Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Статья- "Утны-суны кичкән ветеран"

Статья- "Утны-суны кичкән ветеран"



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Утны-с уны кичкән Василий абый.

            Туган авылым Хуҗа Хәсән Кайбыч районында урнашкан. Авылыбызда сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Илебезгә көтмәгәндә килгән мәрхәмәтсез афәт алдында якташларыбыз коелып төшмиләр. Сугышның беренче көненнән үк 253 ләп Хуҗа Хәсән авылы егетләре – кызлары һәм ир-атлары дошманга каршы басалар. Авылыбызның  3 кызы илебез азатлыгы өчен көрәшә. Шуларның 153се сугыш кырлырында  мәңгегә ятып кала, бары 100 сенә генә фашист илбасарларын җинеп, бик күп тән яралары алып  кире туган җиргә (өйгә) әйләнеп кайтырга насыйп була.  Бүгенге көндә Хуҗа Хәсән авылында тыныч тормыш өчен көрәшкән  бер генә ветераныбыз исән. Ул Данилов Василий Герасимович. Аңа  14 октябрьдә 90 яшь тула.

           9 май җитү уңаеннан мин Василий Герасимович белән очрашырга булдым. Ул үзенең тормыш юлын, сугыш еллары хәтирәләре белән уртаклашып, башыннан үткәннәрен болай тасвирлады:

            - Мин 1924 елның 14 октябрьендә Хозесан авылында туганмын, минем 1928 елгы энем булган, ул 3  яшендә скорлатин чире белән үлде, ә әтием Герасим да яшь килеш үлде. Ул вакытларга авыллардан поселоклар  аерылып чыккан. Әтием Урал поселокына күченергә гариза язган булган. Әнием шул поселокта өй салдырды. Без әнием белән 1940 нчы елга кадәр Урал  яшәдек. Ул хуторда 9 өй бар иде. 1940 елда яңадан Хозесан авылына күченеп кайттык. Һәм әнигә яңадан өй салдырырга туры килде. Мин сигез яшемдә мәктәпкә укырга бардым. Хозесан авылында башлангыч сыйныфларны укыганнан соң, күрше Мәлки авылында һәм Иске Тәрбит авылында сигезеллык мәктәпне тәмамладым.

           Мин 1942нче елның ноябрьендә  армиягә алынып, Иваново өлкәсендәге Гороховец районында кыска вакытлы курслар үткәннән соң Мәскәү өлкәсендәге Калуга шәһәренә 166нчы артиллерия полкына  эләктем.  Мин 18 яшьлек авыл малае кулыма утлы корал тотып  cугыш эченә кердем Вязьма янындагы сугышларда катнаштым. Мин сугышта топограф, разведчик-коректировщик булып хезмәт  иттем. 1942 елның декабрьендә мине   Мәскәү яныннын 112 нче артиллерия полына  Сталинград фронтына күчерделәр . 1942- 43 елларда мин Мәскәү, Калинин өлкәсендә Сталинградта, Орел, Курск дугасы сугышларында катнаштым.

            1943 елның 29 октябрьендә Орша янында яраландым, Витебск шәһәрендә контузия алдым. 1943 ел ахырында мин хезмәт иткән ике полкта 30 артиллерия бригадасына  берләште. Аның составында мин Беларусияне үтеп Брест крепостен (1943ел) Бобруйск, Львов шәһәрләрен азат итүдә катнаштым. 1944 елда 1 Белорусия фронты составында Польшаның Люблин, Чехславакия шәһәрләрен, ә 1945 елың 17 январьенда Варшаваны  азат итүдә катнаштым Ул вакытта мин разведчик булып хезмәт иттем.

            Мин шулай ук Берлинны штурмлауда катнашкан кеше - диеп сүзен дәвам итте Василий абый.   20 апрельдә безнең часть 30 артиллерия бригадасың 1 нче дивизия командиры Жюкин җитәкчелегендә беренче башлап Берлин шәһәренә ут ачты. 25 апрельдә Берлин бөтенләй чолгап алынды.  Безнең часть шәһәргә көнбатыштан хөҗүм итте. 24-27 апрельдә Потсдам һәм Штандау шәһәрләре алынды. Ләкин шулай булса да фашистлар  бик көчле каршылык күрсәттеләр. Без разведчиклар булганга күрә, Шпрее елгасы аша чыгып , Берлинны күзәтергә тиеш идек. 29 апрельдә шушы елга аша көймә белән Берлин шәһәренә, дөресенчә, рейхстагка якынлаштык. Ә рейхстагтан ерак түгел, Бранденбург капкасы күренеп тора. 30 апрельдә рейхстаг янында көчле бәрелешләр булды. Без шушы вакытта рейхстагтан ерак түгел бер зданиянең икенче этажыннан күзәтә идек. Бервакыт рейхстаг өстендә  кызыл флаг күренде, шуннан соң без  рейхстаг янына барып, стенага үзебезнең исем – фамилияләребезне штык очы белән язып куйдык.

            1 майда безне Бранденбург  шәһәре направлениясенә җибәрделәр. Шушы көнне үк сәгать өчләрдә шәһәр немец фашистларыннын  азат ителде. Без шушында 1 Беларус һәм 1 Украин фронты салдатлары белән очраштык. Бу очрашудан соң  безне яҗадан машиналар белән Берлин шәһәренә җибәрделәр. Без монда фашистлар группасын очратырга тиеш идек, 2 майда төш вакынында Трехмехс авылында шушы группа белән көчле бәрелешләр булды.

            6-7 майда безнең часть елгасына юл тотты. 8 майда 11 сәгать 25 минутта Эльба янында бәрелешләр тукталды. Шушы көнне үк без Америка салдатлары белән очраштык.

            9 нчы май көнне безне бер авылга җыйдылар һәм полковник Щукин шатлыклы cугыш тәмамланды  диеп шатлыклы хәбәр җиткерде. Җиңү таңы аткач, куанычның иге- чиге булмады.

            Мин сугыштан соң Герминиядә хезмәт иттем. Аның төрле шәһәрләрендә - Дессау, Галле, Троинбрицен һәм Бранденбург шәһәрләрендә булдым. 1947 елда туган-үскән авылым Хуҗа Хәсәнгә кайттым. Туган нигезләренең җил капкасын ачып чыгып киткән авылдашларымның күбесе аны яңадан кайтып ача  алмады, корычтай нык ирләр сугыш кырларында ятып калды. Аналарны улсыз, хатыннырны ирсез, балаларны ятим итте. Ә кайткан ирләрнең күбесен күреп җан сыкрый иде.

Сугыш хәтирәләрен яңартканда  Василий абыйның күзләрендә ирексездән яшь тамчалары күренә. Сугыш калдырган җәрәхәтләр, аның авырлыклары йөрәгемдә авыр таш булып саклана –ди ул.

Тылда калган халыкның да тормышы җинел булмаган. Ирләр эшен ачлы-туклы килеш хатын-кызлар , балалар башкарган.  Алар колхоз эшендә, урман кисеп, үгез җигеп, чәчү чәчеп җиңү көнен якынайткан.

Безнең өй 1943 елда янып киткән. Әни мунчада яшәгән.  Безгә яңадан өй салырга туры килде. Сугыштан соң мин клуб мөдире, балта остасы, бригадир һәм башка эшләрдә эшләдем.  26 яшемдә өйләндем. Тормыш иптәшем Матрена белән 5 ул тәрбияләп үстердек. Инде иптәшем һәм 3 улым юк инде.

Хәзерге һәм киләчәк буын сугыш афәтен күрмәсен, дөньялар тыныч, имин булсын”, - диеп сүзен тәмамлады ветеран абыебыз. 

Василий абый бик күп орден,  медальләр белән бүләкләнә.

Миндә Василий Герасимович теләкләренә кушылам. 

Аны юбилее белән котлап исәнлек- иминлек, бәхет-куанычлар телим!

Шупшина Зоя Геннадьевна- башлангыч сыйныф укытучысы.



hello_html_4407e86e.png

hello_html_m39e5eee8.png

hello_html_541f13ae.png



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Краткое описание документа:

Утны-с уны кичкән Василий абый.

              Туган авылым Хуҗа Хәсән Кайбыч районында урнашкан. Авылыбызда сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Илебезгә көтмәгәндә килгән мәрхәмәтсез афәт алдында якташларыбыз коелып төшмиләр. Сугышның беренче көненнән үк 253 ләп Хуҗа Хәсән авылы егетләре – кызлары һәм ир-атлары дошманга каршы басалар. Авылыбызның  3 кызы илебез азатлыгы өчен көрәшә. Шуларның 153се сугыш кырлырында  мәңгегә ятып кала, бары 100 сенә генә фашист илбасарларын җинеп, бик күп тән яралары алып  кире туган җиргә (өйгә) әйләнеп кайтырга насыйп була.  Бүгенге көндә Хуҗа Хәсән авылында тыныч тормыш өчен көрәшкән  бер генә ветераныбыз исән. Ул Данилов Василий Герасимович. Аңа  14 октябрьдә 90 яшь тула.

Автор
Дата добавления 12.05.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров227
Номер материала 523161
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх