Инфоурок / История / Другие методич. материалы / Статья на тему "Аяклы тарих"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Статья на тему "Аяклы тарих"

библиотека
материалов

Аяклы тарих





hello_html_26b764ed.jpg



Ак яулыгың әбием, бигрәк матур...

Туздырып ла бәйлә аппагым...

Мин дә синең керсез эзләреңнән,

Алга карап, горур атлармын...


Җир йөзендә нинди генә гүзәллекләр юк! Якты, хозурланып торган кояш; нурлы, балкып чыгучы ал таң; йомшак, назлы итеп иркәләп, биттән үбүче шаян җилкәй... Уйланам да һәм тагын бер кат инанам: Аллаһ Тәгаләнең кодрәте ай-һай киң!.. Шуңа да һаман саен бу җиһанны тоясы, аның саф һавасын сулыйсы, яшеннәрдәй яшьнәп яшисе килә...

Аксубай районының Карасу авылында яшәүче, олы хөрмәткә лаек, инде үзенең 87 яшьлеген (!!!) билгеләп узган ак яулыклы Гыйматдинова Минҗамал (Миннегата кызы) әбиебез дә әнә шундый яшеннәрдәй яшьнәп торган, әле хәзер дә алга, киләчәккә карап, 24 онык һәм 17 оныкчыгына фатиха биреп, догаларын укып калган изге фәрештәдәй, күгебез маягы булып балкып тора.

Дөрес, беренче карашка, әбекәйнең язмыш сызган тирән буразналары, кайчандыр, җил-җил атлап йөргән аяклары, көчле, алтын кулларына игътибар итми мөмкин түгел... “87 ел гомер агымсудай узып та киткән икән!” дип уйланып куйдым. “Юк, бу күкрәү тулы язмыш эзсез үтә алмый!..” – дип бүлдерде мине эчке сиземләвем һәм үзе бер тарих булган әбиебезгә сораулар яудыра башладым:

  • Әбекәй, сез ничә ел гомер сөргәнсез, дөньяның ачысын да төчесен дә татыгансыздыр, шул хакта бераз сөйләсәгезче?

  • И-и-и балакаем, тормыш бабаң күп сынады шул инде... Бер алдын күрсәтсә, биш арты белән борылып басты... Тик, нишлисең, балалар хакына түзәргә кирәк иде... Зарлана дип уйламагыз, һич юк, Аллага шөкер, тупырдап торган 6 бала (2 малай, 4 кыз) тәрбияләп үстердек... Тормыш иптәшем Хаҗиәхмәт абыегыздан 35 яшемдә тол калдым, кызганычка каршы... язмыш аяусыз шул, 1 кызымны кызганмыйча, гүр иясе итте, урыннары җәннәттә булсын, бахыркайларымның...

Күрәм, бик тә кыен әбекәйгә, сулышы ешая, йөрәге дөп-дөп тибә, менә ул бөтен барлыгы белән үткәненә әйләнеп кайта төсле:

  • Тумышым белән Сөнчәле авылыннан булсам да, күрәсең язмыш

җилләре сынавыдыр, тормыш сукмаклары мине Карасу авылына китерде, гомерем буе фермада эшләдем.

  • Әбекәй, әле сезнең мактау кәгазьләрегез дә бик күптер...

  • Әй, балам, алары бик күп, медальләрем дә бар, хезмәт ветераны булып саналам, эштән курыкмадым, авырлыкның күзенә туры карап, җиңәргә ярата идем...

  • Әбекәй, гафу, сезне аяклы тарих дип әйтми мөмкин түгел, әле бит кыз чагыгыз нинди дәһшәтле сугыш елларына туры килгән, шул хакта ниләр әйтә аласыз?

  • И-и-и, ул сугыш афәтләрен Аллаһ Тәгалә дошманыңа да күрсәтмәсен икән! Бик авыр еллар иде ул... ир-ат халкы бар да фронтта, бөтен авырлык хатын-кызлар җилкәсенә төште... Мин ул елларда 13 яшьлек кыз бала... Сөнчәледә үз мәктәбебез юк иде, Карасуга йөреп укыдык. Ике авыл арасы – алты чакрым. Менә ул көнне мәктәптән кайттык та, бөтен дөнья “уууу” килә... Әллә нинди сәер тавышлар, кабалану-елаулар... Сугыш... дәһшәтле сугыш башлануы ачыкланды... Әбекәй түзә алмыйча, күз яшьләренә чыланды.

  • Авылдан 420 кешене зур машиналарга утыртып, алып чыгып киттеләр. Миннәхмәт мулла бабай, Оркыя әбиеңнең хәләл җефете, һәр китүчегә, урам башыннан кермичә, тәкъбир әйтеп калды.

  • Гафу, бүлдерәм инде, димәк авылда бер ир-ат та калмады инде, әйеме?

  • Юк аксак Шиһап бабай белән кулсыз Мифтах бабаң гына калды. Без 5 кыз фермада ат карарга тиеш булдык: Әхмирова Миниса, Баймехәмитова Гайшикә, Насретдинова Миңнеруй, Паймурзина Фәйрүзә һәм мин. Безнең авылда 103 баш ат бар иде. Аларның бер уч ашарына юк. Кыш җитте. Салам да юк, печән дә юк. Ярар кемдә нәрсә бар, шуны кушып, камыш җыеп, кышны үткәрдек, март җитте. Атларны тау башына иттек. Авыр еллар булса да, бирешмибез, җырлыйбыз... Атлар үләнне кырып-кырып Кыз тавы башларыннан, тирән елгалардан таш күпергә кадәр ашап киләләр, туеп кайталар. Шулай атларны исән алып калдык. Арада өй биеклегендәге бик тыңлаучан “Задорный” кушаматлы ат та бар иде. Мине тезләнеп утырта... Аның 1 м., 80 см. койрыгы, 1 м. да 20 см. ялы, ул акыллы күзләр, башы кечкенә, аркасына карават куеп ятарлык. Мин аны җил кайсы якка исә, шул якка алып бара идем. Күзенә ял эләксә, пошкыра башлый. Аннан өйгә кайтып 1 капчык печән алып киләм. Шул атыбыз, Казанга барып, чабышта беренче урын алып кайтты.

  • Әбекәй, ә сугыш вакытында сезгә печән каян килде?

  • Бар, хан заманындагы, искергән Николай печәннәре ята иде. Эх, ә менә кешеләр арасындагы ачлыкка тилмерү, искә дә аласы килми, хәзер бар да җитеш, шөкер итегез, кызым... Минсара исемле кыз шешенгән, кабыргалары хәтле күренеп тора иде...

  • Димәк, фронтка да алай ризык җибәрә алмадыгыз инде?

  • Балам, нинди җибәрү ди?! Бар халык ач, тәрәзәләрне томалап, утларны сүндерергә кушалар, кич булуына, килеп юк итәрләр дип куркабыз. Ләкин, Аллага шөкер, килмәделәр.

Ул елларны чөгендер тишелмәдеме, әллә бөтенләй чәчмәделәрме икән, хатын-кызларны башак урырга дип алып баралар, кесәгә салырлык та башаклары чыкмый. Гел алабута гына, бер дә ипие юк.

Ә, әле бер хәл искә төште, эх, Аллаһ бар да! Ул елны яңа күпер салганнар иде, хәзер күперне дә алып китә,бөтен җирне су баскан, Кыз тавы артына бозлы су тулып, шунда тегермән агып килгән. Әллә кая, Тимошкиноныкы ди. 30-40 чакрым, Норлат хәтле җирдән килгән бит! Алты тавык та, бер зур капчык он. Бүлештек, ризыклы да булдык, кайта алмыйбыз инде... Без Кыз тавы ягында. Бик зур су бүлгән. Аллаһ ярдәмен бирде, кайттык.

  • Ул елларны председатель юк идемени?

  • Бар, яхшы кәнсәрәл салдылар. Кемне бер стакан арыш белән тота, шунда, идән астына яба. Ишеген зур йозак белән бикли.

  • Дус кызларым Фәйрүзә, Миниса белән өчәү тәрәзәсен алабыз, ул яхшылап куелмаган, хатын-кызларны чыгарабыз.

  • Ә сезгә аның өчен берни дә булмый идеме?

  • Белсә, хәзер монда утырмас идем (әбекәй көлемсерәп куя). Төнлә йөрибез бит. Яшьлек, шундый үҗәт, чая булганбыз инде.

  • Әтиегез турында ниләр әйтә аласыз?

  • Әтием 64 яшендә иде, аны окоп казырга алып киттеләр. Аннан ул, чирләп кайтып озак тормады, үлде. Ул гади кеше түгел, Сабантуй батыры иде. Сөлгеләрен, кызым, күрәсең, әле дә әтием истәлеге итеп саклыйм. Чабышта да беренче урын алды. Совхоз күперенә басканнар. Пионер совхозының бакчасы буеннан чабарга тиеш инде болар. Әти озын күлмәк кигән, биленә зәр бәйләгән. Көтәбез. Карасам, әти килә иң алдан! 33 сөлге алган иде дип сөйли иде карт әбиең дә.

Шулай, балам, хәзер шул Шиһап бабаң Мюд совхозына барып, күк сагыз чәчәге җыярга кушты. Аның чәчәге сап-сары. Эй, шулай үткәрдек инде ул елларны.

  • Ә сугыш беткәнлекне кайдан ишеттегез?Бәйрәмне?

  • И-и-и акырышалар, сугыш беткән! - әбиемнең күзләренә тагын яшь пәрдәсе эленде. - Без ул вакытта авыл җирендә идек.

  • Сугыш беткәч, тормышлар ничек булды?

  • Адәм тынды инде, алабута җыеп ашый, кырда бер дә ашлык булмады бит. Аннан соң бәрәңге кабыгын киптереп, тегермәнгә илтеп, он тарттыралар, оны кап-кара, кая барасың, тәмен белеп ашыйсың.

  • Әбекәй, ә ул 420 кешедән берсе дә исән кайтмадымы?

  • Кайттылар, 120 кеше кайтты. Күбесенең тез тиктен аягы юк, күпләренең күзләре сукыр, Бикүле бабай бар иде, ул әле исән иде, хәзер хәбәре ишетелми, сугыш туктаганга 70 ел үтте, вафаттыр, урыны оҗмахта булсын. Шуннан сорашкан идем, сугышка баргач, алар окопны өскә түгел, аска, биек ярдан төшеп, камыш төбенә ясаганнар, шулай төрле ысуллар белән дошманнарны җиңеп кайтканнар.

  • Күрәм, әбекәй, үткәннәрен исенә төшереп җилкенеп куйды... Хәзер тыныч тормышта яшәвебез, күкрәк киереп туган җир һавасын сулый алуыбызга, без Минҗамал әби кебек, шундый көчле шәхесләребезгә рәхмәт әйтергә тиешбез бит!..

Кадерле Минҗамал әбекәй! Аллаһ Тәгалә эшләгән изгелекләрегезне үзегезгә меңе белән кайтарсын! Гомерегез кояштай озын булып, балаларыгызның рәхәтен күреп яшәгез. Эшләгән изгелегегез эзсез калмас!

Абдушова Рузилә Рафаэль кызы.






Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 18 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Краткое описание документа:

Җир йөзендә нинди генә гүзәллекләр юк! Якты, хозурланып торган кояш; нурлы, балкып чыгучы ал таң; йомшак, назлы итеп иркәләп, биттән үбүче шаян җилкәй... Уйланам да һәм тагын бер кат инанам: Аллаһ Тәгаләнең кодрәте ай-һай киң!.. Шуңа да һаман саен бу җиһанны тоясы, аның саф һавасын сулыйсы, яшеннәрдәй яшьнәп яшисе килә...

Аксубай районының Карасу авылында яшәүче, олы хөрмәткә лаек, инде үзенең 87 яшьлеген (!!!) билгеләп узган ак яулыклы Гыйматдинова Минҗамал (Миннегата кызы) әбиебез дә әнә шундый яшеннәрдәй яшьнәп торган, әле хәзер дә алга, киләчәккә карап, 24 онык һәм 17 оныкчыгына фатиха биреп, догаларын укып калган изге фәрештәдәй, күгебез маягы булып балкып тора.

Дөрес, беренче карашка, әбекәйнең язмыш сызган тирән буразналары, кайчандыр, җил-җил атлап йөргән аяклары, көчле, алтын кулларына игътибар итми мөмкин түгел... “87 ел гомер агымсудай узып та киткән икән!” дип уйланып куйдым. “Юк, бу күкрәү тулы язмыш эзсез үтә алмый!..” – дип бүлдерде мине эчке сиземләвем һәм үзе бер тарих булган әбиебезгә сораулар яудыра башладым:

  • -Әбекәй, сез ничә ел гомер сөргәнсез, дөньяның ачысын да төчесен дә татыгансыздыр, шул хакта бераз сөйләсәгезче?
И-и-и балакаем, тормыш бабаң күп сынады шул инде... Бер алдын күрсәтсә, биш арты белән борылып басты... Тик, нишлисең, балалар хакына түзәргә кирәк иде... Зарлана дип уйламагыз, һич юк, Аллага шөкер, тупырдап торган 6 бала (2 малай, 4 кыз) тәрбияләп үстердек... Тормыш иптәшем Хаҗиәхмәт абыегыздан 35 яшемдә тол калдым, кызганычка каршы... язмыш аяусыз шул, 1 кызымны кызганмыйча, гүр иясе итте, урыннары җәннәттә булсын, бахыркайларымның...

Общая информация

Номер материала: 255371

Похожие материалы