Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Статьи / Статья на тему "БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Статья на тему "БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ"

библиотека
материалов

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАРГА

ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Г.А. Шәмсетдинова

Алабуга шәһәренең 6 нчы урта мәктәбе, Алабуга (Россия)

guzels888@mail.ru

В статье отражены особенности обучения татарскому языку русскоязычных учащихся начальных классов. Определяются эффективность некоторых методов и приемов на уроках с детьми начальной школы.

Кдючевые слова: татарский язык, начальная школа, обучение, методы и приемы


Туган телебезнең һәм милләтебезнең язмышы мәктәпләрдә хәл ителә. Без, рус төркемендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары, үз предметыбызга карата кызыксыну уяту һәм сөйләмгә өйрәтүнең нәтиҗәлерәк юлларын эзлибез. Икенче тел белән кызыксыну мәктәпкәчә яшьтән үк, башлангыч сыйныфларда ук формалашкан булырга тиеш.

Рус телле балаларга татар теле укытуның метод һәм алымнары күп төрле. Шулар арасыннан күзәтү, таныштыру, тәрҗемә итү, әңгәмә, эксперимент методларын файдалану телгә өйрәтүдә уңай нәтиҗәләр бирә. Билгеле, метод һәм алымнарны укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, укытуның максаты һәм бурычларыннан, тәкъдим ителгән материалның эчтәлегеннән, укучыларның белем дәрәҗәсеннән, тел һәм сөйләү материалын үзләштерә алу мөмкинлегеннән чыгып файдалану тиешле нәтиҗә бирәчәк.

Башлангыч сыйныф укучысын татар теленә өйрәтү башкачарак булырга тиеш. Кечкенә яшьтәге укучыларны нәрсәгә өйрәтергә кирәк? Укыргамы? Язаргамы? Сөйләмгәме? Рус телле балаларга татар теле укыту нидән гыйбарәт соң ?

Методиканың нигезендә аралашырга аралашу аша гына өйрәнеп була дигән төшенчә ята. Димәк, без укучыларны сөйләм теленә өйрәтергә тиеш. Әлбәттә, сөйләшергә шул телдә аралашып кына өйрәтеп була. Балаларны чит телгә өйрәткәндә, кызыксындыру тудыруның дидактик шартларының берсе – аралашуны уку эшчәнлегенең төп төре итеп куллану. Ләкин аралашуны эш вакытында сөйләшү итеп түгел, ә эшне башкару өчен сөйләшү итеп карарга кирәк. Әгәр шул телдә аралашмасак, алдыбызга куелган максатка ирешә алмаячакбыз.

Дәресләрдә уен элементларын куллану – рус балаларын татар теленә аралашуга өйрәтүнең мөһим чараларыннан берсе. Бу алым укучылар дәрес материалын үзләштергән вакытта да үзен аклый. Мәсәлән, беренче сыйныфта “Мәктәп” темасын өйрәнгәндә “тәрҗемәче” уены отышлы. Укытучы русча сүз әйтеп балага туп бирә, бала татарча әйтеп тупны ала. Бу уен авазларның, сүзләрнең дөрес әйтелешен ныгыта, лексик байлыкны арттыра, булган сүзлек запасын активлаштыра.

Текстны уку, аңлау, сөйләп бирү, бер-берсе белән телдән аралашу, сөйләм телен ныгыту, сүзләр запасын баету, татар халкына, мәдәниятенә ихтирам уяту, әдәплелек тәрбияләү дәрес барышында төп бурычлардан санала.

Татар теленә өйрәткәндә күргәзмә, терәк материаллар, дидактик уеннар, татар халкының милли уеннары да укучыларда кызыксыну уята.

Өйрәнелгән әсәрне сәхнәләштерү бәйләнешле сөйләм үстерүдә бигрәк тә отышлы. Белгәнебезчә, теләсә нинди әсәрне өйрәнгән чакта, аңа берничә сәгать дәрес бирелә, ягъни бер әсәрне өйрәнү аерым тема итеп алына һәм шул тема өстендә бик җентекле эш алып барыла. Икенче төрле әйтсәк, тема циклларга бүленеп өйрәнелә. Цикл барышында әсәргә кагылышлы грамматик һәм лексик материал үзләштерелә, кабатлана, ситуатив күнегүләр аша ныгытыла.

Диалогик, монологик сөйләмгә өйрәткәндә дәресләрдә өйрәнелгән әсәрне сәхнәләштерә башлыйбыз. Әсәрне сәхнәләштерү өчен төрле эшләр башкарыла: текстны өлешләргә бүлү; төп геройларны билгеләү; сәнгатьле сөйләм өстендә эш; текст буенча диалог, микродиалоглар төзү. Шушы эшләрнең нәтиҗәсе булып, циклның соңгы дәресендә әсәрне сәхнәләштерү бик уңышлы була.

Темаларны йомгаклаганда кроссворд чишү, чәчмә карточкалардан җөмләләр төзү кебек эшләрне балалар яратып үти, бу вакытта алар төшеп калган хәрефләрне куеп кына калмыйлар, шулай ук татар халкының милли бизәкләре, кием-салымнары һ.б. белән танышалар. Кайбер дәресләрдә башка халыкларның милли үзенчәлекләре белән дә чагыштыру үткәрергә була. Кече яшьтәге укучылар бизәкле карточкалар белән аеруча теләп эшлиләр. Белгәнебезчә, чит тел өйрәнүче балаларга башлангыч чорда рәсемнәр белән эшләүнең әһәмияте гаять зур. Предметлы рәсемнәр ярдәмендә балалар яңа сүзләрне җиңелрәк үзләштерә һәм гади җөмләләр төзергә өйрәнә, ә сюжетлы рәсемнәр белән эшләгәндә ул сүзләрнең мәгънәләрен тизрәк истә калдыра, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерә.

Күрсәтмәлелек укучыларга теоретик материалны җиңел һәм аңлап үзләштерергә, ә укытучыга яңа белемнәрне аз вакыт эчендә истә калдырырлык итеп аңлатырга мөмкинлек бирә. Дәрес башында төсле рәсемнәр, уенчыклар ярдәмендә укучылар бик теләп эшләсәләр һәм сорауларга җавап бирсәләр, кызыклы күргәзмә материалдан соң үзара аралашканда югалып калалар һәм пассивлашалар. Актив эшчәнлекне сүрелдермәс өчен күргәзмә, терәк материаллар, схемалар (таблицалар, карточкалар, җыелмалар) һ.б. куллану отышлы. Терәк материаллар ярдәмендә укучылар актив, ышанып эшлиләр, эшләгәндә артык арымыйлар, оялмыйлар, сүзләрне, җөмләләрне аңлап сөйлиләр.

Дәреслектән тыш “Сабыйга”, “Салават күпере” кебек балалар журналларыннан файдаланырга була. Болар барысы да рус төркемендә укучы балалар белән дәрестә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә.

Тел укыту дигәндә, шул халыкның телен генә түгел, ә мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен балаларга җиткерү дә мөһим, чөнки тел һәм мәдәният бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар, бер-берсен тулыландырып киләләр. Шуңа күрә татар телен укытканда укучыларны татар халкының милли ашлары, милли киемнәре, гореф-гадәтләре, милли бизәкләре белән таныштыру максатка ярашлы. Шулай ук халык аваз иҗатының бер төре булган әкиятләрне дә укыту процессына кертеп җибәрү уңай нәтиҗәләр бирә.

Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес аңлатканда һәр балага аерым якын килергә, сыйныфтагы барлык балаларны тоеп эшләргә кирәк.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, баланың фәнне кызыксынып өйрәнү укытучы шәхесенә бәйле. Укытучы үз фәнен никадәр яратса, белсә, ул аны укучыларына тапшыру юлларын эзли һәм нәтиҗәле юллар, алымнар таба. Татар телен саклау, аны пропагандалау, тарату бездән – татар теле укытучыларыннан тора. Тел халыктан, аның мәдәниятеннән башка яши алмый. Ә телне, мәдәниятне саклау, яшь буынны дөрес итеп тәрбияләү җәмгыятьнең, халыкның киләчәген билгели.

Әдәбият

1. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. – Казан: Мәгариф, 2002. – 207 б.

2. Галимов И.Р. Мавыктыргыч лексикология. – Казан: Мәгариф, 2001. – 135 б.

3. Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов / вт.-сост. Р.Н.Насибуллина. – Казань: Гыйлем, 2008. – 64 с.

4. Фәтхуллова К.С., Юсупова Ә.Ш., Денмөхәммәтова Э.Н. Татар теле – күңелем теле. – Казань: Мир без границ, 2013. – 308 с.





Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 05.04.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров225
Номер материала ДБ-011788
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх