487187
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 5.520 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.200 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 70%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокДругоеСтатьиСтатья "ЗАМАН МӘКТӘБЕНДӘ СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕН УКЫТУНЫҢ КАЙБЕР ПРОБЛЕМАЛАРЫ"

Статья "ЗАМАН МӘКТӘБЕНДӘ СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕН УКЫТУНЫҢ КАЙБЕР ПРОБЛЕМАЛАРЫ"

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Гарипова Айзирә Шамил кызы,

Әлмәт шәһәре, 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

ЗАМАН МӘКТӘБЕНДӘ СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕН УКЫТУНЫҢ КАЙБЕР ПРОБЛЕМАЛАРЫ

Мәктәптә фонетика һәм лексика үтелгәннән соң, сүз төзелеше өйрәнелә. Фонетиканы да, лексиканы да укучылар чагыштырмача җиңел үзләштерәләр. Ә менә беренче карашка җиңел тоелган «Тамыр һәм кушымча», «Сүзнең мәгънәле кисәкләре» дигән темаларны, гомумән, сүз төзелешен,сүз ясалышын аңлап үзләштерү укучылар өчен гаять авыр. Моның берничә сәбәбе бар.

Аерым гына алганда кулланылмый торган һәм лексик мәгънәгә ия булмаган (сүзнең тамырыннан кала), авазлар җыелмасын тәшкил иткән кушымчалар – саф грамматик формалар белән укучылар беренче мәртәбә очрашалар. Ул кисәкләрнең истә калдырырлык формаль, тышкы күрсәткечләре юк. Алар сузык авазлардан да, тартыклардан да башланалар, бер генә аваздан да (дәфтәр–е буя-л), ике аваздан да (бакча-га, сиз-ел), өч авазан да (укы-ган, бала-лар), дүрт аваздан да (акча-лата, бар-гала), биш аваздан да (күг-елҗем), алты аваздан да (көл-емсерә) торалар. Шуның өстәвенә телдә төрле функция үти торган омоним кушымчалар да бар. Мәсәлән, минем дигәндәге –ем – иялек килеше кушымчасы, дәфтәрем дигәндәге –ем исә I зат тартым кушымчасы; бакчабыз дигәндәге– быз – тартым кушымчасы, барабыз дигәндәге – быз исә I зат күплек кушымчасы;, тарак дигәндәге –к – сүз ясагыч кушымча; бардык дигәндәге –к исә зат-сан кушымасы һ.б.

Кушымчаларның төрләрен өйрәнүнең тагын бер кыенлыгы программага бәйле. Мәктәп программасы нигезендә иң элек сүзнең төзелеше, аннан соң сүз төркемнәре өйрәнелә. Монда логик эзлеклелек бар, әлбәттә. Шуңа күрә сүзнең эчке структурасын өйрәнгәч, сүз төркемнәренә күчү үзен аклый. Ләкин биредә бер каршылык килеп чыга. Мәсәлән, сүз төркемнәрен, аерым алганда, исем темасын үткәндә, үтмичә генә саф абстракт грамматик формалар белән эш итү килеп чыга. Шуңа күрә “Ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалар” дигән теманы укучыларның тулысынча үзләштерүенә ирешү кыен.

Мәктәптә сүз төзелешен үткәндә “Сүзнең мәгънәле кисәкләре”нә аеруча җитди игътибар ителергә тиеш. Чөнки бу теманы төпле үзләштерү алдагыларын аңларга ярдәм итә. Теләсә нинди сүз ниндидер мәгънәгә ия булган кисәкләрдән, өлешләрдән тора. Ул кисәкләр, үзләре аерым кулланылмаса да, төрле сүзләрнең тамыр өлешенә ялганып, бер мәгънә бирү өчен хезмәт итәләр. Мәсәлән, китаплар, агачлар, ташлар дигәндә, -лар кушымчасы предметның күп, ягъни артык булуын, күзем, телем, җирем дигәндәге–ем исә предметның минеке, ягъни I затныкы икәнен белдерә.

Сүзне күпме таркатырга, өлешләргә бүләргә мөмкин соң? Моны ачыклау өчен юнәлеш, игенчелек сүзләрен алыйк. Укучылар, гадәттә, бу сүзләрнең тамырлары юнәл, иген дип билгелиләр. Бу табигый да, чөнки юнь, ик тамырлары үзләре генә сирәк кулланыла. Укытучы юнь тамырыннан юнәлеш сүзе, ик тамырыннан игенчелек сүзе барлыкка килүен әйтә һәм укучыларның үзләреннән шуларга тамырдаш сүзләрне таптыра (юньле, юньсез; икмәк, игү һ.б.). Җиңел мисаллар алып, алардагы төрле (лексик, грамматик) мәгънә белдерә торган кисәкләрне укучыларның үзләреннән таптыру, тора-бара мәгънәле кисәкләре күзгә ташланып тормаган шундый типтагы сүзләр нигезендә аларның төзелешен үзе аңлатып, күрсәтеп бирсә, соңыннан укучылар сүзнең структурасын тизрәк танырга өйрәнерләр.

Мәгънәле кисәкләре иҗекләр белән тәңгәл килгән очракта укучылар, гадәттә, аларны билгеләүдә хата ясамыйлар. Түбәндәге мисалларны карыйк:

күренде

беленде

сизенде

күренә

беленә

сизенә

күрә

белә

сизә

Беренче баганадагы сүзләрне укучылар, нигездә, хатасыз өч мәгънәле кисәккә бүләләр (күр, -ен, -де). Ә икенче баганадагы сүзләрне еш кына күр-е-нә, бел-е-нә, сиз-е-нә формасында таркаталар. Укучыларга юнәлеш категориясе (бу очракта кайтым юнәлеше) таныш түгел. Шуңа күрә укытучы, моның нәрсә икәнен аңлатмыйча гына, өченче баганага игътибар иттерә. Икенче баганадагы фигыльләр белән чагыштырып, укучылар [н] авазының өченче кушымча составында түгел (шулай булса, күрнә, белнә булып яңгырар иде), ә икенче кушымча составында килүен ачыклыйлар. Шулай итеп, заман, юнәлеш категорияләре блән таныш булмаган килеш, укуылар бу категорияләрнең формаль күрсәткечләрен аера белә башлыйлар.

Фонетиканы кабатлау барышында да әлеге теманы ныгытырга мөмкин. Мәгънәле кисәкләр чигендәге авазлар язуда кайбер сүзләрдә бер генә хәреф белән белдерелә. Мондый очракта, мәгънәле кисәкләрне аеру өчен, сүзне таркатып карарга кирәк. Мәсәлән: көем - көй-ем,туя – туй –а, җыю – җый – у һ.б.

Иҗек башында килгән й+ы, й+е, й+а, й+ә, й+у, й+ү кушык авазларының берәр генә хәреф белән (е,я,ю) белдерелүе искә төшерелә.

Теманы ныгыту максатында укучыларга уен характерындагы бер күнегү тәкъдим итәргә мөмкин. Укытучы бер төрле авазларга беткән (мәсәлән, -ак,-әк) исемнәр язылган карточкалар өләшә. Шулар арасыннан ике мәгънәле кисәктән торган сүзләрне табарга куша. Андый сүзләрне күбрәк табучы бала җиңүче була.

Моның өчен түбәндәге сүзләр тәкъдим ителә: көрәк,сәнәк,чиләк, кабак, кадак, калак, карак, кунак, йөрәк, җиләк, тирәк, кибәк, бүләк, торак, тарак, бизәк, беләк, күлмәк, тамак, терәк, теләк, башак, чәчәк, кузак, урак, тояк, таяк, табак, төбәк, түшәк, балык һ.б.

Бу күнегүнең укучыларны кызыксындыра торган ягы шунда:беренче карашка бер төсле күренгән, хәтта уртак темага караган (мәсәлән,көрәк һәм сәнәк, иләк һәм чиләк)бу сүзләрнең беришесе - - тамыр, икенчеләре – ясалма; көрә – к, сәнәк;, илә – к, чиләк һ.б.) Укучылар, мавыгып китеп, тамыр сүзне дә ясалма дип билгеләгән очракта укытуы хаталарны төзәтү эшенә бөтен сыйныфны җәлеп итә. Әйтик, бер укучы балак дигән сүзне бал – һәм - ак дип таркаты, ди. Укытучы “чалбар балагы дигәндәге балак сүзе “бал” сүзеннән ясалганмы?” кебек сораулар ярдәмендә хаталарны төзәттерә.

Бу гади генә методик алымнарга таянып эш иткәндә, укучылар сүзләрне мәгънәле кисәкләргә нигездә җиңел таркатачаклар. Ә инде морфология курсын өйрәнгәндә, алар шул ук мәгънәле кисәкләр белән яңадан очрашып, инде морфологик берәмлек буларак аларның кайсылары – исем төрләнешенә, ә кайсылары фигыль төрләнешенә каравын аңлы рәвештә үзләштерәчәкләр.



Әдәбият исемлеге:


1. Зәкиев М.З. Татар теле грамматикасы: 3 томда. – М.: Инсан: Фикер, 1999.- Т.2. Морфология. – 31 б.

2. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. – Казан: Мәгариф,2006.- 29 б.

3. Ганиев Ф.А. Хәзерге татар әдәби теле: Сүзьясалышы. – Казан: Мәгариф, 2000. – 271 б.

4. Җәләлиев Ш.Ш., Татар халык педагогикасы. – Казан: Мәгариф. 1997.

5. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 2 томда – Т.3 / К.С. Сабиров ред.астында. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1981.

6. Х.Х. Сәлимов., Тел гыйлеме терминнары сүзлеге. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2005.




Общая информация

Номер материала: ДБ-012615

Вам будут интересны эти курсы:

Курс «Менеджер по продажам»
Курс «Бухгалтерский учет»
Курс повышения квалификации «Основы местного самоуправления и муниципальной службы»
Курс «Инспектор по кадрам»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС педагогических направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС технических направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «Маркетинг в организации, как средство привлечения новых клиентов»
Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Риск-менеджмент организации: организация эффективной работы системы управления рисками»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по водоотведению и очистке сточных вод»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление процессом по предоставлению услуг по кредитному брокериджу»
Курс профессиональной переподготовки «Организация маркетинговой деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Информационная поддержка бизнес-процессов в организации»
Курс повышение квалификации «Информационная этика и право»
Курс профессиональной переподготовки «Стандартизация и метрология»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Онлайн-конференция Идет регистрация