Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән
министрлыгы
Актаныш
районы Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе
Республикакүләм Гамил Афзал укулары
Тема: “Мәктәптә
Гамил Афзал шигырьләре”
Шәрәфетдинова Нәзлия Вәсим кызы,
Актаныш муниципаль районы
Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кереш
Мәктәптә шигырь сәнгатен өйрәнү, укучыга тормышта үз
урынын табарга ярдәм итә. Укучы шигырьләрне укып анализлый һәм шуның аша нәрсә
яхшы, нәрсә яман икәнлеген аера. Шигырьләр укыганда төп максатларыбызның берсе
булып әсәр геройларының хәленә керә белергә, кылган гамәлләре турында фикерләрен
сөйли белергә өйрәтү, әсәр геройларының гамәлләрендәге яшерен мотивларны
аңларга булышу тора. Укучыларга эстетик тәрбия бирү һәм аларда әхлак
сыйфатлары тәрбияләүдә татар балалар шагыйрләренең шигырьләре роле чиксез зур. Мәсәлән,
һәрберебез өчен дә яратылып укыла һәм тыңлана торган шагыйребез Гамил Афзал
иҗатын алыйк.
Төп өлеш
Юмор һәм сатира остасы Гамил Афзал иҗаты, мәктәптә класстан тыш уку буларак
өйрәнелә. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программаларында аңа 2 сәгать
каралган. Башта аның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача характеристика бирелә.
Гамил Афзалның күпчелек шигырьләрендә туган ил, туган җир, халкыбыз
турындагы шигьри сурәтләр тасвирланган. Мәсәлән, аның “Дөнья матур, дөнья киң “
шигыренә игътибар итик:
Юллар үтәм, юллар үтәм,
Юллар чиге кайда, дим.
Нинди ил бар, нинди җир бар
Туган- үскән җиргә тиң!
Дөнья матур, дөнья киң.
Бу шигъри юллар аша,укучылар үз туган иленең нинди матур, күңелгә якын
икәнлеген тагын да ныграк аңлыйлар. Шагыйрьнең бу шигыре баланы кечкенәдән үк
тормышны танып белүгә, аның яктылыгын, кадерен аңларга ярдәм итә.
Шулай ук аның мәктәп программасына кертелгән тагын бер шигыре “Өф-өф итеп” дип
атала. Шигырьдә сүз, балага дөрес тәрбия бирелмәү аркасында, аның әрәм- тамак
булып үсүе турында бара. Бу шигырьнең беренче өлешендә шатлык хисе
тасвирлана. Мәсәлән:
Малай туды безнең. Нинди шатлык!
Икебезгә уртак бәхет таптык.
Сокланабыз аңа исебез китеп
Өф-өф итеп
Өф-өф итеп.
Шигырьнең шушы өлешендә кечкенә сабыйның дөньяга тууы һәм аның бик күп
шатлык-куаныч хисләре уяту турында сүз бара. Әлбәттә, ата-ана өчен бу әйтеп
бетергесез олы куаныч. Алга таба шигырь юлларына игътибар итсәк,бу гаиләдә
баланың барлык теләгән теләкләрен үтәүгә корылганлыгы күрсәтелә.
Егет үстерәбез туган илгә,
Мондый асыл малай бездә генә.
Затлы кием, ефәк аңа гына,
Тәмле-татлы нәрсә тамагына... Бу юллардан аңлачылганча ата-ананың баланы артык
иркәләве һәм шушы бала белән мактанулары ачык чагыла. Мондый тәрбия борчу
мәшәкать китереп чыгара. Бала ялкау булып үсә, ата-ананың сүзен тыңламый.
Яңа мода костюм тапты уйлап,
Газиз парәң булгач, бостон юллап
Йөгерәбез икәү урам буйлап,
Анда лап-лоп, монда лап-лоп.
Бу юллардан күренгәнчә тормышта мондый тәрбиялә балалар очрый. Әлбәттә, моңа
бала түгел,ә әти-әни тәрбиясе йогынты ясый. Бу киләчәктә аянычлы була. Бала
ата-ана җилкәсендә генә яшәргә күнегә, тормышта бер файдасыз кеше булып үсә. Без,
һәр баланы җәмгыятьтә кирәкле, үз намусы белән эшли белүче итеп тәрбияләргә
тиешбез.
Гамил Афзалның иҗатындагы юмор-сатирага корылган шигырьләре, барыбер өмет-
ышанычка кайтып кала. Мәсәлән, аның “Мыштыбый” шигыре моның ачык мисалы булып
тора.
Яр башында утыра, шыңшымый,
Киемнәрне саклый Мыштыбый.
Поход белән отряд киткәндә
Кишер, шалкан үскән түтәлгә,
Усал күзләр анда юкмыни,-
Разведкага бара Мыштыбый.
Бу шигырьдә сүз, кечкенә чакта бик нык куркак һәм сөйкемсез булган бала турында
бара. Әлеге Мыштыбый кушаматы алган егет, сугыштан бөтенләй үзгәреп, батыраеп
кайта. Тормыш аны гел икенче якка үзгәртә.
Шигырьләрне дөрес итеп , аңлап уку, укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм
итә. Бала һәр кичерешне тоеп, аңлап, үзенчә фикер чыгара.
Йомгаклау
Чыгышымны йомгаклап шуны
әйтәсем килә: Г. Афзал − безнең горурлыгыбыз, яраткан шагыйребез. Аның
юмор һәм сатирага корылган шигырьләре укучыга уйланырга, нәтиҗә чыгарырга
мөмкинлек бирә. Гамил Афзалның үткен, тапкыр телле хезмәтенә зур бәя бирелгән.
Татарстан Республикасының Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт
бүләгенә лаек булган Г. Афзал шигырьләре халык күңелендә яши һәм мәңге
яшәячәк!
Кулланылган әдәбият
1. Афзалов Г. Сайланма әсәрләр. 3 томда, 1
том.-Казан: Татар китап нәшрияты. 2004 ел.
2.
Юзиев Н.Г. Шигърият дөньясы. Тәнкыйть мәкаләләре. Казан Татарстан китап
нәшрияте. 1981 ел.
3.
Фәйзуллин Р.Г. Җырларда- ил гаме: Әдәби-публицистик мәкаләләр һәм юл
язмалары. – Казан. Татарстан китап нәшрияте. 1984 ел.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.