Сәләтле балалар белән
шәхси эш тәҗрибәсеннән
Агмалетдинова Роза
Николаевна
югары квалификацион
категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, п.ф.к.
“146 нчы “Ресурс” лицее
Предмет олимпиадасына әзерлек
укытучыдан да укучыдан да бик күп көч, тырышлык, түземлелек таләп итә. Үземнең
эш тәҗрибәмнән чыгып, укучыларны олимпиадаларга ничек әзерләвем турында кайбер
фикерләрем белән уртаклашасым килә.
Әзерлек эшләрен 5 нче сыйныфтан ук
башлыйм. Берәр ай укыганнан соң, көчлерәк балаларны үзем өчен аерып алам.
Аларга катлаулырак биремнәр бирәм, аерым карточкалар, тестлар, иҗади биремнәр
әзерлим. Төркемнәрдә эшләгәндә, андый балаларны төркем җитәкчесе итеп билгелим.
Бу аларны җаваплылыкны үз өсләренә алырга өйрәтә, фикерләү сәләтләрен үстерә.
Шулай итеп, мәктәп олимпиадасына әзерлек башлана.
Муниципаль олимпиадага әзерләнүче
укучыдан сузыклар һәм тартыклар системасын, аваз үзгәрешләрен; сүз төзелешен,
сүз ясалышы ысулларын; гарәп-фарсы алынмаларының дөрес әйтелешләрен һәм
язылышларын, лексика бүлеге төшенчәләрен (мәгънәви һәм стилистик синонимнар,
антонимнар, омонимнар), грамматик категорияләрне, мөстәкыйль сүз төркемнәренең
төркемчәләрен, сүзтезмә һәм җөмләләрдә сүзләр бәйләнешен, сүзтезмә төрләрен,
җөмләдә сүз тәртибен, гади һәм кушма җөмлә төрләрен яхшы үзләштерүне; татар
телендәге иҗек калыпларын, орфографик һәм пунктуацион кагыйдәләрне, бирелгән
темаларга яисә текстка нигезләнеп инша яза белүне таләп итәм.
Олимпиадаларга әзерлек махсус
төзелгән план нигезендә оештырыла.
|
Тема
|
Әдәбият
|
Сентябрь
|
Фонетика,
лексикология,
сүз төзелеше,
сүз
ясалыш ысулларын, фразеологияне кабатлау,
тестлар
биремнәр эшләү
|
1.Татар грамматикасы, I том.
2. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. / Ч. М.
Харисова. – Казан: Мәгариф, 2011.
3. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту:
Фонетика. Морфология. – Казан: Мәгариф, 2004. –159 б.
4. Татар теле: олимпиадага әзерләнү. 9 нчы сыйныф. /
Ч.М. Харисова. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2016. – 120 б.
5 Татар теленнән олимпиадага әзерлибез. 4-7 нче
с-лар./ Хөснетдинов Д.Х., Сәгъдиева Р.К. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2016. –
167 б.
|
Муниципаль
олимпиадага баручы укучыларның сузык авазларга билгеләмә бирә белүләрен, тартык
авазлар системасын (8 парлы яңгырау һәм саңгырау, 7 сонор, 5 парсыз саңгырау, 1
бугаз тартыгы, 1 йоткылык , 2 тел-теш тартыгы; 1 тел уртасы, 3 тел арты
тартыгы, 4 ирен-ирен тартыгы, 4 кече тартыгы; тел-теш тартыклары, тел-аңкау
тартыклары, борын авазларын) белүләрен телдән тикшерәм.
|
Тема
|
Әдәбият
|
Октябрь
|
Морфологияне
кабатлау
(исем,
сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр, аваз
ияртемнәре, кисәкчәләр, бәйлекләр, теркәгечләр),
тестлар,
биремнәр эшләү
|
1.Татар грамматикасы, II
том
2. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. / Ч. М.
Харисова. – Казан: Мәгариф, 2011.
3. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту:
Фонетика. Морфология. – Казан: Мәгариф, 2004. –159 б.
4. Татар теле: олимпиадага әзерләнү. 10 нчы сыйныф./
Ч. М. Харисова. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2016. – 87 б.
5. Татар теле. Кагыйдәләр җыентыгы. Анализ
үрнәкләре. / Н. Гыймадиева, Р. Галлямова. – Казан :Гыйлем, 2004 – 9 6.
6. Татар теленнән олимпиадага әзерлибез. 8-9 нчы
с-лар./ Хөснетдинов Д.Х., Сәгъдиева Р.К. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2016. –
147 б.
|
Укучыларның
сүз төркемнәрен, төркемчәләрен белүләрен телдән тикшерәм, махсус биремнәр
эшләттерәм, анализлар ясаттырам.
|
Тема
|
Әдәбият
|
Ноябрь
|
Синтаксисны
кабатлау (ачыклаулы, хәбәрлекле, аныклаулы мөнәсәбәтне белдерүче чаралар,
сүзтезмә һәм җөмлә төрләре)
биремнәр
эшләү
|
1.Татар грамматикасы, III том том
2.Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. / Ч. М.
Харисова. – Казан: Мәгариф, 2011.
3. Татар теле: олимпиадага әзерләнү. 11 нче сыйныф./
Ч.М. Харисова. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2016. – 104 б.
4. Татар теленнән олимпиадага әзерлибез. 10-11 нче
с-лар./ Хөснетдинов Д.Х., Сәгъдиева Р.К. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2016. –
191 б.
|
|
Тема
|
Әдәбият
|
Декабрь
|
Фонетик, морфологик,
синтаксик,
лексик анализларны кабатлау. Олимпиада биремнәрен
эшләү, текстлар тәрҗемә итү, иншалар язу.
|
1.Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар./Ч.М.
Харисова. – Казан: Мәгариф, 2011.
2. Татар синтаксисы./ М.З. Зәкиев. – Казан:
Мәгариф, 2008.
3. Татар теле. Кагыйдәләр җыентыгы. Анализ
үрнәкләре./Н. Гыймадиева, Р. Галлямова. – Казан: Гыйлем, 2004 – 96 б.
4. Татар теле: олимпиадага әзерләнү. 11 нче сыйныф./
Ч.М. Харисова. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2016. – 104 б.
|
Озак еллар
безнең мәктәптә “Мәктәп кече фәннәр академиясе” эшләп килә, ел саен укучыларның
башта мәктәп күләмендә, аннары республика күләмендә фәнни-практик
конференцияләре үткәрелә. Үзе теләк белдергән, татар телен һәм әдәбиятны
яраткан балаларны, фәнни-тикшеренү эшчәнлеккә тартып, конференцияләрдә
катнаштыру бик әһәмиятле.
Фәнни эшкә
әзерлек этаплары:
-
актуаль тема сайлау;
-
максат кую, әлеге максатка
ирешү өчен бурычлар билгеләү;
-
тикшеренү объектын һәм
тикшеренү предметын ачыклау;
-
тема буенча библиография төзү;
-
тикшеренүнең этапларын,
методларын билгеләү;
-
чыганаклар белән эшләү
тәртибен аңлату;
-
фәнни хезмәтнең кереш, төп
һәм йомгаклау өлешләрен язарга өйрәтү;
-
фәнни эшкә презентация
ясарга һәм аны якларга өйрәтү.
Тема сайлау
– иң катлаулы мәсьәлә. Ул укучыга кызыклы, якын, аңлаешлы һәм актуаль булырга
тиеш.
Төп этап:
-
материал эзләп табу;
-
җыйган материалны
берләштерү.
Җитәкче
буларак, даими рәвештә укучылар белән элемтәдә торып аларга ярдәм итәм.
Гомумиләштерү (йомгаклау)этабы:
-
нәтиҗәләрне анализлау һәм гомумиләштерү.
Бу этапта
укучыларны килеп чыккан нәтиҗәләрне кыска формада дәлилләргә өйрәтәм.
Фәнни эш
белән шөгыльләнгән укучылар төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, материал
тупларга, җыелган материалны анализларга, гомумиләштерергә өйрәнәләр. Аларның
сөйләм телләре камилләшә, фикерләү сәләтләре үсә. Ә иң мөһиме – аларда үз
нәтиҗәләрен күргәннән соң фәнни эш бәлән шөгыльләнү мотивациясе арта.
Эшнең кереш
өлешен язу бик катлаулы эш булганга, укучыларны кереш өлешен язарга махсус
өйрәтергә кирәк. Түбәндә 2 фәнни-тикшеренү эшнең (“Идегәй”
дастанының тел байлыгы”, “Татар
халык мәкальләре”) кереш өлешләре
үрнәкләре китерелә.
Беренче
үрнәк:
Кереш
Борын-борыннан ук халык арасында
телдән иҗат ителгән зур күләмле әсәрләрне дастан дип атаганнар. Дастаннар
турында сүз башлауга, мәшһүр “Идегәй” дастаны хәтергә килә. Татар халык эпосы
бу дастан белән генә чикләнми, әлбәттә. Безнең халык төрле характердагы
үзенчәлекле дастаннарга гаять бай. Әмма “Идегәй” дастаны үзенә бер аерым урын
алып тора.
“Идегәй” дастаны әле тиешенчә
өйрәнелмәгән, шуңа күрә аны өйрәнү актуаль булып кала.
Без бу эшебезнең темасын
“Идегәй” дастанының тел байлыгы” дип билгеләдек. Һәм үз алдыбызга дастанның тел
байлыгын өйрәнүне максат итеп куйдык. Әлеге максатка ирешү өчен,
түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- дастаннар турындагы хезмәтләр белән
танышу;
-
“Идегәй” дастанында очраган кайбер
сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау;
-
тарихи сүзләр, географик атамалар,
фразеологик әйтелмәләр, әйтемнәр һәм мәкальләрне табып сайлап алу, анализлау,
нәтиҗә ясау.
Тикшеренү объекты: “Идегәй”
дастаны.
Тикшеренү предметы: “Идегәй”дә
очраган кайбер сүзләрнең мәгънәләре, тарихи сүзләр, географик атамалар,
фразеологик әйтелмәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр.
Тикшеренү методлары:
1.
Теоретик: дастаннар турындагы хезмәтләр
белән танышу.
2.
Эмпирик: “Идегәй” дастанында очраган
тарихи сүзләр, географик атамалар, фразеологик әйтелмәләр, әйтемнәр һәм
мәкальләрне табып сайлап алу, анализлау.
Икенче үрнәк:
Кереш
Дөньяда телсез яки җырсыз-моңсыз
халык булмаган кебек, мәкальсез халык та юктыр. Һәрбер халык сүз арасында
мәкальләр кыстырырга ярата, үз телен аның белән бизи. Һәркайда, һәр халыкта үз
мәкальләренә хөрмәт бар, аларга ышану, таяну бар. Безнең халыкта да шундый ук
хәл: татар сөйләшкәндә сүз арасында, урынына карап, фикерне куәтләү өчен, кыска
гына һәм килешле генә итеп, хикмәтле бер мәкаль әйтеп куя. Ул моны әйтеп җибәргәнен
кайчак үзе дә сизми кала.
Безнең халкыбыз арасында саны әлегә
хәтле беленмәгән күп төрле мәкальләр йөри. Аларның кайберләре Болгар чорыннан ук
сакланып калган. Шуңа күрә мәкальләрне өйрәнү бугенге көндә дә бик актуаль
булып кала.
Мин бу эшемнең темасын “Татар
халык мәкальләре” дип билгеләдем. Һәм үз алдыма мәкальләрнең төрләрен, татар
һәм башка халыклар мәкальләренең мәгънә уртаклыгын, мәкальләрдәге сурәтләү
чараларын ачыклауны максат итеп куйдым. Әлеге максатка ирешү өчен,
түбәндәге бурычлар билгеләнде:
-
мәкальләр турындагы хезмәтләр белән
танышу;
-
мәгънә уртаклыгы булган татар һәм башка
халыкларның мәкальләрен туплау, анализлау;
-
мәкальләрнең төрләргә бүленешен өйрәнү;
-
төрле сурәтләү чаралары кулланылган
мәкальләрне туплау, анализлау, нәтиҗә ясау.
Тикшеренү объекты:
татар халык мәкальләре.
Тишеренү предметы:
мәкальләрнең төрләргә бүленеше, татар һәм башка халыклар мәкальләренең мәгънә
уртаклыгы, мәкальләрдәге сурәтләү чаралары.
Тикшеренү методлары:
1.
Теоретик: мәкальләр турындагы хезмәтләр
белән танышу.
2.
Эмпирик: мәкальләр туплау, анализлау.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.