Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Статья "Тукай эзләреннән йөрдек"
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) в соответствии с ФГОС" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 224 курсов со скидкой 40%

Статья "Тукай эзләреннән йөрдек"

библиотека
материалов

Тукай эзләреннән йөрдек


2011 елның апрелендә халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 125 ел тула. Еллар үткән саен, олуг шагыйребезнең иҗаты безгә тагы да якынайган сыман тоела, шигъри юллары яңадан-яңа кабатланмас гүзәллеге белән шаккатыра, шагыйрьнең шәм янгандай кыска гомер юлы турында тагын да күбрәк беләсе килү теләге уяна. Менә шул изге теләк безне, Мөслим районының татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, октябрь аеның матур бер кояшлы көнендә олы сәфәргә-Кырлай якларына юлга кузгатты. 6 сәгатькә сузылган юл шактый ялкытса да, алда көткән серлелек дөньясы күңелләрне ашкындырып, дәртләндереп торды. Ә инде Арча якларына җитеп, юлыбыз Кырлай урманнары аша үтә башлагач, йөрәкләр кысылып куйды, күңелләргә аңлатып булмаслык үзәк өзгеч моң тулды. Чөнки Казан арты төбәге, аеруча Кырлай авылы - Тукайны шагыйрь иткән шартларның иң әһәмиятлесе. Ак киндер алъяпкычлы Сәгъди абзый - Тукайга рухи азык биргән тыйнак, эшлекле татар крестьяннарының иң олы җанлысы. Кырлай тирәсе - бөтен буа-чишмәләре, кара урманнары, уен-җырлары, йолалары белән Тукай-шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык биргән урын. Тиккә генә Тукай Кырлай авылын “дөньяга иң элек күзем ачылган урыным” дип язмагандыр.

Менә без, ниһаять, Яңа Кырлай авылында! Автобустан төшү белән, әйтерсең лә, сихри дөньяга чумдык. Нәни Апушны үзенә сыендырган бу авылның һавасы да, ничектер, икенче төрле- ягымлы, назлы булып тоелды. Сәяхәтебезне Габдулла Тукайның музей-комплексы белән танышудан башладык. Нарат, чыршы, каен паркы эченә урнашкан бу искиткеч матур бина татарның мәшһүр сынчысы Бакый Урманче проекты тарафыннан эшләнгән икән. Аның стеналары, сынчы ясаган җиһазлар Бакый аганың кул җылысын әле дә саклый кебек. Чөнки аның кулы тимәгән бер җир дә юк музейда. Шагыйрьнең үзе исән чакта басылган китаплары, ул эшләгән газета-журнал нөсхәләре, кулъязмалары, үзенең, туганнарының, дусларының шәхси әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары, күп сандагы картиналар тупланган биредә. Шулай ук Казанның “Болгар” кунакханәсендәге җиһазларның да булуы музейның ни дәрәҗәдә бай булуы турында сөйли. Киштәләрдә урын алган музей экспонатларын карагач, вакыт тукталып калган кебек тоела. Музейның фәнни хезмәткәре Нурия ханым безне һәр экспонатның тарихы белән җентекләп таныштырды, кызыксындырган сорауларыбызга тулы җаваплар бирде. ” Ел дәвамында музейдан кунаклар өзелми. Чит ил делегацияләре дә килә. Күбесе үзләренең тәэсирләрен, теләк-фикерләрен язып калдыралар. Республикабызның беренче Президенты М.Шәймиевнең, Россиянең экс-президенты Б.Ельцинның култамгалы китапларын да кадерләп саклыйбыз”,- диде Нурия ханым.

Музейның тирә-юне - үзе бер әкият дөньясы: Бакый Урманче тарафыннан ясалган биниһая зур Шүрәле сыннары, ял итеп утырыр өчен бизәкләп эшләнгән матур беседка, тирә-ягы тал-тирәк белән әйләндереп алынган сихри күл, шул күлгә кереп торган гүзәл күперчекләр... Ә алтын көзнең төрле төсләргә буялган табигате бу манзараны тагы да серле итә.

Менә без шагыйрьнең фаҗигале тормышына якты нурлар өстәгән Сәгъди абзый йортына юл тотабыз. Сәгъди карт йортында да ерак үткәннәр белән бүгенге көн очраша: асфальт юлдан чыгып, чирәм баскан ишегалдына килеп керүгә, 19 гасырга әйләнеп кайткан кебек буласың. Монда бит кечкенә Габдулланың аяк эзләре калган, кайчандыр биредә аның тавышы яңгыраган, абзар артында гасырлар шаһиты булып үсеп утырган нарат кәүсәсенә Апушның кул җылысы сеңгән. Хәтта нәни Апуш аягын кискән бәрәңге бакчасы да нәкъ шул бәрәңге алган көннән калган кебек.

Өй эчендәге һәрнәрсә шул чорның истәлекләрен саклый. Урта хәлле Сәгъди абзый йорты белән янәшә салынган Әхмәт бай йортында да булып, ике төрле тормыш, төрле яшәү шартларын күрдек.

Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, ди бит. Бу сәяхәт безнең Тукай турындагы белемнәребезне генә түгел , ә рухыбызны да баетты, әдәбият дәресләрендә шагыйрьнең тормышы турында сөйләр өчен күпме истәлекләр бирде.




Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-227712

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"