Куряева Л.П.
учитель высшей категории
МБОУ “СОШ №19” НМР РТ
Татар теле һәм әдәбияты
дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү
Бүгенге көндә сәләтле балалар белән эшләү – бу безнең мәгарифнең фәнен,
мәдәниятен һәм социаль тормышын үстерү турында кайгырту дигән сүз.
Сәләтле
балалар - мәктәп күгендәге йолдызчыклар. Аларда кайбер үзенчәлекләр бар: алар җаваплар
эзләүдә кызыксынучан, нык торучан, еш кына тирән сораулар бирәләр, уйлануларга
омтылалар, яхшы хәтерләре белән аерылып торалар.
Мондый балаларны ачыклап, мәктәп
аларны уйларга, аларның сәләтен үстерү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә
тиеш. Бу эштә укучыларның фән белән кызыксынуы беренче ярдәмче булып тора. Шуңа
күрә беренче адымнар дәрестә башлана дип әйтергә була. Укытучының үз вакытында
сәләтле баланы ачыклау өчен башлангыч бурычы - балада иҗат итәргә, эзләнергә,
аның өчен таныш булмаган күренеш өстендә эшләргә теләге булуын күрү. Моның өчен
стандарт булмаган эш төрләре белән эшләргә өйрәнергә, авторлык программалары,
дәрес планнары эшләү белән шөгыльләнергә, һәр укучының сәләтенә индивидуаль
якын килү юлларын табарга кирәк.
Безнең мәктәп "Сәләтле
балалар" программасы буенча эшләп, мондый укучыларга аерым игътибар бирә. Алар
белән эшләүдә уку-укыту эшен оештыруның төрле формаларын кулланабыз.Укучының
позициясе: активлык, үз-үзеңне камилләштерүгә мотив, эшчәнлеккә карата
кызыксыну булу.
Һәр сәләтле бала - аерым якын килүне
таләп итә торган шәхес, сәләтле балалар белән эшләү өчен махсус метод һәм
алымнар кирәк.
Сәләтле баланы билгеле бер күләмдә
белем алуга гына түгел, ә алган белемне иҗади эшкәртүгә, алган материал буенча
үзлектән фикер йөртү сәләтен тәрбияләргә юнәлтү мөһим. Татар теле һәм әдәбияты
дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү укучының югары үсеш дәрәҗәсен саклап
калу гына түгел, алга таба да үз сәләтен ачарга һәм бу сәләтләрне билгеле бер
кысалар белән чикләмәскә кирәк.
Үзенчәлекле балалар укытучыдан бик
күп көч таләп итәләр, чөнки аларга югары дәрәҗәдәге биремнәр әзерләргә, кызыксынуларын
тәэмин итеп, тагын да үстерергә кирәк, төрле бәйгеләрдә катнашып, сәләтле
балалар белән индивидуаль эшләү бик мөһим.
Сәләтле укучыларга
педагогик ярдәм дәрестә башлана. Алар белән эшләү методлары һәм формалары
класста барлык укучылар шөгыльләнә торган метод һәм формалар белән ярашырга,
һәм шул ук вакытта билгеле бер үзенчәлек белән аерылып торырга да тиеш. Тәҗрибә
күрсәткәнчә, сыйныфка бирелгән гомуми биремнәр барлык укучылар да тарафннан бер
үк дәрәҗәдә кабул ителә алмый. Уку процессын шулай төзергә кирәк, ул сәләтле
укучыларга карата шактый югары таләпләр куярга, аларның максималь интеллектуаль
үсешен тәэмин итәргә һәм шул ук вакытта уртача әзерләнгән укучыларга биремнәрне
уңышлы үзләштерү һәм үстерү өчен шартлар тудырырга тиеш.
Татар теле дәресләрендә нәтиҗәле һәм кызыклы формада катлаулы темаларны
үзләштерергә ярдәм итүче төрле интерактив метод һәм алымнар кулланам:
лингвистик әкиятләр, КВН-дәресләр, сәяхәт-дәресләр, экскурсияләр, диспутлар,
конференцияләр һ.б
Схема-конспектлар, терәк- таблицалар
төзибез, аларны төзү укучыларны актив эшчәнлеккә
җәлеп итә, нәтиҗәләр укучылар күз алдында туа,
ә бу теманы үзләштерү буенча тагын да ныграк нәтиҗә бирә.
Әдәбият дәресләренең
бурычы - укучыларның мәнфәгатьләрен максималь киңәйтү, критик фикерләү сәләтен
формалаштыру, лидерлык мөмкинлекләрен актуальләштерү. Әдәбият дәресләрендә
кулланыла торган алымнар төрле булырга мөмкин. Бу персонажларның шәхси
характеристикасын булдыру; әхлакый, эстетик позицияне билгеләү; мөстәкыйль
рәвештә сораулар формалаштыру; төрле биремнәр сайлау.
Рольле
уеннар балаларга үзләрен күрсәтергә булыша (оппонент, автор, җитәкче,
оформитель, белешмә бюросы). Мондый биремнәрне үтәп, сәләтле укучы лидер,
җитәкче, контролер, тәнкыйтьче ролен үз өстенә алачак. Аларны сайлауга укытучы
юнәлеш бирергә мөмкин. Уен-үзбәя бирү, үз көчеңә ышаныч, үз сүзләреңдә шәхси
бәйсезлек, инициативалар формалаштыру өчен менә дигән чара.
Бүген белем бирүдә компьютер
зур роль уйный һәм
уйнарга тиеш.
Электрон вариантта эшләнгән әдәби материаллар, шул ук вакытта уеннар, дәрес
вакытында һәм өй эшләрен эшләгәндә уңай кулланыла, балалар рәхәтләнеп
презентацияләр төзиләр.
Проект - ул
мөстәкыйль, иҗади яктан тәмамланган, укучыларның яшь мөмкинлекләренә туры килә
торган эш. Аны эшләгәндә алар үзләренең белем һәм күнекмәләрен арттыралар.
Татар теле һәм әдәбияты буенча
дәрестән һәм сыйныфтан тыш эшләр дәресләрдә укучыларның танып-белү эшчәнлегенең
логик дәвамы булып тора. Мәктәптә системалы рәвештә фәннәр буенча атналыклар
үткәрелә. Бу вакытта фәннәр буенча төрле экскурсияләр, кызыклы чаралар, традицон
булмаган туган
Педагогның бурычы:
укучыда иң яхшысын, сүздәге хаталар артында яшеренгәнне күрү, тигез булмаган
почерк һәм дөрес булмаган фикерләр артында яшеренгәнне, аңа табигать биргән
сыйфатларны, бөек, кабатланмас, аның шәхесен күрү.
Минем фикеремчә, бу
теманың азагы юк, сәләтле балалар белән эшнең һәр төре турында күп сөйләргә
мөмкин. Тормыш мәктәптән тиз үзгәрүчән шартларга җайлашырга сәләтле,
коммуникабельле һәм конкурентлыкка сәләтле чыгарылыш сыйныф укучысын әзерләүне
таләп итә. Бу сәләт татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә белем алган чорда
укучының сәләтен үстерү мөмкинлеге белән дә тәэмин ителә.
Файдаланылган әдәбият исемлеге
1. Брославская Т.Л. Методические
рекомендации для учителей – словесников по работе с одарёнными детьми на
уроке./ О.В.Касперская. Система работы с одарёнными детьми.- Волгоград, 2011.
2. Матюшкин А.М. Загадки
одарённости/А.М.Матюшкин. М.,1992.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.