Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Статья по татарскому языку на тему "Әмирхан Еники иҗатында сугыш фаҗигасенең чагылышы"

Статья по татарскому языку на тему "Әмирхан Еники иҗатында сугыш фаҗигасенең чагылышы"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Әмирхан Еники иҗатында сугыш фаҗигасенең чагылышы.


Туплар гөрселдәгән чакта музалар тынып тора, дигән гыйбарә бар.Борынгы әйтем булса да, Бөек Ватан сугышы елларында ул кире кагылды. Җыр һәм шигырь, нәфис сүз өзлексез яңгырап торды. Яңа әсәрләр иҗат ителде, газета-журналлар чыгуыннан туктамады. Әдәбият һәм сәнгать, матбугат, мәгариф тә җиңү яулашты.

Татарстан язучылары фронтта да, тылда да зур эшчәнлек алып барды.

Күренекле язучыбыз Әмирхан Еники сугыш башлану хәбәрен Ташкенттан Татарстанга кайтып килешли ишетә. Ә берничә атнадан, 1941 нче елның июлендә, фронтка китә.

1941-45 нче елларда Бөек Ватан сугышы фронтында хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьләрендә рядовой солдат булып хезмәт итә.

Әмирхан Еники әсәрләрен өйрәгәндә,аның иҗатын 3 чорга бүлеп карыйлар:

  1. сугыш чоры хикәяләре

  2. 50 нче еллар иҗаты

  3. 60-80 нче еллар иҗаты

Сугыш чорында язылган “Бала” (1941), “Ана һәм кыз” (1942), “Бер генә сәгатькә” (1944), “Ялгыз каз” (1944), “Мәк чәчәге” (1944) хикәяләре һәм нәсере әдипне иҗат юлына чыгара.

Сугыш шартларында Ә.Еники яшәү һәм үлем, олы җанлылык һәм намуссызлык,бөеклек һәм түбәнлек төшенчәләрен дөнья, ил язмышы белән рәттән куя. Үлем рәхимсезлегенә каршы нык характерлы солдат образы каршы куела.

1941 нче елда язылган “Бала” хикәясе укучыны тетрәндерә. Солдат Зариф, адашып калган баланы күтәреп, станциядән китәргә торган эшелон янында кая бәрелеп, кая сугылырга белмәгән әнисе кулына исән-имин илтеп тапшыра.

Зариф- олыны олы, кечене кече итә белүче, кеше кайгысына битараф кала алмаучы, үз тормышын куркыныч астына куеп башкаларга ярдәм итүче төгәл, зирәк, тәвәккәл кеше.

Язучыларның әсәрләрендә Ана образы еш очрый. Ә.Еники әсәрләрендә дә Ана образы бар. 1942 нче елда язылган “Ана һәм кыз” хикәясе бүгенге дәреслекләрдә үз урынын табарга тиеш дип саныйм.

Солдат Хәсәнне авыру әнисе урын өстендә көтеп ята. Улын сагыну, көтү хисләре генә яшәтә Ананы. Рәхилә дә энесен көтә, ләкин егетнең сугышта үлүне турында хәбәр килә. Рәхилә бу шомлы хәбәрне авыру әнисеннән яшереп торырдай көч таба. Кызның дошманга нәфрәте зур. Бу хикәядә якыннарын югалту ачысы һәм сагыш. Кешеләрнең күңелендә Өмет һәм Көтү яши.

Сугыш чоры әдәбиятында, әлбәттә, үзәктә Солдат образы тора. Ә.Еники шунысы белән үзенчәлекле язучы, ул сугыш барган урынны тасвирламый, ә кешенең эчке хис-кичерешләрен күрсәтергә тырыша. Шул ук вакытта сугыш турында барган хикәяләрдә “җанлы” табигать урынсыз кебек. Сугыш булып узган җирләрдәге тереклекне, хайваннар дөньясын сурәтләү Ә.Еникигә хас үзенчәлек. “Ялгыз каз” хикәясе моңа дәлил.

Хикәянең төп герое- ала каз. Казны, гадәттә тыныч тормыш шартларында гына очратырга мөмкин, ягъни каз – тынычлыкны символлаштыручы кош. Аның хуҗасы Машага, солдат Иванга карата мөнәсәбәттә каз образы ачыла башлый, ләкин анда табигый башлангыч өстенлек итә: бәбкәләр күрү белән аларны ияртеп, су буена китә.

Турыдан- туры табигатьнең үзен сурәтләгән әсәр- “Мәк чәчәге” нәсере. Мәк чәчәге матурлык, тынычлык, иминлек символы булып тора. Мәк чәчәге образын тулы итеп тасвирлау өчен автор аның тирәсендәге мохитне күрсәтә. Символик образ булган мәк чәчәгенең тормышы 2 чорга бүленеп бирелә: беренчесе- явыз дошман гүзәл бакчаны кара туфракка әйләндереп куйганнан соң. Шушы капма- каршылык нәсердәге хисләрнең тирәнлеген көчәйтә.

Ә.Еники сугыш шартларында гади кешенең, солдатның чыдамлыгын, юлындагы авырлыкларны батырлык белән кичерүен, яшәүгә булган өметен чагылдырды. Үзе батыр булган, батырларча утны- суны кичкән кеше генә шундый әсәрләр яза ала.

Ә.Еникинең сугыш чоры хикәяләре яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә, Бөек Ватан сугышында җиңүен тарихи әһәмиятен, асылын тирәнтен аңлауда, төрле милләт кешеләре арасындагы дуслыкның кадерен белергә өйрәтүдә, фронтта һәм тылда өлкән буын күрсәткән батырлыкларны күз алдына китерергә булышлык итүдә бүген дә зур әһәмияткә ия.

Автор
Дата добавления 14.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров275
Номер материала ДВ-259733
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх