Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / "Сугыш чоры балалары" темасына эзләнү-тикшеренү эше
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

"Сугыш чоры балалары" темасына эзләнү-тикшеренү эше

библиотека
материалов

23


Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре

9 нчы урта гомуми белем мәктәбе”

Муниципаль автоном гомуми белем учреждениесе








Сугыш чоры балалары”

темасына эзләнү – тикшеренү эше.





Эшне үтәделәр:

5нче сыйныф укучысы Төхвәтуллина Гүзәл Марат кызы,

10 нчы сыйныф укучысы Төхвәтуллин Айнур Марат улы.




Җитәкче: Бикиева Лизия Вәзир кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.




2015 нче ел

Эчтәлек


  1. Кереш 3

2. Төп өлеш 5

2.1 Кем ул сугыш баласы. Без авыз тутырып, әти, - дип әйтә алмадык. 5

2.2 Әбием тормышы - үзе бер батырлык 6

2.3 Сания әби сөйләгән хатирәләр. әби 7

2.4 . “Сугыш җимерекләрен дә без төзәттек,” – дип искә ала

Розалия әби. 7

2.5 “Ир – атлар гына эшләргә тиешле бу авыр эшләрне җыр белән җиңеләйтә идек,” – ди Фәйрүзә әби . 8

2.5 Халкыбызның киләчәккә ышаныч белән каравы, туган җиренә, туган

иленә булган мәхәббәте Бөек Ватан сугышында җиңүгә китергән 9

3. Йомгаклау 12

4. Файдаланылган әдәбият 14

5. Кушымталар 15

5.1 Кушымта №1 15

5.2 Кушымта №2 16

5.3 Кушымта №3 17

5.4 Кушымта №4 18

5.5 Кушымта №5 19

5.6 Кушымта №6 20

5.7 Кушымта №7 21








Кереш



Халкыбызның Бөек Ватан сугышында Фашистлар Германиясен һәм аның союздашларын җиңүенә 70 ел булды. Шул уңайдан эзләнү - тикшеренү эшебезне сугыш елларында тылда эшләгән хатын-кызларыбызга багышларга булдык.

Без чишәргә теләгән төп проблема - яшь буынның фашист илбасарлары китергән әфәтнең тирәнлеген, өлкән буынның ил азатлыгы өчен фашизмга каршы көрәштә нинди корбаннарга баруын аңлап бетермәве.

Фәнни – эзләнү эшенең максатлары һәм бурычлары:

  1. Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның тылда күрсәткән

тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән танышу;

  1. Төбәктә яшәүче хезмәт ветераннары белән очрашулар үткәрү;

  2. Буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту;

  3. Фәнни – эзләнү эше белән шөгыльләнү.

Фәнни – эзләнү эшенең актуальлеге:

  1. Сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы җимерекләрне төзәтү авырлыкларын кичергән, намуслы хезмәт белән көн күргән тыл ветераннарын олылау, хөрмәтләү;

  2. Тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү.

Чөнки дәһшәтле сугыш елларында әби – апаларыбыз кичергән ачы язмыш беркайчан да онытылмаска тиеш һәм шул ук вакытта кабатланмасын иде, дибез.

Әйе, Бөек Ватан сугышы, кешелек дөньясына иң зур югалтулар, бәла-казалар алып килә. Сугыш тәмамлануга 70 ел узса да, өлкән буын вәкилләребез күз яшенең кипкәне, сугыш китергән күңел яраларының әле дә төзәлгәне юк. Без моның шулай икәненә сугыш башланганда 5-14 яшьләрендә генә булган, бүгенге көндә 75, 80, 85 яшьлек әбиләребез белән очрашып аралашкач, тагын да тирәнрәк аңладык.

Дөрестән дә, алар сөйләгәннәрне тыныч күңел белән генә тыңлап булмый, күзләр үзеннән - үзе яшь белән тула. Ярым ач килеш, көнне төнгә ялгап, бернәрсә белән дә исәпләшмичә, башта тизрәк җиңү килсен дип, сыер җигеп, сука сукалаганнар, карлы-бозлы юллардан җилкәләренә асып, я булмаса чана тартып, чәчүлек орлык ташыганнар, урман кискәннәр, аны үгез җигеп ташыганнар, ә кичләрен күз нурын түгеп, сукыр лампа яктысында фронттагылар өчен оекбаш, бияләй бәйләгәннәр. Инде сугыш бетеп Җиңү килгәч тә, сугыш җимерекләрен төзәтүне үз җилкәләрендә күтәрә алар.

Үзебезнең Нурлат районының төрле авылларында гомер кичерүче тыл ветераннары белән очрашу турындагы истәлекләрне эшебезнең төп өлешендә дәвам итәбез. Алар барысы да безне якты йөз белән каршы алдылар, үзләренең хатирәләре белән бүлештеләр. (Кушымта №1) Бүгенге көндә хөкүмәтебезнең кайгыртуын тоеп, яшәүләренә шатлануларын белдерделәр. Шул ук вакытта аерым кешеләр тарафыннан ветераннарга карата шәфкатьсезлек күрсәтелүе, халкыбызның туган илебезне фашист илбасарларыннан , коллыктан коткаруын инкарь итеп, бүгенге яшьләрнең фашистик оешмаларга оешуларын, төрле тәртипсезлекләр оештырып йөрүләрен ишетеп йөрәкләренең әрнүе турында да сөйләделәр. Алар: “Без, төрле милләт кешеләре бердәм булып яшәдек. Киләчәктә дә шул бердәмлек югалмаса иде,”- диләр.












Төп өлеш.


Кем ул сугыш баласы?


Тормышыбыз гөрләп чәчәк аткан

Шундый рәхәт, тыныч заманда

Хәтерләрдә әле сугыш чоры,

Төшкә керә афәт һаман да.

Ф. Хөснетдинов.

Без авыз тутырып, әти, дип әйтә алмадык”

( Кушымта №2)

Ил һәм Татарстан халкы белән берлектә Нурлат районы халкы да җиңү көннәрен якынайту өчен сугыш вакытының катгый таләпләренә буйсынып яши. Безнең Нурлат районыннан сугышка 15 меңнән артык кеше китә, аларның яртысыннан артыгы яу кырларында башларын сала. Авыр сугыш авыл халкына көн дә кайгы китерә тора. Фронтта батырларча сугышкан уллары үлеп, аларның үлү хәбәре килгән фронтовик гаиләләрендә гомерлек кайгы, ачы хәсрәт хөкем сөрә.-Сугыштан килгән хатларны бергәләшеп укый идек. Исәннәр өчен шатланып, публик хатлары алучылар белән бергә кайгыра идек. Ә андый хатлар авылга бик күп килде,- дип искә алалар Хөсния әби белән Зәйтүнә әби.- Без авыз тутырып “әти” дип әйтә алмадык, - диләр күз яшьләрен яшермичә.

-Безнең әти Армиядә-

Кайтыр әле үлмәсә.

Военкомат өстәленә

Публигы килмәсә.

Килде шул, килде әтиебезнең публиклары. Башка бик күп солдатлар белән яу кырында мәңгелеккә ятып калдылар алар.



Әбием тормышы - үзе бер батырлык.

(Кушымта 3)

Минем әбием, Тәҗетдинова Маһибә Габдрахман кызы да, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән кеше. Ул 1926 елның 25 июнендә Әлмәт районы Иштирәк авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Балачагы, яшьүсмер чоры, яшьлек еллары шул авылда үтә. Күрше авылга йөреп белем ала.

Бөек Ватан сугышы башланганда әбиемә 15 яшь була. Әбиемнең әтисе 1941 елда сугышка китә. Әбием хатирәләре буенча, бабай Ленинград фронтында дошманга каршы көрәшә. Кызганычка каршы, ул туган авылына, үзенең гаиләсе янына кире әйләнеп кайта алмый. Фашистларга каршы көрәштә, сугыш кырында һәлак булып, мәңгелеккә ятып кала.

Озак та үтмичә әбиемнең әнисе дә вафат була. Алар өч бала ятим калалар. Өлкән бала буларак тормышның бөтен авырлыгы әбием җилкәсенә төшә. Энеләре - 7 яшьлек Фәйзрахманга һәм 4 яшьлек Вәгыйзгә җитди әти дә, кайгыртучан әни дә, яраткан апа да булырга туры килә аңа. Әйе, энеләренә күрсәтмичә генә әче күз яшьләрен әз түкми ул. Җиңүгә, якты киләчәккә ышаныч тырыш, сабыр, туган җанлы әбиемә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Нечкә күңелле, рәхимле әбиемнең күңел җылысы авыр тормышлы, ишле гаиләле күрше сабыйларына да җитә, алар белән өйдә булган ризыкны да бүлешә.

Сугыш елларында ул колхозда бригадир вазифасын үти. Билгеле, ул вакытлар беркем өчен дә җиңел булмый. Һәркем үзен аямыйча иртәдән кичкә кадәр колхоз кырларында, терлекчелектә хезмәт куя. Үзләре үстергән игенне, кич утырып бәйләгән оекбаш – бияләйләрне фронтка озата баралар. Шулай көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килә.

Әбием Җиңү хәбәрен колхоз эше белән район үзәгенә баргач ишетеп кайта. Авыл халкы көтеп алган Җиңү бәйрәмен үткәрә. Җиңү шатлыгы алда торган авырлыкларны җиңәргә, сугыш җимерекләрен төзәтергә көч бирде, ди әбием. Сугыштан соңгы елларда да колхозда зур хезмәт куярга туры килә аңа. 1960 елда ул күрше Чулпан авылына килен булып төшә. Үзенең биш баласы белән бергә тагын ике ятим баланы тәрбияләп үстерә.

Минем әбием “Ана”, “Хезмәт ветераны” медальләренә лаек кеше. Ул сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы җимерекләрне төзәтү авырлыкларын кичерә, намуслы хезмәт белән көн күрә, авылдашларының, туганнарының тирән ихтирамын яулый. Ярдәмчел, уңган, туры сүзле, саф күңелле, шәфкатьле яраткан әбиемә булган хөрмәтем күңелем түрендә һәрвакыт сакланыр.

Сания әби сөйләгән хатирәләр.

( Кушымта №4)

Бүгенге көндә Якты Күл авылына тоташып диярлек урнашкан Тукай авылында гомер кичерүче Сания апа Низаметдинова сугыш елларын, сугыштан соңгы елларны еламыйча искә төшерә алмый. Без күргәннәрне Аллаһы Тәгалә башка беркемгә дә күрсәтмәсен, ди ул. Сугыш башланганда алар алты балалы гаилә: иң олысына - 12 яшь, иң кечесенә - 1яшь була. Әтиләре Мирзаһит абый 1941 нче елның көзендә сугышка китә, ә 1942 нче елның мартында үлгән хәбәре килә. Сугыш китергән кайгы шул рәвешле үзенең бөтен авырлыгы белән сабыйларның ныгып та җитмәгән җилкәләренә төшә. 1942 нче елның маеннан 1950 нче елга кадәр колхозның дуңгыз, бозау һәм сарык көтүләрен көтәләр алар. Кышын урман кисү; җәен печән чабу, чөгендер эшләү; кичләрен оекбаш, бияләй бәйләү - барысы да шулай тиеш дип кабул ителә. Чөнки тизрәк сугыш бетсен иде дә, тормышлар җайлансын иде дип тырышалар.

Сеңлем Затия белән утызар-кырыгар пар бәйли идек, бармаклар уелып бетә иде”, - дип искә ала ул, “Колхозның ашлык көлтәләрен кыш көне суга идек тә, амбарга тапшыра идек. Бригадир бер уч бодай бирми иде. Үзәкләребез өзелеп кайтып китә идек. Бодай саламын өйдә мичкә ягар өчен алып кайта идек. Туйганчы ашарга ризык, өскә кияргә кием юк . Аякта чабата.”

Сугыш җимерекләрен дә без төзәттек,” – дип искә ала Розалия әби.

( Кушымта №4)

Розалия әби Яруллина белән Шәрипова Гөлҗиһан әби дә тумышлары белән Якты Күлдән булмасалар да сугыш китергән авырлыкларны зур түземлек белән авыр хезмәт аша үз җилкәләрендә татыйлар. Розалия әби Куйбыш өлкәсе Совет Нурлаты авылыннан. Ул иптәш кызы Морзаханова Фәрбизә белән молотилкага көлтә биреп торучы була. Бу бик җаваплы эшкә теләсә кемне куймыйлар. Бары нык, җитез, төгәл кеше генә бу эшне башкара ала. Розалия әби шулай ук ЧТЗ тракторына тагылган себерке артына да баса. “Кайвакыт тимер себеркене рәтләү өчен күтәрергә туры килә иде, еш кына себерке үземне дә өстерәп алып китә, ничә сөйләсәң дә кыз бала ир-ат түгел инде”.

Сугыш җимерекләрен дә без төзәттек, - дип сүзен дәвам итә ул. - Саман (фермалар төзү өчен кирпич) суктык, үгез белән урман ташыдык, коровник төзедек. Кичләрен кызлар белән җыелышып кул эшләре башкара идек, “Йөзек салыш” уеннары уйный идек. Авырлыклар безне чыныктырды, сыгылмаска өйрәтте. Бүгенгедәй хәтеремдә, 1949 нчы елның июнь аенда үгезләр белән урманга киттек: 5 үгез, 2 ат, 5 кыз, 2 ир-ат. Мәүлетов Фатих(1930), Багаутдинов Минзаһит (1934), Хасанова Мәймүнә (1930), Усманова Нәфисә (1929), Гафурова Нәгыймә (1932), Маняпова Сабира (1931) һәм мин. Без үгезләр белән 30 чакырым городок дигән авыл янындагы урманнан бүрәнә төяп чыктык. Юлда бик зур тау бар, шуннан безнең үгезләр менә алмый. 3 кеше тартып менәбез. Башта берсен, аннары икенчесен , шулай алып менеп бетәрәбез. Зәпкә җиткәч, яңгыр яуды. Әле тагын 15 чакрым кайтасы бар. Әзрәк туктап ял иттергәч, тагын юлга кузгалдык. Кайтканда, арбаның күчәре сынып, бүрәнәләр таралды. Ничек Алла ярдәм итте: зур – зур имәннәрне башта көпчәккә куеп, аннары олауга салдык. Аллага шөкер! (Колхоз бу бүрәнәләрне сатып кирәк – ярак ала иде). Ләкин кызулык белән сизелмәгән, иртәгесен мин тора алмадым. Йөрәк тамыры киңәйгән дип больницага салдылар, шуннан йөрәгем зәгыйфь калды. Билгеле шифаханәдән чыккач, авыл хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт итүне дәвам иттем.



Ир – атлар гына эшләргә тиешле бу авыр эшләрне җыр белән җиңеләйтә идек,” – ди Фәйрүзә әби.

( Кушымта №5)

Без бертавыштан :

- Салам ягып кына мич җылынамы инде?- дип әйтеп куйдык, аптырап.

- Әйе, балакайларым, шулай маташа идек инде, тирестән кәҗәк суга идек. – дип сүзгә кушылды Яруллина Фәйрүзә әби. Менә мин 1941 – 1943 нче елларда Яңа Иглай мәктәбенә укырга йөрдем. Мәктәптән кайтканда, мичкә ягарга дип, кырдан кипкән әрем, алабута сабаклары җыеп кайта идем. Җиденче классны бетергәч безне “тридцать пятый” дигән җирдән чәчү орлыгы ташырга куйдылар. Җәяү, күтәреп ташый идек. Кырны башта үгезләр җигеп, сөрә идек, күп вакыт көрәк белән казыйбыз. Басуның бер генә аршынын да чәчмичә калдырырга хакыбыз юк.

Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! Сыер җигеп, кул белән чәчкән җирне каплыйбыз – орлыкны күмдерәбез. Бүгенгедәй хәтеремдә: кул белән ашлык чәчүче - Хәйруллин Хәсән бабай, үз сыеры белән кырга орлык китереп торучы – Хәсәнова Минҗамал һәм орлыкны күмеп баручылар - Әхсәнова Әминә белән мин бер бөтен булып эшли идек. Җиңү хәбәрен дә кырда чәчү вакытында ишеттек. Шатлыгыбызның чиге булмады. Ниһаять, тормыш җиңеләер кебек тоелды. Ләкин авырлыкларның чиге юк кебек иде. Авылның типсә тимер өзәрдәй ирләре – кайсы сугыш кырында үлеп калды, кайсы хәбәрсез югалучылар исемлегендә, исән кайтканнарының да күбесе инвалид – хезмәткә яраксыз булып кайтты. Тракторлар юк. Ат урынына һаман үгезләр, сыерлар белән җир сөрү, йөк ташу гадәти күренешкә әйләнде.

1948 нче елда җирләрне сөрдерү өчен Камбродтан колхозга трактор алып кайттылар, - дип сүзен дәвам итә Фәйрүзә әби. - Аның урынына безне - унлап яшь кешене Камбродка эшкә җибәрделәр. 3 ай буена таш чыгардык, урман ташыдык. Ир – атлар гына эшләргә тиешле бу авыр эшләрне җыр белән җиңеләйтә идек.

Сандугачлар сайраса,

Сагынуларга түзәр идем

Йөзләрем саргаймаса.

Ике метр ефәк җитә

Чәчләремне үрергә.

Бернигә дә мохтаҗ түгел,

Мохтаҗ сезне күрергә.

Чәчем озын үрәлмим,

Лентам кыска бүләлмим.

Ай белән кояшны күрәм,

Ә сезләрне күрәлмим.

Бара торган юлым ерак,

Барып җитәлмәм инде.

Сынды сабыр канатларым,

Сабырлык бир Тәгәл Алла.

-Кая бардың? – дип сорадым,

Сандугач баласыннан.

Ул да шулай минем кебек

Аерылган анасыннан, - дип өздерә идек.

Ә менә Сатдарова Вәсимә әбигә сугыш башланганда 11 яшь була. Ул үзенең олыларга ияреп якын урманнарга зелпе куагының тамырын тартырга йөргәнен искә төшерде:

- Шул тамырның кабыгын салдырып тапшыра идек. Аны камералар ясау өчен кулланалар, дип сөйләгәннәре истә, -ди Вәсимә әби. - Кырда плугар булып эшләдем, 5 ел урман кисүдә катнаштым. 60 километр ераклыкта урнашкан Чулпан урманын кистек: 2 кеше кисә, 2 кеше чистарта. Шулай төркем – төркем эшләдек. Мин аударган агачларның ботагын чаба идем. Бригадир “Плотник булырсың әле, ботакларны бигрәк оста чабасың, “ – дия иде. Урманга илтүен илтәләр иде, ә ашарга ризык беткәч, үзебез җәяү кайта идек. Бишәр кием чабата туза иде. Авырлыкларны җиңә-җиңә Аллаһ Тәгалә ярдәме белән бүгенге матур тормышны күрү бәхетенә дә ирештек.

Халкыбызның киләчәккә ышаныч белән каравы, туган җиренә, туган иленә булган мәхәббәте Бөек Ватан сугышында җиңүгә китергән.

(Кушымта 6 ) Бүгенге көндә Югары Нурлат авылында килене Мәрбия апа тәрбиясендә гомер кичерүче Туктамышева Миннеруй Гыйлметдин кызы 1928 нче елның 13 июнендә колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. ( Кушымта №5)

Алтынчы бала булып туа. Биш яшендә фаҗига була.Урак машинасына сул аягы эләгеп киселә, чөнки әнисенә ияреп колхоз эшләренә йөри, өйдә калырга мөмкинлек булмый. Шул көннән башлап ΙΙ группа инвалид булып яши. Бөек Ватан сугышы башланганда 14 яшендә була. Сугыш башланганын радиодан ишетеп белә. Әтисе 1941 елның июнендә үлеп китә. Яшь вакытында чигү чигеп, оекбаш бәйләп, шулай ук колхоз эшләрендә дә эшли. Тормышлары бик авыр була. Әнисе дә пешекче булып та, атлар караучы булып та эшли. Иглай мәктәбендә җиде класс белем ала. Партия һәм совет активистлары рәтенә баса. Хатын-кызлар советы председателе була. Миннеруй апа: “Халык арасында агитмасса чараларын үткәрү, аңлату эшләре алып бару -яңарак кына төзелгән күмәк хуҗалыкка ышаныч белән карауда, аны үстерү һәм ныгытуда зур роль уйнады. Әлбәттә, ялкынлы сүзләр белән генә түгел, ә шәхси хезмәт белән дә үрнәк булырга тиеш идек, -дип искә ала. - Халкыбызның киләчәккә ышаныч белән каравы, туган җиренә, туган иленә булган мәхәббәте Бөек Ватан сугышында җиңүгә китерде.”

Бөек Ватан сугышында катнашып, инде сафлары сирәгәйгән, бу тыныч көннәрне безгә алып килгән ветераннарыбызга, сугыш кырында ирләрен югалткан тол әби-әниләребезгә исәнлекле гомер, тыныч картлык телисе килә, - ди безгә тыл ветераны.

Без дә моннан соң беркайчан да сугыш булмасын, балалар ятим калмасын. Күгебез һәрвакыт аяз, кояшыбыз якты, күңелебез тыныч, илебез имин булсын иде дип телибез.



Йомгаклау

Әйе, бу җиңү безгә бик кыйммәткә төшә. Безнең Нурлат – Октябрь районы үзенең 15 меңнән артык асыл егет һәм кызларын фронтка озата. Күпме ир-егетен яу кырына озатудан тыш, сугыш елларында фронтны, үз авызыннан өзеп, ашлык, кием-салым белән тәэмин итеп тора авыл! Бөтен авырлык хатын-кыз, бала-чага җилкәсендә. Үзләре ачка шешенсә дә, алар һәр килограмм ашлыкны дәүләткә озата. Сугыш чорында Татарстандагы һәр гаилә, һәр авыл әнә шулай фронт өчен дип яши, сугыш михнәтен кичергән нарасыйларны үзенә сыендыра. Украина якларыннан эвакуацияләнгән халык безнең Нурлат-Октябрь районында да сыену урыны таба. Халык бер булып, бердәм булып яши.

Йомгаклап әйткәндә, ак яулыклы әбиләребез белән аралашканнан соң, без, зур кыенлыкларга да карамастан, Нурлат районының Бөек Ватан сугышы чорында фронтта да, тылда да дошманны тар-мар итүгә лаеклы өлеш кертүе турында тирәнтен таныштык. Әбиләребезнең хәтирәләрен без йөрәгебез аша үткәрдек һәм тыныч тормышның кадерен белергә өйрәндек. Алынган мәгълүмат белән башкаларны да таныштыру мөһим дип саныйбыз. Чөнки хәзерге тыныч, бәхетле тормышыбыз белән без сугыш һәм тыл ветераннарына бурычлы. Ватан азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда һәлак булган, тылда, станок артында җиңү хакына армый-талмый корал ясаган, колхоз кырларында көне-төне эшләп, күз яше һәм әче тир тамызып, икмәк үстергән ветераннарны - әби-бабайларыбызны, апа-абыйларыбызны, аларның тиңдәшсез каһарманлык үрнәкләрен, кешелек дөньясына үлем белән янаган фашизмны тар-мар итүләрен бүгенге көн яшь буын белергә тиеш. Бу канлы көрәшнең кайтавазы әле бүген дә инде бик тә санаулы калган ветераннарыбызның сугыш уты көйдергән йөрәкләрендә әрни, тәннәрендә төзәлмәс яралар булып сыкрый. Шуңа күрә без аларга тирән ихтирамыбызны күрсәтеп, ярдәм итеп яшәргә тиешбез. Мондый очрашулар буыннар арасындагы элемтәне ныгыта, эзеклекләрне юкка чыгара. Ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя һәм безнең бурыч – Җиңү алып килгән ватандашларыбыз турындагы хәтирәләрне киләчәк буынга җиткерү. Бары тик бердәмлек һәм Туган илгә мәхәббәт кенә шундый зур җиңүгә китерә алуын төшендерү. Хәзерге яшьләр моны яхшы аңласын һәм милләтара ызгышларга катнашмасын, аны булдырмау өчен бөтен көчләрен куйсыннар иде. Канатларын сугыш уты көйдергән тыл һәм сугыш ветераннарын ямьсез гамәлләре белән рәнҗетмәсеннәр иде.

Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт “сагышлы күз яшьләренә чыланган якты бәйрәм” булды һәм киләчәктә дә шулай булып калыр! Я, Ходаем, илгә-көнгә тынычлык бир, түрәләргә мәрхәмәт бир, сугыш афәтеннән тилмереп яшәргә беркемгә дә язмасаң иде, балаларыбыз шушы матур тормышны кадерләп яшәсәләр иде,”- диләр ак яулыклы апа-әбиләребез. (Кушымта №7)

Һәркем үз иленең, үз халкының тарихын белергә тиеш. Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын җиңү халкыбызга бик кыйммәткә төшкән.

Без – фашизмны җиңүче илнең оныклары! Без – туган илебезнең киләчәге! Үзебезне чын патриот итеп тотарга тиешбез. Яхшы уку, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, янәшәбездәге кешеләргә карата мәрхәмәтле, игътибарлы, ярдәмчел булу – безнең алда торган бурычларның иң олысы.

Язмабызны шигъри юллар белән тәмамлыйсыбыз килә:

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш,

Безнең теләк якты матур

Тыныч хезмәт һәм тормыш. Амин, шулай булсын иде!










Файдаланылган әдәбият һәм чыганаклар

  1. Мөхәммәтова Ф.Я. Якты күлем. Үткәне. Бүгенгесе. Киләчәге. Казан:

Идел-Пресс” нәшрияты, 2008, 234 бит.

  1. Нурлат муниципаль районында яшәүче тыл батырлары - сугыш чоры балалары сөйләгән хатирәләр:

    • Тәҗетдинова Маһибә әби (Иштирәк авылы)

    • Бикиева Хөсния әби (Якты Күл авылы);

    • Мөхәммәдиева Зәйтүнә әби (Биккол авылы);

    • Низаметдинова Сания әби ( Тукай авылы);

    • Туктамышева Миннеруй әби ( Югары Нурлат авылы);

Яруллина Розалия әби (Якты Күл авылы);

  • Яруллина Фәйрүзә әби ( Якты Күл авылы).



















Кушымта №1


hello_html_m60fb5a1a.png











Нурлат районының Якты Күл исемле авылы ак яулыклы әбиләре әле дә дәһшәтле сугыш елларын күз яшьләрен тыялмыйча, зур әрнү белән искә төшерәләр. “Илгә-көнгә тынычлык бирсәң иде, башка сугыш әрнүләре аша үтәргә язмасаң иде, Ходаем!”- дип дога кылалар алар.

hello_html_21bc4d5f.png












Сугыш башланганда 5-14 яшь була аларга.


Кушымта № 2


hello_html_m2a10acfc.jpg

Без авыз тутырып, әти, дип әйтә алмадык”-ди Хөсния әби белән Зәйтүнә әби.


-Безнең әти Армиядә-

Кайтыр әле үлмәсә.

Военкомат өстәленә

Публигы килмәсә.

Килде шул, килде әтиләребезнең публиклары. Башка бик күп солдатлар белән яу кырында мәңгелеккә ятып калдылар алар. hello_html_m585fb2d2.jpg







Кушымта 3


hello_html_m3085fdd.jpg



Минем әбием, Тәҗетдинова Маһибә Габдрахман кызы да, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән кеше.

Әтисе сугышта һәлак була, әнисе дә бу хәбәрдән соң озак яшәми, вафат була. Өлкән бала буларак тормышның бөтен авырлыгы әбием җилкәсенә төшә. Энеләре 7 яшьлек Фәйзрахманга һәм 4 яшьлек Вәгыйзгә таләпчән әти дә, кайгыртучан әни дә, яраткан апа да булырга туры килә аңа.














Кушымта № 4

hello_html_5f507796.png


Бүгенге көндә Якты Күл авылына тоташып диярлек урнашкан Тукай авылында гомер кичерүче Сания апа Низаметдинова сугыш елларын, сугыштан соңгы елларны еламыйча искә төшерә алмый. Без күргәннәрне Аллаһы Тәгалә башка беркемгә дә күрсәтмәсен, ди ул.









Кушымта № 5

hello_html_5847b54a.png

Сугыш җимерекләрен дә без төзәттек,” – дип искә ала Розалия әби.


hello_html_6cc6d053.pngИр – атлар гына эшләргә тиешле бу авыр эшләрне җыр белән җиңеләйтә идек,” – диде Фәйрүзә әби һәм үзәкләргә үтеп керерлек итеп җырлап та бирде.






Кушымта № 6

hello_html_2b4284b4.pnghello_html_4a974692.jpg

Югары Нурлат хатын-кызлар советы председателе Миннеруй апа: “Халык арасында агитмасса чараларын үткәрү, аңлату эшләре алып бару -яңарак кына төзелгән күмәк хуҗалыкка ышаныч белән карауда, аны үстерү һәм ныгытуда зур роль уйнады. Әлбәттә, ялкынлы сүзләр белән генә түгел, ә шәхси хезмәт белән дә үрнәк булырга тиеш идек, -дип искә ала. - Халкыбызның киләчәккә ышаныч белән каравы, туган җиренә, туган иленә булган мәхәббәте Бөек Ватан сугышында җиңүгә китерде.”












Кушымта № 7

hello_html_4aa7fac9.png


Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт “сагышлы күз яшьләренә чыланган якты бәйрәм” булды һәм киләчәктә дә шулай булып калыр! Я, Ходаем, илгә-көнгә тынычлык бир, түрәләргә мәрхәмәт бир, сугыш афәтеннән тилмереп яшәргә беркемгә дә язмасаң иде, балаларыбыз шушы матур тормышны кадерләп яшәсәләр иде, ”- диләр ак яулыклы апа-әбиләребез.





Краткое описание документа:

"Сугыш чоры балалары" темасына язылган эзләнү-тикшеренү эше сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы җимерекләрне төзәтү авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, намуслы хезмәт белән көн күргән хатын-кызларыбызга багышлана.

Ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя. Безнең бурычҖиңү алып килгән ватандашларыбыз турындагы хәтирәләрне киләчәк буынга җиткерү. Бары тик бердәмлек һәм Туган илгә мәхәббәт кенә шундый зур җиңүгә китерә алуын төшендерү.

Автор
Дата добавления 26.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров473
Номер материала ДВ-382516
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх