Инфоурок Другое СтатьиСтатья по музейному делу на тему "Музейлар- хәтер почмагы"

Статья по музейному делу на тему "Музейлар- хәтер почмагы"

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

Музейлар -  хәтер почмагы

 

 

 

 

                                      Башкаручы:

                                                    Гафарова     Гөлнара                            

                                                  Галимхан     кызы

 

 

 Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы,  тарихы бар. Газета битләрендә язып, ә  телевидение экраннарында еш кына   кеше күрмәгән җирләрнең гүзәллеге турында берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар күрсәтеп торалар.  Безнең Татарстан җирлегендә  андый урыннар байтак. Без аларны күреп, тиешенчә бәяләп кенә бетермибез. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез.  Әлбәттә,  аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар.

Һәр мәктәптә дә музей почмаклары бар. Ә менә безнең музейдагы кадәр экспонат юктыр. Кайсы гына әйберне кулга алмыйк, анда тарих чагыла, бизәнү әйбереме ул, сугыш чоры хатларымы, элеккеге йорт җиһазымы...

Максатларым:

1.           Мәктәпнең “Туган якны өйрәнү” музее белән таныштыру.

2.          Әхлак, патриотик тәрбия бирүдә туган як музееның эшчәнлегенә тукталу.

3.           Туган     якны  өйрәнүгә    кызыксынуны көчәйтү, үз халкың белән горурлану хисе тәрбияләү.

  Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар - килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да. Бу тәэсир экскурсовод сөйләве аша да, пленкага язылган текст аша да, экспозиция белән танышучы кешенең мөстәкыйль фикерләве аша да барлыкка килә. Хәзерге заманда компьютерлар һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга да карамастан, кешеләрне аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.

 “Музей” сүзе грек теленнән алынган, рус теленә “храм муз” дип тәрҗемә ителә. Музейларда халыкның тарихы, рухи мирасы саклана.

Музейлар безнең тормышта зур роль уйный. Музей эшчәнлегенең максаты бер, ул да булса, халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү.

Музей – тәрбия учагы. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда  музейларның әһәмияте бик зур. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз булу белән беррәттән, укыту–тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, гамәли яктан, халкыбызны эстетик тәрбияләү җәһәтеннән дә мөһим санала.

Татарстанда 80 ләп музей  исәпләнә. Музейлар төрле була: әдәби, тарихи, этнографик, сәнгать, милли, атаклы шәхесләргә багышланган. Бу – Максим Горький, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри һәм башка музейлар. Татарстанның иң зур музейлары – Милли музей, сәнгать музее.

 Әйләнә–тирәбезгә карасак, үзебезнең күрше авылларны барласак, якында күпме музейларны күрәбез:   “Туган якны өйрәнү” музее,  Солтан Габәши музее,  Салих Сәйдәшев музее, К.Кимедә С.Хәким музее һ.б.

Һәр мәктәптә диярлек туган төбәкне өйрәнү музейлары бар. Алар укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре, туган як тарихына, тормыш-көнкүрешенә кызыксыну, халыкның үткәненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт уятуга этәргеч булып тора.

1994 нче елның 19 марты Дөбъяз урта мәктәбе өчен истәлекле көн була. Бу – мәктәп музее ачылу. Туган якны өйрәнү музее  мәктәпнең 75 еллыгына туры китереп  ачыла. Аның мәйданы 48 кв.м. тәшкил итә. Музейда мәктәп турында, авыл турында, аның кешеләре турында күп материаллар тупланган. Музей өчен материаллар бик күптәннән, Дөбъязда  музей ачылу турында беренче тапкыр сүз чыккан 50 нче елларда ук туплана башлый.

Музейны ачу өчен эзләнүчән, тынгы белмәс, искиткеч эшкә сәләтлеккә ия булган Ә.Н.Җәләлиев - сугыш һәм хезмәт ветераны -  зур тырышлык куя. Авылның һәм туган якның тарихын туплау буенча матералларны бөртекләп-бөртекләп җыя, аларны район газетасына урнаштыра. Бу мәкаләләр һәм фоторәсемнәр музейда лаеклы урын алып тора.  Музейны бизәүдә, аның материалларын урнаштыруда Рөстәм Җәләлиев турыдан-туры катнаша.  Музей материаллары, аның экспонатларын җыюда дөбъязлыларның күбесе, якын-тирә авылларда яшәүчеләр, укучылар катнаша. Укучылар, укытучылар һәм ата-аналарның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә бик күп материаллар, тарихи экспонатлар җыела.

Музей... Монда нәрсә генә юк! Укучылар музейны тулыландыру максатыннан аерым кешеләрдән, шәхси коллекционерлардан тарихи әйберләр, истәлекле язмалар җыйганнар. Күптөрле һәм эчтәлекле экспозицияләр укучыларга туган төбәкнең үткәнен өйрәнергә; халкыбызның гореф-гадәтләренә, матур традицияләренә ихтирам тәрбияләүдә, тарихның төрле чорларында туган төбәгебез үсешенә зур хезмәт куйган шәхесләребез, Бөек Ватан сугышы каһарманнары,  оешмалар турында күбрәк белергә ярдәм итәләр.

Музей эшчәнлегендә туган ил тарихын өйрәнүгә  зур игътибар бирелә.  Укучылар өчен музейда үткәрелгән класс сәгатьләре балаларга бай тарихи мәгълүмат бирә, тарихи вакыйгаларны аңларга ярдәм итә, илебез тарихына кызыксыну уята. Татар халкы тарихын өйрәнүдә музейда сакланучы иске кулъязмалар, болгар чоры тарихын чагылдырган экспонатлар, фоторәсемнәр, китаплар белем һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.

Музей үз эшчәнлеген күпкырлы юнәлештә алып бара, 4 бүлектән тора:

1.Дөбъяз авылы тарихы.

2. Авылдашлар  Бөек Ватан сугышы чорында.

3. Этнография.

4. Мәктәп тарихы.

Музейның беренче бүлегендә төп урынны туган төбәгебездән чыккан шәхесләребезгә, вакыйгаларга, колхоз оешмасына  багышлаган хезмәтләр алып тора. Стендларда туган ягыбызның тарихын чагылдырган фотосурәтләр, язмалар чагыла. 

Этнография бүлеге 12 кв.метр тәшкил итә. Бу бүлекнең уртасында 19 гасыр ахырында яшәгән авыл кешесенең тормышы күрсәтелә. Нәрсә генә юк монда: иске патефон, агачтан ясалган бала арбасы, чигелгән, тегелгән күлмәк-сөлгеләр, әби-бабаларыбыз кулланган эш кораллары, көмештән эшләнгән алка-беләзекләр, иске язу машиналары, авыл тарихын яктыртучы язма-документаль мәкаләләр, материаллар, тимер һәм кәгазь акчалар, иске бизмән, күкеле сәгать, самовар, чуен үтүк, чабаталар.

 Музейның мәктәп тарихына багышланган  бүлегендә мәктәпнең 90 еллык тарихын чагылдырган материаллар тупланган. Монда без күп кенә альбомнар белән таныша алабыз.                   

Хәзерге заманда үз илен, туган телен, үз туган ягын яратучы  яшьләр азаеп бара. Һәр кеше үзен генә кайгыртып яши. Кайда яши, янәшәдә кемнәр бар, алар нишлиләр – монысы аны борчымый.  Яшь буынга “монысы -  яхшы, ә монысы -  начар” дип кенә бернәрсә дә аңлатып булмый. Алар үз күзләре белән күрергә, анализларга тиештер, мөгаен. Патриотик тәрбия дигәндә мин үзем Туган җирне, Туган илеңне, әти-әниеңне ярату хисе, дип аңлыйм. Мәктәпләрдә тормыш иминлеге нигезләре дәресләре аша укучыларга  патриотик тәрбия бирелә. Моның өчен белем учакларында тиешле шартлар тудырылган,  укулар үзе үк тәрбиягә юнәлтелгән. Әмма хәзерге буын яшьләрнең Ватанга, өлкән буынга карата карашлары сүлпән диясем килә. Патриотик хис туган туфрак, агач, үлән, чишмә буйларыннан, әти-әниең, гаиләңнән башлана һәм ул бала туган көннән башлап гаиләдә тәрбияләнә. Үзен яраттыра алган ата-ана баласында да туган теленә, туган иленә карата да хөрмәт тәрбияли ала. Бала укырга кергәч, ул мәктәптә дәвам итә.

Туган тел! Туган ил! Бу сузләр  эчендә әйтеп бетергесез мәгънә ята. Алар  һәрбер кеше тарафыннан зур горурлану белән әйтелә. Туган илеңә, Ватаныңа хезмәт итү, буыннар арасындагы бәйләнеш, үткәндәге батырлыкларның киләчәк белән ялгануы, бүгенге  көндә дә безнең иминлегебез өчен кайгырту... Бу сүзләр бүген дә бик актуаль яңгырый. Туган илебезнең иреген көрәшләрдә яклаган бабаларыбызга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм хәрби көчләр, ветераннарга мәңгелек дан җырлана. Алар җиребезне генә түгел, ә Ватаныбыз традицияләрен, бабаларыбыз васыятен, тугрылык һәм югары әхлакый кануннарны саклап калдылар.  Халкыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Әфганстан дәһшәте аша үткәннәргә, кайнар нокталарда булып, зур сынау юлы узганнарга, һәм бүгенге көндә дә солдат хезмәтендә безнең иминлегебез сагында торучыларга ихлас соклана.

Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә музейларны “җанлы тарих” дип йөртәләр. Мәктәп музейларының балаларны туган илебезне сөюче чын гражданнар

итеп тәрбияләүдә булган мөмкинчелекләре искиткеч зур.

Музейның һәр бүлеге һәм андагы һәр экспонат, экскурсоводларның мавыктыргыч сөйләме бала күңеленә үтеп кереп, тирән эз калдыра. Музей эшчәнлеге аша балалар күңелендә туган якты хисләр, һичшиксез, аларны чын патриотлар итә.

Мәктәп музеен бизәгәндә  аның эстетик зәвыклыгына зур игътибар бирелгән. Һәр бүлектәге стендлар, стенага ясалган рәсемнәр эчтәлеге һәм матурлыгы белән балаларны үзенә җәлеп итә. Күргәзмәләрдәге әби-бабалардан буыннан-буынга күчеп килгән әйберләрнең кадерләп саклануын күреп, без туган төбәгебезгә һәм аның халкына тагын да зур хөрмәт белән карыйбыз.

Балаларга патриотик тәрбия бирүдә музейның “Авыл Бөек Ватан сугышы елларында” дип исемләнгән бүлеге бигрәк кадерле. Музейның бу бүлегендә 360лап экспонат тупланган. Алар арасында фронттан килгән солдат хатлары, сугыш еллары фоторәсемнәре һәм иң кадерлесе – фронтовик якташларыбызның хатирәләре саклана. Эшебезнең шушы юнәлешенә без берникадәр киңрәк тукталып китик.

Бүлекнең һәр темасы буенча экскурсияләр төзелә. Экскурсияләр уздыру өчен, түбәндәге темалар алына:

-                     авыл сугышның беренче көннәрендә;

-                     якташларыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары;

-                     авыл хезмәткәрләренең сугыш елларындагы хезмәт батырлыклары;

-                     Казан тирәли хәрби ныгытмалар төзүдә катнашучылар;

-                     Дөбъяз урта мәктәбе Бөек Ватан сугышы елларында;

-                     Советлар Союзы геройлары – райондашлар.

Экскурсияләр уздырылган вакытта тарихи һәм тәрбияви яктан кыйммәтле мәгълүматлар бирелә. Мисал өчен, бу бүлекне караучылар түбәндәгеләр хакында белә һәм ишетә алалар.

Сугышның беренче көннәрендә Татарстанның йөзләгән егет һәм кызы үз теләкләре белән сугышка китүне сорап, военкоматларга мөрәҗәгать итәләр. 1941 нче елның азакларына үз теләкләре белән сугышка китүчеләрнең саны 14 000гә җитә. Барлыгы Бөек Ватан сугышы фронтларында Татарстанның 600 000нән артык егет һәм кызлары сугыша. Шуларның 340 меңе, ягъни 50%тан артыгы сугыш кырларында үлеп кала. 10 000нән артыгы Биектау районыннан киткән ир-егетләр. Дөбъяз авылдыннан 198 кеше сугышка китә. Шулар арасыннан 102 кеше кире әйләнеп кайтмый. Аларның барысының исеме дә стендта урын алган. Җиңүнең 70 еллыгына 2 ветеран гына исән була безнең авылда. Җиңү бәйрәмендә уздырылган митингларда аларның исемнәре әйтелә, ә музейда экскурсияләр вакытында күбесенең батырлыклары турында сөйләнелә. Укучылар дулкынлану белән үз якыннарының исемнәрен тыңлыйлар. Алар онытылмый, аларның исемнәре һәм батырлыклары укучыларга кабат-кабат сөйләнелә.

Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткан авылдашларыбызның сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, хөкүмәтебез орден-медальләр белән бүләкләгән. Шуларның 32-се сугышчан орденнар белән. Алар арасында ике Дан ордены белән бүләкләнгән Гарифҗан Шакирҗанов та бар.

Якташларыбыз сугышның беренче көннәреннән үк фронтта батырларча сугышалар. Брест өчен барган сугышларда Дөбъяз егете – хәрби летчик Мөбәракша Сабирҗанов катнаша. 1941 нче елның декабрь аенда Мәскәү өчен барган сугышларда икенче авылдашыбыз - Әмин Идрисовның да батырлыгы күпләрне таң калдыра.

Яшәү белән үлем янәшә барганда, сугышчылар - яшь, таза, сөеп-сөелеп туймаган ир-егетләр -  якыннарын, гаиләләрен, сөйгән ярларын, яңа туган яки әле туарга да өлгермәгән балаларын сагынганнар, алар турында борчылганнар. Туган якларыннан өзелеп хәбәр көткәннәр.

Бара торган юлларым тар,

Юл читендә каен бар.

Төшемә бик сүрән кердең,

Ахры, кайгыларың бар.

Иртә торып басуыма

Сездән көтәм бер хәбәр.

Сезнең өчен үзәкләрем

Ник өзелә бу кадәр.

Бу шигъри юлларны 1941 нче елның декабрь аенда Мәскәү өчен барган сугышта хәбәрсез югалган Әмин Идрисов язган.

Республикабызның башка батыр кызлары кебек, безнең авылдашларыбыз Галимә Заһидуллина белән Гөлҗиһан Садриева да сугыш башлану белән фронтка китәләр. Алар Мәскәү күген фашист самолетларыннан саклый.

Музейда уздырылган һәр чара (экскурсия, дәрес, батырлык дәресләре, сугыш ветераннары белән уздырылган кичәләр) зур тәрбияви һәм танып-белү үзенчәлегенә ия. Шуңа күрә укучылар бу бүлектә уздырылган һәрбер чараны йотлыгып тыңлыйлар. Җиңү бәйрәме кичәләренә әзерләнгәндә укучылар үзләре теләп шушы бүлектәге экспонатларны сайлап алалар. Кичәләрдә алар зур горурлану белән залдагы ветераннарга сугышта үлеп калганнарның фронттан язган хатларын укыйлар.  Аларда солдатларның Татарстанда калган туганнарына никадәр наз, мәхәббәтләре чагыла. Хатларда солдатлар үзләренең батырлыклары, тыныч тормышка ышанычларын язып китәләр.

Һәрбер укучы да музейның әлеге бүлегенә өлеш кертми калмагандыр. Кайсы укучы үзенең сугышта катнашкан, яки сугыш вакытында тылда хезмәт иткән туганының фотокарточкасын алып килә, кайсысы сугыш кырларыннан исән-сау кайткан дәү әтисенең хәтирәләрен язып килә. Бу хезмәт тә бит балаларда үз илләре, үз туганнары белән горурлану хисләре тудыра. Мәктәптә үткәрелә торган ветераннар белән очрашуларны да әйтеп китми булмый. Сугыштан исән-сау кайткан солдатлар белән очрашулар укучылар күңелендә нинди хисләр тудыра соң?! Әйе, үзенең туган халкы белән горурлану хисе. Ветераннар сугыш кырындагы вакыйгаларны сөйләгәндә укучыларның күзләре аларга гына төбәлгән, “Без дә шулай булдыра алыр идекме икән?” дип уйлыйлардыр кебек.

Сугыш вакыты... Туган илеңне саклап калу... Һәр укучы күңелендә бу сүзләр горурлык хисе тудырырга тиештер. Музейның әлеге бүлеге белән таныштыру һәрбер укучыда туган төбәген саклап калу хисен уята, аның да әлеге батырлар кебек буласылары килә. Әгәр дә укучы солдат хатларын, солдат каскасын, медальләрне, иске газеталарны үз куллары белән тотып караса... Кайбер укучыларны сугыш чорында чыккан газеталар янына алып килгәч: “Сугыш вакытында да газеталар басылган мыни?”- дигән сорау бирәләр. Әйе, укучылар әле барысын да белеп бетерми.           

Бөек Ватан сугышы вакытында да сугыш кырындагы солдатлар туганнары белән аралашып торганнар. Хатлар... Сугыш вакытында тылдагы һәм фронт сызыгындагы кешене бәйләп торучы җеп ул. Ут эчендә, окопларда, блиндажларда язылган солдат хатлары. Алар Бөек Ватан сугышындагы солдатның йөрәк түреннән чыккан хисләрен, уй-кичерешләрен ачык чагылдыралар. Өчпочмаклы ак, зәңгәр яки ал конвертлы, читендә кыр почтасының номеры куелган, штамп сугылган. Төрле кара яки зәңгәр карандаш белән язылганнар алар.

Архив шүрлекләрендә, сандыкларда, китап араларында һәм төргәкләрдә сакланган бу хәзинәләр бик күп нәрсә турында сөйлиләр. Туган илен, халкын, хатынын, балаларын, әти-әнисен, әби-бабасын сагынып язылган хатлар. Хаты киткәч, содат атакага күтәрелгәндер, һәлак булгандыр, бәлки, исән-сау Туган иленә кайткандыр, шул ук хатын үзе укыгандыр.

Менә хатларның кайберләре.

20.07.1941. Дөбъяз авылыннан Кызыл Армия сафларында хезмәт итүче өлкән сержант Нигъмәтҗанов хаты: “Әтием, әнием, туганнарым! Сез колхоз төзелешен ныгытырга, иген уңышын күтәрүдә һәм үзегезгә тапшырылган һәрбер эшне сыйфатлы итеп, вакытында үтәү өчен, бөтен көчегезне биреп эшләгез. Сез никадәр тырышып эшләсәгез, Кызыл Армия көче шулкадәр ныгый. Фашист җир йөзеннән шулкадәр тизрәк тар-мар ителер.”

Бу хат язылган вакытларда Псков – Полоцк – Невель – Смолнск юнәлешендә каты сугышлар барган.

Фәткрахман Фазылҗановның фронттан язган хатының эчтәлеге белән дә танышып китик. Апрель, 1944 нче ел. Туганы Рәхимә Әүхәдиевага язган хатыннан: “Командование минем кыюлыгым һәм батырлыгым өчен рәхмәтләр белдерде. Ә хөкүмәтебез “За Отвагу” медале белән бүләкләде. Шул ук вакыт орудие командиры итеп күтәрелдем. Ватаным өчен, Бөек Совет халкы өчен, канымны да, кирәк булса тормышымны да кызганмам. Авылдашларым, сез үзегезнең артык средстволарыгызны фронт һәм тыл ихтыяҗларын тәэмин итүгә туплагыз.”

                               Галимов Н.Г.  – сугыш ветераны                                              

Музеебызда урын алган материалның тагын берсе белән таныштырып китәсем килә. Музейда Галләмов Азат Галләм улы җитәкләгән чорда “Туган якны өйрәнү” түгәрәге эшләп килде. Түгәрәккә йөргән укучылар бик зур эшләр башкарды. Шул эшләрнең берсе “Памать” дип атала. Монда укучылар сугышта катнашкан авылдашларыбызның һәрберсенең картотекасын булдырды. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан Галимов Нәгыйм Галим улына тукталып китәм. Галимов Н.Г. мәҗбүри хәрби хезмәткә Кызыл Армиягә 1934 нче елда чакырыла, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Армиядән кайткач, 1937 нче елда Дөбъяз урта мәктәбендә военрук булып эшли башлый. 1939 нчы елда өйләнә. Сугыш башында аны тагын мобилизациялиләр. Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышчан хәрәкәтләрдә 1941 нче елның октябреннән катнаша.

Нәгыйм Галимовның сугышчан юлы Мәскәүдән Курлянд муенчыгына кадәр уза. Разведка взводы командиры, соңыннан артиллерия батареясына командалык итә. Яралана.

-               Сугышны кичергәннәр, аны беркайчан да оныта алмаячаклар, - дип сөйли Нәгыйм Галимович. – Кан кою бәрабәренә  бирелгән сугышчан бүләкләр иң авыр сугышлар, фронт тормышының иң авыр көннәре һәм баш командующий И.В.Сталинның сугышлардагы батырлыклар өчен рәхмәте турында гел искә төшереп тора.

Мәктәп музенда Нәгыйм абыйның сугышта үзе белән алып йөргән шәхси әйберләре дә саклана: хәрби билет, рәхмәт хатлары, медальләре, фронтташ дусларыннан алган хатлары һ.б.  Галимов Н.Г. ничәмә – ничә еллар Җиңү көнендә укучылар алдында чыгыш ясады, укучылар белән аралашып яшәде. 2011 нче елда вафат булды.

Музейларның әһәмияте нидә соң? Бу сорауга җавапны ерактан эзлисе юк. Мәктәп музее тик тормый, ул һаман саен үзенең байлыгы белән уртаклаша. Дәресләрдә, класс сәгатьләрендә музей экспонатлары киң кулланыш таба. Укучылар музейдагы сугыш һәм эш коралларын, милли киемнәрне, өй җиһазларын, бизәнү-ясану, көнкүреш һ.б. әйберләрне үз күзләре белән күрәләр һәм, куллары белән тотып карап, хәтерләрендә калдыралар, бабаларыбызның, әбиләребезнең тырышлыгына, осталыгына сокланалар. Туган як тарихын, мәдәниятен тирәнтен белергә теләгән укучылар өчен,  түгәрәк  эшли. Түгәрәк членнары  предприятия-оешмалар турында, якташларыбызның хезмәт һәм сугыш батырлыкларын, тормыш сәхифәләрен өйрәнәләр, материаллар туплыйлар, альбомнар төзиләр, кызыклы очрашулар уздыралар. Мондый эш башкару укучыларда патриотлык хисе тәрбияли, туган як тарихы, халкы белән кызыксыну уята.

Укучылар өчен, мәктәптә узган район укытучылары семинарлары, очрашулар вакытында экскурсоводларның музейдагы экспозицияләр, анда тупланган экспонатлар, материаллар турында чыгышлары тыңлаучыларда туган төбәк - Дөбъяз тарихына кызыксынуны көчәйтә, үз халкы белән горурлану хисе тәрбияли. Мондый чаралар балаларда туган ягының хезмәт сөючән халкына хөрмәт һәм ихтирам тәрбияли.

Музейда кичәләр, чаралар да   үздырыла. Аларның һәркайсы халкыбызның гореф–гадәтләрен, йолаларын, буыннан-буынга күчеп килгән гүзәл сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән, сыйныфтан тыш чаралар әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнгән.

Музеебыз  көннән-көн үсә, матурая, тарихи экспонатларга байый. Авыл халкы, укучылар бүген дә музейны истәлекле әйберләр белән тулыландырып торалар.

Музей материаллары - укучылар өчен үзе бер хәзинә. Төрле конкурслар, бәйгеләр үткәрелсә, укучылар музей материиалларын кулланалар, чөнки монда бай материал табып була. Музей материаллары кулланып эшләгән эшләр район, республика күләмендә призлы урыннар яуламый калмый. Укучылар тарих белән кызыксына икән, димәк, музейларның  киләчәге бар!

Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә балаларга чын мәгънәсендә әхлак тәрбиясе бирүдә туган як музее эшчәнлеге әйтеп бетергесез әһәмияткә ия.

 

 

                                              Кулланылган әдәбият

1.Мөлекова Ф.Р. Музей – тәрбия учагы. Ачык дәрес. Сентябрь,2010.

2.Хәйруллина Р. Дөбъяз мәктәбендә очрашу.  Биектау хәбәрләре. 30март, 1994

4.Шакиров.А. Авылда С.Сәйдәшев музее. Мәгърифәт

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал

Краткое описание документа:

Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы, тарихы бар. Газета битләрендә язып, ә телевидение экраннарында еш кына кеше күрмәгән җирләрнең гүзәллеге турында берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар күрсәтеп торалар. Безнең Татарстан җирлегендә андый урыннар байтак. Без аларны күреп, тиешенчә бәяләп кенә бетермибез. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Әлбәттә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 890 523 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.12.2018 1887
    • DOC 78.5 кбайт
    • 26 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гафарова Гульнара Галимхановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 21
    • Всего просмотров: 550490
    • Всего материалов: 60

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой