Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Сугыш турында сәхнә күренеше

Сугыш турында сәхнә күренеше

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Мәңге сүнми торган хәтер

Максат: Укучыларның Бөек җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлек, горурлык тәрбияләү



Җиһазлау: мультимедиа, учак



Кичә барышы


Экранда матур көн күрсәтелә. Күңелле музыка яңгырый. Егетләр, кызлар вальс әйләнәләр. Кинәт, Левитан тавышы. Сугыш башлануы хәбәр ителә.

Экранда сугыш рәсмнәре чиратлашып чыга. Биюче кызлар, егетләр урыннарында катып калалар. “Изге сугыш “ көе яңгыраганда, кап-карадан киенгән укучылар чыга, сугыш башлануын хәбәр иткән бию башкарыла, кулларында 1941 дигән саннар.


1 алып баручы: 22 июнь. Таң атып килә. (Экранда күрсәтү) Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле тешләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. Аяусыз сугыш башланды.


2 алып баручы: Ерткыч фашист килә ил өстенә

Кол итәргә илем кешесен!

Тез чүккәнче – басып җан бирербез.

Туган ил һәм азатлык өчен!


Солдат: Безне озаткан сукмакларны

Капламасын үләннәр.

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сез көтегез сөйгәннәр.


Җыр “Солдатлар” (Р. Әхмәтҗанов сүз. Ф. Әхмәдиев муз.) – 1 күплет яңгырый һәм кызлар егетләрне сугышка озату күренешләре сүрәтләнә. ( Экранда “Родина – мать зовет” рәсеме).


1 алып баручы: Сугыш.... Нинди авыр,каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.


Сәхнәгә әнкәй чыга: Сугыш елларында,

Данлы яу кырына,

Озаттым мин күзем нурларын,

Кояш баткан якта,

Гомерлеккә сакта,

Калды ирем, калды улларым.

Һаман, әле һаман,

Өмет өзмим тәмам.

Көндә карыйм кайтыр юлларга...


Экранда солдатлар хат язганын рәсеме күрсәтелә.

Сәхнәгә солдат чыга, учак янына утыра, хат яза, укый: Кичке атыш тынган минутларда,

Әнкәй, сиңа сагынып хат язам.

Дары исе сеңгән конвертыма

Йөрәгемнең бер бөртеген салам.


2 алып баручы: Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә , күпме ир – егетләребез туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмадылар. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга хакыбыз юк.


Җыр “Син көтәсен һаман улыңны” (г. Гәрәева муз., Ф. Нәҗмиева сүз.)

Җыр яңгыраганда, сәхнәгә ана керә. әкрен генә атлап, һәйкәл янына бара.(Экранда “Һәйкәл” рәсеме)


Ана: Исәнме, улым! Менә мин тагын синең янында. Салкын түгелме, балакаем?


Улы тавышы: Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайчан да салкын түгел.


Ана: Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме? “әнкәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, - дигән идең,- бәхетле яшәрбез, - дип язган идең.


Улы тавышы: Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түремдә, әнкәем. әмма башкача мөмкин булмады. Дошман белән көрәш аясыз булды. Картлык көнендә ничек яшисең соң, әнкәем?


Ана: Барысы җитеш, улым. Сугыштан исән кайткан ике абыең бик кадерләп кенә кунактан кунакка гына йөртәләр. Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк. Алар янында сез дә булсагыз, куанычымның чиге булмас иде. Бәлки, син мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам?


Улы тавышы: Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз нурым, әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алар идем, әмма минем кулларым, инде үзем дә кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.


Ана: Йөрәк түремдә тугыз ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтыу ай-һай авыр шул, улым.


Улы тавышы: Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен! Без бит Ватан өчен, тынычлык өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде!


Ана: Шулай, улым, дөрес әйтәсең. (Ана һәйкәлгә чәчәкләр куя, “Солдатлар” көе яңгырый, шул вакытта :

Улы тавышы: Кичер,әнкәй, кичер!

Яу кырыннан

Кайта алмавымны...

Кичер,әнкәй, кичер

Чит ил туфрагында

Мәңгелеккә

Ятып калганымны.


1 алып баручы: Узган авыр юлларыңны

Онытырга тырыш, ана.

Яраларың да төзелсен

Инде тынычланса. (“Солдатлар" көе)


1 кыз: Мәңгелек ут –ялкыннардан һәйкәл – (Экранда “Мәңгелек уты” рәсеме)

Һәлак булганнарга сугышта.

Мәңгелек ут – алар сулышы ул

Тоташылган безнең сулышка. ( Кызыл тасмалар б/н бию “Мәңгелек уты” башкару)

2 алып баручы: Утлы еллар үтте, Җиңү килде,

Ул әйләнеп илгә кайтмады

Ул әйләнеп туган якларына

Кайтты менә Җиңү көнендә

Мәңге сүнми торган хәтер булып

Тибрәнә ул илнең күгендә.


(Җыр “Җиңү көне” (“День победы” ) яңгырый, кызыл киемнән киенгән кызлар бию башкаралар, кулларында саннар - 1945 . Экранда рәсемнәр – Җиңү көненә багышланган)

Җиңү кайтавазы мәңгелек

(Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган кичә)

Түбән Тегермәнлек урта мәктәбенең

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Фәния Дамировна Васикова



Җәйге иртә. Кызлар кулларына ураклар тотып эшкә баралар.


1 кыз. И кызлар! Бүген көн кыздырачак.

2 кыз. Каян беләсең? Әле кояш та чыкмаган бит!

1 кыз.Беләм, бүген ничектер көн кызу булырга охшаган. Күңелем шулай сизә.

3 кыз. Сиңа гел шул инде. Бүген кояш кыздырганчы эшләп калыйк дигән фикер дә синеке бит. Бригадирын да әйтер идем. Хы, көн кызу булыр , имеш. Йокы килә монда.

4 кыз. Ярар, ярар. Җитте, кызлар. Кызлар- кымызлар һавадагы йолдызлар диләрме әле. Чү, әнә өченче бригада кызлары да әче таңнан чыккан бит. Киттек, йөгердек кызлар.

(“Өммегөлсем” көен көйли-көйли урак ура башлыйлар.)

4 кыз. Кызлар, бүген кичке уенга чыгарбыз инде. Алайса бер дә күңел ачкан юк.

5 кыз. Юк, төшеп булмас әле. Бик арыйм. Картаям бугай.

6 кыз. И җүләр, шушы яшеңнән картаям дип торма әле (көләләр)

2 кыз. Урак беткәч төшәрбез. Кичләр утырырбыз, шәлләр бәйләрбез. Туйларга йөрербез.

(Шулвакыт туплар аткан тавышлар ишетелә. Сәхнәгә бер кыз йөгереп керә. “Сугыш башланган!” дип кычкырып чыгып китә)

Кызлар. И харап булдык, я Аллам!

1 кыз. Әйттем бит мин сезгә, Күңелем сизгән иде аны. (Елый)

Апа. Нишлим инде мин хәзер. Габдулламны да алсалар, 3 газиз баламны ничекләр тәрбиялим?!

4 кыз. Сәлим дә китәр микән. Урак беткәч туйлар уздырырга дип сөйләшкән идек бит. (Елый)

(Егетләрне озату күренеше күрсәтелә).


Сәхнәгә алып баручы укучылар чыга.

1 алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле тыл хезмәткәрләре, кадерле укучылар! Без бүген олы тантана-- Бөек Җиңүнең 65 еллык бәйрәменә багышланган кичәгә җыелдык.


2 а.б. Әйе, илебез күгенең 65 ел буена аяз булуы белән без сезгә, ветераннарыбызга бурычлы. Барыбызга да озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын!

Изге сугыш” җыры җырлана.

1 а.б.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Ирлэр китте, кызлар елап калды
Шаулап калды иген олгереп:
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше-карты барысы өзелеп.

2 алып баручы.

Менә шулай башланып китте тарихта тиңе булмаган Боек Ватан сугышы. Бу 1941 елнын 22 июнь таңы иде. 1418 көнгә сузылачак дәhшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарнын яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дэ белми иде.

Солдатлар” (Р.Әхмәтҗанов шигыре, Ф.Әхмәдиев көе)

1 алып баручы.

Эх, апалар, сугыш елларында
Тенкәгә тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан уткәрергә,
Зур кайгылар баштан уткәрергә
Кайдан тылсымлы коч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

2 алып баручы.

Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Аларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.

(Экранда тыл батыры Шәймәрданова Зәйнәпбикә апаның сөйләгәннәре тыңлана)


Әйләнеп кайтыгыз” (М.Шиһапов шигыре) җыры җырлана.


2 алып баручы.

Шушы сүздән хәтта алмагачлар

Уйчанланып коелды ул төнне.

Яшь бөреләр хәтта чиркангандай,

Калтыранып куйды ул көнне.

Әлеге канкойгыч сугышка авылыбыздан да 220 кеше китә.Шуларның бары тик 66 сы гына исән-сау туган җирләренә кайту бәхетенә ирешә.Кызганычка каршы, хәзерге вакытта аларның берсе дә безнең арабызда юк. Ләкин без аларны онытмыйбыз.”Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!” дигән бит халык.Мәктәбебезнең “Туган якны өйрәнү” музеенда аларга багышланган махсус бүлек бар.Ул хәзер дә укучылар, авылдашлар тарафыннан тулыландырыла, баетыла.

1 алып баручы.

Бүген дә авылыбызның горурланып сөйләрлек батыр уллары халык күңелендә мәңге саклана. Шуларның берсе-батырлыгы туган ягына җыр булып кайткан, А.Матросов батырлыгын кабатлаган авылдашыбыз Барый Гани улы Шәвәлиев. Дошманга каршы батырларча сугышып, бер адым да артка чигенмичә, Туган ил, Ватан өчен һәлак булды. Без аның белән горурланабыз! Югары Тегермәнлек мәктәбе каршына аның бюсты куелган. Аны мәңгеләштерү максатыннан, мәктәбебезнең варислар оешмасы Барый Шәвәлиев исемен йөртә.



Кадыйр Сибгатуллинның “Без сугышта һаман” шигыре сөйләнә.


2 алып баручы: Юксынулар алып килде сугыш,

Күпме ирләр кайтмый калдылар.

Шул ирләрнең йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Әлеге җырланасы җырларда сагыну, сагыш, әрнү саклана.


Юксыну” җыры (С.Хәким шигыре, Ш.Мәҗитов көе);

Татар халык җыры “Сагыну”


1 алып баручы.

Сугышка киткәннәр арасында бөтенләй югалып калучылар да бар.

Хәбәрсез югалганнар! Вакытында һәркайсыгызны барлап, исемнәрегезне дан-шөһрәткә күмгән өчен, ялгыз карт аналарга, балаларга, тол калган хатыннарга вакытында ярдәм кулы сузмаган өчен кичерегез безне, хәбәрсез югалганнар!


Хәбәрсез югалганнар” җыры тыңлана.


2 алып баручы.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, укучылар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган каһарманнарыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Бер минут тын калыйк. (Зал басып тын кала).


1 алып баручы. Сезне һәркем белә, башын ия –

Алдыгызга зурлап чәчәк сибә!

Сынаулары белән сылый Тормыш,

Моабитлар аша үткәрә...

Рух вә җаны көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә!

Йолдыз итте сезне дә ул. Җәлил,

Алиш, Кормаш, Әхмәт, Баттал,

Фоот, Әхәт, Гариф, Сәлим,

Зиннәт! –

Йолдыз итте.

Күңел күкләрендә кабызып!...

Көрәшчеләр рухы көч-дәрт бирә-

Без яшибез сезгә табынып!

(Экранда Җәлилчеләрнең рәсемнәре күрсәтелә барыла)


Укучылар М.Җәлилнең “Бүреләр”, “Вәхшәт” шигырьләрен укыйлар.


Яраннар чәчәк аткан” җыры тыңлана.


2 алып баручы.

Шулай ук авылыбыз уртасында Ватан сугышы батырларына салынган бик матур һәйкәл дә бар. Без аны кадерләп саклыйбыз.Шушы батыр авылдашларыбыз истәлегенә карата хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булган бу һәйкәлгә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куябыз.


1 алып баручы. Сугыш һәйкәлләре һәр урында:

Ишетәсезме,авылдашлар!

Безне беркайчан да

Начар яктан искә алмагыз,

Һәр ел Җиңү бәйрәмендә

Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз!


Кайту” (Л.Батыр-Болгари көе) җыры тыңлана.


2 алып баручы.

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Исмең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

1 алып баручы.

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел! дип юкка гына әйтмиләрдер. Әйе, аларның исемнәре тарихка алтын хәрефләр белән мәңгегә уелып калды.

Син кайтмадың” җыры тыңлана.

2 алып баручы.

Сугыш фаҗигаларын онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бу сугышта 4 ел эчендә 27 млн кеше сугыш кырларында ятып калды. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның , хатыннарның , балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмады, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәлмәде. Ләкин халкым Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде. Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Аны 1945 елның чәчәкле язы алып килде.

( Театральләштерелгән күренеш тасвирлана. Егет сугыштан кайта. Кыз каршы ала. Күңелле музыка уйный)

1 алып баручы.

Жину көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка,
Жир чәчәкләр тезеп күкрәгенә
Йөз балкытып карый Кояш та

2 алып баручы.

Батырлыгын совет солдатынын
Рәхмәт белән искә алабыз.
Жиңүләрдән аның, хөрмәтенә
Мәңге яшәр hәйкәл салабыз.

1 алып баручы.

Хөрмәтле тыл батырлары, укучылар! Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган кичәбез ахырына якынлашты.Тагын бер тапкыр Жиңү көне белән котлыйбыз сезне! Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын!

Һәрвакыт булсын кояш!” җыры белән кичәбез тәмамлана. Тыл батырларына чәчәкләр бирелә.

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Автор
Дата добавления 14.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров354
Номер материала ДВ-061044
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх