Логотип Инфоурока

Получите 10₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Дошкольное образование СтатьиСтатья на тему : "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"

Статья на тему : "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"

Скачать материал
библиотека
материалов


Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү


Нәниләрне дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, аларның сүз байлыкларын арттыру – балалар бакчасының төп бурычларыннан берсе булып тора. Чөнки тел киләчәктә баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Белгәнебезчә баланың теле ана теле белән ачыла., аның ярдәмендә ул тирә-юнь белән мөнәсәбәткә керә: сабыйның аң-белем дәрәҗәсе үсә, дөняга карашы да киңәйгәннән киңәя бара. Шуңа күрә балаларны ана теленә өйрәтү, аны үз телендә иҗат итә белергә, анда милләтебезнең әдәби һәм мәдәни байлыкларына кызыксынучанлык, хөрмәт тәрбияләү эшен мәктәпкәчә яшьтән үк башлау зарури.

Бөек кешеләребез дә ана телендә дөрес сөйләшүгә, аның бала тәрбияләүдәге урынына гаять югары бәя бирәләр. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай:

И, туган тел, һәрвакытта

Ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган

Шатлыгым, кайгым минем,-

дип юкка гына әйтмәгән.

Бөек мәгърифәтче һәм галим К.Насыйри да: “ ...Кеше үзенең ана телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас” - дип бик хаклы рәвештә әйткән.

Тәрбия эше дөрес оештырылганда гына бала туган халкының тел хәзинәсен тирәнтен аңлаячак. Әлбәттә сабыйның теле ачыла башлаганда ук, аңа сүзләрне дөрес өйрәтү, зурларның үзләренең дә дөрес сөйләве, балага үрнәк күрсәтүе кирәк.

Балаларның сөйләм телен үстерү буенча безнең балалар бакчасы коллективының бай тәҗрибәсе бар, даими рәвештә төрле методик чаралар үткәрәбез. Нәниләрне сөйләм әдәбенә өйрәтү бурычын чишү еллык эш планында да киң чагылган. Әлеге бурычны чишү максатыннан без узган уку елында “Балаларны сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү” темасына педагогик киңәшмә уздырдык, ә бу уку елында “Балаларны монологик һәм бәйләнешле сөйләмгә өйрәту” темасына педагогик иңәшмә, “Кече моторика үсешенең сөйләм теленә йогынтысы” темасына семинар-практикум , “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен диагностикалау” темасына тәрбиячеләр өчен консультация, тематик тикшерү һәм “Сөйләм үсеше – аакыл үсешенең нигезе” темасына гомуми ата-аналар җыелышлары уздырылды. Һәр үздырылган чарада тәрбиячеләр тарафыннан эшләнгән методик, дидактик материалларга күргәзмәләр оештырылды.

Балалар бакчаларында сөйләм үстерү методикасы түбәндәге эш төрләрен һәм бурычларны үз эченә ала:

1.Авазларны ишетә һәм аера белергә, шулай ук дөрес итеп әйтергә өйрәтү.

2.Авазларны дөрес әйтү културасы тәрбияләү.

3.сүз байлыгын үстерү, активлвштыру.

4.Грамматик күнекмәләр формалаштыру.

5.Җөмләлрне дөрес төзергә һәм бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү.

6.Балалар әдәбиятының иң матур үрнәкләре белән даими таныштырып бару.

7. Зур булмаган шигырьләрне яттан өйрәтү.

8.Кара-каршы сөйләшү күнекмәлре бирү, диалогик сөйләмнәрен үстерү.

9.Монологик сөйләмнәрен үстерү.

10.Табышмаклар әйтешергә, үзләренә таныш булган мәкаль һәм әйтемнәрне сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.


Балаларны дөрес сөйләмгә өйрәтү алымнары, юллары күп төрле һәм бу эшчәнлек режим моментларының һәр өлешендә бара. Без аларның кайберләренә генә тукталырбыз.. Һәр баланы үз фикерен эзлекле, бәйләнешле, төгәл, тыңлаучыга аңлаешлы, дөрес сүз һәм сүзтезмәләр кулланып, грамматик яктан дөрес җөмләләр төзеп сөйләргә өйрәтү балалар бакчасының төп бурычы.

Балалар бакчага 2 - 2,5 яшь вакытта урнашалар. Бала беренче тапкыр бакчага килгәч, бераз аптырап кала, сөйләшми. Азрак сөйләшкән очракта да аның сөйләмен аңлап булмый, бала шуңа уңайсызлана. Шуңа күрә дә шундый халәттән тизрәк чыгарга ярдәм итәргә кирәк. Бу очракта инде әлбәттә уен куллану иң отышлы алым. Кече яшьтәге балаларны уйнату өчен уеннар бик күп төрле: кул-бармак уеннары, түгәрәк уеннар, дидактик, сәхнәләштерү һ.б. бик күп уеннар.

Тәрбиячеләр балаларның монологик, диалогик сөйләм телләрен үстерү, сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү, сүзлек запасларын баету, аваз культураларын үстерү буенча яшь үзенчәлекләрен искә алып төрле дидактик уеннар булдыралар. Балаларны сөйләм теленә өйрәтү буенча ачык занятиеләр күзәтелә, коллектив күзәтүләр оештырыла.

Балаларны дөрес сөйләмгә өйрәтүдә төп урынны сөйләм теле, матур әдәбият белән таныштыру белем бирү эшчәнлекләре алып тора. Рус теле белем бирү эшчәнлеген уртанчылар төркеменнән үк үткәрә башлау ана теленә өйрәтүдә бераз кыенлыклар китереп чыгарды, балалар матур әдәбият белән занятиедән тыш вакытларда гына танышалар. Ләкин безнең җирлек саф татар җирлеге буларак, без бу хәлдән чыгу юлын ата-аналар ярдәмендә башкара алабыз. Әти-әниләр өйләрендә балаларга кызыклы әкиятләр укыса, татарча тапшырулар караса, бу әлбәттә дөрес сөйләмгә уңай йогынты ясаячак.

Бакчада тәрбиячеләр ана теле занятиеләрендә генә түгел, көн дәвамында төп игътибарны, программа таләп иткәнчә, баланың авазларны дөрес әйтү культурасын һәм бәйләнешле сөйләмен системалы үстерә, сүзлек байлыгын даими баета баруга һәм җөмләләрне грамматик яктан дөрес сөйли белүләренә ирешүләренә юнәлтәләр. Балаларны татар теленә өйрәтүне камилләштерү буенча Татарстан Мәгариф министрлыгыны тарафыннан яңа укыту методик комплекты чыгарып балалар бакчаларына таратылды. Тәрбиячеләр бу комплектны бик теләп кулланалар. Әлеге комплектка сыйфатлы итеп эшләнгән демонстрацион һәм тарату материаллары, аудио һәм видеоязмалар кергән. Сөйләм теленә өйрәтү эшчәнлеген шулай ук режим моментларында (иртщнге эш. кичке эш, прогулка) оештыру отыншлы: бу вакытта тәрбиячеләр балалар белән ял көннәрен ничек уздырулары, һава торышы, бакчага килгәндә нәрсәләр күрүләре, “Безнең гаилә”, “Минем яраткан уенчыгым”, “Минем дустым” һ.б. темаларга әңгәмәләр оештыралар. Иртәнге эш вакытында тәрбиячеләр шулай ук балалар белән индивидуаль эш оештыралар, балаларны авазларны дөрес әйтергә өйрәтәләр. Моның өчен тәрбиячеләр төрле дидактик уеннар кулланалар.

Сюжетлы-рольле уеннар вакытында да балаларның сүзлек запаслары байый, алар дөрес җөмләләр кулланып сөйләшергә өйрәнәләр.

Прогулка, төрле урыннарга экскурсияләр барышында да балаларның сөйләм телләрен үстерү буенча тәрбиячеләр актив эш оештыралар. .

Бала сөйләменең ни дәрәҗәдә булуын билгеләү өчен тәрбиячеләр уку елы башында, уртасында һәм ахырында диагностика үткәрәләр. Диагностика уздырганда педагоглар биремнәрне уен формасында, балаларга кызыклы булырлык итеп оештыралар. Баланың сөйләм теле үсешен тикшергәндә биремнәргә карата материаллар алдан әзерләп куела. Бу бигрәк тә кечкенәләр һәм уртанчылар группаларына кагыла. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә күрсәтмәлелек кулланылмаска да мөмкин. Мәсәлән бала белән ял көнен ничек уздыруы, аның яраткан уенчыгы турында, яки тормыш тәҗрибәсеннән чыгып кечкенә хикәя төзеп сөйләргә тәкъдим ителә. Һәр биремгә аерым балл куела.

3 балл – бала мөстәкыйль рәвештә тулы итеп җавап биргән очракта куела.

2 балл – бала өлкәннәр ярдәмендә җавап бирә.

1 балл – бала сорауны аңламый, дөрес җавап бирми, дөрес җавапны өлкәннәр артыннан гына кабатлый.

Тикшерү хырында куелган баллар саны кушыла, күпчелек биремнәргә 3 әр балл куелса, сөйләм дәрәҗәсе югары, 2 балл – уртача, 1 балл – түбән булганда куела.

Балаларның сөйләм теле үсешен шулай ук төрле дидактик уеннар барышында, шулай ук алар белән индивидуаль аралашканда да билгеләргә мөмкин.

Районыбыз халкының 98 % ын татарлар тәшкил итсә дә, туган телебезне саклап калуда, аның матурлыгын, байлыгын киләчәк буынга тапшырып калдыруда без – педагоглар җаваплылык тоеп, бу эштә үз өлешебезне кертергә бурычлыбыз.

Борын-борыннан килгән, җирлегебездә яшәүче халыкка хас булган зиһенлелек, үткерлек, җор теллелек, тәмле теллелек, сөйләмдә мәкаль һәм әйтемнәр куллана белү кебек сыйфатларны, беренче чиратта үзебездә булдырырга һәм даими камилләштереп торырга тиешбез.

Безнең туган телебез татар теле – изге дә, көчле дә. Аның көче - тәрбияви әһәмиятендә. Бакчада бала туган телебездә халкыбызның бишек җырларын, халык әкиятләрен, такмак-такмазаларын, җыр моңнарын ишетеп үсә, аңлап үсә икән, димәк ул изгелек, игелек дигән төшенчәләрне аңлап үзләштерә.

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – милли көй, иң матур тел – туган тел. Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше һичшиксез эшкә дә, гыйлемгә дә маһир була.







  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

Мәктәпкәчә яшьтәгебалаларның сөйләм телен үстерү

Нәниләрне дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, аларның сүз байлыкларын арттыру – балалар бакчасының төп бурычларыннан берсе булып тора. Чөнки тел киләчәктә баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Белгәнебезчә баланың теле ана теле белән ачыла., аның ярдәмендә ул тирә-юнь белән мөнәсәбәткә керә: сабыйның аң-белем дәрәҗәсе үсә, дөняга карашы да киңәйгәннән киңәя бара. Шуңа күрә балаларны ана теленә өйрәтү, аны үз телендә иҗат итә белергә, андамилләтебезнең әдәби һәм мәдәни байлыкларына кызыксынучанлык, хөрмәт тәрбияләү эшен мәктәпкәчә яшьтән үк башлау зарури.

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Применение методов арт-терапии в работе со старшими дошкольниками и младшими школьниками»
Курс повышения квалификации «Развитие элементарных математических представлений у детей дошкольного возраста»
Курс повышения квалификации «Простые машины и механизмы: организация работы ДОУ с помощью образовательных конструкторов»
Курс повышения квалификации «Патриотическое воспитание дошкольников в системе работы педагога дошкольной образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Сурдопедагогика: организация обучения, воспитания, коррекция нарушений развития и социальной адаптации глухих, слабослышащих, позднооглохших обучающихся в условиях реализации программы ФГОС»
Курс повышения квалификации «Индивидуализация образования. Сопровождение индивидуального развития ребенка-дошкольника в вариативной образовательной среде»
Курс повышения квалификации «Внедрение технологии решения изобретательских задач в педагогический процесс дошкольной образовательной организации»
Курс повышения квалификации «ФГОС ДОО. Развитие поисковой активности, инициативы и познавательной мотивации методом экспериментирования у детей дошкольного возраста»
Курс повышения квалификации «Технология проектной деятельности в процессе ознакомления детей дошкольного возраста с природой»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по присмотру и уходу за детьми дошкольного возраста»
Курс повышения квалификации «Личностное развитие дошкольника в социальной среде в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Управление качеством дошкольного образования в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Проблемы и перспективы в развитии вариативных форм преемственности между детским садом, школой и системой дополнительного образования»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере дошкольного образования»
Курс повышения квалификации «Система оптимизации взаимоотношений родитель-воспитатель, администрация-воспитатель, воспитатель-воспитатель»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.