Инфоурок Другое СтатьиСтатья на тему "Фигыльнең стилистик кулланылышы"

Статья на тему "Фигыльнең стилистик кулланылышы"

Скачать материал

Фигыльнең стилистик кулланышы

Нургалиева З.К.

Текст стилистик яктан матур, төгәл булсын өчен сүз төркемнәренең бер-берсенә туры килүе, сүз формаларының дөрес кулланылуы шарт. Сүз төркемнәренең  тәэсир итешүен, алар арасында нинди мөнәсәбәт булуы белән инде Борынгы Римда ук кызыксынганнар. Поэзия өчен бер фигыльнең ике исем һәм ике сыйфат белән кулланылуы “алтын пропорция” булып исәпләнгән.  Мондый калып текстны җиңел һәм ачык аңлаешлы итә дип саналган. Бу юл идеаль саналса да, бары тик аны гына  куллану чынбарлыкка туры килә алмый, чөнки сөйләм бик төрле, үзгәрүчән күренеш. Мәсәлән, Төнге урамнан бара ялгыз кыз...

Сүз төркемнәренең мөнәсәбәте стильнең чыннан да мөһим характеристикасы. Монда төп оппозиция – “исем – фигыль” мөнәсәбәтендә.  Исемнәр киң мәгънәсендә предметларны, факт, хәлләрне атыйлар, ә фигыльләр исә шуларның эш-хәрәкәтен, хәл-торышын белдерәләр. Бер үк әйберне исемнәр чагыштырмача хәрәкәтсез итеп, ә фигыльләр динамикада күрсәтә. Шушы билгесе буенча (исем яки фигыльләрнең өстенлегеннән чыгып) стильләрне номинатив һәм вербальгә бүләләр. Әлеге ноктадан чыгып караганда фәнни һәм эшлекле сөйләм белән матур әдәбият стиле бер-берсенә каршы куелалар.

Фәнни һәм эшлекле стильдә фигыльнең мәгънәви әһәмияте кими, аның роле төшенчәләр арасында бәйләнеш урнаштыруга кайтып кала. Фигыльләр бу очракта ярдәмче сүзләргә якынаялар. Мәсәлән, “Кролик һәм күселәргә көчле нурланыш белән тәэсир итү оксигемоглобиннарының электрон спектры үзгәрүгә китерә”. Күрәбез: монда исемнәр төшенчәләрне (нурланыш, үзгәрү) сөйләмне терминлаштыра, гомумиләштерә.

Бу күренеш сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләренә бәйле: исем эш-хәлне заттан, вакыттан ераклаштырып һәм предметлаштырып тасвирлый. Шуңа күрә эшлекле һәм фәнни сөйләмдә фигыльләр урынына исемнәр куллану хас. Әмма фигыльләрне исемләштереп еш куллану матур әдәбият стиленә килешми, чөнки бу вакытта әсәрнең теле публицистикага якыная.

Шулай итеп, текстның стилистик бизәлешенә тәэсир итүче төп сүз төркемнәре – исем һәм фигыль. Сайланган стильгә бәйле рәвештә аларның әһәмияте төрлечә була. Ләкин алда әйтелгәннәр һич тә башка сүз төркемнәрен икенче планга күчерми. Һәрбер әсәр үзенә генә хас морфологик структура, сүз төркемнәренең үзенчәлекле мөнәсәбәте белән характерлана. Аларның барсы да әсәрнең стилистик бизәлешенә үз төсмерләрен бирә, специфик сурәтләү чаралары ясауда катнаша.

Хәзер инде темабызны тагын да тирәнрәк ачып, фигыльләрнең стилистик кулланылышын карап китик. Әлеге сүз төркеменең экспрессив мөмкинлекләре турында инде шактый язучылар һәм тел галимнәре үз фикерләрен әйтте. Мәсәлән, аны “сөйләмгә яшәеш бирүче”, “аерым сүзләргә җан өрүче” сүз төркеме дип билгелиләр.

Фигыльләр лексик составы ягыннан иң бай сүз төркемнәренең берсе. Грамматик категорияләренең күплеге аны семантик күләмле итә. Бу сүз төркеме матур әдәбиятта, иң беренче чиратта, әйләнә-тирә һәм кешенең рухи дөньясына динамика өстәү, хәрәкәттә, үзгәрештә күрсәтү өчен кулланыла. Әгәр дә язучы предметларга “җан өрергә” тели икән, фигыльләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Бу сүз төркеменә бай сөйләм вакыйгалар үстерелешенә бай әсәр тудырырга ярдәм итә, аңа энергия һәм хикәяләү киеренкелеге өсти. Геройны эш-гамәлләре аша сурәтләгәндә генә аның реаль образын тудырып, психологиясен аңлап, үз-үзен тотышын бәяләп була.

Фигыльләрнең сурәтләүдә катнашучы барлык ресурсларын да бер доклад эчендә генә күрсәтеп бетерү мөмкин түгел, шуңа күрә аларның экспрессив мөмкинлекләрен вакыт категориясе чикләрендә генә карыйк.

Заман категориясе эш-хәлнең үтәлү вакытын   сөйләү  моментына  мөнәсәбәттә  белдерә. Грамматик заманга мө­нәсәбәтле рәвештә сөйләү  моменты   чиксез вакыт эчендә бер мизгел, бер нокта итеп алына, һәм чынбарлыктагы өч объектив заман (хәзерге, үткән, киләчәк) шул сөйләү моментына мөнәсәбәтле рәвештә билгеләнә. Сөйләү моментында башкарылган эш – хәзерге  заманга, сөй­ләү  моментыннан  алда  башкарылган эш – үт­кән заманга, сөйләү    моментыннан  соң  башкарылачак эш киләчәк  заманга карый.

Заман һәм зат-сан фигыльне башка сүз төркемнәреннән, беренче чиратта исемнән, аерып тора торган иң әһәмиятле грамматик категорияләрдән санала. Әмма барлык фигыль формалары да заман белән төрләнмиләр. Заман мәгънәсе чынбарлыкта булган яки булачак реаль эш-хәлләрне белдерүче хикәя фигыльдән кала, бары тик сыйфат фигыльләрдә һәм төп фигыльгә карата төрлечә вакыт мөнәсәбәтендә торган хәл фигыльләрдә генә үзенчәлекле рәвештә чагылыш таба. Затланышлы формалардан исә хикәя фигыльдән кала башка наклонениеләрдә (боеру, теләк, шарт) эшнең үтәлү вакыты,  башлыча,     ки­ләчәккә  юнәлгән була.

Грамматик хезмәтләрдә ике төрле заман аерып карала: абсолют  һәм         мөнәсәбәтле заманнар. Эш-хәлнең үтәлү вакыты сөйләү  моментына  мө­нәсәбәттә белдерелсә, абсолют  заман буларак билге­ләнә. Кайбер очракларда исә билгеле бер фигыль формасы белдергән эш-хәлнең вакыты контексттагы икенче бер фигыльнең заманына бәйле була. Заман мәгънәсен бу рәвешле белдерү мөнәсәбәтле  заман дип атала.

Грамматик яктан өч объектив заман төрле телләрдә төрле сандагы заман формалары белән белдерелә. Төрки телләр, шул исәптән татар теле дә, фигыль заманнары күп санлы һәм катлаулы булган телләр белән типологик уртаклык күрсәтә. Заманнарның күптөрлелеген булуын телдә эшнең дәвамлы яки төгәл­ләнгән булуын күрсәтә торган бинар категория (мәсәлән, рус телендәге вид категориясе) булмау белән дә аңлаталар.

Хәзерге татар әдәби телендә инде формалашып җиткән һәм грамматик категория таләпләренә тулысынча туры килә торган тугыз  заман формасы  бар. Болардан тыш та телдә заман категориясенең тирә-юнен, функциональ-семантик кырын тәшкил иткән темпоральлек чаралары – һәр­төрле аналитик һәм тасвирлама фигыль формалары кулланыла.

Заманнарның мәгънәләренә, семантикасына  кил­гәндә, алар эш-хәлнең сөйләү  моментына  мөнәсә­бәтен, ягъни эш-хәлнең сөйләү моментында, сөйләү моментыннан  алда, яки сөйләү моментыннан соң  башкарылуын белдерәләр. Ләкин заманнарның семантикасы шактый катлаулы күренеш. Беренчедән, бер үк заман мәгънәсе төрле формалар белән белдерелә. Мәсәлән, үткән заманны белдерү өчен генә дә 5 төрле форма кулланыла, киләчәк заман 3 төрле формада килә һ.б. Бу очракта заманнарның туры үз мәгънәләренә (хәзерге, үткән, киләчәк эшне белдерү) төрле башка аспектуаль яки модаль мәгънә төсмерләре өстәлә. Заман формалары бер үк вакытта эшнең тә­мамланган  яки дәвамлы  булуын белдерергә, килә­чәктә булачак эшне билгесезлек  төсмере белән яки катгый  рәвештә хәбәр итәргә, эшне үтәлеш  процессында  билгеләргә яки нәтиҗәсен  генә хәбәр итәргә мөмкин һ.б. Шундый үзенчәлекләр бер үк заманның төрле формаларын бер-берсенә каршы куя, ягъни аларның үзенчәлеген тәшкил итә. Мәсәлән, үткән заман формалары -ды (барды), һәм -ган (барган) беренче чиратта эшне ничек белдерүләре буенча аерыла: -ды формасы эшне процесс рә­вешендә белдерә (яңгыр яуды), ә -ган формасы эшнең нәтиҗәсен хәбәр итә (яңгыр яуган); киләчәк заман формасы -ыр эшне беркадәр билгесезлек төсмере белән белдерә – барыр, ә  -ачак формасы шул эш турында катгый рәвештә белдерә – барачак һ.б.

Болардан тыш, заманнарның мәгънәләре сөйләм эчендә, ягъни текстка бәйле рәвештә дә төрле үзгәрешләр кичерергә мөмкин. Телдәге морфологик формаларны сөйләм эчендә, җанлы кулланылышта өйрәнү (функциональ-семантик юнәлеш) заман мәгънәләрен дә тулырак һәм төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирә. Шуңа бәйле рәвештә заман формаларының берничә төрле мәгънәсе аерып карала:

1) төп  яки парадигматик  мәгънә. Бу заманның контекстка бәйсез, ягъни төп, нигез мәгънәсе;

2) синтагматик   мәгънә – сөйләм ситуациясенә бәй­ле рәвештә төп мәгънә беркадәр үзгәрергә, өстәмә төсмерләр алырга мөмкин. Әмма гомуми темпораль мәгънә, ягъни хә­зерге, үткәндәге, яки киләчәк эшне белдерү үзгәрешсез кала. Мәсәлән, хәзерге заманның төп мәгънәсе – сөйләү моментындагы эшне белдерү. Аерым контекстта ул вакыт ягыннан киңәйтелгән, ягъни кабатланып торган, гадәти эш-хәлләрне дә белдерә ала. Мәсәлән: Бу якларда кыш бик салкын була. Бу – контекстка бәйле, ягъни синтагматик мәгънә;

3) күчерелмә   мәгънә – контекст тәэсирендә заманның нигез темпораль мәгънәсе үзгәрә. Әйтик, хәзерге заман үткән яки киләчәк заман мәгънәсендә кулланылырга, яки башка наклонениеләр рәтенә күчәргә дә мөмкин. Мәсәлән: Мин иртәгә авылга кайтам – киләчәк заман мәгънәсе; иртәгә зачетка хәзерләнеп киләсезбоеру мәгънәсе һ.б.

 Хәзерге грамматикаларда һәм мәгънәсе, һәм грамматик формалашуы буенча тулысынча грамматик категория таләпләренә туры килә дип саналган 9 заман, башлап, күренекле тюрколог Б.А.Серебренниковның татар телендә фигыль заманнарын өйрәнүгә багышланган махсус хезмәтендә китерелә. Бу заманнар түбәндәгеләр:

1. Үткән: билгеле, билгесез, тәмамланмаган, күптән үткән һәм кабатланган үткән заман;

2. Хәзерге.

3. Киләчәк: билгеле, билгесез, киләчәк-үткән заман.

Хәзерге заман хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль фигыльнең башлангыч формасына (нигезенә) /-ә, -ый/ кушымчасы ялганып ясала, -а/-ә кушымчасы тартык авазга тәмамланган фигыль нигезләренә, -ый/-и кушымчасы сузыкка беткән нигезләргә ялгана: кайт-а, кит-ә, озат-а, көт-ә; укы-й (укый), аш-ый (аша+й), үлчи (үлчә+й), сөйли (сөйлә+й).

Татар телендә хәзерге заманның бер генә формасы бар, шуңа күрә аның мәгънә күләме, семантикасы гаять киң. Төп мәгънәсеннән тыш, сөйләмдә бу заман күп төрле синтагматик һәм күчерелмә мәгънәләрдә дә кулланыла.

Төп, парадигматик  мәгънәдә хәзерге заман сөй­ләү моментында башкарыла торган эш-хәлләрне белдерә: Хәлим ишектән тышка сикерде. Тышта җил котыра! Ар­кага китереп бәрә дә йөгертеп алып китә.

Заманның   синтагматик  мәгънәләренә килгәндә,  Д.Г.Тумашева заманнарның аларны ике төргә бүлеп карый: 1) заманның төп семантик үзлеге үзгәрми торган мәгънәләр. Димәк, бу очракта фигыль асылда хәзерге заманда була, әмма өстәмә төсмерләр ала; 2) фигыль хәзерге заман кысаларыннан чыгып, яки башка (үткән, киләчәк) заман төсмерен ала, яки башка наклонениеләр яссылыгына күчә. Болары – күчерелмә  мәгънәләр  дип атала. Ә элегрәк чыккан грамматикаларда исә синтагматик мәгънәләр һәм күчерелмә мәгънәләр аерым карала.

Синтагматик мәгънәләр:

1) хәзерге заман еш кабатлана торган гадәти  эш-хәл­ләр­не белдерә:

Җитмәсә, хатны язып бетерүеңә, сине хөрмәт итеп, чәй хәзерлиләр, табынга бер-ике сынык икмәк белән фәкать кунак-төшем өчен генә сакланган... ак май, йә сары май китереп куялар (Г.Бәширов).

2) хәзерге заман формасы тормышта гомум кабул ител­гән, бәхәссез хакыйкать булып саналган вакытка мөнәсәбәт­сез эш-хәлләрне белдерә: Туып үскән шушы җирнең ямен Алыштырмый икән һичнәрсә. (С.Хәким).

Заманның бу мәгънәсе күбрәк мәкаль-әйтемнәрдә кулланыла: Без капчыкта ятмый (мәкаль). Язгы көн ел туйдыра (мәкаль).

3) предметны яки затны сыйфатлау өчен кулланыла: Безнең авылга дөньяның дүрт ягыннан нәкъ җиде юл кайтып керә. Һәр җиде юлдан кайтканда авыл, минем туган йортым җиде төрле булып күренә (М.Мәһдиев).

Күчерелмә  мәгънәләр:

1) киләчәктә  һичшиксез үтәләчәк, бу­лачак дип саналган эш-хәлләрне белдерә: Туктале, карчык, алырбыз, савыгып кына җитик. Син бит белмисең әле минем нинди планнар белән йөргәнне: болай итәм, күлдән су ерып кертәм, үзебезнең Степанга барам да күп итеп кара карлыган, кызыл карлыган, кураҗиләк алып кайтам; читән буйларына утыртам. Бер елдан җи­ләк-җимешнең иге-чиге булмаячак бездә (И.Гази);

2) хәзерге заман хикәя фигыль үткәндә  булган эш-хәлләрне белдерә: Аннары, кышларның берсендә язга ашлык акча эшләп кайту нияте белән, Гайрәтулла читкә – Донбасс якларына китә. Күзенә йокы керми, алны-ялны белмичә тырышып эшли (Ф.Хөсни).

Хәзерге заманның бу мәгънәсе аеруча тарихи вакыйгаларны тасвирлаганда актив кулланыла.

3) хәзерге заман II зат формасында йомшак  боеру, эшкә  кушу  мәгънәсендә кулланыла: Иртәгә зачетка әзерләнеп киләсез (сөйл.т.). Кайвакытта шул ук йомшак боеру мәгънәсендә бу форма юклыкта -мы/-ме кисәкчәсе белән кулланыла: Безгә дә килеп чыкмыйсызмы? Кибеткә барып килмисеңме? (сөйл. т.).

Юклыкта килгәндә исә шул ук фигыль катгый боеруны да белдерергә мөмкин: Бүген беркая да бармыйсыз, өйдә ге­нә утырасыз!

Шелтә катыш йомшак боеру III зат юклык формасы бе­лән дә белдерелергә мөмкин: Шул хәтле шауламыйлар инде!

Категорик (билгеле) үткән заман хикәя фигыль. Үткән заман хикәя фигыльнең бу формасы фигыль нигезенә -ды/-де, -ты/-те кушымчалары ялгану ярдәмендә ясала. Категорик үткән заман, башка үткән заманнар кебек үк, эш яки хәлнең сөйләү моментыннан алда үтәлүен белдерә. Категорик үткән заман эшнең үтәлүен сөйләүче үзе күреп сөйләгәндә яки эшнең үтәлүендә бернинди шик булмаганда кулланыла. Нәкъ менә шуның өчен ул категорик (катгый) үткән заман дип атала да.

Катгый үткән заман хикәя фигыльнең синтагматик мәгънәләре:

1) Кабатланган, тәмамланмаган эш яки хәлне белдерә: Трамвай килде. Мәдинәләр утырып киттеләр. Хәбир калды. Үз йомшаклыгына үзе гарьләнеп, беравык таптанып торды. Өенә кайтты. Тагын Мәдинәләр урамына килде (Ш.Хөсәенов).

2) Дәвамлы һәм кабатланган эш яки хәлне белдерә: Синең әтиең фашистларга каршы сугышты (Ш.Камал). 3) Кайбер сирәк очракларда категорик үткән заман һичшиксез киләчәк мәгънәсендә кулланыла: Мич турында цехның киңәшмәсе була, хәзер туры шунда кузгалдым (Ф.Кәрим).

4) Хикәяләү үзенчәлегенә бәйле рәвештә, бу заман сөйләү моменты белән бәйләнешле, ягъни хәзерге заман мәгънәсен дә белдерә: Карт ана йокламый, кышкы салкын көндә ул аналарда гына була торган йөрәк белән, ун чакрым ераклыкта буранлы кырдан узган Казан-Киров поездын сизә. Менә ул поезд урманга кереп китте, менә аның тавышы тоныкланды, менә аның төпчек улы карлы туган җиргә аяк басты (М.Мәһдиев).

5) Чакыру, өндәү мәгънәсендә кулланыла: Әйдәгез, киттек!  Кузгалдык!

Нәтиҗәле (билгесез) үткән заман. Ул –ган/-гән, -кан/-кән кушымчалары ярдәмендә ясала. Бу заман үткәндә булган, ләкин нәтиҗәсе хәзерге вакытта дәвам иткән эш яки хәлләрне белдерә.

Бу заманда килгән фигыль процессның үзенә, үтәлүенә түгел, бәлки нәтиҗәсенә игътибар иттерә. Мәсәлән:  Соңгы ике ай эчендә бикәне күрмәгән иде. Чак таныды: карчыкның чәче бөтенләй агарган, күзләре эчкә баткан, яңаклары суырылган, биле бөкерәйгән, буе кечерәйгән, сүзләр әллә кайдан ерактан килгән кебек чыгалар (Г.Ибраһимов).

Бу мисалда нәтиҗәле үткән заман белән бирелгән фигыльләр процессның үзен түгел, ә аның нәтиҗәсен атыйлар.

Нәтиҗәле үткән заманның икенче мәгънәсе дә бар: ул сөйләүче үзе күрмәгән, бәлки башка берәүдән ишеткән, нәтиҗәсе башка чыганаклардан билгеле булган эш яки хәлләр турында сөйләгәндә кулланыла. Мәсәлән:  Басма такталарның шыгырдавы да, аякларның тыпырдап торуы да ишетелми, күрәсең, кешеләр кичке ашны ашарга дип, өйләренә кайтып киткәннәр (Ф.Хөсни).

Нәтиҗәле үткән заман хикәя фигыль үтәлүе билгеле вакыт белән чикләнмәгән, билгеле вакытка карамаган үткән эш яки хәлләрне дә белдерә ала:  Хуҗа Насретдинның бик яхшы бер тәкәсе булган (А.Әхмәт).

Нәтиҗәле үткән заман хикәя фигыль, даими эш-хәлләрне белдереп, хәзерге заман мәгънәсенә якынаерга мөмкин, бу мәгънәдә ул күбрәк афористик сөйләмдә – мәкаль-әйтемнәрдә кулланыла: Туры әйткән туганына ярамаган. Олы сүзен тотмаган орылган да сугылган. Туры әйткән котылган, ялганлаган тотылган.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. Бу заман фигыль нигезенә -ыр/-ер, -ар/-әр,   кушымчалары ялганып ясала.

Заман кушымчалары тар вариантта (-ыр, -ер) һәм киң вариантта (-ар, -әр) кулланыла. Заманның юклык  формасы -мас-мәс кушымчасы белән ясала.

–ыр/-ер кушымчалы заман сөйләү моментыннан соң булачак эш-хәлләрне белдерә. Киләчәктә булачак эшне билгесезлек төсмере белән белдерүе  –ачак/-әчәк кушымчалы катгый киләчәк заманга капма-каршы куйганда ачыграк күренә: Мин анда барырмын – Мин анда барачакмын.

Парадигматик  (төп) мәгънәдә, шул рәвешле, бу заман киләчәктә булачак эш-хәлләрне белдерә, һәм ул үзендә катгыйлык төсмере булмау белән характерлана: заман белдергән мәгънә билгеле  дә, билгесез  дә булырга мөмкин: Мин китәрмен дә кайтырмын да Төрле чак булыр. (Г.Ибраһимов)

Синтагматик  мәгънәләр:

а) бу заман формасы киләчәктә булачак эшне фараз кылу рәвешендә, билгесезлек төсмере белән белдерә: Энекәш, онытма бу сүземне: мин дә мәңгелек персидәтел түгел, бер көнне эшемнән китәрмен.... Кем белә, бәлки укып кеше булырсың да син минем урынга утырырсың (Р.Сибат).                       

б) тарихи рәвештә - ыр (-мас) кушымчалы заман хәзерге заман мәгънәсен белдергән. Күпчелек төрки телләрдә ул хәзер дә хәзерге-киләчәк  заман дип йөртелә. Татар телендә заманның бу мәгънә төсмере нигездә стиль чарасы буларак кулланыла: Мәгъсумә апа акыл иясе бит ул, сабыр, ипле кеше, ул әйтә икән, дөресен сөйләр, хагын әйтер! (Р.Сибат).

Күчерелмә  мәгънәдә билгесез киләчәк заман эшкә кушу, боеру мәгънәсен белдерә: Мәсьәләне сезнең карамакка куябыз. Якын арада карап, хәл кылып куярсыз (Ф.Хөсни).

Катгый киләчәк заман хикәя фигыль. Катгый киләчәк заман фигыль нигезенә -ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк кушымчалары ялганып ясала.  Заманның юклык формасы –ма/-мә кушымчасы белән белдерелә, әмма еш кына ул  исемнәрдәгечә түгел кисәкчәсе белән дә белдерелергә мөмкин: бармаячак ~барачак түгел. Юк, булмас бу, кичәге мәхәббәтемне мин бүген аяк астына салып таптатмаячакмын... Ләкин барыбер мин Хафазаның бу эшен каберемдә дә онытачак түгелмен (Ә.Еники). 

Киләчәк заманның бу формасы киләчәктә, ягъни сөйләү моментыннан соң булачак эшне  катгыйлык төсмере белән белдерә: Теләкләрем минем сезнең чорда, Сезнең кырда чәчәк атачак, Җансыз гәүдәм шушы теләкләргә Азык булып җирдә ятачак... (Һ.Такташ).

-ачак кушымчалы заман татар теленә соңрак, язма тел аша кергән форма булып санала, шуңа күрә аның контексттагы өстәмә (синтагматик) һәм күчерелмә мәгънәләре телдә киң таралмаган. Әмма аерым язучылар телендә аның стилистик яктан үткәндәге эшләрне җанландырып күрсәтү рәвешендә   күчерелмә  мәгънәдә кулланылуы очрый: Мин көлдем... Мин әле “язмыш ханымны белмим, - нәкъ егерме елдан соң җәйнең бер көнендә тугыз яшьлек улым велосипедка утырып, шәһәр урамына чыгып китәчәк. Моны кич белән генә мин эштән кайткач, иптәш малайлары әйтәчәк. Малайның югалуына сигез сәгать дигәндә, мин калтыранган кулым белән телефонга тотынып, милициягә, ашыгыч ярдәм станциясенә, моргларга чылтыратачак.... шул көнне минем чәчләрем агарачак... (М.Мәһдиев).

Алда әйтелгәннәрдән шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: фигыльләрнең сюжетны үстерүдәге үзенчәлеге – грамматик категорияләрен стилистик максатларда куллану. Фигыльнең лексик мәгънәсе белән бәйле рәвештә грамматик мәгънә хәрәкәтне, вакыйгаларны сурәтләүдә зур стилистик мөмкинлекләр тудыра. Шуңа күрә сөйләмдә сурәтлелек тудыру, динамикага ирешү өчен бу сүз төркеменә зур урын бирелә.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Статья на тему "Фигыльнең стилистик кулланылышы""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

SMM-менеджер

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 379 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.10.2018 594
    • DOCX 74.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Нургалиева Зухра Камилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Нургалиева Зухра Камилевна
    Нургалиева Зухра Камилевна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 12713
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Управление персоналом и коммуникация в команде

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 18 регионов

Мини-курс

Информационные технологии и безопасность

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 28 человек

Мини-курс

Общие понятия и диагностика антивитального поведения

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе