Милли баш киеме -
түбәтәй
Баш киеме татар милли костюмының
аерылгысыз бер өлеше санала. Татар халкының баш киемнәрен ирләрнекенә һәм
хатын-кызларныкына бүлеп карарга кирәк. Ирләр баш киеменең эчке (өйдә яисә
бинада кию өчен) һәм тышкы (урамда йөргәндә кию өчен) төрләре бар. Эчке төренә
түбәтәй, ә тышкысына төрледән-төрле мех яисә чүпрәктән тегелгән шапкалар,
эшләпәләр һәм дини баш киеме (чалма) керә. Түбәтәйнең иң борынгы төре дүрт
кисәк өлгедән ярымсферик формада тегелгән. Аны формасын саклар өчен һәм
гигиена максатларында (һава йөрсен өчен), юл араларына ат ялы яисә шнур тыгып
калдырып, сыра торган булганнар.
Беренче төр
түбәтәйләрләрне Казан артында такыя дип йөрткәннәр. Күлмәк,
ыштан, аякчулар белән беррәттән, такыя да кәләш бирнәсе саналган. Яшьләрне
никахлары белән котлаганда: «Такыяң котлы булсын!» – дип әйткәннәр. 18 нче йөз
– 19 нчы йөз башы такыяларының түбәсе очлаеп торган, ә 19нчы йөз ахыры 20 нче
йөз башы түбәтәйләре инде ярымтүгәрәкләнеп килгән. Икенче төр түбәтәйләр яссы
өслекле, каты кырлы булып, анысын кәләпүш дип йөрткәннәр. Аны башта Казан һәм
Казан арты ирләре генә кигән. Соңрак башка төркем татарларында да кулланыш тапкан.
Түбәтәйләр әзерләүне һөнәрчеләр шундук үз кулына ала. Төрле тукымалар, төрле бизәкләр
кулланып, ирләр түбәтәйләренең әллә нинди төрләрен уйлап табалар. Тышкы кыяфәтләре
белән алар иясенең яшен дә белгертеп торалар. Ачык төстәге чигүле түбәтәйләрне
– яшьләр, чигүсез, тыйнакларын өлкәнрәк яшьтәгеләр яратып кигән.
19
нчы йөз ахыры – 20 нче йөз башында кара бәрхет түбәтәйләр – кәләпүшләр бик
популяр була. Аны яшьләр, аеруча интеллигенция бик ярата. Идел-Урал
татарларының конус формалы татар башлыкларын Казан өязендә яшәүче руслар да
рәхәтләнеп кигән. Казан татарларының башкортларның баш киеменә охшаган
колакчыннар киеп йөрүе дә мәгълүм. Ләкин соңрак аларны инде Урал ягының
далалы районнарында гына сирәк-мирәк күреп булган. Түгәрәк башлыклар Казан
губернасы Мамадыш өязендә киң таралган булган.
Түбәтәй ислам динен тотучы төрки телле халыкларда
ирләрнең төп баш киеме булып санала. Аерым җөйсыман ялгаулардан тегелгән такыя
борынгырак төргә керә. Ул, галимнәр фикеренчә, борынгы сугышчыларның шлем
астыннан киеп йөри торган баш киеменнән үзгәргән булса кирәк.
19 нчы гасыр
уртасыннан алып бүгенге көнгә кадәр яссы формалы кәләпүш-түбәтәйләр күбрәк
кулланыла.19 нчы гасыр башында чигелгән түбәтәйләрнең өслекләре дулкынсыман
чәчәкле композиция һәм геометрик мотивлар белән бизәлгән булган.
Вакыт узу
белән түбәтәй бизәкләре дә үзгәрә. 19 нчы гасырның икенче яртысында
түбәтәйләрнең түбәсендәге үзәк чәчәк әйләнәсендә түгәрәк буйлап урнашкан үрнәге
өч яисә дүрт зур чәчәк бәйләмнәре булган бизәкләр белән алыштырыла.
19 нчы гасыр
ахыры – 20 нче гасыр башларына инде зур чәчәк бәйләмнәре урынына кечкенә, гади,
аерым-аерым урнашкан букетлар кулланыла башлый. Моның белән түбәтәйләрнең
матурлыгы, кыйммәте түбәнәя. Шушындый гади ысул белән чигелгән кәләпүшләр
безнең заманда да киң кулланыла.
Әрсезгә кия
торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмгә кияр өчен затлырак
тукымадан (ефәк, парча, бәрхет) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки
алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар. Борынгырак
заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, 19 нчы йөз ахыры – 20 нче йөз
башларында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала.
Түбәтәй - ул гади баш киеме
генә булмыйча, кешенең инсафлылыгын да күрсәтә. Менә шуңа күрә дә борынгы
татар халкы дингә бирелгән кешеләргә карата: “Ул түбәтәй белән
туган”диләр.Түбәтәй сүзе нәрсәне аңлата соң? “Түбәтәй”сүзе төрек телендә “түбе” , “өс,
түбә”дигәнне аңлата. «Түбәтәй» сүзе үзе дә «түбә», ягъни баш түбәсенә киелүче
әйбер мәгънәсен аңлатып тора ләбаса. Түбәсендә ефәк чугы да була. Кәләпүш фарсы
сүзе: кәлә -баш мәгънәсендә, пүш — япмак мәгънәсендә. Ягъни «намазга керешкәндә
башыңны капла» дигән мәгънәдән алынган булса кирәк.
Түбәтәйләр төрләре белән аерылып
тора: ирләр,
хатын-кызлар, балалар түбәтәе; формалары буенча, материаллары буенча, орнамент
бизәкләре буенча,территория билгесе буенча.
Түбәтәй татарларда гына түгел,
башка төрки халыкларда иң киң таралган. Исемнәре дә шундый ук: такыя, тахья,
түбәтәй, кәләпүш. Бездә үзбәк, татар, кыргыз, таджик түбәтәйләре киң кулланыш
алган.
Түбәтәйләрнең формалары бик күп:
тәбәнәк, биек, түбәсе очлаеп торган, тигез түбәле, чуклы һәм чуксыз, цилиндр
рәвешендә.
Түбәтәйнең төсе дә зур роль
уйнаган. Кара төстәге
түбәтәй – җир шарын аңлаткан. Ак төс – Мәккәгә барган хаҗилар төсе, хаҗдан
кайткан мөселманнар ак төстәге түбәтәйләр кигәннәр. Яшел төс – үлемсезлек төсе,
кызыл төс – батырлык, зәңгәр төс – уңыш, сары төс кояш нуры төсе булып
саналган.
Түбәтәйнең бизәге – ул билгеле бер
рәсем генә түгел, ә төрле күз тиюдән саклый торган бизәк дип тә саналган.
Түбәтәйнең өстендә урнашкан рәсем кояшны, ә кырыйларындагы бизәкләр яман
күздән саклаган. Дулкынсыман түгәрәк бизәк озын гомер телүне һәм тормыш
әйләнешен белдергән. Үсемлек орнаменты – җирдә яшәү символы, табигатьнең
матурлыгы һәм юмартлыгына рәхмәт билгесе.
Түбәтәйнең матурлыгы – аның
бизәлешендә. Безнең бабаларыбыз шартлы билгеләрдән, символлардан гади бизәкләр
ясаганнар.Горизонталь, туры сызыклар белән җир өслеген, дулкын белән суны
билгеләгәннәр.Түгәрәк, квадрат, ромб фигуралары белән кояш, ай сүрәтләнгән. Ләлә
чәчәге яз символы булып торган.Үсемлекләр җирдәге тормышны аңлаткан.
Татар
халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен онытылуы, балаларның
халкыбызның милли киемнәрен белмәве бик аяныч хәл.Элек-электән үк татар
гаиләсендә булган милли киемнәргә, традицияләргә карата балаларда кызыксыну,
ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция саклансын иде. Балаларны
халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру, эстетик зәвык аша әхлак
тәрбиясе бирү – бүгенге көндә актуаль булып кала. Кием бит кешенең тышкы
кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник
группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган.
Татар
милли киемнәре, кызганычка каршы, халык мәдәниятенең үзенчәлекле төре буларак,
безнең бүгенге тормышыбызда бары тик сәхнәдә һәм музейларда гына сакланып килә.
Шулай да, соңгы вакытта, татар халкының милли бизәнгеч әйберләре гадәти
тормышыбызга кире кайта. Әйе, татар хатын-кызлары матур-матур бизәкле, төсле
ташлы, милли орнаментлы алкалар, беләзекләр, муенсалар тага башладылар.
Казаныбызда милли киемнәр тегү, чигү буенча эшмәкәрләр кибетләр ача башлады.
Модельерлар да татар милли киеме элементларын, нәкышларын үзләренең эксклюзив
киемнәренә кертә башладылар. Милли татар киемнәре, бизәкләречит ил кунаклары тарафыннан
да теләп кабул ителә. Шулар арасында түбәтәй дә үзенең лаеклы урынын биләп
тора.
Мин әлеге
эшемдә татар халкының милли баш киеме – түбәтәйнең тарихы, формалары, төрләре,
бизәлеше белән башкаларны да таныштырып, милли кием тарихына хөрмәт, ерак
гасырлардан килгән гореф – гадәтләребезгә изге караш тудыра алуыма ышанам.
Шулай
итеп, мин үз максатыма ирештем дип уйлыйм.Бүген дә түбәтәй татар халкының милли баш
киеме булып санала, ир –атлар аны урамда да, өйдә дә, мәҗлесләрдә дә бик яратып
кияләр.Хәзерге
вакытта түбәтәй — менә дигән бүләк тә, безне борынгы тарихыбыз, бай
традицияләребез белән бәйләп торучы үзенчәлекле символ да.Түбәтәй – җыйнаклык, тыйнаклык, затлылык
символы булып, милләтебезгә мәңге хезмәт итсен, дип телим мин.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.