Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Статьи / Статья. Патриотик тәрбия бирү- социаль актив шәхес тәрбияләүнең бер өлеше

Статья. Патриотик тәрбия бирү- социаль актив шәхес тәрбияләүнең бер өлеше


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Башлангыч сыйныфта патриотик тәрбия бирү- социаль актив шәхес тәрбияләүнең бер өлеше

Миләүшә ХАЙРУЛЛИНА,

Зәй районы Югары Налим урта мәктәбе,беренче квалификацияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

«Тәрбия эшенең стратегик максаты, асылда бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль - әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбәрәт» [1,1].

Бала шәхесенең эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерү өчен хисләрне файдалану уңай нәтиҗә бирәчәк. Патриотик тәрбия хисләргә нигезләнгән, шуңа күрә ул социаль актив бала тәрбияләүнең иң мөһим өлеше. Тәрбиянең бу төре туган телгә мәхәббәт тәрбияләү,үз халкыңның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, матур йолаларын,тарихта тирән эз калдырган шәхесләрен белү, хөрмәт итүне үз эченә алган.

Халкым гомергә хезмәт сөйгән, һөнәрле булган: терлек асраган, икмәк иккән, чиккән,теккән. Ләкин кешегә икмәк кенә түгел матурлык та кирәк. Гүзәллек кешене нәфисләндерә, рухи, әхлак ягыннан сафландыра,күңелен нечкәртә. Тормыш матурлыгын тою безгә беренче адымнарыбызны атларга өйрәнгәндә үк керә. Юк, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге адымнар турында сүз бармый, туган җир буйлап беренче адымнар атлауны күздә тотам мин.Ата-ана балага тирә-ягыңа күз сал, нинди гүзәл, дип тормый. Гади авыл кешесе моны әйтә дә белми, ләкин сабый ата-анасының, өлкәннәрнең шул җиргә сокланып караган күзләрен, яратуын күрә, шуны тоя. Һәм балада матурлыкны күрә, гүзәллекне аңлый, соклана, туган якны сөю хисләре уяна башлый. Бу хисләрне үстерү, ныгыту үз чиратында мәктәптә дәвам итә. Бүгенге көндә ватанпәрвар рухлы шәхес тәрбияләү аеруча мөһим.Чөнки, социалистик система җимерелгәннән соң бу мәсьәлә читтә калды. Коммунистларны, үткән чорны тәнкыйть утына тоту үз карашлары формалашмаган яшь буында туган илгә карата горурлык хисләре тәрбияләмәде.

Башлангыч сыйныфлар белән эшләгәнгә күрә патриотик тәрбияне мин матурлык аша алып барырга тырышам. Әйләнә-тирәдәге тормышның матурлыгы бала аңына ничек үтеп керсә, якыннарының намуслылыгы, табигатьнең, Туган җиренең гүзәллеге аның күңелендә шундый ук югалмас эз калдырачак. Түбән сыйныфларда патриотик тәрбия кече Ватанны өйрәнү, аның белән горурлану хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән булырга тиеш.

Беренче сыйныфларда эшне мин әкиятләрдән башлыйм. Батулланың әкиятләре белән балалар бик теләп таныша. Мәсьәлән, балалар бакчасы да күрмәгән авыл балалары өчен аңларга иң җиңел әкият «Албасты», «Салават күпере». Без ул әкиятләрне мәктәп сәхнәсендә дә уйнап күрсәтәбез. Бу балаларга бик ошый. Әкиятнең авторын алар беләләр, авторның безнең Зәй ягыннан булуы турында да мәгълүмат бирелә, ләкин бу коры мәгълүмат. Батулланың портретын күрсәткәч алар бу абыйны телевизордан күрүләре турында әйтәләр. Ә язучы мәктәпкә очрашуга килгәч, Батулланың үзенә уйнап күрсәтү- бөтенләй башка нәтиҗәләр бирә. Шундый данлыклы язучы белән якташ булу, аның әсәрләрен уйнау балаларда горурлык хисләре барлыкка китерә. Район һәм авылның күренекле кешеләре үрнәгендә тәрбияләү алдагы сыйныфларда да дәвам итә. 3-4 нче сыйныфка җиткәч инде аларның авылдашыбыз Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин кебек уйныйсылары килә башлый. Ә 4 нче сыйныфларның иң зур хыяллары -Казан шәһәренә экскурсиягә бару. Башкалабызны күрү, аның матур истәлекле урыннары белән танышу бер максат булса, анда авылдашыбыз Азат Хакимуллинның «Тулпар» берләшмәсендә чып-чын самолетлар, аэропорт күреп кайту – икенче максат. Чөнки балалар авылыбызга мәчет салдырган, Батуллага Корәнънең татарча тәрҗемәсен дөньяга чыгарырга ярдәм иткән очучы абыйлары белән горурланалар. Якташыбыз Мөдәрис Әгъләмовның «Безнең авыл» шигырен алар чын мәгънәсендә аңлап,горурланып сөйлиләр:

«Безнең авыл Ватанга

Биргән әллә кемнәрне:

Һәммәсе дә танылган,

Һәммәсе дә һөнәрле.

Алар безнең авылдан

Мәктәп юлын таптаган.

Алар белән мин бүген

Аяк терәп мактанам».[2,6]

Төбәгебездән бик күп билгеле шәхесләр чыккан. Безнең авылда яшәгән галим, язучы Таҗетдин Ялчыгол, Мөдәрис Әгъләмов, Аяз Гыйләҗев, Гурий Тавлин, галим, язучы һәм тарихчы Фаяз Хузин, Хатыйп Миңнегулов, артист Наил Дунаев, олимпия чимпионы Федор Симашев һәм башкалар.

Быел күренекле дин эшлеклесе,табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол тууына 250 ел тулды.Зәй шәһәрендә шул уңайдан «Ялчыгол укулары » узды.Чарада аның иҗатын, тарихи мирасын,тормыш юлын өйрәнүчеләр Хатыйп Миннегулов,тарихчы Дамир Гарифуллин,ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов,Ялчыгол шәҗәрәсен дәвам итүчеләр катнашты.Безнең укучыларыбызда бу укуларда «Без -Ялчыгол оныклары» дигән чыгыш ясадылар. Балалар бу чыгышка бик җаваплы әзерләнделәр, зур кешеләр белән бергә чыгыш ясау аларда горурлык хисләре уятты.

Кечкенә балалар Ватан төшенчәсе иң беренче гаилә белән күзаллый. Бу өлкәдә эшнең төрле формаларын кулланырга була. Без 3 нче сыйныф укучылары белән Аналар көненә фотокаллаж ясыйбыз. Бик кызыклы эш килеп чыга, балалар гаиләләрен кораб, самолет, савыттагы чәчәк, кояш астындагы алан итеп күз алдына китерәләр. Бер укучы үз эшен Һәр гаилә җилкәнле булсын!»дип атаган, болай яза: «Минемчә, һәр гаилә кораб кебек. Әти-капитан, әни-босман-штурман, балалар- матрослар. Кемдер-өлкән матрос, кемдер- юнга. Барлык гаилә дә тормыш диңгезендә батмый йөзәргә тели, ерактагы матур киңлеккә омтыла. Безнең гаиләне дә матур яр көткәненә ышанам мин. Чөнки аның командасы көчле, акыллы һәм тырыш». Икенче укучы үз эшен «Гаилә канат куючы» дип атаган, эшенә мондый аңлатма бирә: «Гаиләле кеше иң бәхетле кеше. Аның терәге бар - ике якта ике канаты-әти белән әнисе. Гаиләм булганда мин бернәрсәдән дә куркмыйм, җирдә йөгерәм, күктә очалам».

« Гаилә ул- яхшылык тутырылган савыт кебек - дип яза өченче укучы. Чөнки гаиләдә генә кешеләр бик якын булалар, бер-берсенә яхшылык телиләр, ә яхшылыктан матурлык туа. Чәчәк букеты күргәч кешеләр сөенә, безнең яндагы кешеләргә дә чәчәкләр янында рәхәт булган кебек рәхәт булырга тиеш».

4 нче сыйныф укучылары «Илем биографисендә безнең нәсел юллары» дигән темага әти–әниләре белән эш башкаралар. Нәсел шәҗәрәсе төзиләр, неселләреннән чыккан күренекле кешеләрнең тормыш, иҗат юлын өйрәнеп альбом ясыйлар.

Туган җирне ярату хисләре тәрбияләүне гаилә белән алып бару бик отышлы була. 1 нче сыйныфларда «Әти, әни һәм мин спорт гаиләсе» бәйгесе, гаилә бәйрәмнәре үткәрү традициягә әйләнде.Ул бәйрәмнәрдә гаиләләр ярыша, көч сынаша, төрле уеннар уйный. «Ягез әле, әбиләр!» бәйгесе коры күңел ачу чарасы булып кына үтмәде. Балалар үзләре өчен әбиләрнең өйдә матур гөлләр үстерүче, оек-бияләй бәйләүче генә түгел, ә депутат та, атаказанган укытучы да, мактаулы исемнәргә лаек терлекче дә икәнен ачтылар. Гаиләсен өйдән тыш мөхиттә: иптәшләре янында, мәктәптә төрле чараларда күрү балада канәгатьләнү, горурлану хисе уята.Гаиләләр белән бергәләп Болгарга, Биләргә, Кол Шәриф мәчетенә экскурсияләргә бару да бала күңелендә эзсез югалмый.

Патриотик тәрбия бирүдә укытучыга табигать тә ярдәмгә килә. Чөнки Ватанның тарихы, халыкның кылган гамәлләре табигать белән тыгыз элемтәдә. Табигатьтәге матурлыкны кеше күңел көзгесе аша үткәреп үзенең кул эшләрендә чагылдыра. Еш кына безнең балалар чит җирләрдә нинди хайван-үсемлекләр барын, дөньяның могҗизаларын өйрәнә. Ә без мөгаллимнәрнең төп бурычы - үзебезнең туган җиребездәге могҗизаларны күрергә өйрәтү. Бала туган җиренең табигатен, халкын, тарихын, мәдәниятен,рухи хәзинәсен белгәндә генә,анда иле өчен горурлык хисе уяначак.Зәй районында 2014 нче ел-Кече Ватан елы дип игълан ителде, бу уңайдан: «Мин чит ил кунакларына авылым турында нәрсә сөйләр идем?»дигән иншалар,“Табигатьнең гүзәл мизгелләре»,«Табигать яралары»темасына фотосурәтләр бәйгеләре үткәрергә җыенабыз.

Без ел саен мәктәп укучылары белән «Чишмә» операциясе үткәрәбез. Су юлы буйлап походка чыгабыз, юлда очраган һәр чишмәне чистартып барабыз, чишмәләр янында чишмәләрне сакларга чакырган махсус язулар калдырып китәбез.Ул язуларга уку елы барышында бәйге үткәрелә, кемнеке матуррак, кем уңышлырак текст язган һәм башка критерийлар буенча бәя бирелә. Укучыларыбыз ачкан «Мәктәп» чишмәсе дә бар безнең.

Җәйге биремнәрдә балалар авылыбызның иң матур җирләрен ачыклап килергә, ул урыннарының матур икәнен сурәтләп бирергә тиеш. Бу биремне 1-2 нче сыйныфлар эшли. Алар үзләренә ошаган табигать почмагын сүрәтлиләр, рәсемен ясыйлар, кайберәүләр әниләре белән фотога да төшерә. 3-4 нче сыйныфлар авылдагы чокыр, тау, чишмә, басу, күлләрне барлыйлар һәм әти-әни, әби-бабайларыннан сораштырып атамаларының килеп чыгу тарихын өйрәнәләр, ягъни топонимика белән шөгыльләнәләр.

Уку елы башында балаларга авыл, Зәй район, Татарстан тарихы, табигате һ. б. өлкәләре буенча сораулар элеп куела. Шул сорауларга ел буе җавап эзлибез, тәрбия сәгатьләре үткәрәбез, викторина, тестлар уздырабыз, экскурсияләргә барабыз, мәктәп һәм район музеенда булабыз. Йомгаклау ярыш-бәйге формасында уза, иң күп белүче, иң ватанпәрвар, иң яхшы эзтабарлар грамота, бүләкләргә лаек була.

Милли зәвык булдыру да патриотик тәрбиянең нигезе булып тора. Милли хәзинәбезне өйрәнүдә халык бәйрәмнәрендә катнашу, җыр, рәсем дәресләре, халык-аваз иҗатын өйрәнү ярдәмгә килә. Эшебезнең нәтиҗәләре дә бар. Республика күләмендә үтә торган «Дулкыннар», «Созвездие-Йолдызлык», Россия күләм, Халыкара конкурсларда да катнашып дипломнарга лаек булдык. Бу бәйгеләрдә катнашу бер яктан сәнгатькә булган ихтыяҗны канәгатьләндерсә,икенче яктан гоурлык, үз - үзләренә ышану хисләре тәрбияли.

Татарстан батырларын, геройларын өйрәнү дә илең, халкың өчен горурлык хисе уятуның бер юлы. «Нинди батырларны,патриотларны беләсез? Алар нинди батырлыклар эшләгән?» дигән сорауларга балалар Муса Җәлил,Таң батыр,Газинур Гафиятуллин, Мәгъубә Сыртланова, белән бергә Фәнис Яруллин ,Федор Симашев,Минтимер Шәймиевларны атыйлар. Авылыбызның Бөек Ватан, Афган сугышы ветераннары белән очрашу да балалар күңелендә тирән эз калдыра. Ул ветераннарның шул балаларның бабалары, аталары булу буыннар арасындагы элемтәне ныгыта, заман белән заманны кавыштыра.

Нинди генә булмасын киләчәк буын халкының үткәнненән йөз чөермәскә һәм аңарда тарихи кыйммәтләргә үзаң формалашырга тиеш.

Бүгенге заман һәм дәүләтебез балаларыбызга бик күп мөмкинлекләр бирә. Алар бик күп ярыш-бәйгеләрдә катнашып башкалада да, диңгез буенда, чит илләрдә дә булалар, океан артында да чыгыш ясыйлар - дөньяны үз күзләре белән күрәләр. Ләкин без сезнең белән ерактагы пальманы тәрәз каршында үсеп утырган ак каеннан кадерлерәк күргән яшь буын тәрбияләргә тиеш түгел.Читтәге бәхет ул бәхет түгел, рухи байлыкны безгә иген басуларыбыз, шул басуда сайраучы тургайларыбыз, челтерәп агучы чишмәләребез, бай тарихлы халкыбыз бирә. «Чит илләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул»- дигән мәкальнең мәгънәсен аңлаган буын тәрбияләсәк без юкка яшәмәгән булырбыз. Кайда гына чыгыш ясасалар да:

«Дөньяда иң матур ил -ул минем туган илем

Дөньяда иң матур тел ул минем туган телем» [3,]- дип җырласыннар безнең балалар.

Кулланылган әдәбият.

  1. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Тәрбия- мәңгелек фәлсәфә. Казан. “Мәгариф” нәшрияте. 2001. Б.1

  2. М.Әгъләмов.

  3. Э.Мөминова















Автор
Дата добавления 06.08.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Статьи
Просмотров43
Номер материала ДБ-151938
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх