Инфоурок Информатика Рабочие программыСтатья "Компьютерные технологии на уроке родного языка"

Статья "Компьютерные технологии на уроке родного языка"

Скачать материал

Туган тел дәресләрен информацион технологияләр кулланып оештыру

 

Гадәти укыту технологияләре иҗади эшмәкәрлеккә тулысынча ачылырга бирми, ә хәзер илгә киләчәген алдан күргән, планлаштыра алган, тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк.  Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итә.

Бөтендөнья белем бирү процессының мөһим һәм тотырыклы тармагы – белем бирүдә заманча информацион технологияләр куллану. Соңгы елларда илебезнең мәктәпләрендә күпчелек предметлардан белем бирүдә  компьютер техникасы һәм башка информацион технологияләр ешрак кулланыла башлады.

         Информатизация белем бирү процессына сизелерлек йогынты ясый. Ул белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә.

Нәрсә соң ул информацион технология?

Белем бирүдә информацион технология – компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы.

         Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр ике төргә бүленә: техник чаралар( компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле  максатта кулланылган программа чаралары.

 Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул мотлак югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итергә тиеш.

Ни өчен туган тел дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары  кулланып дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Шундый сорауларга җавап биреп карыйк.

-         Беренчедән, укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур. Шулай ук

-         шәхес тәрбияләү

-         фикерләү сәләтен үстерү

-         эстетик тәрбия бирү

-         информацион культура тәрбияләү

-          укытуның сыйфатын күтәрү

-         предметара бәйләнеш булдыру

-          укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең  йогынтысы зур.

Эзләнү-тикшеренү өстендә эшләгәндә, укучыларга еш кына иҗади өй эшләре бирәм, яисә реферат, дәрескә өстәмә материаллар алып килергә кушам. Мондый очракта алар үзләре татар телендә булган сайтлардан материаллар эзләп табып әзерләп алып киләләр.

Туган тел дәресләрендә информацион технологияләр укытучыга нинди методик мөмкинчелекләр бирә соң?

-дәрес материалын күз алдына китерү . Мәсәлән, түбән сыйныфларда “Кыш” темасы белән бәйләп килешләрне кабатлап киткәндә, укучыларның күз алдында тәүге  кар бөртекләре пәйда була. Аннан килеш атамаларын бергәләп кабатлап китәбез. Тагын бер мисал итеп карта тәкъдим итәм. Укучылар белән лексикология иленә сәяхәт итәбез. Бу ил төрле өлкәләргә бүленгән. Һәр өлкәгә тукталып, биремне үтибез һәм үткән дәрес материалын кабатлап, яңа темага килеп җитәбез. Укучыларның игътибарын ачылмаган өлкәгә дә юнәлтәбез. Бу киләсе дәрестә өйрәнеләчәк бүлекләр.

-төрле модельләр, таблицалар төзү. Компьютер программасы мөмкинлекләрен файдаланып төрле модель һәм таблицалар төзергә була.

Мәсәлән, морфология бүлеген кабатлаганда курай чәчкәсе формасындагы модельне кулланабыз. Чәчәкнең таҗлары ачылган саен, сүз төркемен кабатлыйбыз. Күрегезчә, мөстәкыйль сүз төремнәре бер чәчәккә җыелган, модельне дәвам итеп ярдәмче сүз төркемнәрен чәчәкнең яфраклары итеп эшләргә мөмкин.

-         үз-үзеңне тикшерү булдыру. Мин тест формасындагы бирем эшләтәм. Аннан соң укучылар экранга карап үз-үзләрен тикшерәләр һәм үз эшләрен бәялиләр.  Шулай ук информацион технологияләр укытучыга

-         индивидуаль белем бирү

-         дифференциаль белем бирү

-         эзмә-эзлекле процессның барышын күзәтү мөмкинчелеге

-         мультимедиа һәм интернет аша зур күләмле мәгълүмат алырга өйрәтү

-         мәгълүматны каталоглар һәм белешмәләр кулланып эшкәртергә өйрәтү

-         укыту процессында кирәк булган материалларны тупларга өйрәтү

-         үзаллы эшне булдыруда ярдәм итә.

Туган телне укыту процесында информацион технологияләр куллану махсус программа чараларнын куллануны күз алдында тота.

-         электрон дәреслекләр. Татар теленнән электрон дәреслекләребез бар. Мин андагы элементларны дәресләрдә кулланам. Укучылар дискка яздырып алып өйдә үзаллы шөгыльләнәләр.

-         контроль ясаучы тестлар. Мондый тестларны дәрес материалына яраклаштырып укытучы да төзи ала. Ә инде укучыларга дифференциаль өй эше биргәндә тест төзеп килергә кушсаң, күп кенә укучылар моны зур теләк белән эшлиләр. Мондый тестларны тематикасы буенча системага салып туплап киләбез.

-         информацион – белешмә программалар( сүзлекләр, энциклопедияләр)

Әзер дискларда сүзлекләр очратканым булмады. Без еш кына кирәк булганда сүзлекләрне интернет челтәре аша табып алабыз.

- күргәзмә программалар (слайд һәм видео-фильмнар) Презентация формасында эшләнгән слайдларны дәресләребездә еш кулланабыз. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә куллану өчен презентацион программалар бик уңайлы.. Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Ибраһимов, Р.Миңнуллин  кебек шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен, грамматиканы өйрәнү өчен эшләнгән әзер презентацион программаларыбыз да бар.

Бүгенге көндә күпчелек мәктәпләрдә күп мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, барлык мәктәпләрдә дә җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Без бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшебездә кулланырга тырышабыз. Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, мондый дәрескә әзерлек укытучыдан күп вакыт та таләп итә.

“Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Туган тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында  урынлы, уйланылып  кулланылган компьютер белән эш  укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.    

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Статья "Компьютерные технологии на уроке родного языка""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по экономической безопасности

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Данный материал рассказывает о необходимости использования на уроках родного языка компьютерных технологий. В настоящее время уже невозможно вести уроки без использования компьютера и интернет-ресурсов. 

Уроки с использованием компьютерных технологий можно подразделить на 2 вида: с использованием компьютера и с использованием интернет-технологий. Для чего я использую компьютерные технологии на уроках:

- для того, чтобы заинтересовать ученика своим предметом;

- для того, чтобы он научился самостоятельно находить нужную информацию;

- чтобы проверить его знания в тестовой форме и т.п.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 702 материала в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.12.2014 621
    • DOCX 35.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галина Венера Минсултановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галина Венера Минсултановна
    Галина Венера Минсултановна
    • На сайте: 9 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 14406
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Информационные технологии в профессиональной деятельности: теория и методика преподавания в образовательной организации

Преподаватель информационных технологий

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 191 человек из 54 регионов
  • Этот курс уже прошли 971 человек

Курс повышения квалификации

Использование нейросетей в учебной и научной работе: ChatGPT, DALL-E 2, Midjourney

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 618 человек из 77 регионов
  • Этот курс уже прошли 956 человек

Курс профессиональной переподготовки

Создание и обеспечение электронного архива с использованием информационно-коммуникационных технологий

Специалист по формированию электронного архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 36 человек

Мини-курс

Современные направления в архитектуре

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Здоровьесбережение и физическое развитие школьников

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологическая экспертиза в юридической сфере: теоретические аспекты

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе