Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Научные работы / "Сугыш эзләре буйлап" фәнни тикшеренү эше

"Сугыш эзләре буйлап" фәнни тикшеренү эше

В ПОМОЩЬ УЧИТЕЛЮ ОТ ПРОЕКТА "ИНФОУРОК":
СКАЧАТЬ ВСЕ ВИДЕОУРОКИ СО СКИДКОЙ 86%

Видеоуроки от проекта "Инфоурок" за Вас изложат любую тему Вашим ученикам, избавив от необходимости искать оптимальные пути для объяснения новых тем или закрепления пройденных. Видеоуроки озвучены профессиональным мужским голосом. При этом во всех видеоуроках используется принцип "без учителя в кадре", поэтому видеоуроки не будут ассоциироваться у учеников с другим учителем, и благодарить за качественную и понятную подачу нового материала они будут только Вас!

МАТЕМАТИКА — 603 видео
НАЧАЛЬНАЯ ШКОЛА — 577 видео
ОБЖ И КЛ. РУКОВОДСТВО — 172 видео
ИНФОРМАТИКА — 201 видео
РУССКИЙ ЯЗЫК И ЛИТ. — 456 видео
ФИЗИКА — 259 видео
ИСТОРИЯ — 434 видео
ХИМИЯ — 164 видео
БИОЛОГИЯ — 305 видео
ГЕОГРАФИЯ — 242 видео

Десятки тысяч учителей уже успели воспользоваться видеоуроками проекта "Инфоурок". Мы делаем все возможное, чтобы выпускать действительно лучшие видеоуроки по общеобразовательным предметам для учителей. Традиционно наши видеоуроки ценят за качество, уникальность и полезность для учителей.

Сразу все видеоуроки по Вашему предмету - СКАЧАТЬ

  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:

Сугыш эзләре буйлап...

Әй, Бухенвальд! Күпме ирләрнең

Язмышларын кара җир иттең!

Сине күргән кеше гомергә

Аңлап яшәр кадерен ирекнең.

(“Бухенвальд җыры” Г.Әпсәләмов)


Сугыш кечкенә һәм зур булмый... Сугыш аяусыз һәм мәкерле була, сугыш барлык яшәеш кануннарына каршы оештырылган әшәке һәм куркыныч була ала. Сугышны башка бер нинди түбәнлекләр белән дә чагыштырып булмый, тереклек дөньясына сугыш алып килгән газапларны бернинди законнар, ант итүләр, үкенүләр аклый алмый.

Кешелек дөньясы сугышларны күп күргән, җиңелгән, җиңгән, башка халыкларның илләрен, җирләрен биләп хуҗа булып яшәгән, коллыкка төшкән. Ләкин кешелекнең рухи дөньясы беркайчан да кол булмаган. Бер генә халык та үзен басып алучыларга дус итеп карый алмаган, еш кына нәфрәт буыннан-буынга күчеп йөрәкләрдә кара кан булып укмашкан. Моны тарих белә...боларны без башыбызны борып, үткән юлыбызга әйләнеп карасак күрәбез...

Җир йөзенә килгән адәм балалары шундыйлар инде. Үз илләрендә, үз җирләрендә матур гына, булганына шөкер итеп яши белмиләр, ә еш кына тыныч яшәргә теләмиләр. Чит җирләр, чит байлыклар күзне кызыктыра, күңелне кузгата. Ләкин бер генә халык та үз илен, үз җирен башкалар белән бүлешәсе килми. Бу табигый халәт. Тереклек сугышларда кемнәрнеңдер явызлыгы аркасында вакытсыз корбан булыр өчен дөньяга килмәгән. Ул яшәр өчен туган. Ләкин явызлык моны аңламый һәм аңларга да теләми. Явызлыкның үз законнары, үз кануннары. Нәфес дигән яман нәрсә күзләрне томанландыра, акылны какшата.Явызлыкның чиге юк...Бигрәк тә бу сугышка килгәндә. Сугышның үз лидерлары була. Әшәкелек менә шулардан башлана. Гадәттә алар, ялган идеяләр белән үз халкын алдап, икенче бер халыкка каршы котыртып, аларга матур киләчәк, бәхетле көннәр вәгъдә итәләр. Нәтиҗәдә бу ялганнар сугыш, һәр ике халыкка - аны башлаучыларга һәм үз илен яклаучыларга, зур югалтулар, исәпсез-хисапсыз корбаннар калдыру, күз яшләре, ятимнәр, үкенүләр, сугышны оештыручыларны каһәрләү белән тәмамлана... Әйе, каршы яктан зур тантана белән башланган сугышлар еш кына шулай тәмамлана. Кешелек моны белә, моны аңлый, ләкин сугышлар, кемнәрнеңдер тырышлыгы белән әле анда, әле монда кабынып торалар...

Илебез мондый сугышларны күп күрде. Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез сугыш юлларын күп урадылар. Алар безнең бәхет, безнең киләчәк өчен көрәштеләр, бу юлда үз исәнлекләрен, үз гомерләрен кызганмадылар. Ләкин сугыш яралары бүген дә, ил тарихында соңгысы - Бөек Ватан сугышы беткәнгә 65 ел булса да, ул үзен сиздереп тора. Сугыш онытылмый, үз артыннан тиз генә төзәлә торган яралар калдырмый ул.

1941 елның 22 июнендә фашистик Германиянең җинаятьчел һөҗүме белән башланган Бөек Ватан сугышы елларында илебез халкы искиткеч авыр сынаулар узды. Икътисадый яктан ныгып бетмәгән дәүләткә, барлык тыныч эшләрне ташлап, яңадан сугышка керергә туры килде. Һәм барлык милләт халыклары бердәм булып фашизмга каршы көрәшкә күтәрелделәр. Кайгы уртак, хәсрәт бер иде, моны аңлаган һәр намуслы гражданин Ватан каршында үз бурычын тирәнтен аңлап, бер йодрыкка үз көчен туплады. Фаҗигале сугышның беренче көннәрендә үк халыкны оештыруда, берләштерүдә хәлиткеч рольне ,әлбәттә, язучылар уйнадылар. Сугыш башлануга бер ай үткәч, “Совет әдәбияты” журналында басылып чыккан “Бөтен көч - дошманны җиңүгә” исемле мәкаләдә язучыларның яңа шартларда бурычлары билгеләнә. “Йөз миллионнарча кешеләрнең ирке, бәхетле тормышы, якты киләчәге һәм намусы өчен бара торган бу бөек көрәштә культура фронтының да бөтен армиясе фашизмга каршы аяусыз сугышка күтәрелде. Большевестик туры сүз массаларда дошманга каршы ачы нәфрәт, каты ачу тудырсын, миллионнарга үзенең туган иле каршында мөкәтдәс бурычын төшендереп бирсен... Шагыйрьләрнең шигыре сугышчыларны геройлыкка рухландыра торган көчле чаң булып яңгырасын!... Язучыларның сүзе, кызылармеецның штыгы шикелле үк, дошманның йөрәген үтәли тишәрлек үткен һәм көчле булсын!.”

Биш ел буе барган сугышта язучыларыбыз әнә шул күрсәтмәгә тугры булып дошманга каршы көрәштеләр. Кулларын кирәк икән корал, кирәк икән каләм алган хәлдә гел алгы сызыкта булдылар.

Сугыш һәм аның чын асылын халыкка аңлату, фронттагы солдатның дошманга каршы фидакяр батырлыгын күрсәтү, тылдагы хатын-кызлар, буыннары ныгымаган яшүсмерләрнең көнне-төнгә ялгап башкарган хезмәтләренә дан җырлау, фашизмның әшәкелеген ачыклау – барлык милләт язучыларының төп бурычлары әнә шулар иде.

Татар язучылары Бөек Ватан сугышы елларында язылган кечкенәрәк күләмле әсәрләр - хикәя, очеркларда, шигырләрдә, ике-өч пәрдәлек пьесаларда патриотик бурычны алгы планга куйган хәлдә, шушы төп бурычны тормышка ашыру юлында булдылар. Бу еллар иҗатынынң тагын бер үзенчәлеген билгеләп китәргә кирәктер, сугышның беренче елларында ук язылган әсәрләрдә дә җиңүгә булган тирән ышаныч чагыла. Күрәсең, дөреслек үз якларында икәнлеген тойган язучылар, халыкның көч-куәтенә ышанганнардыр. “Бу чын сугыш кыры иде. Биредә үлем никадәр әрсез булса, тереклек шулкадәр үз-үзенә ышанучан бирешмәс мәгърүр һәм мәңге сулмас матур була иде. Биредә кеше бер алмаз бөртегенә әйләнә”.

Сугыш авырлыклары нәтиҗәсендә бергә берләшеп ватылмас, сынмас, сыгылмас алмазга әйләнгән халыкны ай-һай җиңеп булыр микән!

1941 елда язылан “Бала” хикәясендә күренекле әдип Әмирхан Еники үз халкының рухи һәм физик ныклыгын шундый итеп аңлатты.

Сугыш елларында күп кенә язучылар зур тормышның кырыс тәҗрибәсен туплау белән бергә ( моны сугыш елларының һәр кешесе турында әйтергә мөмкин), иҗади үсү мәктәбен дә уздылар.Тормышның( сугышның) үзеннән алынган реаль вакыйгаларга нигезләнеп, тылдагы һәм фронттагы батырлыкларны кыска күләмле әсәрләрдә чагылдырган язучылар, сугыштан соңгы елларда да үз иҗатларында бу теманы яктыртудан туктамадылар. Сугыштан соңгы елларда инде язучыларга сугышта катнашкан кешеләрнең язмышын тирәнрәк өйрәнергә, сугыш булып узган юлларны кабаттан үтеп, архивларда казынып, аларның батырлыгының эчтәлеген документаль фактларга нигезләнгән хәлдә ачарга мөмкинлекләр туды. Шуңа әдәбиятка яңа күренешләр, яңа геройлар килеп керде. Әдәби тәнкыйттә билгеләнеп үтелгәнчә “документаль-художестволылык юнәлеше көчәйде”.

Әдәбиятта яңадан-яңа темалар калкып чыкты. Шундый темаларның берсе - әле моңа кадәр ныклап яктыртылмый килгән зур тормыш материалына - сугышта әсирлеккә төшеп тә, һәр минуты-сәгате саен үлем белән очрашкан солдатның фашизмга каршы көрәшенә - игътибарны гаять көчәйтеп җибәрү.

Ерак дошман тылында, концлагерьда фашизмга каршы яшерен көрәш алып барган патриотлар барлык әдәбиятларда да сурәтләнә башлады.

Халыклар төрмәсе Бухенвальд әдәбиятка аерым тема булып килеп керә. Чөнки бу концлагерь бик күп ир-егетләрне йота, бу төрмә - фашизм явызлыгының, әшәкелегенең иң түбән ноктасы. Әлегә кадәр кешелек дөньясы күрмәгән - белмәгән явызлыклар, түбәнлекләр шунда эшләнелә. Ләкин газаплауның яңадан-яңа төрләрен уйлап таба алган фашизм әсирләрнең кешелек сыйфатларын,иреккә омтылышларын үтерә алмый.

Фашизмның иң каты явызлыклары алдында да рухларын сындырмаган күп меңләгән әсир солдатларның батырлыгына багышланган әсәрләрдә әнә шулар турында сөйләнелә. Аларның геройлары реаль кешеләр, вакыйгалары булган хәлләр. Бу әсәрләрдә, бер яктан, Бухенвальд лагеренда фашизмның ерткычлыгы тасвирланса, икенче яктан, ирек сөюче төрле милләт кешеләренең – руслар, татарлар, поляклар, немецлар, французлар һәм башкаларның беркөч булып дошманга каршы берләшүе гәүдәләндерелә.

Шундый әсәрләрнең берсе Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” (1957) исемле повесте татар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын алды.Әсәр 1957 елда “Совет әдәбияты” журналында (№ 6, 7, 8) чыккан басмасында “Тормыш белән үлем арасында”дип аталган. Ә инде 1958 елда автор бу әсәрен аерым китап итеп бастырып чыгарганда аны яңа исем “Яшәү белән үлем арасында” дип атый. Повесть кырыс реализмга нигезләнеп язылган. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки авторның үзенә әсирлек газабын татырга туры килә. Сугышның беренче көннәрендә үк үзенең ничек итеп әсирлеккә төшүен, әсирлектә үткәргән мәшхәр көннәрен, җир йөзендә бер генә ерткыч хайван да эшли алмаган явызлыкны фашистларның эшли алуын үз күзләре белән күреп, үз язмышында татыган Н.Дәүли киләчәк буыннар өчен гыйбрәтле вакыйгаларны бәян итеп калдыра. Әсәрне укуы кыен, күңелдә авыр тойгы уяна.

Язучы Нәби Дәүли китабының кереш сүзендә болай ди:

“ Яшь кеше!

Син минем яшемә җиткәндә, мин инде җирдә булмам. Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа кечкенә генә хат язып калдырам.

Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың.Синең күз алдыңнан бик еракта калган гасырлар узып китәр. Нинди генә исемнәрне күрмәссең син ул тарих битләрендә! Нинди генә хәлләрне очратмассың син ул чорларда!

Ниһаять, син шулай тарих битләрен берәмләп ача-ача, безнең гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең. Һәм син анда “фашист” дигән сүзне күрерсең.

Кем иде соң ул фашист?

Мин сиңа шул турыда сөйләргә телим.

Фашизмны онытырга ярамый!”

Бу сүзләр язучы Нәби Дәүлинең бүгенге яшь кешегә үтенече булып яңгырый.

1941 елның җәе, тыныч иртә. Балалар матур төшләр күреп йоклыйлар. Кинәт офык чигендә ниндидер алсу, кан төсле яктылык күренде. Аннан соң җирне калтыратып гөрелдәгән тавыш яңгырап китте. Шушы тыныч иртәдә безнең җир өстендә фашист бомбасының беренче кат шартлавы иде бу.

Сугыш башланды. Чик баганаларын аударып, дошман безнең туган җиребезгә аяк басты. Ил кузгалды, халык күтәрелде. Ватан үзенең улларын һәм кызларын көрәш сафларына чакырды.”

Тарих сәхифәләреннән мәгълүм булганча, дошманның бәреп керүе безнең ил өчен көтмәгәндә була. Шуңа күрә, тиз арада, бернигә карамыйча барлык көчләрне сугышка каршы берләштерергә кирәклеге килеп баса.

Сугышның беренче көннәрендә үк язучы Нәби Дәүли дә башка бик күпләр кебек фронтка китә. Сугыш башланганда көчләр тигез булмый, чөнки сугыш башланганчы бер ел гына элек Россия белән Германия арасында ике илнең бер-берсенә карата сугыш ачмаска тиешлекләре турында килешү төзелә. Россиянең дәүләт җитәкчеләре (Сталин һәм аның тирәсендәгеләр), фашистик Германиянең бу ялган килешүенә ышаналар, бөтен европа илләрен басып алган дошманга каршы бик нык уйланып, җитди әзерлек алып барырга кирәклеген исәпкә алып бетермиләр. Нәтиҗәдә ил зур югалтуларга тап була. Әле кичә генә станок артында басып торган, я булмаса, сука тоткан ир-егетләрнең күбесе утлы җәһәннәмгә килеп кергәч, көчләрнең тигез түгеллеге ачыклана. Шуңа күрә сугышның беренче көннәрендә үк чит-ят җирләрдә үлеп калучыларның да , әсирлекә төшүчеләрнең дә саны бихисап була. Гади солдат Нәби Дәүли дә меңләгән иптәшләре белән Белоруссия кырларында дошман чолганышында кала.

Әле сугышның нәрсә икәнлеген дә тоеп өлгермәгән , кичә генә илгә тугры булу турында ант тоткан солдат , бүген инде дошман өнендә, әсирлектә. Автор әсәрдә, бер яктан, язмышның әчелегенә, хаксызлыкка солдатның күңеле рәнҗүен күрсәтсә, икенче яктан, фашизмның кешелек өстеннән кылган явызлыкларын үз күзләре белән күргән әсир солдат күңелендә дошманга карата көчле нәфрәт ялкыны уянуын тасвирлый.

Бөтен тирә-якта шомлы күренеш. Кичәге сугышчыларның үле гәүдәләре, сугыш кораллары, җимерек окоплар...Шулар өстеннән меңләгән әсирләр үтәргә мәҗбүр. Үзләрен җиңүче санаган шат йөзле немецларның мыскыллы көлешеп, әсирләр өстенә әллә нинди кабыклар, тәмәке төпләре ташлаулары... Солдат өчен барсы да авыр, үкенечле. Ләкин болар башы гына икән әле. Мыскыллауларның, газаплауларның тимер чыбык эченә кертеп бикләгәч яңа төрләре башлана.Шуның өстенә ачлык, салкыннан туңып үлү куркынычы. Фашизм әсирлегендә солдатны үлем һәр адым сагалап тора. Ачлыктан үлү, салкыннан туңып үлү, начар авырулардан үлү, фашист пулясыннан, я аның кулыннан үлү. Башны кая гына борып карасаң да, исән калуга бер өмет тә юк. Моны әсирлеккә төшкән геройлар аңлыйлар. Ләкин шартлар нинди генә кыен булмасын, адәм баласы яшәргә омтыла. Фашизм тоткынлыгында яшәүче солдатларда да, Нәби Дәүли сүзләре белән әйткәндә “ йөрәкләрен ташка әйләндереп” булса да, һәр туасы көннән ниндидер уңай яңалык көтеп, бу мәшхәрдән котылып калу өмете яши. Шулай итеп, чәнечкеле тимер чыбык белән урап алынган йортта яшәү өчен көрәш үзенең беренче адымнарын атлый. Тыныч тормышта бу кешеләр һәрберсе ниндидер һөнәр башкарганнар. Һәм озак та үтми парикмахерлар, тимер чыбыктан энә ясаучылар, ут чыгарыр өчен чакма таш ясаучылар, анда-монда аунап ятучы түбә калайларыннан котелок һәм кружка ясаучылар да табыла. Кышкы суыклар башланганнан соң немецлар, лагерьга ике олау салам китереп бушаткач, әсир солдат анысыннан да файдалану юлын таба. Саламнан чабата ясап кияләр, алай гына да түгел, мондый салкыннарга әзер булмаган немецлар үзләре дә тоткыннардан чабата үрдереп алалар. Автор бу сату –алу эшенең “түләү” юлы белән алып барылуын кызганыч бер елмаю белән тасвирлый. Әнә шулай итеп үлем кочагына төшкән кешеләрдә дә яшәүгә омтылыш уяна. Ләкин яшәү шартлары адәм баласы түзәрлек түгел. Шуңа күрә озак та үтми әсирләр арасында тиф авыруы башлана. Немецлар лагерны бикләп, андагылар белән аралашуны бөтенләй туктаталар.Хәтта ашыйсы “баланда”ны да хайваннарга биргән кебек зур тагаракларга салалар да, койма астыннан гына этеп куялар иде”- ди автор. Фашизм үзе курка, шул “тимер чыбыклы койма астыннан ниндидер бер кул сузылыр да аны тотып алыр, буып ташлар кебек тоела аңа”. Чөнки фашист үзенең җинаятен үзе күреп тора. Ә җинаятьчене җир үз өстендә озак йөртми. Фашист безнең каршыбызда әле тере булса да , гаделлек алдында ул инде үлек. Тарих аңа шушы соңгы хөкемен чыгарган.

Кыш бетә, яз җитә.Үлем күпмедер чигенә. Әсирләр арасыннан күп меңләгән кешенең гомерләре вакытсыз өзелә. “ Иң кызганычы,- ди автор, - яшь кешенең вакытсыз үлеме. Мин әсирләр арасыннан яшь инженерларны, врачларны , агрономнарны очраттым....Аларга, беренче чәчәкләргә, әле ачылып җитмичә үк сугыш утында көяргә туры килде. Минемчә, сугышта кешелек дөньясының мәңге кире кайтарып ала алмаслык югалткан нәрсәсе - әнә шул яшьләр. Бу - кешелекнең иң гүзәл җәүһәре. Ул югалтуны бары йөрәкнең тирән сызлануы белән генә үлчәргә мөмкин…”

Ә мондый вакытсыз корбаннар герой күз алдыннан күп үтә, аның үзен дә һәр даим үлем сагалап йөри. Дошман өнендә башка нәрсәгә өмет итү мөмкин дә түгел.Үлем. әсирләрнең төп юлдашына әйләнә. Тереләре үлгәннәрнең – дусмы ул, билгесез солдатмы, күпме үле гәүдәләрен үз җилкәләренә күтәреп ташыйлар?

Ләкин кеше өчен иң авыры – билгесезлек. Ачлыкка да, юклыкка да, җәбер-золымга да түзә алган адәм баласын билгесезлек кешелектән чыгарырга, өметен сүндерергә мөмкин. Ләкин хәбәрләр “тимер чыбыкларны да үтеп керәләр иде”, - ди автор.

Нәби Дәүли шундый авыр шартларда да солдатларның бер-берсенә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булып калуларын тасвирлый. Мәсәлән, хәрби врач Василий Петрович бик күп авыру солдатларга ярдәм итә. Качу мөмкинлеге булса да, “мин авыруларны ташлый алмыйм” дип, бу мөмкинлектән баш тарта. Я булмаса, яшь кенә егет Гриша соңгы байлыгын - сәгатен шинельгә алыштырып, геройның үзен салкыннан туңып үлү куркынычыннан коткарып кала.

Әсирлектә вакытта Нәби Дәүли тагын бер нәрсәгә төшенә, барлык немецлар да фашистлар түгел икән бит! Мәсәлән, тимер чыбыклар белән уралган баракларда тентү вакытында ( ә мондый тентүләрне фашистлар еш оештыралар) бер солдатның куеныннан баласының фотографиясе килеп чыга, немец офицеры аны утка алып сала. Бу миһербансызлыкны, гаделсезлекне тойган табигать, әйтерсең лә, палач каршында кечкенә генә гаделлек урнаштырырга тели. Җил чыга, рәсем читкә очып китә. Карт кына немец солдаты рәсемгә аягы белән басып, аны саклап кала һәм икенче көнне, үз гомерен куркыныч астына куеп, рәсемне тоткынга китереп тапшыра. Я булмаса, гади немец карчыгының, үз авызыннан өзеп, соңгы ризыгы – 3-4 конфетын, рус солдатына бирүе күренеше. Әсәрдә җирле немец халкының тоткыннарга төрле ризыклар, кирәк-яраклар юнәтеп, шуны тапшырырга тырышулары һәм башка күп кенә очраклар, төгәл мисаллар өстендә дәлилләп бәян ителәләр.

Әсәрдә тагын немецларның “бер ишесе Гитлерның барлык немецлар да бертигез бай яшәячәк” дигән сүзләренә алданып сугыш утына керүе бәян ителсә, икенчеләре - болары “немец капиталистларының балалары сугышның” ничек һәм кая баруын да белмәүләре аңлатып үтелә. “Алар гади немецлар кебек сугышка кермиләр, алар үзләренең әтиләре янында, барысы да чисталар, барысының да өсте-башы пөхтә, аякларында ялтыравык итекләр, өсләреннән хушбуй исе аңкып тора”- ди автор.

Язучының икенче бер әсәре “Җимерелгән бастион” романында да дошман өненә әсирлеккә төшкән солдатка карата булган кыргый мөнәсәбәт аша фашизмның ерткычлыклары ачыкланан. Алай гына да түгел, әсәрдәге аерым образлар ярдәмендә Нәби Дәүли немецлар арасында төрле дәрәҗәдә, төрле чинда йөрүчеләрнең кешелеккә карашлары белән бер-берләреннән шактый аерылуларын билгеләп китә. Романда автор, әйтерсең лә, биш елга якын сузылган әсирлек елларында күргән җәфаларына нәтиҗә ясап, фашизмның бу кадәр ерткычлыгының асылын төшенергә тырышып карый, бу җәһәннәмне оештырган Гитлер ялчыларына үзенең хөкем сүзен әйтә.

1945 елның 20 гыйнварь ае. Германиянең Нюренберг шәһәрендә фашистларга суд башлана. Гаепләнүчеләр урындыгында Гитлерның башкисәрләре. Кешелекнең иң явыз дошманы Гитлер үзен-үзе атып үтерә. Һәм шуның белән кешелеккә каршы эшләгән җинаятләрем күмелеп калыр дип уйлый”. Ләкин Н.Дәүли билгеләп үткәнчә, “андый җинаятләрне кеше күзеннән яшерергә мөмкинме соң? Җирдән канны юып буламы? Таш өеменә әйләнгән шәһәрләрне, кара таштан койган һәйкәл кебек морҗалары гына калган авылларны онытып буламы? Концентрацион лагерьларда, төрмәләрдә, газ камераларында үтерелгән миллионлаган кешеләр турындагы сагышларны истән чыгарып буламы? Ятим калган балаларның, ялгыз калган аналарның йөрәкләренә тирән яра булып салынган кайгыны онытып буламы?”

Кешелек дөньясы өчен иң кара, иң куркыныч афәт булып саналган фашизм иң каты җәзаны алырга тиеш! Автор китапка кереш сүзендә фашизмга үзенең шундый карарын чыгара. Һәм мондый карарны чыгарырга җир йөзендә бер генә нәрсә белән дә чагыштырып булмаган явызлыкны күргән кеше хаклы! Аның кебек миллионнарның, бөтен кешелекнең дә фашизмны хөкем итәргә хакы бар.Чөнки фашизм тере кешеләрне юк итүнең төрледән-төрле әшәке юлларын уйлап тапты. Атып үтерү, газ белән агулау, ачтан үтерү, кешеләрне гадәттән тыш тыгызлыкта тоту, системалы рәвештә авыр эшләргә мәҗбүр итү, бернинди медицина хезмәте күрсәтмәү, кыйнау, кыздырылган тимер белән газаплау, тоткыннарның тырнакларын куптару-өзү, операция юлы белән тере кешеләрдә тәҗрибә алып бару ....

Ерткычлыкның чиге юк... Һәм бу ерткычлыкны һәр көнне үз күзләре белән күреп торган Нәби Дәүли әсәрләре ярдәмендә бөтен кешелек алдында фашизмга карата үзенең хөкем сүзен әйтә.

Җимерелгән бастион” да автор кече медицина хезмәткәре татар кызы Наҗиянең әсирлеккә эләгеп, кол булып яшәвен тасвирлый. Наҗия немец хатыны Эльзабетка хезмәт итә. Хуҗалык эшләре алып барган Наҗия ,үзе ачлы-туклы булуга карамастан, ач әсирләргә ярдәм итү юлын таба.Ул бу хуҗалыкта хезмәт иткән Конрад ( инкыйлаб елларында үзенең бае белән туган илен ташлап киткән мөселман кешесе Талип) белән уртак тел табып, аз-маз бәрәңге, икмәк, тоз кебек ризыклар юнәтә. Конрад – Талип шуларны төнлә белән әсирләр эшли торган урынга илтә, тегеләр табып ашарлык итеп җиргә күмә.

Бу әсәрендә автор әсирләрнең комитет оештырып немецларның үз өннәрендә фашизмга каршы көрәш башлауларын тасвирлап үтә. Кеше түзә алмаслык шартларда яшәргә мәҗбүр булган әсирләрнең, бергә берләшеп, барлык булган көчләрне бергә туплап, дошманның үз оясында аңа каршы көрәш алып барулары, тагын бер кат мондый халыкны бернинди көч тә җиңә алмаслыгын күрсәтә.”Җимерелгән бастион” романында немец офицерларының, сугышны дәвам итү өчен яңа корал җитештерә торган завод төзетүләре һәм бу эштә меңләгән әсирләрнең хезмәтләреннән, көчләреннән файдаланулары бәян ителә. Бу завод дошманның “серле объекты” булып санала. Шуңа күрә эштә файдаланган әсирләр кире баракларга әйләнеп кайтмыйлар, аларны фашистлар юк итәләр.

Яшәү белән үлем арасында” повестында яктыртылган әһәмиятлефикер - немецларның үз араларында сугышка карата карашларның төрле булулары бу романда да дәвам итә. Дөрестән дә, берәүләр сугышка каршы булып, төрле юллар белән фашизмга каршы көрәшәләр, хәтта безнең солдатларга, әсирләргә булдыралган кадәр ярдәм итәргә тырышалар, икенчеләре сугышны дәвам итү өчен явызлыкны бөтен көчләре белән эшкә җигәләр, ә өченче берәүләре сугышны дәвам итәргә тырышучыларның биргән ялган вәгъдәләренә ышанып, киләчәктә баеп китәбез дип өметләнәләр.

Җимерелгән бастион” романында ялган вәгъдәгә алданып яшәүче немка Эльзабет басып алынган җирләрдән миңа да өлеш чыгар дип, чын бәхетеннән баш тарта, Гитлерга “тугры” булган хәрбиләр - Пауль белән Гросман бу сугыштан үз кесәләрен калынаетып калу турында гына уйлыйлар, икенче бер немец Франц исә, үз мөмкинлекләреннән файдаланып, әсирләргә ярдәм итәргә тырыша.

Шулай итеп, язучы Н.Дәүли иҗатында фашизмның әшәкелеге тагын бер ягы белән ачыла.Үзенең күргәннәренә нигезләнгән әсәрләрендә ул киләчәк буыннарга, әсирлек тормышының газапларын, әрнүләрен, төрле яктан кимсетелүле хурлыкларын гыйбрәт итеп язып калдыра. Һәм шуның белән гади солдат Нәби Дәүли Ватаны һәм халкы алдында, һәм язучы, һәм кеше буларак, үзенең гражданлык бурычын үти.

Концлагерларда зур газаплар күрүгә карамастан, фашистларга каршы көрәш алып барган гади солдатлар язмышын күрсәтеп язган икенче бер әсәр - ул Габдрахман Әпсәләмовның “Мәңгелек кеше” романы (1961). Бу әсәрне язарга керешкәнче, автор Бухенвальд үлем лагере турында бөртекләп материал туплый. Аннан бу лагерьның дәһшәтләрен үзе татыган кеше - Бакый Назимов белән таныша. Әсәрнең нигезенә подполковник Бакый Назимов һәм башкаларның әсирлектәге газаплары, Бухенвальд лагеры турындагы мәгълүмәтләр салынган. Язучы әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр шушы геройга бәйле вакыйгаларны тасвирлау белән бергә, Бухенвальд лагереның төп асылын ачыклый. Һәм шуның белән, әйтерсең лә, Н.Дәүли әсәрләрендәге фикерне дәвам итә. Һәр ике язучының да әсәрләрендә шактый охшаш вакыйгалар һәм күренешләр тасвирлана. Мәсәлән: Э.Тельманның үлеме, фашизмга каршы оештырылган яшертен көрәш, әсирләрнең тиф авыруы белән җәфа чигүләре, җәзалау күренешләре һ.б.

Г. Әпсәләмов билгеләп үткәнчә, лагерь Германиянең нәкъ үзәгенә урнашкан була. Китапта бирелгән мәгълүмәтләрдән күренгәнчә, фашистлар аны мең тугыз йөз утыз җиденче елда ук сала башлыйлар. Автор бу урынны сайлау очраклы түгеллеген ассызыклый. Чөнки лагерь иң бөек тау башында, шуңа кешегә монда яшәү өчен кислород җитми. Гел караңгылык хөкем сөрә, көндез дә төнлә дә зәһәр җилләр уйный. Биредә һава да гел үзгәреп тора. Бер карыйсың, түзмәслек эссе, икенче карыйсың, үзәккә үтәрдәй салкын. Адәм баласы яши алмаслык мондый шартларга фашистлар тудырган башка бик күп газаплар кушыла. Бухенвальдның беренче тоткыннары фашизмга каршы көрәшүче немецләр булын билгеләп китә автор. Аннан фашизм үзе басып алган җирләрдән башка халык вәкилләрен дә куып китерә. Алар арасында, әлбәттә, иң күбесе безнең солдатлар була.

Бухенвальдта немецлар басып алган җирләрдән куып китерелгән җиде-сигез яшьтән алып ундүрт-унбиш яшькә кадәр балалар өчен аерым бер блок оештырыла. Язучы тоткынлык газапларын олылар белән бергә, беррәтән үтәргә мәҗбүр булган мондагы сабыйларның нинди уй-хисләр кичерүләрен, нинди эшләр кылуларын тасвирлый, аларның күзләрендә курку, үлем дәһшәте мәңгегә сеңеп калуын ассызыклап үтә. Олылар бу балаларга ничек тә ярдәм итәргә тырышалар. Мәсәлән, әсирләр арасында шактый күп укытучылар була. Тотарга ручка, язарга дәфтәр булмауга карамастан, укытучылар бик теләп балаларны укыта башлыйлар. Кечкенә генә сәбәп аркасында барлык әсирләрне дә җәзалап – ач тоткан көннәрдә, олылар үзләренең юк - бар ризыкларын балаларга бирәләр. Автор бу сабыйларның күзләрендә дошманга каршы нәфрәт, йөрәкләрендә куркусызлык, күңелләрендә Ватанга тугрылык, мәхәббәт, үз солдатларына карата ышаныч сакланып калуын искәртеп үтә.

Әсирлеккә төшү аркасында чарасызлыкта калырга мәҗбүр булган тоткыннар алдына “инде нишләргә?” дигән дәһшәтле сорау килеп баса. Бу сорауны үз-үзләренә Г.Әпсәләмов геройлары да бирәләр. Тыныч тормышта вакытта җаваплы урыннарда эшләгән, инде бер минут та кул кушырып ятарга ярамаганлыгын аңлаган бер төркем әсирләр, әкренләп башкалар арасында үзләренең эшчәнлекләрен башлыйлар. “Сәләмә, шапшак киенеп йөрүчеләргә” каршы башланган көрәш, соңрак, тоткыннар арасында, Бухенвальдтагы кыйналуларга, ачлыкка, хурлыкка түзә алмыйча үз-үзләренә кул салучылар күбәя башлагач, бу хурлыклы үлемне туктату өчен, аларга төрле ярдәмнәр оештыру буларак дәвам итә. Тоткыннарның язмышын җиңеләйтү өчен яшерен оешма, әкренләп, лагерьдагы төрле эш урыннарына ( бу эшләрне фашистлар үзләре эшләми) әсирләр арасыннан ышанычлы кешеләрне билгели. Вакыйгалар барышында романда тасвирланган төп герой Бакый Назимов үзе кебек курку белмәс Симагин, Задонов, Мамед, Сабир һәм башка бик күпләр, тоткынлыктагы башка милләтләрнең яшерен оешмалары белән бәйләнешкә кереп, кеше ышанмаслык авыр шартларда явыз дошманга каршы көрәш оештыралар һәм ахырдан җиңүгә ирешәләр

Һәр ике язучы әсәрендә сурәтләнгән геройлар, бер генә тереклек иясе дә түзә алмаган шартларга калуларына карамастан, киләчәккә өмет күзе белән карыйлар, фашизмның җиңеләсенә ышанып яшиләр. Гомерләре кыл өстендә эленеп торган әсирләрне иң авыр минутларда бер нәрсә борчый, ул аларның сугышчан вазифаларын башка солдатлар кебек фронт кырында үти алмаулары, алар өлешенә төшкән каһәрле язмышны ватандашларының дөрес аңламаулары. “Безнең турыда ни уйларлар? Бәдбәхет җаннарын саклар өчен әсирлеккә бирелгәннәр димәсләрме? Шулай дип әйтсәләр дә үпкәләп булмый, чөнки берәү дә безнең турындагы хакыйкатьне белми.”- ди әсәр герое Мамед. Һәм әсәрдә мондый кайгыру – борчылуларның башка тоткыннарга да хас булуы ассызыклана.

Ләкин еллар үтә...Еллар аша сугыш дөреслеге халыкка, туган илгә әйләнеп кайта. Йөрәкләре авыр газаптан, ялган яладан, намусларына кара тап төшерүдән куркып әрнегән әсирләр турындагы хакыйкатьне Н.Дәүли, Г.Әпсәләмов, Ш.Маннур, Р Мостафин һ.б. әдипләребез үзләренең әсәрләре белән халыкка ирештерделәр. Фашизмның чын йөзен ачкан, бу әшәке чирнең асылын киләчәк буыннарга үз әсәрләре белән ирештергән әдипләребезгә без мең кат рәхмәтле булырга тиешбез.

Кадерле укучы!

Без һәм сез, яшьләр, - бәхетле буын. Чөнки безгә сугыш дигән явызлыкны күрергә туры килмәде һәм килмәсен дә. Шуңа да без бәхетле! Ләкин без сугышның нинди яман чир икәнлеген белергә, аны тудырырга тырышучыларга киртә булырга тиешбез. Фашизм алып килгән бәхетсезлекләрне, кайгы - хәсрәтләрне тарих битләреннән, әдипләребез язып калдырган әсәрләрдән укып төшенергә, әби-бабаларыбызның дошманга каршы көрәштә күрсәткән данын сакларга, ничә йөз еллар үтсә дә, Кеше - Син һәм Мин,җир йөзенә яшәү өчен туган башка кешеләргә карата намуслы, олы йөрәкле, кече күңелле булып калырга тиешбез.

Фашизм дигән яман чир үз артыннан бер дистә елга җитәрлек кенә газаплар калдырмады, шуңа күрә дә безнең ул алып бәхетсезлекләрне, кайгы –хәсрәтләрне, күз яшләрен, вакытсыз өзелгән гомерләрне, яндырылган авыл-шәһәрләрне, исәпсез-сансыз башка газапларны онытырга хакыбыз юк!

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Автор
Дата добавления 01.11.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Научные работы
Просмотров16
Номер материала ДБ-309235
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх