Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Статья по татарскому языку на тему "Гасырлар әдәбиятын өйрәнүче галим"

Статья по татарскому языку на тему "Гасырлар әдәбиятын өйрәнүче галим"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Җитмешенче еллар башында, нәкъ менә татар әдәбиятының урта гасырлар дәверен төзү барганда, әдәбият белеме мәйданына якты бер шәхес, соңыннан югары исем, фәнни дәрәҗәләргә ия булган зур галим Хатыйп Миңнегулов килеп керде һәм беренче хезмәтләрендә үк ул моңа кадәр тиешле өйрәнелмәгән яисә читтә кала килгән һәм төрле карашлар тудырырга мөмкин ядкярләрне тикшерүне максат итеп, алга таба бөтенләй яңа проблемалар күтәреп, зур фәнни хезмәтләр бирде, татар әдәбиятын күптән көтелгән сәхифәләр белән баетты... Ул — татар әдәбияты белеменең якты бер маягы, имән баганасы... һәм дөнья тюркология фәнендә зур хезмәтләре нигезендә абруйлы урын биләгән олы ихтирамга ия профессор...”(Шакир Абилов, әдәбият галиме).

Хатыйп Миңнегулов, башка бик күп каләм әһелләре кебек, яшьтән үк әдәбият белән кызыксына, шигырьләр, мәкаләләр яза.
Әдәбият фәне белән X. Миңнегулов университетка эшкә күчкәч ныклап шөгыльләнә башлый. Төп игътибарын моңа кадәр фәндә юньләп тикшерелмәгән Алтын Урда чорына, ягъни XIII—XV йөзләрнең рухи мирасына юнәлтә. Төрле телләрдәге гаять күп санлы фәнни һәм әдәби текстлар, кулъязмалар, архив материаллары белән таныша. Нәтиҗәдә узган гасырның 70 нче еллар уртасында галимнең Сәйф Сараи һәм Котб хакындагы җитди монографияләре дөнья күрә, һәм алар татар дөньясында гына түгел, гомумән тюркологиядә яңа бер казаныш рәвешендә кабул ителә. Шунысы мөһим: Xатыйп Миңнегулов XIV йөздә иҗат иткән бу авторларны өйрәнүне алга таба да дәвам иттерде, мәкалә-хезмәтләр язды, һәр икесенең дә әсәрләрен тиешле шәрех-аңлатмалар, кереш мәкалә белән 1999нчы, 2003нче елларда аерым китап рәвешендә бастырып чыгарды. Галим — борынгы һәм урта гасыр татар әдәбиятын җентекләп өйрәнеп, бу өлкәдә үз мәктәбен тудырган зат. Аның борынгы төрки, Болгар һәм Казан чоры, Алтын Урда дәвере хакындагы хезмәтләре, Кол Гали, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб, Әхмәд Үргәнчи, Өмми Кәмал, Мөхәммәдьяр, Колшәриф һәм кайбер башка әдипләр хакындагы мәкаләләре укучыларга яхшы таныш. Галим Таҗеддин Ялчыголның (1768—1838) зур күләмле «Рисаләи Газизә» әсәрен, аның төрле басмалары белән үзара чагыштырып, тиешле аңлатмалар һәм кереш мәкалә белән 2001 нче елда нәшер итте.
Xатыйп Миңнегуловның XIX йөз әдәбиятын гыйльми өйрәнүдә дә өлеше зур. Каюм Насыйри, Салихҗан Кукляшев, Шәмседдин Зәки, Акмулла, Гали Чокрый, Яков Емельянов, Ризаэддин Фәхреддин хакындагы язмалары, Ш. Садретдинов белән берлектә язылган «XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре» (1982), «XIX йөз татар хрестоматияләре» (1982) китаплары педагогик процесста иркен файдаланылалар. Бу ике монография 1983 елда Казан университетындагы фәнни эшләр конкурсында беренче премиягә лаек була.
Xатыйп Миңнегулов Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге тормышын, күпкырлы иҗатын өйрәнү, язмаларын кабат халыкка кайтару юнәлешендә дә нәтиҗәле эшләп килә. Аның бөек әдип турында өч китабы, берничә дистә мәкаләсе басылып чыккан.
X. Миңнегулов эшчәнлегенең мөһим бер өлеше XX йөз әдәбиятына нисбәтле. Мәсәлән, ул Тукайның аерым әсәрләрен тикшерә, шагыйрь иҗатында урта гасыр татар һәм Шәрык традицияләренең ничек, ни рәвешле дәвам иттерелешен ачыклый. Галимнең шулай ук Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Ш.Бабич, К. Нәҗми, Р. Гаташ һәм XX гасырның кайбер башка авторлары, хәзерге әдәбият фәненең торышы хакында да язмалары бар.
X. Миңнегулов киң җәмәгатьчелеккә аеруча үзенең дәреслек-хрестоматияләре белән мәгълүм. Инде менә узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап, мәктәп, гимназия, лицей укучылары, колледж, училище студентлары борынгы һәм урта гасыр, XIX йөз татар әдәбиятын аның автордашлыгында язылган дәреслек-хрестоматияләр аша өйрәнәләр.

Х.Миңнегуловка бик еш кына бирелә торган сораулардан берсе: “Әдәбият фәненә ничек килдең?”. “Моңа җавап бирү авыр. Әмма башка фәннәрне белмәгәнгә түгел. Мин, гомумән, мәктәптә әйбәт укыдым, әдәбиятка, филология фәненә китаплар аркылы түгел, тормыштан килдем булса кирәк. Туган җир, әнкәй, әби-бабам, туганнарым, укытучыларым, Апачның гармун моңнары — болар һәммәсе миңа халкым яшәешенең нигезе, тамырлары, чыганаклары, мифлары булды. Мәгълүм ки, халык рухы, яшәеш тарихы аеруча аның телендә, әдәбиятында, мәдәни мирасында саклана. Мөгаен, бу хакыйкатьне аңлы һәм аңсыз тоемлау мине әдәбиятка китергәндер. Телне, сүз сәнгатен өйрәнү аша мин халкымның тарихы, данлы һәм фаҗигале язмышы, кешеләрнең табигате, эчке дөньясы белән таныша алдым. Бу юлны сайлавыма һич үкенмим: үзем сайлаган һәм мине сайлаган язмыш!
Адәм баласын иң беренче чиратта үз халкының теле, әдәбияты, моңы, тарихы үз милләтенең улы-кызы итә, хәтер дәвамчанлыгын билгели, яшәешнең рухи кыйммәтләре белән тоташтыра. Бу хакыйкатьне аңлаган без фәкыйрегез дә булдыра алган кадәр эшләргә, милли дәвамчанлыкны тәэмин итәргә омтылды. Алты йөзгә якын мәкалә-хезмәтем бар. Болар арасында миңа аеруча дәреслекләрем кадерле. Чөнки алар яшь буынның рухы” , -дип җавап бирә галимебез
.

Галимнең әдәбият теориясе өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек.Минем өчен Хатыйп әфәнде фәндә шагыйрь булып кала. Холкы, күңеле, эрудициясе, урта гасыр ядкярләренә бирелгәнлеге, халкыбызның язма культурасының борынгылыгы фикеренә тугрылыгы, «татарның тулы иле»ннән («Идегәй »дәгечә!) булуы”,-дип яза Хатыйп Миңнегуловның эшчәнлеген югары бәяләп шагыйребез Рәдиф Гаташ. Аның тарихи һәм теоретик поэтика, традиция һәм новаторлык, жанрлар (газәл, робагый, кысалы кыйсса, мәдхия, мәрсия, мөнәҗәт, хикәят, дастан һ. б.), әдәби багланышлар, шигырь төзелеше хакындагы язмалары монография һәм җыентыкларда, дәреслекләрдә, энциклопедия-сүзлекләрдә басылып чыккан.

Филология фәннәре докторы,профессор X. Миңнегулов үзенең күпкырлы гыйльми, педагогик эшчәнлеген элек-электән җәмәгать эшләре белән үреп бара. Ул — Казан дәүләт университетында һәм Татарстан укытучылар белемен камилләштерү институтында гыйльми совет әгъзасы, Казан дәүләт университетында докторлык диссертацияләре яклау советының рәис урынбасары, Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы «Россия халыклары телләрен һәм әдәбиятларын федерация югары уку йортларында укыту секциясе»нең рәисе, Бөтендөнья тюркологлары ассоциациясенең президиум әгъзасы.
X.Миңнегулов-Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы,1996), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1994), фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты(1995), Халыкара ел кешесе (Англия, Кембридж, 1998), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләге лауреаты (2005),Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты (1998),Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (2000).
Ул-1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Сүзебезне тарихчы галим Равил Әмирханның әдәбият галиме,дәреслекләр авторы,тәнкыйтьче Хатыйп Йосыф углына карата әйтелгән җылы сүзләре белән тәмамлыйсы килә:” Бар иҗади гамәлләре күз алдыбызга кылынса да, аңа шәхес, галим, остаз, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр буларак төгәл бәя бирү кыен да кебек. Бу кыенлыкның асыл сәбәбе — Хатыйп Йосыф углының гаять күп тармаклы галим, киң колачлы, гаҗәеп эрудицияле, зыялы зат булуында. Ә бу мәртәбәләрнең нигезендә аңа хас булган һиммәт, хезмәт сөючәнлек, гыйлемгә мәхәббәт, теләсә кем белән уртак тел таба белү сәләте, иҗат кешесенә тирән ихтирам, коллегалары белән генә түгел, оппонентлары белән дә күркәм мөгамәлә, принципиальлек кебек сыйфатлар ята...
Гарәпчәдән тәрҗемә кылсак, Хатыйп (төгәлрәге: Хатиб) «вәгазь сөйләүче» һәм «яхшы оратор» мәгънәләренә ия. Гаҗәп хәл: мәкаләбез каһарманы, «исеме җисеменә туры килә» дигәндәй, бу билгеләмәләрне тулысынча аклый. Чөнки аныңча көр баритон (әллә басмы?) тавыш белән үтемле, җанлы, образлы итеп сөйләү, бөтен аудиторияне авызыңа каратып тору осталыгы һәркем өлешенә дә тигән көмеш түгел.
Чын ораторларга һәм зәвыклы вәгазьчеләргә генә хас хәзинә бу”.





Автор
Дата добавления 07.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров31
Номер материала ДБ-243117
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх