Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Статьи / Статья. ПРОБЛЕМА ВОСПИТАНИЯ КУЛЬТУРЫ МЕЖНАЦИОНАЛЬНОГО ОБЩЕНИЯ В ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ УЧРЕЖДЕНИЯХ

Статья. ПРОБЛЕМА ВОСПИТАНИЯ КУЛЬТУРЫ МЕЖНАЦИОНАЛЬНОГО ОБЩЕНИЯ В ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ УЧРЕЖДЕНИЯХ

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

ПРОБЛЕМА ВОСПИТАНИЯ КУЛЬТУРЫ МЕЖНАЦИОНАЛЬНОГО ОБЩЕНИЯ В ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ УЧРЕЖДЕНИЯХ


Шайхетдинова Фарида Нагимовна

учитель татарского языка и литературы первой квалификационной категории

МБОУ “Гимназия №14” Авиастроительного района г. Казани


Татар әдәбияты – үзенең бөтен барлыгы белән халыклар дуслыгын үстерүгә, киңәйтүгә, тирәнәйтүгә омтылучы әдәбият ул.

Татар әдәбиятын укытканда укытучы үз алдына түбәндәге максатларны куя:

  • Туган телне, мәдәниятебезне, халкыбызның уңай традицияләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнү;

  • Әдәбият-сәнгать материаллары, язучының тормыш юлы һәм әсәрләре ярдәмендә туган илне сөю, башка милләт халыкларына, әдәбиятына, сәнгатенә ихтирам хисе тәрбияләү.

Аның Кол Галиләре, Утыз Имәниләре, Мөхәммәдьярлары тугандаш милләт халыкларына тирән ихтирам, мәхәббәт тойгысы белән сугарылган иҗатлары аша гасырлар дәвамында шуны раслап киләләр. Татар әдәбиятын укыту процессында яшь буын туган илгә, туган телгә мәхәббәт, халыклар арасындагы дуслык тойгыларын әдәби әсәрләр, сәнгать, мәдәният материаллары үрнәгендә каннарына, җаннарына сеңдерергә тиеш. Шуңа ирешә алсак, димәк, киләчәгебез өметле.

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп...

Габдулла Тукай

Татарстан – илебезнең күпмилләтле төбәге. Татарлар, марилар, чувашлар, удмуртлар, мордвалар, башкортлар һәм руслар гасырлар буе республикабызда дус, тату яшәп киләләр, иҗат итәләр, мәдәният, сәнгатьләрен үстерәләр.

Рус әдәбиятының күренекле вәкилләреннән Пушкин, Лермонтов, Грибоедов, Гоголь, Рылеев һәм башка әдипләр халыкларны якынайту, аларны социаль һәм милли яктан азат итү өчен көрәштеләр, аларның мәдәниятен үстерү турында кайгыртучанлык күрсәттеләр. XIX гасырда ук инде күренекле татар галимнәре һәм язучылары Каюм Насыйри, Ибраһим Хәлфин, Хөсәен Фәезханов татар халкының аң-белем дәрәҗәсен күтәрү өчен алдынгы рус культурасыннан һәм әдәбиятыннан файдаланырга кирәк дип санаганнар. Татар һәм рус язучылары арасындагы иҗади элемтә XIX гасыр азагы XX гасыр башында башланып китә. Нәкъ шушы вакытта вакытлы мабугат, театр барлыкка килә һәм халыклар дуслыгын мактап җырлаган матур әдәби әсәрләр туа.

Төрле сыйныфларда татар әдәбиятын укытканда, тугандаш халыклар әдәбиятының үзара йогынтысын, бер-берсенә тәэсир итешүен яшь буынга үтемле, аңлаешлы итеп җиткерү таләп ителә. Ә бу адым укытучыдан югары эрудиция, эзләнү, матбугат материалларын күзәтеп бару, балаларны иҗади эшләр белән мавыктыра белүне сорый. Әдәбият дәресләрендә генә түгел, ә сыйныфтан тыш чаралар уздырганда да әлеге әһәмиятле процесс тормышка ашырыла.

XX гасыр башында төрки телле халыклар арасында рус, татар, әзербайҗан әдәбиятын тарату көчәя. Әлеге агымда татар телендәге оригиналь әдәбият һәм тәрҗемә әсәрләр әһәмиятле урын алып тора, чөнки алар иң зур өлешне тәшкил итә. Үзбәк, казах, башкорт һәм башка халыклар рус культурасы белән татар әдәбияты аша таныштылар. Бу татар теленең, әдәбиятының, гореф-гадәтләренең, тормыш-көнкүрешенең әлеге халыклар өчен бик якын, таныш булуы белән аңлатыла.

Казан гомер-гомергә танылган уку үзәге булды. Аның уку йортларында бик күп милләт вәкилләре белем алды. Күренекле лингвист профессор Н.Ф.Катанов сүзләре белән әйтсәк: “Руслар өчен Мәскәү нинди үзәк булса, Казан да башка халыклар өчен шундый үзәк булды.” Галим әлеге сүзләрне 1906 нчы елда әйткән. Бу сүзләр әле дә актуальлеген югалтмаган. Казан университетында үз вакытында төрле милләт вәкилләре эшләгән: татарлардан Ибраһим һәм Сәгыйть Хәлфиннәр, гарәп Әхмәт Бек Хөсәен, әзербайҗанлы Александр һәм Абдюсаттар Казем-бек, бурят Голсан Никитуев, төрек Хуҗа Осман Кутлуш, әрмән Назарьянс, хакас Н.Ф.Катанов.Төрле милләт халыклары монда яктылык чыганагы күрделәр, Казанны үз шәһәрләре дип санадылар. Әдәбиятлар, мәдәниятләр дуслыгы ныгыды.

Татар һәм чуваш халыклары гасырлар буе үзара дус, тату, килешеп яшиләр. Мәдәният, әдәбиятларыбызның бер-берсенә йогынтысы көчәя генә бара. Чуваш халкының милли әдәбиятын, мәдәниятен үстерүдә Казанның роле зур. Чувашларның беренче басма шигыре 1767 нче елда Казанда чыга. Алар турынди җитди фәнни басмалар да Казанда дөнья күрә. Татарстан матбугатында чуваш әдәбияты, аның иң алдынгы вәкилләре турында мәкаләләр басылып чыга. Татар халкының күп кенә күренекле әсәрләре чуваш теленә тәрҗемә ителә. Ә тугандаш чуваш халкының күренекле сүз осталары татар каләмдәшләре адресына даими рәвештә җылы мөнәсәбәтләрен җибәреп тордылар. Мәсәлән: Яков Уксайның М.Җәлил турында, Педер Хузангайның Г.Тукай турында чын күңелдән әйтелгән сүзләрен әдәбият дәресләрендә һичшиксез укучыларга җиткерергә тиешбез. Милләтләр дуслыгына үзебездән өлеш кертергә бурычлыбыз.

Татар язучылары, кандаш күршеләренең башлангычын дәвам итеп, үз әсәрләрендә тугандаш чуваш халкы вәкилләренең тулы образларын тудырдылар. Чуваш халкының тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен сурәтләделәр. Әлеге күренешләрне Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Һ.Такташ әсәрләрендә күрергә мөмкин.

К.В.Иванов исемендәге Чуваш театрында Р.Ишморатның “Үлмәс җыр”, Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт” пьесалары буенча спектакльләр куела. Чуваш сүз осталарының әсәрләре дә үз чиратында татар укучылары һәм тамашачылары арасында зур абруй казанды.

Татарлар һәм чувашлар – төрки телдә сөйләшүче халыклар. Аларның телендә дә шактый уртаклыклар очрый. Бу, тугандаш халыклар телләре, әдәбиятлары һәм мәдәниятләре арасындагы бәйләнешне тагын да ныгыта. Татар әдәбиятын укыту барышында укучыларга бай мәгълүмат бирергә мөмкинлекләр ача.

Тәҗрибәле, иҗади эшләүче укытучы укыту процессында, мөмкинлегеннән чыгып, мари мәдәнияте белән татар әдәбиятының да гасырлардан килгән элемтәсен укучыларга җиткерергә омтыла. Чөнки тугандаш мари халкының тарихы, язмышы Казан шәһәре, Татарстан туфрагы, Татарстан халкы белән нык бәйле. XX гасыр башында Казанда мари халкының беренче азбукалары чыга. 1907 нче елда рус булмаган халыклар өчен беренче мәктәпләр ачыла. Анда мари классында 14 бала укый. Танылган мари язучысы Йосиф Борисов, мари педагогы-мәгърифәтчесе Гавриил Яковлев, фольклорчы этнограф В.М.Васильев та шунда белем ала.

1872 нче елда Казанда “Инородец” дип исемләнгән укытучылар семинариясе ачыла. 47 ел эшләү дәверендә бу уку йортын 243 татар, 179 чуваш, 128 мари һәм 110 мордва кешесе тәмамлый. Әлеге семинариядә мари халкының күренекле кызлары һәм уллары белем ала.

Мари әдәбиятына нигез салучы Сергей Чавайның тормыш һәм иҗат юлы Казанда башлана. Шулай итеп, мари матур әдәбиятының тууы да Казан белән бәйле. Татар һәм мари язучылары, педагоглары, тарихчылары арасында иҗади элемтә бервакытта да эзелми. Мари шагыйре В.Сави болай ди: “Кайберәүләр без хәзер рус, татар, чувашлар катнашлыгыннан бшка яшәячәкбез, дип уйлый. Мондый уйның нигезе черек, безгә берләшергә кирәк.”

Мари һәм татар әдәбиятларының, мәдәниятләренең иҗади дуслыгы тирән һәм киң. Татар-мари театрлары арасында да бәйләнешләр күп еллар дәвам итә. Татарстан һәм күрше Мари Эл республикаларында әдәбият, мәдәният, сәнгать, мәгариф һәм фән билгеле нәтиҗәләргә иреште.

Удмурт әдәбиятының, мәдәниятенең үсешен дә Казаннан башка күз алдына китереп булмый. Удмурт мәктәпләре өчен укытучылар Казанның үзәк керәшен-татар мәктәбендә әзерләнә. “Инородец” семинариясендә беренче удмурт әдәбиятчылары һәм педагоглары белем ала. Алар арасында Михаил Прокопьев, М.Ильин, З.Осипов һәм башка күренекле кешеләр бар. Әлеге мәгълүматлар әдәбият дәресләрендә укучыларга җиткерелә. Шул рәвешчә, милләтара бәйләнеш җепләре өзелүгә юл куелмый.

1930 елларда татар һәм удмурт халкы арасындагы элемтәләр үсешендә яңа этап- Идел буе халыклары телендә язучыларның әсәрләрен тәрҗемә итү этабы башланды. Татар телен искиткеч яхшы белгән удмурт язучысы М.П.Петров М.Җәлилнең “Зәйнәп” поэмасын удмурт теленә тәрҗемә итә. Шул үрнәктә башка әсәрләрне дә удмурт халкы үз телндә уку мөмкинлеген ала.

Шулай ук тугандаш татар һәм башкорт халыклары, аларның язучылары, сәнгать эшлеклеләре арасында гасырлардан килгән дуслык мөнәсәбәтләре, иҗади бәйләнешләр яши. Татар һәм башкорт телләренең якынлыгы элекке заманнардан ук аларга мәдәният алмашуга, бер-берсен рухи яктан баетуга ярдәм иткән. Алдынгы татар язучылары, галимнәре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре тугандаш башкорт халкына һәрвакыт тирән ихтирам белән карадылар, башкорт әдәбиятының һәм сәнгатенең тууына, үсүенә аеруча булышлык иттеләр. Бу өлкәдә Башкортстан туфрагында туып үскән галим Гыйбад Алпаровның хезмәте аеруча зур.

Татар язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре өчен башкорт халкының тормыш-көнкүреше, этнографиясе иҗади азык булды һәм илһам көче бирде. Башкорт халкы тормышының татар әдәбиятында киң чагылыш табуы – ике тугандаш халыкның, әдәбиятларының дуслыгын күрсәтүче җанлы мисал.

Татар әдәбиятын укытканда аның тугандаш халыклар тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате белән булган үзара бәйләнешләрен, үзара тәэсир итешүләрен өйрәнү юллары, чаралары бик киң. Аларның иң әһәмиятлеләре түбәндәгеләр: тарихи, сәяси, икътисади, мәдәни, педагогик элемтә; төрле милләт халыклары әдипләре, сәнгать осталары арасында гасырлардан килгән дуслык бәйләнешләре; теге яки бу сүз остасының тугандаш халыклар әдәбиятын үстерүгә, пропагандалауга керткән өлеше, эшчәнлеге; тәрҗемә өлкәсендәге хезмәте һәм башкалар.

Кызганычка каршы, мәктәп программасында әдәби элемтәләрне эзлекле рәвештә өйрәнү мәсьәләләре тулысынча каралмаган. Төрле милләтләр арасындагы дуслык бәйләнешләре шактый какшаган бүгенге шартларда үзара җылы мөнәсәбәтләрне яңадан торгызуга омтылу - изге эш. Татар әдәбиятының чуваш, мари, башкорт, удмурт, мордва әдәбиятлары һәм мәдәниятләре белән булган иҗади бәйләнешләренең тирән тарихы бар. Татар әдәбиятын рус мәктәбендә укыту барышында теге яки бу әдипнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәндә әдәби-тарихи, әдәби-музыкаль кичәләр, диспутлар, викториналар, олимпиадалар үткәреп, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Татар әдәбияты, сәнгатенең тугандаш халыклар әдәбияты һәм сәнгате белән үзара бәйләнеше, элемтәләре ерак гасырларга барып тоташа. Әдәбият укытканда җанлы мисаллар ярдәмендә бу хакыйкатьне укучыларга мөмкин булган кадәр тулырак җиткерү бик отышлы булыр тде. Бу өлкәдә әдипләрнең үзара шәхси дуслыгы, бер-берсенә карата әйтелгән җылы фикерләре, тугандаш халыклар вәкилләренең җанлы образларын тудырган төрле жанрлардагы әсәрләр, тәрҗемә әдәбият - укучыларга өстәмә мәгълүмат җиткерү өчен уңай юл.

Татар әдәбияты һәм сәнгатенең башка тугандаш халыклар әдәбияты һәм сәнгате белән бәйләнешен, элемтәсен өйрәнү яшь буынның әдәбият өлкәсендәге белемнәрен тирәнәйтүдән тыш укучыларда гуманизм, туган җиргә, туган илгә мәхәббәт, халыклар дуслыгы тойгылары тәрбияләүгә булышлык итә. Шул исәптән, хәзерге мәктәпләрдә төрле милләт вәкилләренең балалары укуы - элек-электән килгән тарихи бергәлек җепләренең өзелмәвен, милләтара бәйләнешләрнең ныгуын һәм милләтара аралашу культурасы үсүен күрсәтүче дәлил.







Кулланылган әдәбият

  1. Ахмадуллина Ф.Ю., Мирошниченко Л.В. Тел – халыкның көзгесе. Казан. Мәгариф. 2009.

  2. Исламов Ф.Ф. Татар әдәбиятын укытканда милләтара бәйләнеш. Казан. 2000.

  3. Тукай Г. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2000.

  4. Харисов Ф.Ф. Национальная культура и образование. Москва. Педагогика. 2000.




ЗАЯВКА

на участие во II Международной научно-практической конференции

«Взаимодействие органов власти, общественных объединений и образовательных учреждений по гармонизации межконфессиональных и межнациональных отношений: региональный аспект»

farida2812@yandex.ru

Потребность в аудио, видео аппаратуре

-







ПРОБЛЕМА ВОСПИТАНИЯ КУЛЬТУРЫ МЕЖНАЦИОНАЛЬНОГО ОБЩЕНИЯ В ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ УЧРЕЖДЕНИЯХ

Шайхетдинова Фарида Нагимовна

учитель татарского языка и литературы первой квалификационной категории

МБОУ “Гимназия №14” Авиастроительного района г. Казани


Илебездә сәяси һәм икътисади буталчыклык бара. Үзара дус, тыныч, ярдәмләшеп яшәгән халыкларыбыз арасында милли ызгышлар, кан коюлар ишәя. Болар барысы да мәгънәсез корбаннарга китерә. Мең еллык тарихыбыз, бай мәдәниятебез, борынгы бабаларыбызның кыйммәтле мирасы куркыныч астында. Һәркем үзе теләгәнчә ревизия ясый, йөгәнсезлек хөкем сөрә, һәрнәрсәдән начарлык кына эзләү кире нәтиҗәләргә китерә. Әлеге процесс мәктәпләребездә балаларга татар әдәбиятын укыту мәсьәләләрен хәл итүдә дә зур роль уйный.

Татар әдәбиятын укытканда укытучы үз алдына түбәндәге максатларны куя:

  • Туган телне, мәдәниятебезне, халкыбызның уңай традицияләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнү;

  • Әдәбият-сәнгать материаллары, язучының тормыш юлы һәм әсәрләре ярдәмендә туган илне сөю, башка милләт халыкларына, әдәбиятына, сәнгатенә ихтирам хисе тәрбияләү.

Татар әдәбияты – үзенең бөтен барлыгы белән халыклар дуслыгын үстерүгә, киңәйтүгә, тирәнәйтүгә омтылучы әдәбият ул. Аның Кол Галиләре, Утыз Имәниләре, Мөхәммәдьярлары тугандаш милләт халыкларына тирән ихтирам, мәхәббәт тойгысы белән сугарылган иҗатлары аша гасырлар дәвамында шуны раслап киләләр. Татар әдәбиятын укыту процессында яшь буын туган илгә, туган телгә мәхәббәт, халыклар арасындагы дуслык тойгыларын әдәби әсәрләр, сәнгать, мәдәният материаллары үрнәгендә каннарына, җаннарына сеңдерергә тиеш. Шуңа ирешә алсак, димәк, киләчәгебез өметле.

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?-

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп...

Габдулла Тукай

Татарстан – илебезнең күпмилләтле төбәге. Татарлар, марилар, чувашлар, удмуртлар, мордвалар, башкортлар һәм руслар гасырлар буе республикабызда дус, тату яшәп киләләр, иҗат итәләр, мәдәният, сәнгатьләрен үстерәләр. Милли әдәбиятларны бер-берсенә якынайтуга беренче адымнар инде революциягә кадәрге чорда ук ясалган иде. Халыклар дуслыгы темасы татар әдәбиятына нык кереп урнашты, аның иң әһәмиятле традициясенә әверелде.

Рус әдәбиятының күренекле вәкилләреннән Пушкин, Лермонтов, Грибоедов, Гоголь, Рылеев һәм башка әдипләр халыкларны якынайту, аларны социаль һәм милли яктан азат итү өчен көрәштеләр, аларның мәдәниятен үстерү турында кайгыртучанлык күрсәттеләр. XIX гасырда ук инде күренекле татар галимнәре һәм язучылары Каюм Насыйри, Ибраһим Хәлфин, Хөсәен Фәезханов татар халкының аң-белем дәрәҗәсен күтәрү өчен алдынгы рус культурасыннан һәм әдәбиятыннан файдаланырга кирәк дип санаганнар. Татар һәм рус язучылары арасындагы иҗади элемтә XIX гасыр азагы XX гасыр башында башланып китә.Нәкъ шушы вакытта вакытлы мабугат, театр барлыкка килә һәм халыклар дуслыгын мактап җырлаган матур әдәбият әсәрләре туа.

Төрле сыйныфларда татар әдәбиятын укытканда тугандаш халыклар әдәбиятының үзара йогынтысын, бер-берсенә тәэсир итешүен яшь буынга үтемле, аңлаешлы итеп җиткерү таләп ителә. Ә бу адым укытучыдан югары эрудиция, эзләнү, матбугат материалларын күзәтеп бару, балаларны иҗади эшләр белән мавыктыра белүне сорый. Әдәбият дәресләрендә генә түгел, ә сыйныфтан тыш чаралар уздырганда да әлеге әһәмиятле процесс тормышка ашырыла.

XX гасыр башында төрки телле халыклар арасында рус, татар, әзербайҗан әдәбиятын тарату көчәя. Әлеге агымда татар телендәге оригиналь әдәбият һәм тәрҗемә әсәрләр әһәмиятле урын алып тора, чөнки алар иң зур өлешне тәшкил итә. Үзбәк, казах, башкорт һәм башка халыклар рус культурасы белән татар әдәбияты аша таныштылар. Бу татар теленең, әдәбиятының, гореф-гадәтләренең, тормыш-көнкүрешенең әлеге халыклар өчен бик якын, таныш булуы белән аңлатыла. Казан гомер-гомергә танылган уку үзәге булды. Аның уку йортларында бик күп милләт вәкилләре белем ала. Күренекле лингвист профессор Н.Ф.Катанов сүзләре белән әйтсәк: “Руслар өчен Мәскәү нинди үзәк булса, Казан да башка халыклар өчен шундый үзәк булды.” Галим әлеге сүзләрне 1906 нчы елда әйткән. Бу сүзләр әле дә актуальлеген югалтмаган. Удмурт, мари, чуваш, башкорт, мордва, кыргыз һәм башка тугандаш халыклар язучылары, галимнәренең беренче әсәрләре Казанда басыла, фәнни хезмәтләре Казанда дөнья күрә. Казан университетында үз вакытында төрле милләт вәкилләре эшләгән: татарлардан Ибраһим һәм Сәгыйть Хәлфиннәр, гарәп Әхмәт Бек Хөсәен, әзербайҗанлы Александр һәм Абдюсаттар Казем-бек, бурят Голсан Никитуев, төрек Хуҗа Осман Кутлуш, әрмән Назарьянс, хакас Н.Ф.Катанов. Димәк, кадрлар белән тәэмин итүдә Н.И.Лобачевский дөрес сәясәт алып барган. Төрле милләт халыклары монда яктылык чыганагы күрделәр, Казанны үз шәһәрләре дип санадылар. Университет типографиясендә (ә ул Россиядә иң яхшы типографияләрнең берсе булып саналган) төрле милләт халыкларының китаплары басылып чыкты, әлеге эш халыкларның якынаюына тагын бер адым булды. Әдәбиятлар, мәдәниятләр дуслыгы ныгыды.

Татар һәм чуваш халыклары гасырлар буе үзара дус, тату, килешеп яшиләр. Мәдәният, әдәбиятларыбызның бер-берсенә йогынтысы көчәя генә бара. Чуваш халкының милли әдәбиятын, мәдәниятен үстерүдә Казанның роле зур. Ул бу халык тарихының мөһим һәм аерылмас бер өлеше. Чувашларныш беренче басма шигыре 1767 нче елда Казанда чыга. Алар турынди җитди фәнни басмалар да Казанда дөнья күрә. Татарстан матбугатында чуваш әдәбияты, аның иң алдынгы вәкилләре турында мәкаләләр басылып чыга. Татар халкының күп кенә күренекле әсәрләре чуваш теленә тәрҗемә ителә. Ә тугандаш чуваш халкының күренекле сүз осталары татар каләмдәшләре адресына даими рәвештә җылы мөнәсәбәтләрен җибәреп тордылар. Мәсәлән: Яков Уксайның М.Җәлил турында, Педер Хузангайның Г.Тукай турында чын күңелдән әйтелгән сүзләрен әдәбият дәресләрендә һичшиксез укучыларга җиткерергә тиешбез. Милләтләр дуслыгына үзебездән өлеш кертергә бурычлыбыз.

Татар язучылары, кандаш күршеләренең башлангычын дәвам итеп, үз әсәрләрендә тугандаш чуваш халкы вәкилләренең тулы образларын тудыралар. Чуваш халкының тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен сурәтлиләр. Әлеге күренешләрне Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Һ.Такташ әсәрләрендә күрергә мөмкин.

К.В.Иванов исемендәге Чуваш театрында Р.Ишморатның “Үлмәс җыр”, Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт” пьесалары буенча спектакльләр куела. Чуваш сүз осталарының әсәрләре дә үз чиратында татар укучылары һәм тамашачылары арасында зур абруй казанды.

Татарлар һәм чувашлар – төрки телдә сөйләшүче халыклар. Аларның телендә дә шактый уртаклыклар очрый. Бу, тугандаш халыклар телләре, әдәбиятлары һәм мәдәниятләре арасындагы бәйләнешне тагын да ныгыта. Татар әдәбиятын укыту барышында укучыларга бай мәгълүмат бирергә мөмкинлекләр ача.

Тәҗрибәле, иҗади эшләүче укытучы укыту процессында, мөмкинлегеннән чыгып, мари мәдәнияте белән татар әдәбиятының гасырлардан килгән элемтәсен укучыларга җиткерергә омтыла. Чөнки тугандаш мари халкының тарихы, язмышы Казан шәһәре, Татарстан туфрагы, Татарстан халкы белән нык бәйле. XX гасыр башында Казанда мари халкының беренче азбукалары чыга. 1907 нче елда рус булмаган халыклар өчен беренче мәктәпләр ачыла. Анда мари классында 14 бала укый. Танылган мари язучысы Йосиф Борисов, мари педагогы-мәгърифәтчесе Гавриил Яковлев, фольклорчы этнограф В.М.Васильев та шунда белем ала.

1872 нче елда Казанда “Инородец” дип исемләнгән укытучылар семинариясе ачыла. 47 ел эшләү дәверендә бу уку йортын 243 татар, 179 чуваш, 128 мари һәм 110 мордва кешесе тәмамлый. Әлеге семинариядә мари халкының күренекле кызлары һәм уллары белем ала.

Мари халкының белем дәрәҗәсен, үзаңын үстерүгә Казан университеты зур өлеш кертә. Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте мари халкының тарихын, рухи һәм материаль тормышын өйрәнеп, аерым фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсен бастырып чыгарды.

Мари әдәбиятына нигез салучы Сергей Чавайның тормыш һәм иҗат юлы Казанда башлана. Шулай итеп, мари матур әдәбиятының тууы да Казан белән бәйле. Беренче мари операсы, балет авторлары һәм музыка белгечләре шулай ук Казанда белем алганнар һәм галим буларак формалашканнар. Татар һәм мари язучылары, педагоглары, тарихчылары арасында иҗади элемтә бервакытта да эзелми. Мари шагыйре В.Сави болай ди: “Кайберәүләр без хәзер рус, татар, чувашлар катнашлыгыннан бшка яшәячәкбез, дип уйлый. Мондый уйның нигезе черек, безгә берләшергә кирәк.”

Мари һәм татар әдәбиятлларының, мәдәниятләренең иҗади дуслыгы тирән һәм киң. Татр-мари театрлары арасында да бәйләнешләр күп еллар дәвам итә. Татарстан һәм күрше Мари Эл республикаларында әдәбият, мәдәният, сәнгать, мәгариф һәм фән билгеле нәтиҗәләргә иреште. Татар һәм мари халыкларының гасырлардан килгән дуслыгы, үзара ярдәмләшеп яшәве бу өлкәләрдә аеруча зур роль уйный.

Удмурт әдәбиятының, мәдәниятенең үсешен дә Казаннан башка күз алдына китереп булмый. Удмурт мәктәпләре өчен укытучылар Казанның үзәк керәшен-татар мәктәбендә әзерләнә. “Инородец” семинариясендә беренче удмурт әдәбиятчылары һәм педагоглары белем ала. Алар арасында Михаил Прокопьев, М.Ильин, З.Осипов һәм башка күренекле кешеләр бар.

1919 елның 26 маенда Казан Төньяк-көнчыгыш археология һәм этнография институтында көнчыгышны өйрәнү бүлеге ачыла. Анда танылган педагог А.И.Емельянов вот теленнән (удмурт теле шулай аталган) лекцияләр укый. 1918 елның декабрендә Алабугада удмурт укытучылар семинариясе ачыла. Анда удмурт интеллигенциясенең иң зур өлеше тәрбияләнә. Удмурт телендә бик күп газеталар чыга. 1930 елларда татар һәм удмурт халкы арасындагы элемтәләр үсешендә яңа этап- Идел буе халыклары телендәи язучыларның әсәрләрен тәрҗемә итү этабы башланды. Татар телен искиткеч яшшы белгән удмурт язучысы М.П.Петров М.Җәлилнең “Зәйнәп” поэмасын удмурт теленә тәрҗемә итә. Шул үрнәктә башка әсәрләрне дә удмурт халкы үз телндә уку мөмкинлеген ала. Удмурт әдәбиятының үсеш тарихы, бүгенге торышы турында язылган материаллар татар матбугатында еш басыла. Удмурт-татар мәдәни һәм тел бәйләнешләре галимнәр, язучылар, сәнгатьэшлеклеләре тарафыннан даими өйрәнелә.

Шулай ук тугандаш татар һәм башкорт халыклары, аларның язучылары, сәнгать эшлеклеләре арасында гасырлардан килгән дуслык мөнәсәбәтләре, иҗади бәйләнешләр яши. Татар һәм башкорт телләренең якынлыгы элекке заманнардан ук аларга мәдәният алмашуга, бер-берсен рухи яктан баетуга ярдәм иткән. Татар әдәбиятының, сәнгатенең бай тарихы бар. Алар үз чиратында башка милли әдәбият һәм сәнгатьләргә йогынты ясамый калмаган. Борыынгы заманнарда, башкорт халкының язма теле булмаган вакытларда, башкорт укымышлылары иске татар теленнән файдаланганнар. Нәтиҗәдә алар татар әдәбияты, сәнгате үсешендә дә билгеле роль уйнаганнар. Алдынгы татар язучылары, галимнәре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре тугандаш башкорт халкына һәрвакыт тирән ихтирам белән карадылар, башкорт әдәбиятының һәм сәнгатенең тууына, үсүенә аеруча булышлык иттеләр. Бу өлкәдә Башкортстан туфрагында туып үскән галим Гыйбад Алпаровның хезмәте аеруча зур.

Татар язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре өчен башкорт халкының тормыш-көнкүреше, этнографиясе иҗади азык булды һәм илһам көче бирде. Башкорт халкы тормышының татар әдәбиятында киң чагылыш табуы – ике тугандаш халыкның, әдәбиятларының дуслыгын күрсәтүче җанлы мисал.

Татар әдәбиятын укытканда аның тугандаш халыклар тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате белән булган үзара бәйләнешләрен, үзара тәэсир итешүләрен өйрәнү юллары, чаралары бик киң. Аларның иң әһәмиятлеләре түбәндәгеләр: тарихи, сәяси, икътисади, мәдәни, педагогик элемтә, төрле милләт халыклары әдипләре, сәнгать осталары арасында гасырлардан килгән дуслык бәйләнешләре, теге яки бу сүз остасының тугандаш халыклар әдәбиятын үстерүгә, пропагандалауга керткән өлеше, эшчәнлег, тәрҗемә өлкәсендәге хезмәте һәм башкалар.

Кызганычка каршы, мәктәп программасында әдәби элемтәләрне эзлекле рәвештә өйрәнү мәсьәләләре тулысынча каралмаган. Төрле милләтләр арасындагы дуслык бәйләнешләре шактый какшаган бүгенге шартларда үзара җылы мөнәсәбәтләрне яңадан торгызуга омтылу-изге эш. Татар әдәбиятының чуваш, мари, башкорт, удмурт, мордва әдәбиятлары һәм мәдәниятләре белән булган иҗади бәйләнешләрнең тирән тарихы бар. Татар әдәбиятын рус мәктәбендә укыту барышында теге яки бу әдипнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәндә әдәби-тарихи, әдәби-музыкаль кичәләр, диспутлар, викториналар, олимпиадалар иүткәреп, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Татар әдәбияты, сәнгатенең тугандаш халыклар әдәбияты һәм сәнгате белән үзара бәйләнеше, элемтәләре тирән һәм киң. Әдәбият укытканда җанлы мисаллар ярдәмендә бу хакыйкатьне укучыларга мөмкин булган кадәр тулырак җиткерү бик отышлы булыр тде. Бу өлкәдә әдипләрнең үзара шәхси дуслыгы, бер-берсенә карата әйтелгән җылы фикерләр, тугандаш халыклар вәкилләренең җанлы образларын тудырган төрле жанрлардагы әсәрләр, тәрҗемә әдәбият укучыларга өстәмә мәгълүмат җитерү өчен уңай юл.

Татар әдәбияты һәм сәнгатенең башка тугандаш халыклар әдәбияты һәм сәнгате белән бәйләнешен, элемтәсен өйрәнү яшь буынның әдәбият өлкәсендәге белемнәрен тирәнәйтүдән тыш укучыларда гуманизм, туган җиргә, туган илгә мәхәббәт, халыклар дуслыгы тойгылары тәрбияләүгә булышлык итә.











ПРОБЛЕМА ВОСПИТАНИЯ КУЛЬТУРЫ МЕЖНАЦИОНАЛЬНОГО ОБЩЕНИЯ В ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ УЧРЕЖДЕНИЯХ


Шайхетдинова Фарида Нагимовна

учитель татарского языка и литературы первой квалификационной категории

МБОУ “Гимназия №14” Авиастроительного района г. Казани


Татар әдәбияты – үзенең бөтен барлыгы белән халыклар дуслыгын үстерүгә, киңәйтүгә, тирәнәйтүгә омтылучы әдәбият ул.

Татар әдәбиятын укытканда укытучы үз алдына түбәндәге максатларны куя:

  • Туган телне, мәдәниятебезне, халкыбызның уңай традицияләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнү;

  • Әдәбият-сәнгать материаллары, язучының тормыш юлы һәм әсәрләре ярдәмендә туган илне сөю, башка милләт халыкларына, әдәбиятына, сәнгатенә ихтирам хисе тәрбияләү.

Аның Кол Галиләре, Утыз Имәниләре, Мөхәммәдьярлары тугандаш милләт халыкларына тирән ихтирам, мәхәббәт тойгысы белән сугарылган иҗатлары аша гасырлар дәвамында шуны раслап киләләр. Татар әдәбиятын укыту процессында яшь буын туган илгә, туган телгә мәхәббәт, халыклар арасындагы дуслык тойгыларын әдәби әсәрләр, сәнгать, мәдәният материаллары үрнәгендә каннарына, җаннарына сеңдерергә тиеш. Шуңа ирешә алсак, димәк, киләчәгебез өметле.

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?-

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп...

Габдулла Тукай

Татарстан – илебезнең күпмилләтле төбәге. Татарлар, марилар, чувашлар, удмуртлар, мордвалар, башкортлар һәм руслар гасырлар буе республикабызда дус, тату яшәп киләләр, иҗат итәләр, мәдәният, сәнгатьләрен үстерәләр.

Рус әдәбиятының күренекле вәкилләреннән Пушкин, Лермонтов, Грибоедов, Гоголь, Рылеев һәм башка әдипләр халыкларны якынайту, аларны социаль һәм милли яктан азат итү өчен көрәштеләр, аларның мәдәниятен үстерү турында кайгыртучанлык күрсәттеләр. XIX гасырда ук инде күренекле татар галимнәре һәм язучылары Каюм Насыйри, Ибраһим Хәлфин, Хөсәен Фәезханов татар халкының аң-белем дәрәҗәсен күтәрү өчен алдынгы рус культурасыннан һәм әдәбиятыннан файдаланырга кирәк дип санаганнар. Татар һәм рус язучылары арасындагы иҗади элемтә XIX гасыр азагы XX гасыр башында башланып китә. Нәкъ шушы вакытта вакытлы мабугат, театр барлыкка килә һәм халыклар дуслыгын мактап җырлаган матур әдәбият әсәрләре туа.

Төрле сыйныфларда татар әдәбиятын укытканда тугандаш халыклар әдәбиятының үзара йогынтысын, бер-берсенә тәэсир итешүен яшь буынга үтемле, аңлаешлы итеп җиткерү таләп ителә. Ә бу адым укытучыдан югары эрудиция, эзләнү, матбугат материалларын күзәтеп бару, балаларны иҗади эшләр белән мавыктыра белүне сорый. Әдәбият дәресләрендә генә түгел, ә сыйныфтан тыш чаралар уздырганда да әлеге әһәмиятле процесс тормышка ашырыла.

XX гасыр башында төрки телле халыклар арасында рус, татар, әзербайҗан әдәбиятын тарату көчәя. Әлеге агымда татар телендәге оригиналь әдәбият һәм тәрҗемә әсәрләр әһәмиятле урын алып тора, чөнки алар иң зур өлешне тәшкил итә. Үзбәк, казах, башкорт һәм башка халыклар рус культурасы белән татар әдәбияты аша таныштылар. Бу татар теленең, әдәбиятының, гореф-гадәтләренең, тормыш-көнкүрешенең әлеге халыклар өчен бик якын, таныш булуы белән аңлатыла. Казан гомер-гомергә танылган уку үзәге булды. Аның уку йортларында бик күп милләт вәкилләре белем алды. Күренекле лингвист профессор Н.Ф.Катанов сүзләре белән әйтсәк: “Руслар өчен Мәскәү нинди үзәк булса, Казан да башка халыклар өчен шундый үзәк булды.” Галим әлеге сүзләрне 1906 нчы елда әйткән. Бу сүзләр әле дә актуальлеген югалтмаган. Казан университетында үз вакытында төрле милләт вәкилләре эшләгән: татарлардан Ибраһим һәм Сәгыйть Хәлфиннәр, гарәп Әхмәт Бек Хөсәен, әзербайҗанлы Александр һәм Абдюсаттар Казем-бек, бурят Голсан Никитуев, төрек Хуҗа Осман Кутлуш, әрмән Назарьянс, хакас Н.Ф.Катанов.Төрле милләт халыклары монда яктылык чыганагы күрделәр, Казанны үз шәһәрләре дип санадылар. Әдәбиятлар, мәдәниятләр дуслыгы ныгыды.

Татар һәм чуваш халыклары гасырлар буе үзара дус, тату, килешеп яшиләр. Мәдәният, әдәбиятларыбызның бер-берсенә йогынтысы көчәя генә бара. Чуваш халкының милли әдәбиятын, мәдәниятен үстерүдә Казанның роле зур. Чувашларның беренче басма шигыре 1767 нче елда Казанда чыга. Алар турынди җитди фәнни басмалар да Казанда дөнья күрә. Татарстан матбугатында чуваш әдәбияты, аның иң алдынгы вәкилләре турында мәкаләләр басылып чыга. Татар халкының күп кенә күренекле әсәрләре чуваш теленә тәрҗемә ителә. Ә тугандаш чуваш халкының күренекле сүз осталары татар каләмдәшләре адресына даими рәвештә җылы мөнәсәбәтләрен җибәреп тордылар. Мәсәлән: Яков Уксайның М.Җәлил турында, Педер Хузангайның Г.Тукай турында чын күңелдән әйтелгән сүзләрен әдәбият дәресләрендә һичшиксез укучыларга җиткерергә тиешбез. Милләтләр дуслыгына үзебездән өлеш кертергә бурычлыбыз.

Татар язучылары, кандаш күршеләренең башлангычын дәвам итеп, үз әсәрләрендә тугандаш чуваш халкы вәкилләренең тулы образларын тудырдылар. Чуваш халкының тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен сурәтләделәр. Әлеге күренешләрне Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Һ.Такташ әсәрләрендә күрергә мөмкин.

К.В.Иванов исемендәге Чуваш театрында Р.Ишморатның “Үлмәс җыр”, Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт” пьесалары буенча спектакльләр куела. Чуваш сүз осталарының әсәрләре дә үз чиратында татар укучылары һәм тамашачылары арасында зур абруй казанды.

Татарлар һәм чувашлар – төрки телдә сөйләшүче халыклар. Аларның телендә дә шактый уртаклыклар очрый. Бу, тугандаш халыклар телләре, әдәбиятлары һәм мәдәниятләре арасындагы бәйләнешне тагын да ныгыта. Татар әдәбиятын укыту барышында укучыларга бай мәгълүмат бирергә мөмкинлекләр ача.

Тәҗрибәле, иҗади эшләүче укытучы укыту процессында, мөмкинлегеннән чыгып, мари мәдәнияте белән татар әдәбиятының да гасырлардан килгән элемтәсен укучыларга җиткерергә омтыла. Чөнки тугандаш мари халкының тарихы, язмышы Казан шәһәре, Татарстан туфрагы, Татарстан халкы белән нык бәйле. XX гасыр башында Казанда мари халкының беренче азбукалары чыга. 1907 нче елда рус булмаган халыклар өчен беренче мәктәпләр ачыла. Анда мари классында 14 бала укый. Танылган мари язучысы Йосиф Борисов, мари педагогы-мәгърифәтчесе Гавриил Яковлев, фольклорчы этнограф В.М.Васильев та шунда белем ала.

1872 нче елда Казанда “Инородец” дип исемләнгән укытучылар семинариясе ачыла. 47 ел эшләү дәверендә бу уку йортын 243 татар, 179 чуваш, 128 мари һәм 110 мордва кешесе тәмамлый. Әлеге семинариядә мари халкының күренекле кызлары һәм уллары белем ала.

Мари әдәбиятына нигез салучы Сергей Чавайның тормыш һәм иҗат юлы Казанда башлана. Шулай итеп, мари матур әдәбиятының тууы да Казан белән бәйле. Татар һәм мари язучылары, педагоглары, тарихчылары арасында иҗади элемтә бервакытта да эзелми. Мари шагыйре В.Сави болай ди: “Кайберәүләр без хәзер рус, татар, чувашлар катнашлыгыннан бшка яшәячәкбез, дип уйлый. Мондый уйның нигезе черек, безгә берләшергә кирәк.”

Мари һәм татар әдәбиятлларының, мәдәниятләренең иҗади дуслыгы тирән һәм киң. Татар-мари театрлары арасында да бәйләнешләр күп еллар дәвам итә. Татарстан һәм күрше Мари Эл республикаларында әдәбият, мәдәният, сәнгать, мәгариф һәм фән билгеле нәтиҗәләргә иреште.

Удмурт әдәбиятының, мәдәниятенең үсешен дә Казаннан башка күз алдына китереп булмый. Удмурт мәктәпләре өчен укытучылар Казанның үзәк керәшен-татар мәктәбендә әзерләнә. “Инородец” семинариясендә беренче удмурт әдәбиятчылары һәм педагоглары белем ала. Алар арасында Михаил Прокопьев, М.Ильин, З.Осипов һәм башка күренекле кешеләр бар. Әлеге мәгълүматлар әдәбият дәресләрендә укучыларга җиткерелә. Шул рәвешчә, милләтара бәйләнеш җепләре өзелүгә юл куелмый.

1930 елларда татар һәм удмурт халкы арасындагы элемтәләр үсешендә яңа этап- Идел буе халыклары телендә язучыларның әсәрләрен тәрҗемә итү этабы башланды. Татар телен искиткеч яхшы белгән удмурт язучысы М.П.Петров М.Җәлилнең “Зәйнәп” поэмасын удмурт теленә тәрҗемә итә. Шул үрнәктә башка әсәрләрне дә удмурт халкы үз телндә уку мөмкинлеген ала.

Шулай ук тугандаш татар һәм башкорт халыклары, аларның язучылары, сәнгать эшлеклеләре арасында гасырлардан килгән дуслык мөнәсәбәтләре, иҗади бәйләнешләр яши. Татар һәм башкорт телләренең якынлыгы элекке заманнардан ук аларга мәдәният алмашуга, бер-берсен рухи яктан баетуга ярдәм иткән. Алдынгы татар язучылары, галимнәре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре тугандаш башкорт халкына һәрвакыт тирән ихтирам белән карадылар, башкорт әдәбиятының һәм сәнгатенең тууына, үсүенә аеруча булышлык иттеләр. Бу өлкәдә Башкортстан туфрагында туып үскән галим Гыйбад Алпаровның хезмәте аеруча зур.

Татар язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре өчен башкорт халкының тормыш-көнкүреше, этнографиясе иҗади азык булды һәм илһам көче бирде. Башкорт халкы тормышының татар әдәбиятында киң чагылыш табуы – ике тугандаш халыкның, әдәбиятларының дуслыгын күрсәтүче җанлы мисал.

Татар әдәбиятын укытканда аның тугандаш халыклар тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате белән булган үзара бәйләнешләрен, үзара тәэсир итешүләрен өйрәнү юллары, чаралары бик киң. Аларның иң әһәмиятлеләре түбәндәгеләр: тарихи, сәяси, икътисади, мәдәни, педагогик элемтә, төрле милләт халыклары әдипләре, сәнгать осталары арасында гасырлардан килгән дуслык бәйләнешләре, теге яки бу сүз остасының тугандаш халыклар әдәбиятын үстерүгә, пропагандалауга керткән өлеше, эшчәнлеге, тәрҗемә өлкәсендәге хезмәте һәм башкалар.

Кызганычка каршы, мәктәп программасында әдәби элемтәләрне эзлекле рәвештә өйрәнү мәсьәләләре тулысынча каралмаган. Төрле милләтләр арасындагы дуслык бәйләнешләре шактый какшаган бүгенге шартларда үзара җылы мөнәсәбәтләрне яңадан торгызуга омтылу - изге эш. Татар әдәбиятының чуваш, мари, башкорт, удмурт, мордва әдәбиятлары һәм мәдәниятләре белән булган иҗади бәйләнешләренең тирән тарихы бар. Татар әдәбиятын рус мәктәбендә укыту барышында теге яки бу әдипнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәндә әдәби-тарихи, әдәби-музыкаль кичәләр, диспутлар, викториналар, олимпиадалар үткәреп, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Татар әдәбияты, сәнгатенең тугандаш халыклар әдәбияты һәм сәнгате белән үзара бәйләнеше, элемтәләре ерак гасырларга барып тоташа. Әдәбият укытканда җанлы мисаллар ярдәмендә бу хакыйкатьне укучыларга мөмкин булган кадәр тулырак җиткерү бик отышлы булыр тде. Бу өлкәдә әдипләрнең үзара шәхси дуслыгы, бер-берсенә карата әйтелгән җылы фикерләре, тугандаш халыклар вәкилләренең җанлы образларын тудырган төрле жанрлардагы әсәрләр, тәрҗемә әдәбият - укучыларга өстәмә мәгълүмат җиткерү өчен уңай юл.

Татар әдәбияты һәм сәнгатенең башка тугандаш халыклар әдәбияты һәм сәнгате белән бәйләнешен, элемтәсен өйрәнү яшь буынның әдәбият өлкәсендәге белемнәрен тирәнәйтүдән тыш укучыларда гуманизм, туган җиргә, туган илгә мәхәббәт, халыклар дуслыгы тойгылары тәрбияләүгә булышлык итә.







Кулланылган әдәбият

  1. Ахмадуллина Ф.Ю., Мирошниченко Л.В. Тел – халыкның көзгесе. Казан. Мәгариф. 2009.

  2. Исламов Ф.Ф. Татар әдәбиятын укытканда милләтара бәйләнеш. Казан. 2000.

  3. Тукай Г. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2000.

  4. Харисов Ф.Ф. Национальная культура и образование. Москва. Педагогика. 2000.






Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 07.10.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Статьи
Номер материала ДБ-244159
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх