Инфоурок Другое Другие методич. материалыСу анасы артыннан...

Су анасы артыннан...

Скачать материал

Су анасы артыннан

(Габдулла Тукай әкиятләренә таянып язылган көлкеле сценарий)

Су буенда балыкчы” көе уйнала.

1 бала:         Утырабыз дуслар белән

Яр буенда аулакта.                                           

Ә, бәлки, эләгеп куяр

Алтын балык кармакка.

2 бала:         Су буйлары чиста булса,

Үзебезгә күңелле.                                             

Төрле чүп-чар ташлап аны

Пычраталар түгелме?

3 бала:         Таллар һәм чәчәкләр үссен

Ямьле су буйларында.                                    

Кайчан балык чиртер микән –

Шул гына уйларымда.

1 бала:         Су астында тирәндә,

Яши, ди, Су анасы.                            

Шунда яшәгәннәр аның

Әбисе һәм бабасы.

2 бала:         Су анасының бик матур

Бар, ди, алтын тарагы.                           

Бәлки, эләктерер аны

Беребезнең кармагы.

3 бала:         Бик күрәсе килә шул

Су анасы тарагын.                                 

Бәлки, балык әйтеп бирер

Таракның кайдалыгын.

3 бала бии.  “Алтын балык” җыры.  Р. Абдуллин  муз.

Алып баручы:     Бик матур бер җәйге көн.

Өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршысында

Иртәнге дәресен карый.

Чын күңел берлән укый ул

Кат-кат әйтеп һәр сүзен.

Бик озак шунда утырды

Бер дә алмастан күзен.

Ләкин бик талчыкты бала,

Дәрес карап арыды.

Йокы илләренә китеп,

Төш тә күрә башлады.

(Бала укып утырган җиреннән йокыга китә һәм төш күрә башлый. Яр кырында басмада Су анасы утыра.)

Җәй көне, кояш кыздыра,

Шушы эссе һавада

Күрегезче, бер куркыныч

Хатын утыра басмада.

Төнгә каршы ялтырыйдыр

Кулындагы алтын тарак.

Шул тарак берлә утыра

Тузгыган сачен тарап.

Сачләрен үргәч тарап,

Сикерде төште суга ул.

Чумды да китте, тәмам

Юк булды күздән шунда ул.

(Бер яктан Кәҗә б/н Гали керәләр. Гали Кәҗәне өстери, Кәҗә киреләнә.)

Гали:           Әйдә әле, кәҗә, өйрән син,

Арт аягың берлә тор.

Аума, аума, туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр.

Менә яхшы, булдырасың,

Хәзер сүземне тыңла.

Әнә шул алтын таракны

Су анасыннан урла.

(Кәҗә таракны урлап кача.)

Алып баручы:Як-ягында һич кеше дә

Юклыгын белде дә ул,

Чапты урманга, таракны

Тиз генә элде дә ул.

Күрми ул алны вә артны,

Әй чабадыр, әй чаба.

Ашыга, тирли, пешә

Һәм кып-кызу утта яна.

Су анасы:   Тукта, тукта,

Кая чабасың син, карак!?

Ник аласың син аны?

Ул бит минем алтын тарак!

-Кайда минем тарагым?

Чәчне ничек тарармын?

Тапмасам мин таракны ,

Инде ямьсез каламын.

(Машинасын сигнализациягә куеп, бер яктан Былтыр керә. Су анасын күрү белән куркуыннан кычкырып җибәрә.)

Былтыр:     Ааааааа! Нәрсә бу? Качкынмы, җенме,

Я өрәкме? Нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез

Әллә нинди нәрсә бу!!!

Су анасы:   Бер дә шикләнмә, егет, син,

Мин түгел карак-угъры.

Су анасы бит мин, әллә

Танымый торасыңмы?

(Былтыр аптырашта )

Һич сине куркытмасыннар

Шайтаннар, җен һәм убыр.

Барчасы юк сүз, аларның

Булганнары юктыр гомер.

Җен, фәлән дип сөйләшүләр

Искеләрдән калган ул.

Сөйләве яхшы, күңелле –

Шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган

Сахралар, кырлар да юк.

Шайтан асрап ята торган

Калын урманнар да юк.

Галинең кәҗәсе килеп,

Урлады тарагымны.

Шул таракны табарга

Булыша алмассыңмы?

Былтыр:     Хәзер, хәзер...     (кесәсеннән телефон чыгара.)

Алло, привет, Шүрәле брат,

Чыкты бит проблемалар.

Монда Су анасының

Тарагын урлаганнар.

Связьләреңне тап та, давай,

Шалтырат туганнарга.

Яңалыклар булу белән,

Дозвон ясарсың миңа.

(Су анасына). Әйдә, тынычлан бераз. Урманда йөреп килик.

(Былтыр Су анасын тынычландыра, алып чыгып китә).

“Карурман” көе ишетелә

Алып баручы. Гомере буе халкым моңлы булган,

                            Гармуннарын сузып уйнаган.

                            Күңеле һәрчак моңлы булган,

                            Күзләрдән утлар уйнаган.

                           “Карурман”ны сузып җырлаган ул,

                            Ә күңеле кара булмаган.

                            Биеклекне максат итеп куйган,

                            Якты уйлар гына уйлаган.

(Кәҗә килеп чыга)

Кәҗә:           Эч поша, яна йөрәк,

Хәсрәт эчендә, уйда мин.

Ичмасам Сарык та юк бит,

Тик икәү без, тарак та мин...

(Кычкыра-кычкыра Сарык килеп керә. Бик матур киенгән, гламурная. Бер-берсен күргәч, шатланышалар)

Сарык:       Привет подружка!

Кәҗә:           Привет подрушка!

Бергә:           Мәәә-мәәә. (Кочаклашалар, күрешәләр.)

Сарык:       Как дела, подружка! А ты знаешь, я новую шерсть отрастила, прическу сделала…

(Кәҗә сарыкны бүлдерә һәм кайгысын сөйли башлый)

Кәҗә:           Слушай, сарык, төште башым кайгыга.

Минем башым гел мәшәкатьләр таба.

Сарык:       Нәрсә, тагын бүре башы таптың мәллә,

Орбит кебек бер күрүдә йоттың мәллә?

Кәҗә:           Юк ла инде, һаман орбит шул башыңда,

Менә кара, алтын тарак бит кулымда.

Тиле Гали котыртты бит кырын эшкә,

Бара торгач, килеп чыктым шушы төшкә.

Гали дә юк, юк чишелеш бу мәсьәләгә.

Зинһар, Сарык, коткара күр, ни эшләргә?

Сарык:       Әй, йөрисең кычытмаган җирең кашып,

Гали әйткән һәрбер сүзгә син ышанып.

(Бераз уйлаганнан соң.)

Әһә, булды бу, әйдә, киттек ломбардка,

Бу сорауга җавапны табарбыз шунда.

«Кырлай « дигән симфоник поэмадан (Н.Җиһанов көе) өзек яңгырый. Арткы планда урман күренеше. Күбәләк очып керә. Кулына кәрзин тоткан кыз Күбәләкне тотарга тели.

Бала белән Күбәләк” керә.

Бала:                     - Нинди матур Күбәләк!

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

Күбәләк:               Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уй
ныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн
 генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!

Алып баручы:       Китте болар, бара, һаман бара,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар, күпме баргач, Алла белә,

Каршыда ят әллә нәрсә күрә.

Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетыннан бер көй ишетелә. Бии-бии  Шүрәле керә.

(Кәҗә белән Сарык барган җирләреннән Шүрәлегә юлыгалар. Ә Шүрәле урманда күбәләк тотып йөри торган була.)

Кәҗә белән Сарык:      Сиңа бездән ни кирәк?

Шүрәле:      Бер дә шикләнмәгез сез,

Мин карак-угъры түгел.

Юл да кисмимен, шулай да

Бик үк тугры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне 

кытыклап үтерәм.

Мин әле, күргәч сезне, 

Шатлыгымнан үкерәм. 

Ха-ха-ха!!!

Тик кытыкларга яратылгандыр

Минем бармакларым.

Булгалыйдыр кытыклап,

Адәм үтергән чакларым.

(Кәҗәгә бармакларын селкеп күрсәтә. Кәҗә куркуыннан аңын югалтып егыла.)

Сарык:       Әйдә әле, Шүрәле дус,

Сөйләшик без болай:

Миңа – Кәҗә, сиңа – тарак,

Безгә уңайлы шулай.

Мин Кәҗәне алыйм да

Без дальше китик.

Син безне, без сине

Күрмәгәндәй итик.

Шүрәле. Әйдә,  иң элек бер җырлап бирегез әле миңа.

Җыр.

(Сарык Шүрәлегә таракны бирә, кул биреп килешәләр. Кәҗәне атландыра да чыгып китә.)

Шүрәле: (Былтырга шалтырата )       Алло, Былтыр дускай,

Таптым бит мин теге таракны.

Тик тотып калып булмады

Шул каракны.

Урмандагы аланлыкка килерсең син,

Шунда очрашырбыз, көтәрмен мин.

Пока!  (Китә).

Кәҗә. Сарык! Ә нәрсә анда ялтырый?

Сарык. Әйдә, Кәҗә, шунда барыйк, төнне шунда куныйк.

Кәҗә. Азрак анда җылыныйк.

 (Кәҗә белән Сарык ут янына киләләр, анда бүреләр утыра).

Бүреләр. (Бергә) Менә бу шатлык? Кемнәр безгә килделәр? (Шатланалар).

Кәҗә белән Сарык. Исәнмесез, монда җылыныйк әле.

I бүре. Әйдәгез, түрдән узыгыз!

II бүре. Без бик шат!

III бүре.  Менә, ит үзе килде!

IV бүре.  Хәзер без сезне ашыйбыз.

Бүреләр җырлый.

Әй, дускайлар, дускайлар

Кемнәр килгәннәр безгә?

Кәҗә белән сарык ич бу,

Әйдә, узыгыз түргә.

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

Кәҗә белән Сарык (куркынып). Юк-юк, ә бездә ит бар.

Кәҗә. Сарык, чыгар теге бүре башын.

Сарык. Кайсысын?

Кәҗә. Беренчесен.

Сарык. Менә сезгә бүре башы.

Кәҗә. Юк-юк, зурысын бир.

Сарык. Менә бик зурысы.

(Бүреләр куркыша).

 I бүре. Мин хәзер су алып киләм (Китә).

II бүре. Мин утын алып киләм(Китә).

III – IV бүре. Без аларга булышабыз (Китәләр).

Кәҗә (шатланып): Менә, Сарык абзый, тапкырлык белән хәйлә Бүреләрне дә өркетә икән. Болай булгач, бу Бүре башын үзебездән калдырмыйк инде.  (Уйланып) Ни өчен соң әле без Шүрәлегә алтын таракны бирдек?!

Сарык: Сакалбай, мөгезең дә шәп! Акылың да бар! Синең белән юлга чыксаң да була икән!

Кәҗә: Сарык абзый, син үзең дә бик тиз эләктереп алдың. Капчыкта Бүре башы уникеме? (көлә) Әйдә, рәхәтләнеп ашап алыйк. Ял итәрбез. Хәзер Бүреләр бу якка борылып та карамыйлар инде.

Сарык (читтә яткан капчыкны ачып): Сакалбай! Сакалбай! Бер капчык ярма! Менә байлык! (сикергәли)

Кәҗә (исе китеп): Менә табыш! Әллә әби белән бабай янына кайтабызмы? Ботканы да алсак, безгә күпмегә җитә ул. Аннан, язга да күп калмый.

Сарык: И Сакалбай, мин аларны сагынып та өлгергән идем инде. Әйдә, сөендерик үзләрен, таң атканчы кайтып та җитәрбез. Хәзер, нигәдер, караңгысы да, урманы да куркыныч түгел. Кайтыйк, ботканы да бергәләп, өйдә ашарбыз.

Кәҗә: Кузгалыйк. И, сөенер инде әби. Бигрәк елап калды бит. (Капчыкларны өстерәп, казанны күтәреп чыгып китәләр).

(Аланлыкка Былтыр белән Су анасы килеп керә. Шүрәле белән кочаклашып күрешәләр.)

Алып баручы:    Күрештеләр якын дуслар, очраштылар,

Берсен-берсе күреп, озак кочыштылар.

(Яннарыннан Кәҗә белән Сарык үтеп китә.)

Сарык белән Кәҗә генә һаман йөри.

Адашыпмы, саташыпмы, беркем белми.

Су анасы:   Менә бит ул, минем алтын тарак кайда!

Шүрәле:    Синең өчен эзләп таптым бая.

Су анасы: Әй, дусларым,

Байлыкта бит түгел бәхет.

Ялгыз җанга рәхәт бирми алтын тәхет.

Бәхетемне эзләп таптым мәхәббәттә,

Эчкерсезлек, әдәп һәм хөрмәттә.

Су анасы. Карагыз әле, мин урманда йөргәндә бер кәгазь таптым. Анда менә ниләр язылган. Әйдәгез, бергәләп шушы сорауларга җавап эзлик әле.

Шүрәле: Кара әле, минем бер рәхәтләнеп җырлыйсым килеп китте.

Җыр.         (Су анасы, Шүрәле, Былтыр җырлыйлар).                

1. Урман буйларына менәм

Урман буе ямьлегә.

Бир кулыңны. Мин дә бирәм

Дус булырга мәңгегә.

                            2. Алма бакчасына кереп

Алма ашыйсым килә.

Син минем дус, мин синең дус

Булып яшисем килә.

                                      Кушымта:Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым,

Син бит минем якын дустым,

Менә сиңа куш кулым.

Алып баручы.             Шүрәлеләр озын бармакларын
Бүрәнәгә хәзер кысмыйлар,
Былтыр белән бик дус хәзер алар,
Берсен-берсе ашка кыстыйлар.
Су анасы бәйрәмеңне котлап,
Бүләк итә алтын тарагын.
Күптән инде гафу итте ул да
Су коенып йөргән карагын.
Кәҗә белән сарык сине котлап
Бүре башы җыя урманнан.
Бик күп булган инде, көч-хәл белән
Өстериләр, абау кит аннан.
Бар да синең бәйрәмеңә җыена,
Арт аякта тора Акбаең.
Җиһан
 күмелә “Кошчык”җырына,
Сине котлый кабат
 ак каен.

Бала. Менә мин нинди матур төш күрдем. Күңелемдә тагын шигъри юллар да туды. Сез дә тыңлагыз әле, дусларым.  

Тау битендә җиләк пешкән чаклар,

Яңгырлар да ява вакытында.

Су анасы чәчен тарый һаман,

Шүрәлесе һаман акыра.

                   Кәҗә – сарык бәхет эзләп йөри,

Капчыкларын асып аркага:

Тормыш дәвам итә – яши Тукай,

Яши мәңге безнең арада.

Пар атлары җитез җилдерәләр –

Ишетелә тояк тавышы.

Күпме еллар, юллар үтелсә дә,

Онытылмый җанда сагышы.

Бөтендөнья татарлары бергә

“Туган тел”не җырлый моңланып.

Тукай яши, Тукай ул мәңгегә

Йолдыз булып янар нурланып!

Бергә. “Туган тел” җыры

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Су анасы артыннан..."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Маркетолог

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Су анасы артыннан

(Габдулла Тукай әкиятләренә таянып язылган көлкеле сценарий)

Су буенда балыкчы” көе уйнала.

1 бала:Утырабыз дуслар белән

Яр буенда аулакта.

Ә, бәлки, эләгеп куяр

Алтын балык кармакка.

2 бала:Су буйлары чиста булса,

Үзебезгә күңелле.

Төрле чүп-чар ташлап аны

Пычраталар түгелме?

3 бала:Таллар һәм чәчәкләр үссен

Ямьле су буйларында.

Кайчан балык чиртер микән –

Шул гына уйларымда.

1 бала:Су астында тирәндә,

Яши, ди, Су анасы.

Шунда яшәгәннәр аның

Әбисе һәм бабасы.

2 бала:Су анасының бик матур

Бар, ди, алтын тарагы.

Бәлки, эләктерер аны

Беребезнең кармагы.

3 бала:Бик күрәсе килә шул

Су анасы тарагын.

Бәлки, балык әйтеп бирер

Таракның кайдалыгын.

3 бала бии. “Алтын балык” җыры. Р. Абдуллин муз.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 233 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.06.2015 1038
    • DOCX 94.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Кутдусова Венера Хабировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Кутдусова Венера Хабировна
    Кутдусова Венера Хабировна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 26203
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Мини-курс

Искусство и техника: совершенствование в художественной гимнастике

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Творческие возможности в мире фотографии и медиа

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 411 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 45 человек

Мини-курс

Продажи и самопрезентация в социальных сетях

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 108 человек из 38 регионов
  • Этот курс уже прошли 21 человек