Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Статья "Р. Фәйзуллин әсәрләренең асылы"

Статья "Р. Фәйзуллин әсәрләренең асылы"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Инсапова Гөлнар Мәҗит кызы

Бөгелмә муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе

Равил Фәйзуллин әсәрләренең асылы

(Шагыйрьнең аннан соңгы һәм бүгенге шигъриятендә символлар.)

Чын шагыйрь – әдип нәниләр шигъриятенең кояшлы инешләрендә коенмыйча, тылсымлы атауларын иңләмичә, текә кыяларны үрләмичә, аны бер кырыйдан читләтеп үтеп китә алмый. Чөнки ул тумышы белән шул хыялый, әкият дөньясыннан... Шигърият үзе дә сабыйларча гаҗәпләнә, соклана, сөенә белүдән барлыкка килә. Милләт һәм милли мәдәният алдында олы гражданлык вазифасын тою үзенең канатларын ныгыта. Барча классик әдипләребезнең иҗат биографиясе әнә шуны күрсәтә.

Равил Фәйзуллин тудырган шигъри дөнья һәм ул үткән иҗат юлы да бу фикерне турыдан-туры раслаучы бер дәлил булып тора. Алда әйтелгәнчә, шагыйрь шигърияткә 60 нчы елларның икенче яртысында үзенең өлкәннәр өчен язылган “Аҗаган”, “Монологлар һәм диалоглар”, “Мәрмәр” исемле китаплары белән килеп кергән иде.

Әдәби җәмәгатьчелектә зур җанлану, сөенү, бәхәс һәм хуплау уяткан яңа сулышлы әдәбият, шигърият шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләреннән беркадәр читтәрәк булса кирәк. Ә бит шагыйрь үзенең “Рәсем ясыйм” исемле беренче китабын 1965 елда нәкъ менә иң нәни укучыларына багышлап чыгарган иде. Балачак дөньясының үзенчәлеген гаять нечкә шигъри сурәтләр аша җанландырган бу китабы авторның югары профессиональ осталыкка ия булуы хакында сөйли. Равил Фәйзуллин шигърияткә килүе үзенең балачагыннан, беренче каләм тибрәтүе һәм әдәби иҗат турындагы хыялларыннан , аның сабыйларга атап язылган шул нәни китабыннан башлана. Шуннан соң язылган шигырьләре тормыш фәлсәфәсе, язмыш, мәхәббәт турында. Шагыйрь иҗатында иң беренче күзгә ташланган үзенчәлек, мөгаен, заманның рухи тормышына, аның проблемаларына игътибарның нык артуыдыр. Чыннан да, бу буын шагыйрьләренә карасак, без анда тормышның аерым эпизодларыннан, вакыйгаларыннан бигрәк, кеше җанының төрле-төрле халәтләрен, аның тирән мәгънәгә ия булган мизгелләрен күрәбез. Мәсәлән, моңа Равил Фәйзуллинның “Наз” китабына кертелгән шигырьләре ачык мисал. Хәтта бер шигырендә автор бу тенденцияне ачыктан ачык әйтеп бирә:

Шигырьләрем – бер халәте

Тәнгә сыймаган җанның!

Ә конкрет алганда нинди халәтләр соң алар? Аларда шагыйрьнең тормышка булган көчле мәхәббәте, аны бар катлаулылыгында тоеп яратуы, тормыштагы һәм дөньядагы сафлыкка, матурлыкка табынуы, аның өчен борчылуы һәм көрәше, кеше гомеренең һәр мизгелен аңларга омтылуы, шагыйрь җанының әйләнә-тирә тормышка үтә нык сизгерлеге, нечкәлеге. Болар шагыйрь иҗатына башка буын шагыйрьләренекенә охшамаган яңа сыйфатлар өстиләр. Равил Фәйзуллин иҗатына хас икенче үзенчәлек шулай ук аның үз буыны характеры белән нык бәйләнгән. Билгеле ки, тормышка, иҗатка алтмышынчы елларда килгән бу буын күп белемле, тирән фикерле, югары интеллектуаль дөньялы булуы белән танылды. Әлбәттә, аларның поэзиясе дә шуңа тиң, шул дәрәҗәдә булырга тиеш. Һәм әнә шундый объектив таләп шигырьләрдә эчке поэзиянең көчәюенә, тирән һәм катлаулы фикер сөрешенә, үзенчәлекле символик образларга китерде. Монда һәр фикер бары тик үз формасын гына, үзенчә яңгырашын гына эзли, аны гади итеп әйтәм дисәң, ул бөтен төсмерләрен, тәэсир көчен югалта.

Шагыйрь иҗатында күзгә ташланган тагын бер үзенчәлек – тематика киңлеге. Бу – күңелнең байлыгы, сүзнең үткенлеге. Ә тематика киңәюен исә, тормышта яңа җирлек тапкан буынның үзенең әйләнә-тирәсеен күзәтүе, аны яңа биеклекләрдән торып бәяләргә тырышуы дип кабул итәргә кирәк. Равил Фәйзуллин поэзиясендә шактый гына яңа сыйфатлар, яшь буын, яңа буыннан килә торган сыйфатлар күрәбез. Шагыйрь үз буынына җырлары, фикерләре белән генә түгел, ә үзенең иҗади карашлары, иҗат принциплары белән дә охшаш һәм аңа тугрылыклы. Аның йөрәге аерылгысыз булып буын язмышына һәм әнә шул язмыш аша заман тормышына, ил тормышына тоташкан. Шул җирлектән шагыйрь бүген үзенә ныклык һәм матурлык ала. Үзенең шундый ныклы нигезе, таянычы булганга сөенеп, үзен ил эчендә, кешеләр арасында сизгәнгә күрә, шагыйрь язмышының олы мәгънәсен аңлаганга күрә, Равил Фәйзуллин бер шигырендә болай ди:

Безгә ак болыт булырга

Язмаган шул...

Шагыйрь Равил Фәйзуллин шигырьләрендә буеннан-буена эмоциональ-психологик метафоралар сузылган. Шунысын да әйтергә кирәк:символик образлар, метафоралар кулланганда, автор ассоциатив төгәллеккә, үткен камиллеккә омтыла. Ул аз сүзлелектән күп, тирән мәгънәлелеккә бара. Бу очракта хистән бигрәк предмет, сурәтләү объекты, аның эчке хасияте алгы планга чыга. Равил Фәйзуллинның күпчелек чагыштырулары гади һәм беркатлы түгел, катлау лы һәм фәлсәфи, еш кына метафора яки символларга гәүдәләндерә. Шуның нәтиҗәсе буларак, ул чагыштыруның төп атрибуты булган “кебек”, шикелле”, “төсле”, “сыман” тибындагы сүзләрне куллана. Метафорик, символик образ шагыйрьнең фикерләү диапазонын, рухи төсмерләрен билгеләүче критерий буларак, аның күңеленең көчәнеш-каршылыкларын үлчи торган берәмлек. Предметлаштырылган мәгънәви ассоциацияләр, ягъни символик образлар шагыйрь тарафыннан күп максатларда кулланыла, шуңа карап, алар шигырьнең башында да, уртасында да урын алырга мөмкиннәр. Әмма шулай да озынрак шигырьләрдә алар еш кына җеп очын төйнәп кую хезмәтен башкаралар. Әйтик, Равил Фәйзуллин , халкыбызның ачы язмышы турында уйланып, фикерен менә болай дип белдерә:

Гөмбәзләре – кояш мыни

Сары алтын – чиркәү?

Бабайларның күз яшьләре

Менә кайда икән?

Биредә халык язмышы сурәтләнә. Биредә символик сурәт: алтындай балкучы чиркәү гөмбәзләре һәм бер тамчысы гасырлар фаҗигасен ачып бирә алган күз яшьләре. Кайсысы кадерлерәк һәм хакыйкать кайда соң?

Гавәмгә мирас – моң, сагыш,-

Менә калган байлык.

Шулай да әле халыкта гамь,

Байтак Тукайлык.

Менә тагын символ: “Тукайлык”. Бу гыйбарәне татар тарихыннан хәбәрдар булган. “Мин татармын” дип әйтерлек әхлакый хакы булган һәр татар кешесе өчен изге бер догага әверелгән төшенчә икәнлеген, мөгаен, аңлатып та тору кирәк түгелдер. Чөнки “Тукайлык” – ул татар кешесе өчен символ – вөҗданлык, фидакарьлек, хакыйкатьлек символы! “Тукайлык” – ул татар халкының язмышы! Шигырьләрдә метафора, бу очракта Равил Фәйзуллин шигырьләрендә. Шундый экспрессив көчкә ия булган, ул эчке энергия туплаган хис йомгагына, “сүзсез” җырга әверелә.

Шагыйрьнең ир уртасы булгач тудырган иҗатында да символик образларны күпләп очратырга мөмкин. Әйтик, “сәгать” образы шагыйрь иҗатының буеннан буена сузылып килә: бер очракта ул – мәңгелек Вакыт символы; икенче очракта – вакыт белештермәсе, ә кайчак – аерылу билгесе. (“Безнең сәгать туктаган инде”)

Шушы җөмләдән, Равил Фәйзуллин иҗатында Дәүәни тема-идеясе үзе бер шигъри дөньяны тәшкил итә. Әйе, ул бу темага кайта – кайта мөрәҗәгать итә һәм шунысы гыйбрәтле : шагыйрьнең күңел сәгате гомернең төрле сәгатьләрен күрсәтүгә бәйле рәвештә, тема-идея дә үзгәрә, яңа төсмерләр ала, эволюция кичерә. “Дәүәни” – ул шигъри образ, өлкәннәргә хөрмәт билгесе генә түгел, ул – шагыйрьнең тарихи эзләнүләре, чишмә башын эзләүдәге омтылышлары, “мин кайдан килдем дә, кая китеп барам” дигән мәңгелек сорауга җавап табарга омтылуның шагыйранә чагылышы. “Дәүәни” – фани дөньяның мәңгелек белән берүк киселешләрдә яшәү символ-метафорасы ул.”Шул ук сандык” дигән шигырендә Равил Фәйзуллин тасвирый рәвештә сөйләп килә дә фикерен болай дип тәмамлый:

Дәү әнине тыңлап кына торам.

Мондый чакта (җөпләп) сүз нигә?

Күзем-еллар саны булып яткан

Сандык өстендәге дисбегә.

Еллар саны булып яткан дисбе!.. уйлап карасаң, гомернең, халык язмышының фаҗигале һәм шул ук вакытта рухани сафлыгы елъязмасын шушы бер символик образ җитүен күрәсең. “Еллар дисбесе” – патриархаль-гамәли тормышның , рухи дөньяның, көнкүреш трагедияләренең барлык гамма – кичерешләре дә сыйган бу образга. Чын хисләр күп сүзле булмый:татар мөхитен, татар карчыкларының яшәеш-көнкүрешен , борчу-сагышларын, уй-хыялларын күз алдына җиткерү өчен шушы ишарә дә җитә кебек.

Әйтеп үткәнчә Равил Фәйзуллин шигырьләре сүрәтләрнең җетелеге, детальләрнең тапкырлыгы, уй-кичерешләрнең тыгызлыгы белән хәтергә уелып кала. Шигъриятне күбрәк күңел белән, йөрәк белән кабул итәргә өйрәнгән укучыга Равил Фәйзуллин әсәрләренең асылына барып җитәр өчен зиһенне нык кына эшләтергә, хис белән бергә акылны да эшкә җигәргә кирәк. Чөнки аның иҗаты – югары әзерлекле, киң карашлы, сизгер һәм зирәк укучыга тәгаенләнгән шигърият. Шушы сыйфаты белән дә ул хәзерге татар поэзиясенә бик тә хикмәтле яңалык өсти, аның заманча йөзен яңа төсмерләр белән уңышлы тулыландыра. Шагыйрь шигырьләре турында шуны икеләнмичә әйтеп була: китапларының һәр бите саен фикер үткенлеге, сүзләрнең салмаклыгы сизелеп тора.

Әдәбият исемлеге

  1. Р.Бикбаев. Ил хәтеренә уелган уйлар./Р.Бикбаев//Агыйдел.-2000.-№4.-51бит

  2. М.Вәлиев. Безгә ак болыт булырга язмаган шул.../М.Вәлиев//Заман.Иҗат,шәхес.-Казан,2002.-161

  3. Наис Гамбәр. Башны салларга салып.../Наис Гамбәр//Казан утлары.-1993.-№8.

  4. Р.Рахмани. Иңнәрендә балачак гаме. /Р.Рахмани//Заман.Иҗат.Шәхес.-Казан,2002.-163бит.

  5. Р.Фәйзуллин. Җырларда – ил гаме.- Казан: Татарстан китап нәшр.1984.-126бит


57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 13.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров15
Номер материала ДБ-259080
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх