Инфоурок Другое СтатьиСтатья "Тукайның педагогик карашлары"

Статья "Тукайның педагогик карашлары"

Скачать материал

Габдулла Тукайның педагогик карашлары.

     Габдулла Тукай – безнең халкыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Тукай турында уйланмаган, аның шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен төрки дөньяга якын шәхес ул. Тукай кыска гына гомере эчендә халыкның бәгыренә үтеп керерлек әсәрләр иҗат итеп калдырган.

      Тукай дигәндә - татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә - Габдулла Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Чөнки ул  шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы. Инде бөек шагыйребезне бездән аерган XX йөз дә «узган гасыр» булып тарихка кереп калды. Быел без бөек шагыйребезнең 130 еллык юбилеен бәйрәм итәбез.

Габдулла Тукайның эшчәнлеге күпкырлы. Аның күп сандагы педагогик фикерләре, аерым алганда яшь буынны тәрбияләүдә мәктәпнең роле һәм бурычлары турындагы карашлары, ул төзеп чыгарган дәреслекләр, класстан тыш уку китаплары үз чорында гаять зур әһәмияткә ия булсалар, татар халкы педагогикасы фәне үсешендә дә алар зур роль уйныйлар. Бөек фикер иясенең педагогик карашлары безнең көннәрдә дә үзләренең актуальлекләрен саклый, укытучыларның методик осталыкларын үстерергә, дөньяга карашларын киңәйтергә, яшь буынны гуманистик рухта тәрбияләргә ярдәм итә.

        Г.Тукай барыннан да элек, яңа тип мәктәпләр булдыруга, халык педагогикасын үстерүгә, әдәбияттан дәреслекләр һәм уку китаплары төзүгә зур көч куя. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү методлары, максатлары аның педагогик хезмәтләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә генә түгел, поэтик әсәрләрендә дә, әдәби – иҗтимагый эшчәнлегендә дә киң чагылыш таба.

Г. Тукайның педагогик карашлары аның эш практикасында ачык чагыла. Мәктәптә укыткан чагында, балаларда укырга теләк һәм кызыксыну уяту өчен, яңа методлар, яңа алымнар кулланырга омтыла, мөстәкыйль эшләр оештыруга, уку һәм язуга, укыганны сөйләтүгә, аерым темалар буенча фикер алышу оештыруга зур әһәмият бирә. Мондый алымнарның балаларда фәннәрне үзләштерүгә кызыксыну тәрбияләүгә, аларның активлыгын, фикер йөртү сәләтен үстерүгә ярдәм итүен күз алдында тотып эш итә. Шагыйрь алдынгы татар укытучылары белән якыннан аралаша. Аларны алдынгы рус педагоглары фикерләре белән даими таныштырып барырга тырыша, үзенең киңәшләрен бирә.
Укытучы хезмәтенә Г. Тукай тирән хөрмәт белән карый. Укытучы, укымышлы һәм культуралы кеше булудан тыш, үз халкын яратучы һәм аның мәнфәгатьләре белән яшәүче булырга тиеш, дип саный. Бала тәрбияләүнең изге эш булуына шагыйрь чын күңелдән ышана. Шуңа күрә моның шул эшкә сәләтле булган кешеләргә, халык укытучыларына тапшырылырга тиешлеген әйтә.

Әдип халык мәгарифе өлкәсендәге алдынгы фикерләргә, аеруча бөек рус педагогикасына таянып эш итә. Мәгълүм ки, ул К. Д. Ушинский, Л. Н. Толстой эшчәнлегенә югары бәя бирә, дәреслекләр һәм уку китаплары төзегәндә, аларның хезмәтләреннән файдалана.

Шулай итеп, Габдулла Тукай – татарларны бөтен дөньяга таныткан шагыйрь генә түгел, ә киләчәк буынны тәрбияләүгә тиешле әһәмият биргән, балаларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән мөгаллим дә. Тукайның фикерләре, ул язган әсәрләр бүген дә актуальлеген югалтмаган, бүген дә без Тукайга янәдән янә мөрәҗәгать итәбез. Юкка гына татар халкын бөек халык дип атамыйлар, чөнки без - Тукайлы халык. "Кыя тау никадәр биек булса, аның зурлыгын, мәhабәт матурлыгын тулырак күрү өчен шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк була" дигән сүзләр дә һичшиксез татарның мәдәни мирасын, ягъни Тукай мирасын яктырта. Ә без, һәркайсыбыз,— бу мирасның варисы.  Булган мәдәни байлыкны саклау, аны баету - татар халкының төп бурычы.



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Статья "Тукайның педагогик карашлары""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель службы приёма заявок

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 989 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.05.2016 568
    • DOCX 31 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Низамиева Нурфия Гарапшовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Низамиева Нурфия Гарапшовна
    Низамиева Нурфия Гарапшовна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 18950
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Цифровая трансформация в бизнесе: аспекты управления и развития

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические основы профессиональной деятельности педагога-психолога

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Институциональные основы современного инвестирования

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе