Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Статьи / Статья Мин – Укытучы.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Статья Мин – Укытучы.

библиотека
материалов

Мин – Укытучы.

Минем  исемем бөтенегезгә таныш

Горурланып әйтәм –Укытучы!

Бала күңелендә илгә, җиргә,

 Үз  теленә  сөю уятучы.

Укытучымын!  Чәчкән орлыкларым

Акыл җимешенә әйләнгән.

 Чөнки илем, халкым киләчәге

Минем хезмәтемә бәйләнгән. (укытучылар иҗаты)

Укытучы ...Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре тупланган бу сүздә...Чыннан да, гади сүз түгел бу... Тормышны яхшылыкка үзгәртүче, дөньяга матурлык өстәүче,  кечкенә  сабыйлардан зур Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан  ул- Укытучы.

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Мөгаллим, укытучы... Бу һөнәр ияләрен мин судагы балыкларга охшатам. Әйе, балыклар үзләренең бөтен гомерләрен суда уздыралар. Укытучы да гомере буе “ мәктәп тормышы” дигән диңгездә йөзә.

Һәрбер кеше бу дөньяда укытучы була ала микән?    Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр. 

Мәктәптә укыганда ук мин дә укытучы булырга хыяллана идем. Моңа этәргеч булып, Ташкичү мәктәбендәге беренче укытучым Шәрәпова Сания Минрәфик кызы һәм татар теле әдәбияты укытучылары Айзетуллова Гөлнур Хәлил кызы һәм Хәлилова Гөлшат Габделхак кызы булды. Искиткеч шәхесләр! Сабыр холыклы, тирән белемле ханымнар алар. Хәзер дә гел елмаеп, ярдәм итәргә торалар. Шулай итеп, мин 2006 нчы елда ТДГПУ тәмамлап, янәдән Буа районы Ташкичүемә кайттым. Укытучы  хезмәтемне   Буа районы Янтуган авылы мәктәбендә башладым һәм туган авылым Ташкичүдә дәвам итәм. 

Минемчә, яшь укытучының уңышлы гына эшләп китүе, беренчедән, мәктәпкә килеп кергәч тә каршы алган коллективтан торадыр. Аллага шөкер, беренчедән, бик җылы каршы алдылар. Икенчедән, сыйныфка килеп кергәч, уңай психолгик халәт тудыру белән беррәттән укучылар белән уртак тел таба алу мөһим. Өченчедән, үзеңнең холкың һәм гамәлең белән укычыларга үрнәк була алу, ә инде урта сыйныфлар өчен якын һәм ышанычлы дус булырга тырышам.

Укытучы- җәмгыятьнең иң кирәкле буыны, аның иң бөек максатларын хәл итүче чылбыр. Бу фикерне аңлаган, тойган укытучы гына яңача яши һәм эшли ала.

Мин – татар теле укытучысы, фәнемне яратам. Һәрбер предмет укытучысы үз фәне аша бүгенге көн проблемасын укучыларга җиткерү һәм аларны чишү юлы өстендә эшли. Безне уртак бурыч берләштерә: яшүсмерне шәхес буларак формалаштыру, мәдәниятле һәм белемле итү, кешелеклелек һәм милли үзаң тәрбияләү. Милләт, милләтле булу, милли мохит булдыру- менә шул инде безне саклап калачак. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен кызыклы итеп, тирәнтен өйрәнү- милләтне саклау. Милләтле кеше генә көчле, киләчәкле, дәүләтле. Әлеге фикерләр- минем эшчәнлегемнең төп максаты.

Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Чынлап та, хәзерге җәмгыять катлаулы үсеш юлын кичерә һәм яшь буынны да сикәлтәле тормыш көтә. Бала тәрбияләү гаиләдән башланса, белем бирү һәм баланы дөрес юлдан алып бару мәктәпкә йөкләнә.

Мин- замана укытучысы. Уңышка ирешү өчен, укытучы тормышта югалып калмыйча, максатчан эш алып барырга, иң мөһиме- балаларны яратырга тиеш. Табигать биргән көчле омтылышым, кешеләр һәм балалар белән уртак тел таба алуым мактаулы хезмәтемдә эшләргә ярдәм итә. Хәзер инде без яңа стандартлар турында күп сөйлибез. Яңа стандартлар буенча укытучы - юл күрсәтүче, ә укучы- эзләнүче. Димәк, Р.Фәхретдиннең: "Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу, эзләгәнен үзе табарга өйрәтү, юлларын күрсәтү- мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр", -дигән сүзләре бүген дә актуаль булып кала.

Әйе, тормыш үзгәрә, белем бирү тормыштан да алдарак үзгәрә. Тәҗрибә- сынаулар, заман таләбе... Ә ничек заман укытучысына куелган таләпләргә җавап бирерлек мөгаллим булып калырга һәм тормышта үз урынын таба алырлык иҗади шәхес тәрбияләргә?Үз җилкәсенә төшкән вазифаны үтәү өчен нинди генә юллар тапмый Укытучы!

Укытыр өчен укырга, укыр өчен укытырга!” – укытучы эшчәнлегенең төп кагыйдәсе. Укытучы, киләчәк заман кешесе булганда, заманнан алда барганда гына укучылар алдында дәрәҗәгә ирешә ала. Ләкин ул һич тә сукырларча иярү булырга тиеш түгел. Баланың күңеленә юл таба белү өчен, педагогик алымнарны дөрес кулланып, ачкычны дөрес бора белергә дә кирәк.

Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр. Аларга карыйм да моңсулана башлыйм. Очар кошларын очырган кош кебек тоям үземне. Шул ук вакытта шатлык, горурлык хисләре дә уяна.

Мин-укытучы. Менә10 нчы  ел  инде  балалар  арасында.  Күпме  сулар  акты, җилләр  исте,  әмма  шушы  вакыт  бер  мизгел  шикелле  генә  үтеп  китте.  Мөгаен,  укытучы  үзенең  өлкәнәя баруын да сизми торгандыр ул. Балалар арасында күңел дә нәкъ сабыйныкы булып кала бит. Ләкин  шушы  һөнәрне  сайлаганда  мин  үз  өстемә  нинди  зур  җ аваплылык алганлыгымны уйладым микән?  Юктыр.  Мәктәп  бусагасын   атлап  кергәндә,  гөнаһсыз  сабыйларның   ап-ак  кәгазь  кебек күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегем турында аңлап та җиткермәгәнмендер. Әмма теләк барлык каршылыклардан да өстен булган, күрәсең. Өстәвенә, мин бит әле ана теле сакчысы. Бу сүзне курыкмыйча, горурланып әйтәм. Тел сагында торучы таш стенага тиңлим мин ана теле укытучыларын. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга,  дөрес  һәм  аңлаешлы  сөйләмгә  өйрәтергә,  хезмәткә  җаваплы  караш,  кешеләргә  карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин ителгән, иҗади әхлакый толерант шәхес тәрбияләргә тиеш.

Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк,“Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.  Укучыларга әхлакый тәрбия бирү өстендә эшләү - минем төп бурычым булып тора.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: укытучы булып эшләр өчен бүген мөмкинлекләр күп һәм тәҗрибә туплар өчен дә нигез бар. Мәктәп ул үзе бер могҗизалы дөнья икән . Иҗадилык, фантазия, яңа идеяләр, балаларга җылы мөнәсәбәт, укыткан фәненә мәхәббәте булган укытучы барысын да җиңә. Беренче карашка авыр тоелса да, бик мавыктыргыч та, кызыклы да икән ул укытучы хезмәте. Минем кебек яшь белгечләр курыкмыйча алынсыннар иде бу хезмәткә дигән теләктә калам.

Укытучы...Укытучы сүзе баш хәрефтән язылырлык, кодрәтле сүз, яңгыравыклы исем булырга тиеш!

Укытучы!

Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,

Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.





Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 08.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров63
Номер материала ДБ-331321
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх