Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Статья о работе в группах

Статья о работе в группах


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Төркемнәрдә эшләү - аралашу осталыгын үстерүнең нәтиҗәле чарасы

Нәҗмиева Гөлнур Фәйзехан кызының чыгышы

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты- аралашырга өйрәтү. Аралашу- фикер алышу, ниндидер мәгълүмат бирү яки кабул итү дигән сүз. Тыңлаучы булганда гына сөйләүче була. Димәк, аралашу – ике яклы процесс. Укытучының төп максаты- дәрестә укучының белем һәм тәрбия дәрәҗәсенә карап уңай йогынты ясау, төрле чаралар ярдәмендә тормышка ашыру, үстерү, укучыларда аралашу мотивациясе булдыру, ә мотивация уку барышында укучы үз эшенең реаль нәтиҗәсен күргәндә, нәрсәдер әйтә, сөйли, яза, аңлата, ягъни, татар телендә аралаша белгәндә туа.

Аралашуның телдән һәм язмача формалары бар. Ана теле булмаган башка бер телне өйрәтүнең башлангыч этапларында телдән аралашуга өстенлек бирелә, ул сөйләү һәм ишетеп аңлау аша гамәлгә ашырыла. Сөйләүче үз фикерен белдерү өчен лексик, грамматик, фонетик яктан дөрес булган сөйләм үрнәге төзеп әйтә. Бу процесс табигый сөйләмгә якын булган тиз вакыт эчендә башкарылырга тиеш. Шулай булмаганда сөйләү сүзләрне һәм җөмләләрне иҗекләп “җыю” һәм әйтүгә кайтып кала. Әйтелә торган фикерне ишетеп кабул итүче дә мәгълүматны шул ук тизлектә аңларга тиеш. Аралашу вакытында ишетеп аңлау сөйләүгә караганда катлаулырак. Сөйләүче, теләгән фикерен белдерү өчен, үзенең белем дәрәҗәсеннән һәм мөмкинлегеннән чыгып, кирәкле лексик һәм грамматик материалны үзе сайлый. Тыңлаучы исә, сөйләм агымын лексик берәмлекләргә бүлеп, аларның мәгънәләрен искә төшереп, үзара нинди грамматик бәйләнештә торуларын ачыклап, информацияне аңларга тиеш, һәм моңа кабул ителә торган сөйләм тизлегендә эшләнгәндә генә ирешергә мөмкин. Ишетеп аңлау процессында укучы төрле тембрдагы тавышларны, төрле тизлектәге сөйләмне аңларга тиеш.

Телдән аралашу өчен кимендә ике кешенең катнашуы кирәк. Укучыларның аралашу осталыгын үстерү бары тик аралашу ситуациясендә, дөресрәге, сөйләм ситуациясендә генә тормышка ашырыла. Бу – үзара аралашу, телдән һәм язма формада нәрсә дә булса хәбәр итә белү, тел чараларыннан файдаланып үз фикереңне дәлилли белү; парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкалар белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра белү, файдалы хезмәттәшлек итү һәм эшкә уңай йогынты ясау.

Берәү өчен дә яңалык түгел, белемнәр бары аларны гамәлдә кулланганда һәм башкаларга тапшырганда гына тиз һәм сыйфатлы итеп үзләштерелә. Бу очракта белемнәр актуальләшә, конкретлаша һәм ныгытыла. Ә рус телле балаларның татар телен куллану өлкәсе юк дәрәҗәсендә, чөнки алар иптәшләре белән дә, әти-әниләре белән дә рус телендә аралаша. Шуңа күрә алган белем һәм күнекмәләрне дәресләрдә ныгыту һәм камлләштерү өчен парларда һәм төркемнәрдә эшләү нәтиҗәле чараларның берсе булып тора.

Эшне парларда һәм төркемнәрдә оештырганда бер бала да эшсез утырмый, һәрбер бала фикерли, дөрес булмаса да үз фикерен әйтә, фикерләрнең төрлелеге нәтиҗәсендә бәхәсләр туа, чишелешнең төрле вариантлары тикшерелә; дискуссияләр, диалоглар вакытында балалар үзара белем алышалар һəм аралашырга өйрəнəлəр.

Парларда эшләүне 1нче сыйныфтан ук кертергә кирәк. 1нче сыйныфта мөһим бурыч булып үзара аралашу, үзара килешә белү күнекмәләре булдыру тора. Иң беренче эш итеп аралашу кагыйдәләре белән танышабыз:

-сөйләшкәндә иптәшеңә кара, аңа исеме белән эндәш;

-парларда әкрен генә сөйләш;

-иптәшеңне игътибар белән тыңла, чөнки ахырдан хаталарны төзәтергә, җавапны тулыландырырга, бәяләргә кирәк булачак.

Бер парны такта янына чакырып ничек эшләргә кирәк икәнен күрсәтәм. Мисал, 1нче сыйныфта “Урман дусларыбыз” темасын өйрәнгәндә парларга шундый бирем бирелә: үзегезгә ошаган хайван турында сөйләм төзегез. Эш алдыннан менә болар искәртелә:

1) парларда шул хайван турында сөйләм төзегез;

2) парларда киңәшегез һәм кемнең җавап бирәсен хәл итегез.

Җавап бирергә торып баскан баладан сорарга кирәк: сез иптәшең белән син җавап бирәчәгең турында сөйләштегезме?

Шулай ук төрле ситуатив күнегүләр буенча диалоглар төзү дә бик отышлы. Мәсәлән, “Кибеттә” темасын өйрәнгәндә балалар сатучы ролендә дә, сатып алучы ролендә дә булалар. Бу лексик һәм грамматик белемнәрне үзләштерергә, камилләштерергә бик зур ярдәм итә.

Парларда эшләгәндә балалар бер-берсен игътибар белән тыңларга, һәрдаим җавап бирергә әзер булырга, сөйләргә, исбатларга өйрәнәләр. Кайбер балалар тулы сыйныф алдында җавап бирергә оялалар. Ә менә кечкенә төркемнәрдә андый бала сөйли башлый. Ул иптәшенең аны тыңлаячагын, аннан көлмәячәген, кирәк булганда ярдәм итәчәген белә һәм үз-үзен ышанычлы тота.

Ә төркемнәрдә эшләү һәр балага нәрсә бирә соң, аның өстенлекләре нәрсәдә?

1.Укучыга эмоциональ ярдәм күрсәтә, чөнки кайбер бала шуннан башка сыйныфтагы уртак эшкә керешеп китә алмый.

2.Үз-үзеңә ышаныч тудырырга, көчеңне кечкенә бәхәсләрдә сынап карарга мөмкинлек тудыра.

3.Һәр укучының фикерләү эшчәнлеген активлаштыра.

Төркемдә эшләү кагыйдәләре.

1. Тату эшләргә: бер-береңә игътибарлы, итагатьле булырга, чит эшләр белән шөгыльләнмәскә, бер-береңә комачауламаска, вакытында ярдәм күрсәтергә, өлкәннәрнең күрсәтмәләрен үтәргә.

2. План буенча эшләргә.

3. Биремне вакытында үтәргә:вакытны файдалы кулланырга, башлаган эшне ахырына җиткерергә.

4. Төркемдәге һәр бала үз эшен һәм уртак эшне яклый белергә тиеш.

Төркемнәрдә эшләгәннән соң рефлексия минутлары үткәрү файдалы: Син төркемдә ничек эшләдең? Берәр яңалык белдеңме? Төркемдә эшләү сиңа ошадымы? Кем белән эшләү ошады? Ә нәрсә сиңа ошамады, ни өчен? Төркемнәрнең эшен бәяләгәндә төп игътибарны балаларның үзара аралашуларына юнәлтергә кирәк.

Мисал, “Кыш” темасын өйрәнгәндә төркемнәрдә эш “кыш” сүзе белән тиңдәш сүзләр табудан башлана. Шуннан соң һәр төркемгә рәсемнәр, терәк сүзләр бирелә. Бирем - рәсемгә исем бирергә һәм шул темага хикәя төзеп язарга. Һәр төркемнең фикере, тәкъдимнәре тыңлана. Шуннан соң укучылар хикәянең планын төзиләр һәм язалар.

Төркемнәрдә эш буенча кайбер киңәшләр.

1. Укучының теләгенә каршы килеп аны ирексезләп уртак эшкә катнаштырырга кирәкми.

2. Төркемнәрдә эшләү 1-2 нче сыйныфларда 15-20, 3-4 нче сыйныфларда 25-30 минуттан артмаска тиеш.

3. Сыйныфта абсолют тынычлык таләп итәргә ярамый, чөнки ахыргы нәтиҗәне күрсәткәнче балалар үзара фикер алышырга тиеш. Сыйныфта махсус сигнал булдырырга, һәм тавыш нормадан артып киткәндә шуның белән хәбәр бирергә (мәсәлән, кыңгырау белән).

Рус телле балаларга татар теле укытуның метод һәм алымнары күп төрле. Шулар арасыннан күзәтү, таныштыру, тәрҗемә итү, әңгәмә, эксперимент методларын куллану телгә өйрәтүдә уңай нәтиҗәләр бирә. Билгеле, метод һәм алымнарны укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, укытуның максаты һәм бурычларыннан, тәкъдим ителгән материлның эчтәлегеннән, укучыларның белем дәрәҗәсеннән, тел һәм сөйләү материалын үзләштерә алу мөмкинлегеннән чыгып файдалану тиешле нәтиҗә бирәчәк.

























Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре муниципаль белем бирү оешмасы

8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”







Төркемнәрдә эшләү –

аралашу осталыгын үстерүнең нәтиҗәле чарасы.







Укытучы: Нәҗмиева.Г.Ф



Түбән Кама, 2010 ел.


Автор
Дата добавления 01.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров24
Номер материала ДБ-307929
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх