлеген оештыра, фактларны анализлау нигезендә укучылар мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр һәм гомумиләштерүләр ясыйлар, кагыйдә, законнар формалаштыралар яки билгеле белемнәрне яңа шартларда кулланалар. Коммуникатив юнәлеш буенча укытуда белемнәрне камилләштерү, укучыларның танып-белү осталыгын һәм күнекмәләрен ныгыту буенча мөстәкыйль эшләр оештырыла. Укучылар тынычсызлану, курку кебек хисләрне кичерми, чөнки фикерең дөрес булмаган очракта да моның өчен берәү дә шелтәләми, бүлдерми, ә киресенчә, һәрбер алга куелган мәсьәлә баланың уку теләген көчәйтә, кызыксындыра гына.

II. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын куллану һәм нәтиҗәлелеген дәлилләү буенча тәҗрибәи эш.

II.1. Тәҗрибәи эшнең максаты, бурычлары һәм этаплары.

Теоретик әдәбиятны, дәреслекләрне тикшерү, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү һәм үзаллы күзәтүләр тәҗрибәи эшнең максатын билгеләделәр: татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын куллану һәм нәтиҗәлелеген дәлилләү.

Эш барышында түбәндәге бурычлар куелды:

1.Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын ачыклау, эш юнәлешләрен билгеләү.

2.Билгеләнгән юнәлешләр буенча тәҗрибәи эш үткәрү.

3.Тәҗрибәи эш Уфа шәһәренең 4 нче урта мәктәбендә үткәрелде. Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларын ачыклау һәм дәлилләү өчен тәҗрибәи эшебезне 6 “а” классының татар төркемендә оештырдык.

Тәҗрибәи эш 3 этаптан тора:

I этап – констатацияләүче эксперимент үткәрү;

II этап - өйрәтү эксперименты үткәрү (коммуникатив методны кулланып дәресләр оештыру);

III этап – эш нәтиҗәләрен күләм һәм сыйфат ягыннан тикшерү; нәтиҗәләрне гомумиләштерү.

II.2. Тәҗрибәи эшнең I этабы.

I этапта түбәндәге юнәлешләр буенча эш оештырылды:

балаларның укуга карата мөнәсәбәтләрен ачыклау максатыннан анкета үткәрү;(I кушымта).

уку процессында укучыларның танып-белү активлыгын күзәтү.(II кушымта).

Йомгаклау.

Куелган проблемага карата психологик, педагогик һәм методик әдәбиятны өйрәнү, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен күзәтү нәтиҗәсендә түбәндәге фикерләргә килергә була:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары күп галимнәрне җәлеп иткән актуаль проблемаларның берсе. Балада укуга, уку эшчәнлегенә ихтыяҗ, кызыксыну тудыручы эчке бер этәргеч булырга тиеш. Бу этәргеч “мотив” төшенчәсе белән билгеләнә. Мотив көчле булганда гына укучы активлык күрсәтә, ягъни уку эшчәнлегенә ихтыяҗ туа.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларнның коммуникатив компетенциясен формалаштыру түбәндәге дидактик принципларга таянып эшләүне таләп итә: күрсәтмәлелек, аңлылык, активлык, үти алу һәм көч җитү, фәннилек, яшь һәм шәхси үзенчәлекләрне исәпкә алу, эзлеклелек һәм системалылык, тормыш белән бәйлелек, ныклы үзләштерү.

Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын хәл итүдә укытуның актив метод, форма һәм чаралары ярдәмгә килә. Методик әдәбиятта укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары укыту барышында әһәмиятле урын алып тора. Е.И Пассов, К.Ф. Фәтхуллова, Р.Р. Нигъмәтуллина)

Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру процессында укучыларга белем әзер килеш бирелми, ә бәлки алар аны мөстәкыйль танып-белү вакытында, ягъни төп игътибар укучының мөстәкыйль танып-белү эшчәнлегенә юнәлтелә.

Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларын дөрес оештырганда, ул укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләрен уңай якка үзгәртә, белемнәрнең аңлылыгына этәрә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, иҗади фикерләүне үстерә.

Кызганычка каршы, гамәлдәге дәреслекләрдә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларының санап үтелгән көчле якларын тормышка ашыру максатында бирелгән күнегүләр, биремнәр юк дәрәҗәсендә. Коммуникатив компетенцияне формалаштыруга караган материаллар журналларда (“Башкортстан укытучысы”, “Мәгариф”) аз яктыртыла.

Автор
Дата добавления 17.05.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров219
Номер материала 285988
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх