Инфоурок / Другое / Статьи / Статья на тему:"Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы".

Статья на тему:"Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы".

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы.

г.з.овчинникова,IIнчекатегория

Минзәлә муниципаль районы

Николаевка урта гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.























I.Кереш


Гамил Афзал олы шәхес,олы шагыйребез булган кеше ул.Әйе,чыннан да,халкыбызның олы шәхесе,олы шагыйре дип әйтелергә лаек дип саныйм.”Гамил Афзал укулары”була дигән нигезләмәне кулыма алып укыгач та,мин бердә икеләнмичә язу,фикерләү эшенә тотындым.Чөнки, Гамил Афзал-минем якташым ул.Аннан шагыйрьнең шигырьләре күңелгә үтеп керешле,укыган саен укыйсы килә.Бер яктан шигырьләре “көлдергеч”булса,икенче яктан халык язмышы,туган ягын сагынуын тасвирлый.Гамил Афзал шигырьләрен кеше күңеленә үтеп керерлек итеп яза. Ничә буын кешесе аның шигырьләрен укып тәрбияләнгән.Әле хәзер дә укыйбыз,мәктәптә әдәбият дәресләрендә дә өйрәнәбез.Үз гомерендә шигырь китабы укымаган кешеләрнең дә телләрендә канатлы сүз булып аның шигырьләре йөри.Г.Афзал бик еракта яшәсә дә,ул авылның нәкъ халык уйлаганны өздереп әйтеп бирүче тапкыр телле кешесенә әверелә.Олы шагыйрьләрнең йөрәге халык күңеленә әнә шулай күчә,күрәсең.

Гамил Афзал-халык шагыйре.Халкыбыз күңелендә булган авырлыкларны,борчуларны,шатлыкларны туп-туры әйтеп бирүдә югарылыкка күтәрелде.Аның йөрәге халык йөрәге белән бергә типкәндәй янәшә типте.Шуңа күрә аның уй-фикерләре дә,сагыш-моңы да,көлүе дә халыкныкы белән туры килә.Моңа ирешүдә мөһим нәрсә-теленең халыкчан булуы,халыкның җан җылысы белән сугарылган,”тын җылысы”белән өретелгән булуы.

Шагыйрь беркемне дә кабатламый,халык күңеленнән алган җылыны үз йөрәге аша үткәреп,аны тагын да көчлерәк,матурырак итеп кешеләргә тәкъдим итә.Г.Афзалның йөрәге гел шулай дөрләп тибә,үзенең дәртле ялкынын халыкка тарата.Аның шигырьләре яктылык белән сугарылган.Ул,яхшы күңелле кеше булган,чөнки,якты,кояшлы итеп көлә дә белгән.

Г.Афзал - чын мәгьнәсендә халык шагыйре, милләт шагыйре. Г.Афзал үз бәхет тойгысын татар милләтенең алгарыш алуы, иминлеге, сәламәтлеге белән үлчәгән, үз-үзен кызганмыйча, фидакарьләрчә хезмәт иткән сирәк шәхесләрнең берсе.

Укучы ихтирамын казанган һәм аны шулай озак еллар дәвамында югалтмый саклый алган шагыйрь-бәхетле шагыйрь.Хәзерге татар шигъриятенең күренекле вәкиле булган Гамил Афзал поэзиягә шактый озын һәм бормалы юл үтеп килде.Әйе,бик авыр да,катлаулы да юллар аша үтәргә туры килде аңа.Ләкин,ул бирешмәде,сынмады,бөгелмәде.

Кайда килеп туктар юл азагы,

Ел үтәсе юлны ай үтәм.

Бөтен гомерем минем-юл газабы,

Аннан татлы газап бар микән!

(“Юл газабы”)

-дип язды шагыйрь.

Шагыйрьнең зур тормыш мәктәбе узган икәнлеге аның шигырь юллараннан ук аңлашылып тора.Шуңа да Г.Афзал “Эчтә йөрәк,тышта дөнья яна”дип яза.Тирән мәгънәле сүз бу.Мондый ачы сүзләрне тормышның авырлыкларын бик күп тапкырлар татыган кеше генә яза ала.Ә менә шагыйрьнең чын ирләрчә кыюлыгы,авырлыкларга буйсынмыйча,куйган максатыннан тайпылмыйча дөньядан олы хәзинә эзләве сокландыра,үзенә җәлеп итә.

Шигырьне тамчылап таптым

Ай караган төннәремдә.

Җанымны камчылап чаптым

Нәфис сәнгать үрләренә.

(“Шигырьне тамчылап таптым...).



II.Төп өлеш

Поэзия үрләрен яулаганчы Гамил Афзал зур тормыш сынауларын үтә.Татарстанның Актаныш районы,Такталачык авылында туган Гамилне тормыш уңга да,сулга да,өскә дә,аска да селкәп карый.

Такталачык –аның гомер бишеге.Ни хәл итмәк кирәк... Үз туган ягында яшәргә туры килмәгән шул аңа...Ике су тегермәне төзеп,авылдашларын гына түгел,башка авыл кешеләрен дә кинәндереп торган Гыймазетдинны ,кулак ярлыгы тагып,гайләсе белән авылдан сөрәләр.9 яшьлек Гамил тормышның олы чынбарлыгы белән менә шунда беренче мәртәбә очраша.Булачак халык шагыйре,менә шулай мылтыклы кешеләр сагы астында Минзәләгә кадәр ат арбасы артыннан йөз чакрым җәяү атлый...Бу,күрәсе газапларның башы гына була әле. Чит җирләрдә тулысынча җилләп тә бетмәгән җирне көрәк белән актарып,урман кисеп,күпме вагоннар бушатып,илгә дәһшәтле сугыш аягын атлагач,4ел буена көн-төн димичә аяк өсте,салкында бомбалар,снарядлар ясап,ачлы-туклы яшисе,салкын тидереп аяктан егылып,озак еллар түшәктә ятасы,болар барысы да алда әле...

Гамил Афзал сөрген темасына сөйләргә дә, язарга да яратмады, шуңа күрә аның мәкаләләрендә, әңгәмәләрендә бу хакта әллә ни табарга мөмкин түгел. Әмма шигъриятендә, бигрәк тә соңгы еллар иҗатында Гамил Афзал сөрген темасына язды, үзенең һәм халкының башына килгән бу афәт турында җан тетрәткеч шигырьләрен калдырды. Югыйсә, аның әти-әнисе белән сөргенгә сөрелүе турында озак еллар буе бик азлар гына белде, Гамил Афзалның үз куллары белән язылган автобиографияләрендә дә әтисенең гаилә белән авылдан Магнитогорскига эшкә күчеп китүе тасвирланды. Узган гасырның сиксәненче елларында язылган “Юл башы” дип аталган хатирә-истәлекләрендә Гамил Афзал Магнитогорскига күчеп китүне маҗаралы бер сәяхәт итеп тасвирлый, әйтерсең лә аларны озата барган мылтыклы сакчылар да, мал вагоннарына хайван кебек төяп сөргенгә сөрү дә, туң далада, бетле баракларда ач ятулар, гомерлек гарип калырлык туңу-өшүләр дә аның белән булмаган... Ә талантлы каләм белән язылган “Таш поэма” нәсерендә, гомумән, гигант Магнитка төзелешенә мәдхия укыла, югыйсә, шагыйрь аның татарлар сөяге өстендә, татар фаҗигасы өстендә төзелүен яхшы белгән бит... Туган авылы Такталачыкны изгеләштереп яраткан, соңыннан да аны гомер буе төшләрендә күргән Гамил Афзал туган якларына нибары бер тапкыр – 1959 елда, инде танылган шагыйрь булып, нигезен эзләп кайта һәм берни дә, хәтта үлән бөртеге дә тапмый. Соңыннан аның бу тәэсиратлары ак кәгазьгә шигырь булып күчә:

Мылтык белән куган идең мине,
Мөлкәтемне талап, туган ягым.
Сөргеннәрдә каргамадым сине,
Ватан диеп, сагынып кайттым тагын.

Баемагансың син безне талап,
Кызыл талаучылар үлгән инде.
Менә, йөрим туган җирне карап,
Туган авыл тәмам бөлгән инде.

Мин Магниткага сөрелгән татарларның тарихын махсус өйрәнгән кеше буларак, шуны әйтә алам: ул чагында һәр гаиләдә өчәр-дүртәр бала ачтан һәм туңудан өшеп үлгән, эч китүдән, тифтән кырылган. Чүпрәк палаткаларда, такта баракларда, җир асты куышларында яшәргә һәм коточкыч авыр шартларда ачлы-туклы эшләргә мәҗбүр булган татарларның бер өлеше килгән елны ук үлеп бетә, аларны исәпкә алучы да булмый. Исән калганнары да эт тормышында яши, бигрәк тә балалар интегә, ашарга ризык, киергә өс-баш булмый. Тома ятим калу өстенә, язмыш үсмер Гамилгә тагы бер ачы сынау әзерли – малайның аяклары сызлый башлый, ул таякка кала, әкренләп бер аягы бөтенләй гарипләнә. Мондый чакта кайдан яшәү өчен көч-рух алырга мөмкин? Гамил Афзал бу көчне үз милләттәшләреннән, татар әдәбиятыннан, табигатьтән ала.

Әйе, илдән сөрелгән татарлар, ни авыр шартларда да, тимер чыбыклар белән әйдәндереп алынган зонада да, кемлекләрен онытмыйлар, үз ана телләрендә белем алалар, кача-поса булса да дин тоталар, шигырьләр язалар. Гамил Афзал да Магнитогорскиның 35нче номерлы татар мәктәбендә 7 класс белем ала, аннан бер ел Троицкида педагогия техникумында укый, әмма нык авыру һәм түләп укырга акчасы булмау сәбәпле, алга таба укуын туктатырга мәҗбүр була. Калган бөтен гомерен Гамил Афзал үзлегеннән укый, Максим Горький кебек, тормыш университетларын тәмамлый, кырыс дөньяның үзеннән ачы сабак ала, әмма нинди шартларда да, Кеше булып, Татар булып, Шагыйрь булып кала...

Мин күп күрдем туган-үскән җирдә
Замананың кара болытларын.
Гомер итеп урыс белән бергә,
Татар икәнемне онытмадым.

Татар җыры, әкиятләре килде
Таулы-ташлы Урал артларына.
Милли рухым хәсрәтләрне җиңде
Кайгылы һәм авыр чакларымда, -

дип яза ул соңыннан үзенең “Милли рух” дип аталган шигырендә.

Гамил Афзал үзенең сөрген чоры турында зур-зур әсәрләр язып калдырмаса да, бу чорга, шәхес культы вәхшилегенә ул шигърияте аша үзенең кискен бәясен бирә. “Сыйнфый дошманнар...” дип аталган шигырендә шагыйрь сөргенгә сөрелгән гади халыкның чын хәлен аңлатып бирә:

Җилекләргә үткән курку хисе
Ихтыярсыз итте.
Мал караган, сабан сөргән кеше
Сөргеннәргә китте.

Ирекле дә түгел, ирексез дә,
Сыйнфый дошман, имеш.
Удар эштә төзәлергә сезгә
Власть кушкан, имеш.

Биек таулар күккә карап ята,
Тирән уйга талып.
Көрәк, кәйлә тотып ут уйната
Чабаталы халык, -

дип яза ул меңләгән милләттәшен күздә тотып.

Әйе, хакимият бу татарларны Магнитканың чуен казаннарына салып кайнатса да, алардан милли рухлары, сыртлары сынган тимер кешеләр ясап чыгарырга тырышса да, аларда татарлыкны, иманны бетерә алмый – Гамил Афзал шигырьләреннән күренгәнчә, шәхес культының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында нык уйланган, ул бу корбаннарның гаепсез икәнлеген үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып та белгән. Ни өчен бу илдә иң акыллы, иң иманлы, иң талантлы кешеләрне, нәселләрен корытып, бер гаепсезгә миллионлап төрмәләргә япканнар, атканнар, асканнар, мәсхәрә иткәннәр, могҗиза белән исән калганнарыннан мәңгелек кол ясарга теләгәннәр? Моңа кем гаепле?

Чирек халык – герман шпионы,
Чирек халык – япон шпионы,
Калганнары – “халык дошманнары”.
Кремльдә утырды халык дуслары –
Унбиш кеше бары.

Ягъни, “халык дошманнары” дип төрмәләрне тутыручылар, шуңа явыз әмер бирүчеләр Кремльдә утыра. Ә ил белән Тиран җитәкчелек итә. Гамил Афзалның шул исемдәге шигыре дә бар:

Мәкер белән тулы явыз егәр
Көләч җанны, саф намусны үтерә.
Әле аны халык йөз ел сүгәр,
Кан төкерә-төкерә, -

Гамил Афзал үзе беркайчан да халыкка да, аерым кешеләргә дә үч-рәнҗеш тотмады, аны теленә һәм шигырьләренә чыгармады, ачы язмышы өчен берәүне дә каргамады. Әмма ул милләтебезнең асыл улларын бер гаепсезгә “халык дошманы” дип юк иткән бу илне, бу системаны, аның ялчыларын гаепләп, җаны әрнеп язды. Һади Атласига, Газиз Гобәйдуллинга, Гомәр Галигә һәм башкаларга багышлап язган “НКВД корбаннарына” дип аталган шигырендә Гамил Афзал милләт башына килгән бу фаҗигане җан тетрәткеч итеп ачып бирә:

Оҗмах бакчасыдай илдә туып,
Тозын ашап золым-җәбернең,
Кулларыңны күкрәгеңә куеп,
Кайларда ятасың, кадерлем!

Үтеп чыкмас кара урмандыр, һай,
Төз наратлар карап торгандыр,
Хуш, бәхил бул, татар баласы, дип,
Бозлы җилләр дога кылгандыр...


Ничек кенә булса да,нинди генә авырлыклар күрсәләрдә,татар халкы көчле халык булып, көч белән кол итеп эшләтсәләр дә үз милләтенә,теленә тугры булып кала белгән.

III.Йомгаклау

Эшемне йомгаклап шуны әйтәсем килә, Гамил Афзал- татар әдәбиятында иң күп һәм уңышлы иҗат итүче әдипләребезнең берсе.Аның иҗаты күпкырлы.Ә менә аның татарларга багышланган шигырьләрен укып чыккач татар милләтең белән горурлык хисе уяна,ничектер бер башка үсеп киткәндәй тоясың үзеңне,үзебезнең туган телебезгә,халкыбызга хөрмәт хисе тәрбиләрлек итепн ул.

Гамил Афзалның шигырьләрен укып, татар баласы үз туган теленең матурлыгын, тел бизәкләрен тоярга өйрәнә, үз иленең патриоты булып үсәргә омтыла, туры фикерле, юмор хисен аңлаучы булып тәрбияләнә.Г.Афзал шигырьләрендә халыкның фикер-кичерешләрен, туган ил, туган җир төшенчәләренең изгелеге, кадере турында уйлануларын җырга салып әйтә ("Татарстан таңнары"). 

Шагыйрь һәр шигырендә чорыбызның гаять үткен-четерекле мәсьәләсен - җәмгыять һәм шәхес проблемасын яктырта. Үз милләтеңе,туган телеңне ,илеңне онытмаска,хәрмәт итәргә куша.

Үзе кебек михнәтле көннәр кичергән меңләгән җәберләнгән татарлар, заман уйлап тапкан дошманнар рухына ул болай дип яза:
Соловкида салкын диңгез яры,
Ярга чыгып тюлень көрсенә:
Монда үлгән “халык дошманнары”
Дошман түгел иде берсе дә!
Магаданда тайга урманнары,
Шул урманда аю көрсенә:
Монда үлгән “халык дошманнары”
Дошман түгел иде берсе дә!
Мондый ялкынлы, тетрәндергеч шигырьләр тудырган Г.Афзал үз заманының сәясәтенә каршы торучы бердәнбер шагыйрь булган дисәк тә дөрес булыр.
Рәхмәт, аңа,аның каршысында баш иярдәй кеше булган ул.













Кулланылган әдәбият

1. Әдипләребез:2томда:1том/төз.Р.Н.Даутов,Р.Ф.Рахмани.-Казан:Татарстан китап нәшрияты,2009ел-751б.

2. Мирас журналы,2/2004ел,139-140б.

3. Мәйдан журналы,4/2004ел,21-26б.

4. Афзалов Г.Айлы кичләр.Шигырьләр җыентыгы.-Казан:Татарстан китап нәшрияты,1997ел,5-16б.

5. Фәүзия Бәйрәмова. Кырык сырт. – Казан, 2005.
6. Фәүзия Бәйрәмова. ГУЛАГ – яралы язмышлар. – Казан, 2010.

7. Гамил Афзал. Сайланма әсәрләр. 2 том. – Казан:Татарстан китап нәшррияты, 2004ел, 203-228 битләр.

8. Гамил Афзал. Сайланма әсәрләр. 2 том. – Казан:Татарстан китап нәшррияты, 2004ел, 236-245 битләр.















Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 29 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДБ-348290
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>