Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Статьи / Статья на татарском языке "Рәссам – Фәрит Газизуллин"

Статья на татарском языке "Рәссам – Фәрит Газизуллин"


  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:

Рәссам – Фәрит Газизуллин

Султания Ирек кызы Закирова,

1 курс , “Банковское дело”

Нәсимә Барый кызы Туганова,

1категорияле татар теле укытучысы

ГБПОУ “БППК”

Фәрит Зәйдулла улы Газизуллин 1942елда Азнакай районы Балтач авылында туган. Бөек Ватан сугышы вакытында аның гаиләсе вакытлыча Бөгелмәдән шул районга күчеп кикән. Ул гаиләдә 6 нчы бала булып туа. 1945 нче елда алар яңадан Бөгелмәгә кайталар.

Аның бала-чагы авыр сугыштан соңгы елларга туры килә.Шуңа да карамастан ул бәхетле бала булып үсә , чөнки әтисе сугыштан исән-сау кайта.

Фәрит Бөгелмәнең 2нче номерлы мәктәбендә гел яхшы билгеләргә генә укый.Мәктәптә активист була, стена газетасына рәсемнәр ясый.Мәктәпне уңышлы тәмамалаганнан соң Казан Дәүләт университетының геология факультетына уырга керә. Гөмеренең 15 елын сайлаган hөнәренә багышлый.

Фәрит Газизуллин күпкырлы талант иясе.

Ниhаять, 1995 нче елда апасының (Рабига Зайдулла кызы, ул да рәссам) hөнәрханәсендә ул беренче тапкыр кулына каләм ала ( апасының бер кртинасын төзәтә) hәм менә шунда нәрсә җитмәгәнен аңлый да инде. Беренче рәсемен (“Ангара манзарасы”)н ике көндә яза.Менә шуннан соң бер – бер артлы күптөрле натюрмортлар, гүзәл манзаралар, онытылмас портретлар чыга башлый.

Гомумән, Фәрит бала-чактан рәсемнәр ясарга ярата, тик ул чынлап мавыгып кына китмәгән.Хәтта аның сәнгать белеме дә юк. Аңа сәләт – ходайдан бирелгән .

Рәссам 200дән артык картиналар язган. Рәссамнар берләшмәсендә тормый.

Ул үзенең күпсанлы күргәзмәләре белән халыкка бик яхшы таныш.Аның күргәзмәләре Казанда , Яр Чаллыда, Түбән Новгородта әледән-әле кабатланып тора. Колектив күргәзмәләрдә дә еш катнаша. Бөгелмә , Лениногорски , Әлмәт шәhәрләрендә 7 персональ күргәзмәсе утте. Ә иң беренче күргәзмәсе Бөгелмәнең туган якны өйрәнү музеена куелды.

Хәзер аның картиналарын Баулыда, Азнакайда, Октябрски шәhәрләрендә көтәләр.

Казан Дәүләт университетында, уку йортының 200 еллыгы уңаеннан, үзенең күргәзмәсен оештырды.Ул күргәзмәдә Якутиягә багышлап язылган рәсемнәре лаеклы урын алды, чөнки Фәрит ул якларда бик күп еллар геолог булып эшләгән.

Якташыбыз Фәрит Газизуллин,олы яшьтә булса да , яшәүдән туймаган җан.Аның 3 бүлмәле фатирында рәссамның иң яхшы полотнолары стенага эленгән:көньяк Якутия манзаралары, хәзинә эзләүче образлар,натюрмортлар h.б...

Бер бүлмәсе -hөнәрханә,анда ул үзенең әсәрләрен иҗат итә; бер булмәсе –кабинет, анда очрашулар үтә. Кабинетта шулай ук уникаль ташлар коллекциясе дә саклана.

Хәзер рәссам лаеклы ялда булса да, кул кушырып утырмый.Ул үзенең яраткан эше-рәсем сәнгате белән шөгельләнә. Күптән түгел генә үзенең чираттагы картинасын тәмамлады - “Күпердән- кичке күренеш”.

Фәрит абый чаңгыда йөрергә ярата,альпинизм белән шөгельләнә, Ярослав Гашек музеенда узенең рәсемнәре белән күргәзмәләр , очрашулар оештыра.

Фәрит Зәйдулла улы Газизуллин - күпкырлы талант иясе,зур сәләтле кеше.Ә бит безнең шәhәрдә андый кешеләр аз түгел.Шушы талант ияләре үз тормышлары белән бик актив яшиләр ,иҗат итәләр, үзләренең яраткан эшләре белән, булып торган авырлыкларга да карамыйча, алга баруларын дәвам итәләр. Аларны хәтта якташлары да белми ,чөнки алар турында мәгълумәт юк, яки бик аз.

Менә бу конференция шул кешеләрне танытырга, алар турында мәгълумәт җыярга, аларның эшләре белән танышырга ярдәм итә.

Конференцияне оештырган кешеләргә бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә шундый файдалы конференцияләр булып торсын иде.

Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар:

  1. Амирова С. статьясы «Галәм рухы чагыла», «Бөгелмә авазы» газетасы. Бөгелмә, 2012г.

  2. Кашапова С. статьясы «Таулар биргән илһам», изд.Казань, 2010г.

  3. Минлекаева А. статьясы Ф.Газизуллин турында, «Бөгелмә авазы» газетасы. Бөгелмә, 2011г.

  4. Устинова Н. статьясы «Фарит Газизуллин - начало пути», «Информ-курьер» газетасы. Бөгелмә, 2011г.




Автор
Дата добавления 07.11.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Статьи
Просмотров61
Номер материала ДБ-328005
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх