Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Логопедия / Другие методич. материалы / Статья на тему "Сибгат Хәким шигъриятендә Тукай образы"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Логопедия

Статья на тему "Сибгат Хәким шигъриятендә Тукай образы"

библиотека
материалов

Сибгат Хәким иҗатында туган як темасы.

Һәр елның берничә аен шагыйрь Казан артында, туган авылы Күлле-Кимедә үткәрә. Китапларын актарып багыгыз: туган як темасы аның иҗатында буйдан-буйга килә. Шагыйрьнең илһам чыганагы да туган җиргә, аның табигатенә һәм кешеләренә булган мәхәббәт көчендәдер шикелле.

Гади күзәтүче булып кайтмый ул туган ягына. Монда ул бөтен кешене белә, таный һәм һәркем аны белә. С. Хәким авылдашларының бөтен эшләренә якыннан катнаша: мәктәп түбәсенә шифер табарга ярдәм итә, китапханәгә кирпеч китертергә булыша... Аның янына, ярдәм-киңәш сорап, күп кеше килә, берсенең дә үтенечен аяк астына салмый: игътибар белән тыңлый, кулыннан килерлек булса, ярдәмен күрсәтә.

С. Хәким турында сөйләгәндә, бер дә шикләнмичә, ул туган ягын чын ярату белән ярата дип әйтергә була. Аның әсәрләренең тагын бер көчле ягы әнә шунда. Шуңа күрә дә, шагыйрьнең күңел түреннән чыккан эчкерсез шигъри юлларын укыганда битараф калып булмый. Алар сине үз артларыннан ияртәләр.

Шагыйрь таланты туган як темасына йөзгә якын шигырь иҗат итте, шигырьдән шигырьгә авторның хисләре яңа яклары белән ачылдылар: туган якның газизлеге һәм алыштыргысызлыгы, ата-баба гомер кичергән туфракның онытылмас яме, туган нигездәге сагышлар, кадерле һәм изге нәрсәләрне югалту ачысы тормыштан тотып алынган шигъри детальләр ярдәмендә кабатланмас образларга әйләнделәр, укучы күңелендә дә яңгыраш таптылар һәм, иншаллаһ, киләчәк буын укучыларының йөрәгенә дә барып җитәрләр. Лирик геройның “кырлар өстеннән искән җилләргә хәтле сусавы”, олылайган шагыйрьнең туган яктагы өянкеләргә эндәшүе һәм бу лирик эндәшнең күңелләрне нечкәртер дәрәҗәдә самими булуы кемнәрне генә дулкынландырмас икән.

Сибгат Хәкимдә нечкә детальләрдән җыелган туган як сурәте фәлсәфи гомумиләштерүләр белән үрелеп бара, беравык дөнья мәшәкате, тормыш гаме арткы планга күчеп, кайнар хис өстенлекне ала, сурәткә сурәт үрелә, уйга уй тоташа, моңга моң өстәлеп арта.

Шагыйрьнең лирик героен туган якта һәрнәрсә тәэсирләндерә: туган нигездә моңаеп уйлану, су астында калып тигезләнгән һәм мәңгегә кайтмаска югалган туган як болыннары, офыктан офыкка йөгерә торган кыр чәчәкләре, су баскан Ык тугайларына карап сызгырып торган карт йомран, баш очында чыелдап очкан тәкәрлекләр. Әдип аларның һәркайсын тетрәндергеч әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрә, бары тик чын талант күзенә генә чалына торган әдәби детальнең бөтен егәрен эшкә җигә, фәлсәфи гомумиләштерүләр ясый. Экологик проблемалар да, шәхес һәм табигать мәсьәләсе дә, югалган традицияләр өчен әрнү дә чагылыш таба аларда.

Сибгат Хәкимдә туган як темасы туган йорт, газиз әнкәй, сөйгән яр темалары белән тыгыз бәйләнгән. Боларның барысын да бер нәрсә - мәхәббәт, сүнми дә, сүрелми дә торган ярату һәм юксыну хисе берләштерә. “Тыкрык башында иске йорт” шигырендә, мәсәлән, ул күптән тузган туган йортка кайткан лирик геройның хисләрен сурәтли. Кайчандыр гөрләп торган туган йортның ишегалдын әрекмән һәм кычыткан баскан, тузан баскан йорт боек һәм тын тора. Туган йорттагы югалтуларның иң олысы, әлбәттә, ана образы белән бәйләнгән, лирик герой бу образ турында сөйләми диярлек, персонажларның җан үрсәләнүен безгә бары тик аның хәрәкәтләре, капка төбендә үз-үзен тотышы гына хәбәр итә.



Краткое описание документа:

Тукай - һәр буын тарафыннан тигез хөрмәт ителәчәк шагыйрь. Тукай шәхесе Сибгат Хәким иҗатында, бер яктыртучы-тазартучы илаһи көч буларак, шигырьдән шигырьгә күчә килә. Аның үз “Тукай дәфтәре” бар. Тукай аны гомере буе озата килә. Тукай С. Хәкимгә бик иртә кергән. С. Хәким әсәрләрендә Тукай образы күпләрне дулкынландыра. Хәтта сугышлар да С. Хәкимне Тукайдан биздерә алмаган. Татарда Тукай туганы өчен ул бик куана.

С. Хәким “Шагыйрь кем?” дигән сорауга җавапны 73 яшенә җиткәндә Тукайдан таба. Тукай анда үзенең милли рухы белән яши. Шул аны яздыра, шул эчке энергиягә әйләндерә. С. Хәким икенче заманда яшәсә дә, дөньяга ике катлы тәрәзә аша карап яшәгән - Тукай аша. Ул Тукайдан беркайчан да аерылырга теләми. С. Хәким поэзиясендә иң күп очрый торган һәм аның өчен иң кадерле булган бер исем бар. Ул – Габдулла Тукай исеме. 

Автор
Дата добавления 09.12.2014
Раздел Логопедия
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров401
Номер материала 181581
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх