Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Статьи / Статья на тему "Азкомплектлы балалар бакчасында балаларга белем бирү алымнары"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Статья на тему "Азкомплектлы балалар бакчасында балаларга белем бирү алымнары"

библиотека
материалов

Азкомплектлы балалар

бакчасында балаларга

белем бирү

алымнары.


























Нуриева Гөлия Раиф кызы

Балык-Бистәсе районы,Зур Мәшләк

Шатлык”балалар бакчасы












Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлекләрен ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү – бүгенге мәктәпкәчә белемнең төп юнәлеше.

Кечкенәләргә тәрбия-белем бирү эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү юнәлешендә безнең бакча коллективы да зур эшләр башкара.Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре алдында торган бурычларны гамәлгә ашыру юнәлешендә иҗади эзләнүләр алып барабыз.

Соңгы елларда мәгариф өлкәсендәге тирән үзгәрешләр азкомплектлы балалар бакчалары алдына да яңа таләпләр куя.Балалрны шәхес буларк үстеру, аларда мәктәптә белем алу өчен кирәкле психологик процесслар – күзәтүчәнлек, хәтер, логик фикерләү сәләте, шулай ук әхлакый сыйфатлар тәрбияләү бурычлары игътибар үзәгенә куела.

Азкомплектлы балалар бакчасы – ягъни безнең Балалар бакчасындагы эш гадәти режим белән эшләүче балалар бакчасыннан шактый аерыла.Мондый бакчаларда, гадәттә, бер төркемгә төрле яшьтәге балалар туплана (Икенче төрле әйткәндә катнаш төркем була).Катнаш төркемдә эшләүче тәрбиячеләрдән зур һөнәри осталык, түземлелек сорала, чөнки һәр бала – кабатланмас шәхес.Аның үз дөньясы, үз фикере, уй – хыяллары бар.

Менә, мәсәлән, шушы урында берничә сүз әйтеп китәм.Мин (без) һәр бала белән аерым исәпләшергә, аның теләк - омтылышларын ихтирам итәргә тиеш.Була бит актив, тыныч, тыйнак балалар.Мәсәлән, менә безнең Данис Гүзәл Илсаф.Алар уеннарда гел башлап йөриләр, шуны уйныйк, моны уйныйк дип.Шул ук вакытта Ләйсирә , Адел алар тыныч кына бер урында уйнап утыралар.

Шөгыльләрдә дә шул ук хәл кабатлана.Нәрсә икәнен белмәсәләр дә Вадим Нәзифә “Апа, без дә зур, анда керик әле?”- дип торалар.Шөгыль үткәргән вакытта, әле ныклап сөйләшә белмәгәндә дә алар басып җырлыйлар, итрәнге гимнастика ясыйлар.Укырга керер вакытлары җиткән балалар арасында мәктәпкә керергә теләмәгәннәре дә юк түгел.

Иң беренче чиратта баланың нәрсә белән кызыксынуын, ниләр белергә теләвен ачыкларга кирәк.Төрле яшьтәге балалар тупланган төркем булгач, төп игътибарны балага бирергә, ( индивидуаль) аерым якын килергә, аларның көндәлек эшчәнлеген, яшь үзенчәлекләрен, шәхси мөмкинлекләрен истә тотып, оештырырга тиеш.Азкомплектлы балалар бакчасында тәрбия-белем бирү эше “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасына нигезләнеп алып барыла.Шул ук вакытта бер төркемдә берничә яшьтәге балалар йөрү үзенчәлеге истә тотыла.Катнаш төркемдә төрле яшьтәге балалар белән эшләү тәрбиячегә кайбер кыенлыклар да тудыра: көндәлек тормышта режим үтәлеше, шөгыль вакытларын оештыру һ.б. аңардан зур осталык, зирәклек, тапкырлык сорый.Шулай да, авыр булса да төрле яшьтәге балаларны бергә тәрбияләүнең уңай яклары күп.Нәниләрнең зуррак балалар белән бергә булулары, аралашып яшәүләре аларда үзара тату мөнәсәбәт, дуслык хисләре тәрбияли.Өлкәнрәкләр кечкенәләрне һәрчак кайгыртып, ярдәмләшеп торалар.Алар энеләре, сеңелләре өчен якын дус, кайгыртучан иптәш булалар Имамиевлар Одинаевлар).

Катнаш төркемгә йөрүче балаларны яшьләренә карап, берничә төркемгә бүләргә мөмкин..Иртәнге гимнастиканы бергә ясыйбыз.Җыр шөгылендә кабатлау булганда бергә утырабыз.Әкиятләр укыганда кечкенәләрдән мин әкияттә кемнәр бар иде, ул нишләде әйбәтме ул, дип сорыйм.Уртанчыларга ул нишләгән, ни өчен кебек сораулар бирәм.Зурлардан исә кыскача эчтәлеген сорыйм, аңламасалар, тагын бер тапкыр укыйм.Бер бала сөйли башлый, калганнары дәвам итә.Алар әкиятне көне буе укысаң да сүз әйтмиләр, сөйләргә генә яратмыйлар.Менә мин аларга шөгыль башында “Балалар, безгә хәзер шул дәрес, шуны өйрәнәбез”, - дим.Шөгыль беткәч, балалардан безгә нәрсә шөгыле булды әле дисәм, әллә нәрсәләр әйтеп бетерәләр.Монда шөгыльләрне әйтеп китәргә була (20-25 минут, 3 шөгыль, физкультминут).Кечкенәләрне алданрак чыгарып җибәрәбез.Кызганычка каршы, аерым режим булдырып булмый.Урамнан кергәндә дә алданрак кереп китәләр, ашарга утырта торабыз.Бик кечкенәләр йоклый ук башлый, яткыра торабыз.Йокыдан торганда тагы шул ук хәл: зурлар алданрак тора, киенә тора.Режимны болай көйләү балаларга бер төп эшчәнлектән икенчесенә тыныч кына күчәргә мөмкинлек бирә, аларны ялыктырмый, төркемдә тыныч атмосфера тудыра (керү, юыну, сөртенү, ашарга утырту).

Укырга керәсе балалар белән аерым эш алып барабыз.Азкомплектлы балалар бакчасында тәрбияче белән тәрбияче ярдәменең бер-берләрен аңлап, үзара киңәшләшеп , ярдәмләшеп эшләүләре дә зур әһәмияткә ия (Элек юк иде).Катнаш төркемдә эшләүче тәрбияче балаларның көндәлек эшчәнлеген оештыру алымнарын, шулай ук нәниләрнең нинди эшләрне мөстәкыйль башкара алуларын, ә кайсыларына аның ярдәме кирәклеген дә яхшы белергә тиеш.Иртәнге гимнастика, аш вакытлары, киенү – чишенү, шөгыльләргә әзерлек һ.б. эшчәнлек вакытларында тәрбиячегә, тәрбияче ярдәмчесенең ярдәме бик кирәк.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге – уен.Ул нәниләргә шатлык китерә, аларның күңелләрен күтәрә, өлгерлек, җитезлек, кыюлык, тапкырлык кебек матур сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә өйрәтә.Без балаларны мөстәкыйль рәвештә уеннар оештырырга, килешеп өйрәтәбез.

Төрле яшьтәге катнаш балалар булгач, уеннарны бергәләп уйнарга өйрәтәбез.Төрле яшьтәге балалар булганга, уеннар кызыклырак та, эчтәлеклерәк тә була (Мәсәлән, “Өйле” уены).Чөнки зуррак бала әни кеше була.Ул кечкенә баланы – “улын” яки “кызын” бик яратып тәрбияли, ашата, йоклата.Кечкенә балалар да зурларга карата игътибарлылак булалар, чөнки “әни” кеше сүзен тыңлыйсы бит.

Төрле яшьтәге балалар бергә уйнаганда кыенлыклар килеп чыга.Зурлар уйнаган уенчыкларны, уйный белмәсәләр дә, кечкенәләр дә сорый (кубиклар төзү материаллары, домино, мозаика).Аларның яшь үзенчәлекләренә карап уенчыкларны бүлгәләп бирәбез (Син болары белән уйнап тор, аннары алыштырабыз дип баланы тынычландырырга кирәк).Һәр баланың мөмкинлекләренә карап, аларга рольләр билгеләнә.Уеннар вакытында балалар янында тәрбияче яки тәрбияче ярдәмчесе булырга, кирәк чакта киңәшләр, тәкъдимнәр белән аларга ярдәм итәргә тиеш.Бакчада актив һәм пассив балалар була.”Син уйный белмисең, син – җебегән, син анда”әни”, “сатучы”, “тәрбияче”, “врач” булма”, - әйтергә һич ярамый.Аның да буласы килә, әйдә әле син дә булып кара әле дип балаларны үсендереп тә җибәрсәң, бар да әйбәт була.Шул вакытта гына уеннар балага да бик күңелле, кызыклы, файдалы була.Әле шул уеннар вакытында карап торсаң, аларның нәрсәгә сәләтлә икәнен дә белеп була.

Мәсәлән, әкиятләр сәхнәләштергәндә нәтиҗә без көткәндәгедән дә яхшырак килеп чыга.Әкиятләр сәхнәләштерергә балалар бик яраталар.

Балаларга белем һәм тәрбия бирүнең төп формасы дәрес (шөгыль) программа буенча үткәрелә.Шөгыль барышында балаларга нинди дә булса яңа белем бирелергә тиеш (материал катлаулы да булмаска, яшь үзенчәлекләренә дә туры килергә тиеш).Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен дә өйрәнәбез, аларны күбрәк саф һавада булдырырга тырышабыз, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү бурычлары да читтә калмый.Без өйрәткәннәр өйдә дәвам ителсә, балалар һичшиксез тәртипле, акыллы, белемле балалар булып мәктәпкә китәрләр.Без шушы юнәлештә эшләүне дәвам иттерербез. Сез дә безне, безнең “җиңел” эшебезне ихтирам итегез, безгә карата яхшы фикердә калыгыз!

Автор
Дата добавления 10.10.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Статьи
Просмотров74
Номер материала ДБ-251109
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх